Сыныкка сылтау итеп...

яки Террорчылыкның чыганаклары кайда?
Бомбалар шартлый, кыйпылчыклар оча — берәүләрнең башына, икенчеләрнең йөрәгенә, өченчеләрнең эченә тия; ә кайберәүләрнең кул-аягы, башы өзелә... Әлеге хәлләргә юлыгырга гына тугел, күрергә дә Ходай язмасын. Мондый вәхшилек Гыйракта һәр көнне кылына. Гыйрак — ерак. Ә үзебезнең илдә, тәгаен әйткәндә, Беслан мәктәбендә булган фаҗига — гаепсез балаларны күпләп харап итү кемнең генә йөрәген телгәләмәгәндер... Журналлардагы төсле фотоларны күргәч, телевидение кадрларына баккач һәм шаһитларны тыңлагач, коточкыч хәлгә дучар булуыбызга төшенәсең. Бигрәк тә балаларын югалткан, хәсрәт диңгезенә чумган ата-аналарны, бу җинаятьне кемнәр кылган, кем гаепле, дигән сораулар йөдәтә. Сәясәтчеләр, журналистлар, дин әһелләре, галимнәр, Федерация Советының махсус комиссиясе дә эзли бу сорауларга җавапны.
Гавами мәгълүмат чаралары шунда ук, монда бандитлар, террорчылар, мөселманнар кулы уйнаган, дип игълан итте. Илаһият профессоры Андрей Кураевның «Бесланнан соң Исламга ничек карарга?» дигән мәкаләсе дә шушы хакта («Известия» газетасы, 16 сентябрь саны). Анда шактый сәяси, әхлакый, гамәли мәсьәлә куела.
Бесланда булган суеш, күпләп сабыйларны үтерү — коточкыч җинаять ул. Әмма Кураев, бу очрактан файдаланып, болай да катлаулы булган мөнәсәбәтләрне кискенләштереп, осетиннарны ингушларга һәм чеченнарга каршы өстермәкче. Бөтен нәрсәдә мөселманнарны гаепләп, православлар белән мөселманнар арасындагы киеренке мөнәсәбәтне кискенләштерергә тели ул. Кураев мәкаләсенең төп максаты шул.
Яла ягу
«...Бесланда булган хәл — гади генә җинаять түгел, — дип яза Кураев. — Бу - дини җинаять. Йола җинаяте. Дога кылып, террорчының дине хакына балаларны үтерү. Үзенең дини идеясе хакына корбан иттереп: «Аллаһы әкбәр!» — дип кычкырып, террорчы кешеләрнең җанын кыя».
Коточкыч гаепләү. Хәтта атеист та монда мантыйк таба алмас. Бу раслау белән кемнәр килешер икән? Һиндстандагы кебек, мәчеткә, Франциядәге сыман, синагогага бомба ташлыйлар, Ольстер протестантлары католиклар яшәүче кварталларга бомба ыргыталар икән, бу — дини җинаять, һәркемгә аңлашыладыр: Беслан очрагы — дини дә, йола җинаяте дә түгел, бандитлар гамәле.
Нәрсә соң ул йола? Дин тарафыннан кулланыла торган гамәл. Әйтик, Христосның: «Тәнемнән авыз итегез, канымны эчегез», — дигән сүзләрен кабатлап чиркәүгә җыелучыларга бер йотым шәраб, кабартма кисәге бирүне православиедә «причастие» диләр. Мәсәлән, яһүдләр йола рәвешендә эчемлеккә кан тамчысы, әйтик, тавык каны тамчысы өстиләр. Узган гасыр башында, шушыны сылтау итеп, аларны ризыкларына рус балаларының канын кушуда гаепләгәннәр. Шушы нигездә яһүд погромнары оештырылган да инде (язучы Короленко карагруһчыларның шушы мәгънәсез гаепләүләренә каршы чыккан).
Кураев раславы — бер халыкның икенчесенә карата нәфрәтен көчәйтү максатында, бер уңайдан үз диненең абруен күтәрү ниятендә файдаланылган пычрак яла ягу ул. Чөнки Исламда йола рәвешендә үтерү юк, Бесланда дога кылу да булмаган. Исламда Мәккәгә хаҗ кылу вакытында фаразлана торган шайтанга таш ыргытудан тыш йолалар юк (анда мөселманнарның бер проценты гына диярлек эләгә).
Коръәндә кеше үтерү — зур гөнаһ. Аның бер генә аятендә дә, бер генә кәлимәсендә дә ниндидер йола максатында үтерүгә юл куелмый. «Бер кешене үтерү барча кешене үтергән кебек ул».
Догамы соң бу?
«Аллаһы әкбәр!» — дип оран салу «Алла бөек» дигәнне аңлата. Ахырында яңгырарга мөмкин булса да, дога түгел бу (гамәлнең беткәнлеген, бер карарга килгәнлекне белдерә). Дини гыйбарәләрдән күпләр файдалана. Мәсәлән, инглиз телендәге «God with us», немец телендәге «Got mit uns» гыйбарәләре «Алла безнең якта» дигәнне аңлата. Сугыш вакытында немец солдатлары буган каешның аелына шушы сүзләр язылган булган. Тик немец фашистлары, меңнәрчә балаларны крематорийларда яндырып, безгә карата дини сугыш алып бардымы әллә?
«Аллаһы әкбәр!» ораны рус телендәге «Бог с ним!» гыйбарәсе кебек яңгырый, кайбер илләрдә «Ура!» ораны да файдаланыла. Сурия һәм Фәләстыйндагы гарәп-христианнар да дингә катнашы булмаган нинди дә булса бер эшне тәмамлаганда еш кына: «Аллаһы әкбәр!» — дип әйтеп куя. Күп кенә халыкларның телләрендә дингә кагылышы булмаган шушындый гыйбарәләрне һәм сүзләрне очратырга мөмкин.
Күптән түгел генә күренекле музыкант Ван Клиберн Мәскәүдә булган иде. В.Пу-тин белән саубуллашканда ул аңа: «God bless You», — дип уңышлар теләде, «Ходай Тәгалә уңышлар юлдаш итсен!» дигәнне аңлата. Клибернның догасымы әллә бу? Һич юк. Саубуллашканда инглизләр яки американнар тарафыннан кайчагында әйтелә торган гадәти гыйбарәне кулланды ул. Гасырлар дәвамында кулланышта булганга, телгә ябышып калган әлеге тотрыклы гыйбарәне теләсә кайсы диндәге кеше, хәтта дәһри-атеист та әйтергә мөмкин. Күп кенә мөселман халыклары вәкилләре телендәге «Аллаһы әкбәр!» гыйбарәсе дә шулай киң кулланыла.
Дини термин яисә гыйбарәдән доганы ничек аерырга соң? Мантыйкый эзлеклелеге булган мөрәҗәгать — дога. «Дога — илаһка мөрәҗәгать итү, инанучыда табигатьтән өстен көчләр белән мөнәсәбәткә керү иллюзиясе-тойгысы тудыручы, теләсә кайсы дини гыйбадәтнең бер элементы һәм дини төркемнең уртак психологиясе ул. Дога үтенү, рәхмәт уку һәм данлау рәвешендә була» (Зур совет энциклопедиясе, 16 нчы кисәк, 466 бит). «Аллаһы әкбәр!» гыйбарәсендә боларның берсе дә юк.
Мөселманнар доганы, нигездә, үз эчләреннән генә укый. Гомуми намаз эченә ул керми диярлек (Энциклопедический словарь. Брокгауз и Ефрон, 628 бит). Мәсәлән, Коръәннең беренче һәм төп догасы — «Әл-Фатиха». Анда өч идея бар: Аллаһны данлау, Аңа табынганлыгыңа һәм Аның юлыннан барганлыгыңа ышандыру, хакыйкатькә туры юл күрсәтүне үтенү.
Кем соң бу яла ягучы? А.Кураев (аның татар фамилиясе йөртүе кызганыч). Дини түзеп торучанлыгы булмавы ап-ачык. Чирле кеше түгелме икән ул? Кураев шәхесен яхшы белүчеләр аны намуслы кешеләрдән санамый. «Кураев феномены — аның тәкәллефсезлеге, икейөзлелеге, алдакчылыгы турында кем генә язмады. Академиклар, дин әһелләре, православие публицистлары, фән һәм мәдәният әһелләре яза» (Владимиров А.В. В поисках православия. — М., 2003, 83 бит). «Кураевның теле һәм стиленең оятсызлыгы һәм намуссызлыгы хакында искә төшерү зарур... Профессор һәм илаһият белгече өчен оят» (Протоиерей Георгий Городенцев. Прав ли Кураев? // Защитим имя и наследия Рерихов. — М., Рерихларның халыкара үзәге, 2001, 1 нче кисәк, 329-333 битләр). Күпләребез тарафыннан хөрмәт ителә торган «Известия» газетасы Кураевка ничек тулы бер бит биргән соң?! Мөгаен, «сүз иреге»ннән чыгыптыр инде. Дин хакынамы? «Әмма коралсыз кешеләрнең үлеме хакында сүз бара икән, моның дини нәтиҗәләре ачык аңлашыла. Бигрәк тә үтерүчеләр сыйфатында бандитлар һәм угрылар түгел, христианнарны үз диннәре хакына үтерүче чит дин кешеләре чыгыш ясаганда...» Әлеге гыйбарәдә каршы торырга чакыру гына түгел, турыдан-туры коткы тарату бар. Узган гасырның 90 нчы еллар башында ингушлар белән осетиннар арасында тарихи һәм икътисадый шартлар нәтиҗәсендә тирәнәйтелгән кораллы каршы тору булганлыгы да мәгълүм. Алар арасындагы әллә ни тотрыклы булмаган тынычлыкны ансат кына җимерергә мөмкин. Россиядә милләтара һәм динара ыгы-зыгы кабызган өчен эзәрлекли торган закон бар югыйсә. Җәмгыятебез идеологиядә плюрализмга, фикерләр ирегенә, түзеп торучанлыкка бара. Шундый чакта аяз көнне яшен суккан кебек: «бандитлар түгел, христианнарны үз диннәре хакына үтерүче чит дин кешеләре...»
Папа «булла»сы һәм Кураев догмасы
Мөселманнарга яла ягып, «Террорчы — шәһит түгел, иблис сектасындагы фанатиклар тарафыннан үтерелүчеләр җәннәткә эләгә, дип, чиркәү исеменнән шәһитләргә каршы әмер бирергә вакыт», — дип исәпли А.Кураев.
Европа корольләрен тәре походына дәшүче Рим папасының чакыруы булган. Американнарны үтерергә чакырган Бен Ладенның да фәтвасы булды. Кураев исә гомумән мөселманнарны үтерү өчен догма-әмер тәкъдим итә. Шәһитләргә каршы инструкция-күрсәтмә нәрсәне аңлата соң? Димәк, Воронеж, Екатеринбург һәм Петербург скинхедларының быелның җәендә африкалы студентны, азәрбайҗан кешесен, таҗик кызын үтерүен акларга? (28 сентябрьдә Воронеж шәһәр суды өч үтерүчене озак вакытлы ябылуга хөкем итте. Үтерүнең сәбәбе — расистлык, милләтчелек галәмәте.) Мондый белдерү православлар, кулларына ни эләксә шуны тотып, мөселманнарга каршы барырга тиешлекне аңлатамы? Бесландагы террористлар әсирләрне үз диннәре хакына үтермәгәннәр ич. Аларның (мөнафыйкларның) Аллага ышануы да икеле. Җитмәсә, Интернетта аларның башлыгы Басаев белдерүенә караганда, 33 кешелек банда составында 8 милләтнең адәм актыгы булган: мөселман-чеченнар, ингушлар, гарәпләрдән тыш, өч урыс, ике осетин, гуран... Болар инде, һәрхәлдә, Алла хакына түгел, сәяси максатлар яки акча өчен җан кыючылар.
Бу догма-әмер турыдан-туры Россия мөселманнарын изәргә, харап итәргә чакыру түгелмени?! Безгә Чечня азмыни инде? «Сортирда манчу» хакына меңнәрчә Россия егетләренең башларын салуы җиткәндер ләбаса.
Миңа калса, X гасырда «Ходайның табутын коткару өчен» мөселманнарга каршы тәре походы башларга чакыручы булла (фәтвага охшаш әмер) кабул иткән Рим папасы XI Урбанның «даны» тынгылык бирми А.Кураевка. Безнең заманда 2002 елның 13 сентябрендә Вашингтонның үзәк чиркәвендә чыгыш ясап, Д.Буш мөселманнарга каршы тәре походы игълан итте. Әлеге чакырудан соң нәрсә башланды соң? Американнар Әфганстанга бәреп керде, әфган балаларының һәм хатын-кызларының каны коелды (хәтта хәрби гамәлләр туктатылганнан соң да американнар туй уздыручыларны бомбага тотты!).
Кураев та канга сусаган! Шуның өчен дә ул Төньяк Кавказдагы утка май өсти. Моннан нәрсә килеп чыгар соң? «Ир-атларның яртысы кан үче алырга кузгалачак, аны әле беркемнең дә кире какканы юк» («Итоги» журналы, №36).
Галимнәр гаеплеме?
Шулай да бу фаҗигаләрдә кем гаепле соң? Глобальләштерү, АКШның Көнчыгышка һөҗүм итүе, «алтын миллиард», сепаратчылар, милләтчеләр һәм гади бандитларны атыйлар. А.Кураев башка фикердә. Аның исәпләвенчә, кешелекнең язмышы «мөселман илаһият белгечләре кулында»... «Ислам тавышы — галимнәрнең, илаһият белгечләренең тавышы ул... Коръәндәге җиһад төшенчәсенә нинди аңлатма бирелүе бүген аларга бәйле. Террорчыларны — террорчы, үз-үзләренә кул салучылар, балаларны үтерүчеләр дип тамгалау... аларга бәйле».
Чынлап та, Исламда христианлыктагы кебек чиркәү дә, югары дини хакимият тә юк. Биредә аерата гыйлемле илаһият галименең, әйтик, Каһирәдәге «Әл-Әзһәр» университеты шәехе Мөхәммәт Тантавиның тавышына колак салачаклар. Нәкъ менә Тантави 2001 елның «кара» сентябрендә үк Америка корреспондентына биргән интервьюсында АКШтагы террорчыларның гамәлен гаять тискәре бәяләде, Бен Ладенның фәтвасын (дини карар, хөкем) җинаять дип атады, террорчыларның гамәлен «җиһад» дип түгел, «ирхаб» (террор) дип билгеләде, Коръәнне иблисләрчә бозу дип тамгалады.
Әмма, ни кызганыч, бүгенге көндә ил язмышы галимнәр кулында түгел. Дини инануларына һәм телләренә карамастан, еш кына сәяси авантюристлар булып чыгучы сәясәтчеләр һәм олигархлар, алар кушуы буенча җәмәгатьчелек фикере тудыручы гавами мәгълүмат чаралары кулында ул. Исламны күралмаучылар, кешеләрне куркуга төшереп, җиһад турындагы мәсьәләне кузгатып тора. Имеш, ул христианнарга каршы «изге сугыш». Күренекле мөселманнар террорчылыкка каршы көрәшми дип әйтү дөрес түгел. Коръәндә җиһадка нинди аңлатма бирелүен Тантави да бәян итте. Җиһад — иң әүвәл мөселманның үз-үзе белән, мин-минлегенә, вәсвәсәләренә каршы көрәше ул. Икенчедән, җиһад үз-үзеңне саклау, Исламны яклау өчен игълан ителә. Әлбәттә, мондый очракта да Коръәнне җинаятьчел рәвештә бозучыларга (мөнафыйкларга) кагыйдәдән чыгарма ясалмый. Андый очракта «җиһад» «ирхаб», ягъни террор дип билгеләнә.
Мөселман философы Яхъя Һарун «Ислам террорны күралмый!» дигән китабында Ислам тәгълиматларын бозуга каршы чыгыш ясамадымыни? Европа илләрендәге өммәт башлыклары «Әл-Җәзира», «Әл-Арабия» кебек телеканаллар да нәкъ шушы хакта сөйли. Алар бертавыштан җәһәннәмдәге иң кызу урын булачагын белдереп, террорны һәм террорчыларны, Бен Ладенны гаепли. Россия галимнәре, мөфтиләр — Мәскәүдән Равил хәзрәт Гайнетдин, Татарстаннан Госман хәзрәт Исхакый, Саратовтан Мөкатдәс хәзрәт Бибарс һәм башкалар да шушы фикерне белдерә.
Дошманлашудан ничек туктарга?
Кураев бөтенләй хаксыз түгел, билгеле. «...Дәүләт моны бик ансат юл белән хәл итә ала: Исламга түзеп торучанлык, тынычлыкка чакыру мәгънәсе бирүчеләргә Россия мәгълүмат кырында уңай шартлар тудырырга, ә инде сугышчан фикерләүче мөселманнарның вәгазьләрен чикләргә кирәк», — дип яза ул. Әйе, дискуссияләр генә түгел, «мәдәниятләр алмашуы» идеясен тормышка ашыру өчен христиан һәм мөселман руханиларының бергәләп эшләве кирәк. Дәүләт моңа ярдәм итә ала. Тик кемдер моңа комачаулый лабаса. Православие руханиларының Исламны тиң күрмәүләре дә комачаулый биредә. Иң беренче чиратта Хөкүмәтнең биниһая зур хуплавыннан файдаланып (иң әүвәл Президент Путинны әйтүем), православие руханилары, бөтен гавами мәгълүмат чараларына үтеп кереп, Россиянең мәдәният кырыннан мөселманнарны кысып чыгарды (хәрби кораблар, күперләр, хәрби частьлар, күмүләр һәм бәйрәмнәрдә православие руханилары булмый калмый, телевидение көн саен диярлек гыйбадәт кылу барышын күрсәтә). Россия гавами мәгълүмат чараларында Исламга урын калдырылмаган.
Террорчылыкның чыганаклары кайда?
Шәһитләр хакында күп языла. Хәзер алар Россия кешеләре өчен карачкыга әверелде. Чечен хатын-кызлары ни өчен үз-үзләрен корбан итә соң? Аларның яшисе килми, дип уйлыйсызмы әллә? Ялгышасыз. Алар россиялеләр тарафыннан үтерелгән ирләре, уллары, абыйлары, әтиләре өчен үч ала. Алар мөселман булганнары өчен түгел, мәсхәрә ителгән, таланган, мыскылланган өчен үлемгә бара. Бернинди гаепсез чечен кызын көчләгәне һәм үтергәне өчен бер полковник Буданов кына ташкапчыкта утыра, ә залимнәр — меңнәрчә!
Журналистлар да мөселманнар өстенә никадәр ялган һәм яла яга. Бу тәгълимат-күрсәтмәнең асылын аңламыйча, мөселманнар белән православлар арасындагы хезмәттәшлекнең тарихын белмичә торып, тулы бер дини тәгълиматны гаеплиләр. Өегезгә дошман килгәндә сез нәрсә эшлисез? Балта алып гаиләгезне яклыйсыз, һәр заманда да шулай булган. Монда Исламның нинди катнашы бар?
Фашистлар җиребезгә басып кергәч, нинди корал бар, шуның белән коралланып, өебезне сакларга ташландык. Җиңү көнен миллионнарча ватандашларыбыз күрә алмаса да, ватаныбызны яклап калдык. Әфганлыларның өенә кем бәреп керде соң? Без, россиялеләр. Чеченнарның өенә кем басып керде? Без, россиялеләр. Кырым татарларын өйләреннән кем куды? Без, россиялеләр. Милләтара һәм динара ыгы-зыгыны кем китереп чыгара? Фактлар россиялеләр булганлыгын раслый.
Чечен сугышында шәһидәләр кайдан барлыкка килде соң? Ваһһабчылар йогынтысыннан түгел, эт тормышыннан, моннан да ачы язмыш булмаудан. Чечняда үтерелгән Петр яки Иванның әнисе кайгыдан сыгылып төшкән. Моңа кем гаепле икәнен аңламый алар. Барча уллары үтерелгән чечен хатыны язмышын каргый. Ун ел дәвамында барган сугышта болай да аз санлы булган чечен ирләренең инде күпмесе һәлак ителде. Туганнары, ире, әтисе үтерелгән хатын-кызның күңелендә басып алучыларга карата фәкать нәфрәт уты гына янарга мөмкин. Ваһһабчылар чакырганга түгел, кайгы-хәсрәт җанын көйдергәнгә утка керә ул.
Чечняга бу хәсрәтне мөселманнар алып килдеме әллә? Кечкенә генә бер мисал. Полковник Будановны 10 елга каты режимлы ябылуга хөкем иттеләр. Ул террорчы түгелмени? Генерал Ермолов тәҗрибәсен кабатлап, җирләренә хәтле яндырып бару тактикасын кулланган, чечен авылларын өнсез иткән генерал Шаманов ни хәлдә... Хәзер ул Ульянов өлкәсе губернаторы. Ул Будановны герой дип атап, ун елга хөкем ителүчене Ульяновскидагы бер лагерьга спортзал җитәкчесе итеп билгеләп, санаторий шартларына урнаштырды. Хәзер Будановны акларга җыеналар. Әмма Буданов — россиялеләрнең Чечнядагы терроры һәм мәсхәрәләве символы бит! Кураев әфәнде, бу хәл гамәлдә күрсәтелүче «террорлык вәгазе» түгелмени?
Ваһһабчылар
Мин кайсы да булса бер тарафтан ваһһабчыларны яклау ягында түгел. Ваһһабчылар — Исламны яңартуга каршы килүче һәм элекке, урта гасырлар Исламына кайтырга чакыручы бер секта ул. Гыйлемле һәм гыйлемсез мөселманнарның күбесе ваһһабчыларның хакыйкый мөселман роленә дәгъва кылуларын кире кага.
Илаһият галимнәре Исламны якламый, дип уфтана Кураев. Шул ук вакытта Ислам җитәкчеләренең «Ислам исеменнән гамәл кылучы террорчылык бар, ә бу террорчылык асылда мөселманнарга каршы юнәлдерелгән эшчәнлек» дип белдерүләрен дә хәбәр итә ул. Әгәр шулай икән, нигә бу дин галимнәрен хупламаска соң? Әмма Кураев башка төрле караш, бүтән позицияне аерып алу өчен генә туктала моңа: Россиядә шәһидәләрне файдалануны... «Согуд Гарәбста-нындагы ваһһабчы галимнәр тәкъдим иткән», — ди.
Кешеләргә хәсрәт китерүче авантюристлар азмы әллә? Татар-башкортларны Монголиягә сөрергә чакырган Жириновскийның белдерүе мөселманнарның ачуын кузгатканын хәтерлисездер? Югыйсә, нәкъ менә Идел буйлары — чын төрки-татар җире, бабаларыбыз Монголиядә беркайчан да булмаган. Сәясәтчеләр арасында бөтенесе ваһһабчыларның экстремистик гамәлләрен хупламый. Мәккә — мөселманнарның дини мәркәзе. Әмма башка гарәп илләрендәге йөзләрчә университетларда экстремизм рухы сизелми. Иске секта буларак, ваһһабчылыкның Ислам дөньясында абруе юк.
Татарстанда да ваһһабчылык абруйга ия түгел, мөселманнарыбыз сөнничелек юнәлешендәге Әбү Хәнифә мәзһәбендә. Вера Постнова «Независимая газета»да (13 сентябрь саны) яңа барлыкка килгән ваһһабчыларның ТР шәһәрләренә үз йогынтыларын таратуына каршы Татарстан хакимият даирәләренең көрәшү фактларын китерә. Кызганыч, журналист Татарстан Иминлек советы утырышында ишеткән фактлардан сенсация ясарга омтылган. Әмма бик искергән фактлар телгә алына: Үзбәкстаннан кайткан качак Казан аша Петербургка барып террорлык акты кылырга ниятләгән, Чаллыда күптәннән эшләмәүче «Йолдыз» мәдрәсәсендә ваһһабчылар булган, шул ук шәһәрдә сектачылар мәчетне яулап алган һәм башкалар. Мондый чыгышлар А.Кураев һәм аның шикелле «дин белгечләре»нең «нигезле» мәкаләләреннән соң барлыкка килә дә инде. Боларның бөтенесе — Исламны күралмау ул. Террорчылыкта, бәлкем, илаһият белгечләре дә гаепледер. Әмма Президент В.Путин әйткәнчә, иң әүвәл кешеләргә эш бирергә һәм ачларны ашатырга кирәк!
Чынлап та бөтенесе дә террорчымы?
«Террорчыларның милләте һәм дине юк»... дию ахмаклык... Әгәр дөнья диннәренә инанучылар чиратлашып террорлык гамәлләре кылса, бу раслау белән килешеп тә булыр иде», — дип, Кураев хәлне кискенләштерергә җыена. Икенче төрле әйткәндә, мөселманнар гына террорчы. Шулай микән соң, профессор? Россиядәге киллерлар (теләсә кайсы милләттәге) күп кенә күренекле кешеләрне үтерде, хәтта репрессия елларыннан ким түгел, диләр. Телевидение көн саен Россия шәһәрләрендәге җинаятьчел төркемнәр турында хәбәр итә. Берәүләр хатын-кызларыбызны чит илләргә коллыкка сата, икенчеләр подвалларында коллыкта тота (Мәскәү янындагы бер колбиләүче 70 кешене кол иткән, аның туганы да шул чамадагы кешене кырларында һәм абзарларда арзанлы эш көче итеп файдаланган, качып китүчегә үлем җәзасы каралган). Талау максатыннан кемнәрне генә үтермиләр! Мәсәлән, 24 сентябрь көнне телевидение Томскидагы Игорь Рожин дигән «пахан»ның корал белән сәүдә иткәнен, киллерларны штатта тотканын хәбәр итте. Киллер Виктор Роде эшкуарларны үтергән, 15 мең долларга Томск мэрын харап иткән, бензоколонкаларны шартлаткан... ФИХ (ФСБ) банданы дүрт ел актив «эшчәнлек» алып барганнан соң кулга алган. Прокурор җинаятьчеләр башлыгын 20 елга утыртуны сорый. Россиядә мондый фактлар буа буарлык.
Кураев: «Террорчылык Коръәнне ялгыш аңлау булырга мөмкин», — дип фараз кыла. Гыйлемсез гавам гына Коръәнне ялгыш аңларга мөмкин, әмма дөньяның язмышы аның кулында түгел. Мөселман илләрендә дин галимнәре генә түгел, дөньяви зыялылар да бар бит. Әмма «гыйлемле Ислам әһелләренең» Коръәнгә ни рәвешле ялгыш мәгънә бирүне җитәкләүләре аңлашылмый. Узган ел Согуд Гарәбстанында «руханилардан 1710 кешене вазыйфаларыннан читләштерделәр» дигән хәбәрне Кураев үз максатларында файдаланган. Мөгаллимнәрнең күбесе ваһһабчылыкка өйрәткәннәре өчен түгел, белем дәрәҗәләре түбән булганга, һөнәри әзерлеге җитмәгәнгә эштән алынган. Тик Кураев, моннан башка мәгънә чыгарып, үз уйдырмаларын бәян итә: «Ислам дөньясын террор дөньясы белән, начар укучылар түгел, ә танылган, яхшы саналган мөгаллимнәр туганлаштыра. Мондый күләмдәге террорчылык үгет-нәсихәте — бу инде барча Ислам дөньясының чире...» — дип яза ул.
А.Кураев, аерым фактларны гомумиләштереп, мөселманнарны террорчылыкка өйрәтүдә гаепли: гарәп иленнән чыгучыларны, махсус хезмәт әгъзаларын, авантюристларны әйтүебез. Мәсәлән, 23 сентябрь көнне Интернетта: «Чечняда Әбүл-Вәлид үтерелде», — дигән хәбәр булды. Җиденче мәртәбә үтерелгән! Бәлкем әле соңгысы да түгелдер. Кем соң ул Әбүл-Вәлид? 1973 елны Согуд Гарәбстанында туган, шунда Король милли гвардия академиясен тәмамлаган. Аны янә укытканнар да Анголага җибәргәннәр. Теләсә кайсы илнең махсус хезмәт разведчигы буларак, аңа террорлык гамәлләре, диверсияләр оештыру бурычы йөкләнгән. Соңрак ул Чечняга җибәрелгән. Безнең махсус хезмәтләр менә шуны эзәрлекли дә инде. Әбүлвәлидләрнең Исламга нинди мөнәсәбәте бар соң? Билгеле, бернинди дә мөнәсәбәте юк. Кураев мондый факт җәһәтендә нәрсә әйтер иде икән? Бөтен мөселманнар да чит ил разведкаларының агенты булып чыгамыни инде?!
Вәгазь дигәннән. Христиан вәгазьчеләре тынычлыкка чакыра, дип ышанып әйтергә мөмкинме? Миссионерлар диннәр арасында тынычлык һәм халыклар дуслыгы хакында «Ходай сүзләрен» халыкка җиткерәме соң? Ярый ла, Иисус Христосны ялгыш аңламасалар: «Җиргә тынычлык алып килергә килгән дип уйламагыз Мине. Тынычлык түгел, кылыч китерергә дип килдем Мин. Чөнки Мин кешене — әтисеннән, кызны — әнисеннән, киленне бианасыннан аерырга дип килдем. Кешенең дошманы — гаиләдәгеләре» (Матфейдан Евангелие. —10.34-36). Әлеге сүзләр Лукадан Евангелиедә дә бар.
Биредә мөселманның тынычлыкны сакларга тиешлеге хакында бәян иткән Коръәннең төп фикерләрен китереп торуны артык дип исәплим. Хәтта мәҗүсиләр белән сугышлар вакытында Мөхәммәд пәйгамбәр: «Каршы якның хатын-кызларына һәм балаларына тимәгез, өйләрен җимермәгез, бакчаларын таптамагыз, агачларын кисмәгез!» — дип әйтә торган булган. Кураев Исламның шушылай тиз, яшен рәвешендә (20-30 ел эчендә) Һинд һәм Атлантик океаннарның биниһая зур киңлегендә җәелүенә гаҗәпләнә. Чөнки мөселманнар элекке салым һәм түләүләр йөгеннән коткарылган, Коръән көчләп Исламга кертүне тыйган. Ислам тарихында инквизиция кебек залимлекләр булмаган. Дарга асылган мөселманнар Идел буйлап салларда акмаган. Кураевның «начар Ислам» турындагы мәкаләсен укыгач, аңа инглизләрнең бер мәкален искә төшерәсе килә: «Пыяла йортта яшисез икән, таш атышмагыз».
Кураев Согуд Гарәбстанындагы гыйлем алучы шәкертләрдә дөньяга ваһһабчылык карашы формалаштыруга уфтана. Монда искитәрлек нәрсә юк. Бездә православ һәм плюралистик дөньяга караш формалаштырыла бит. Безнең өчен баптистлар — сектант. Ә американнар өчен үзенчәлекле чиркәү ул (хәтта Рональд Рейган баптист булган). Нәрсә соң ул ваһһабчылык? Фашизм түгел ич. Юк, Исламның башлангыч чыганакларына кайтырга, элекке традицияләрен сакларга чакыручы, Исламны яңартуга каршы чыгучы дини юнәлеш ул. Анда бернинди террор юк.
Кураевның фикере һаман Исламның җаваплылыгы тирәсендә чуала. Ә бүтәннәр ни өчен җаваплы түгел? Әйтик, Чечняда сугышны кем башлады соң? Алжирдагы сайлау нәтиҗәләрен бозып, илдә кем рәхимсез террор тудырды? АКШның Якын Көнчыгыштагы күп елларга сузылган басып алу сәясәтен хуплап, кем террорлык гыйфритен кувшиннан чыгарды? Согуд Гарәбстанының башкаласы Әр-Риядта — ваһһабчылык мәркәзенең үзендә очраклы рәвештә генә бомбалар шартлыймы әллә?
Гади мөселманнар бу хакта ни уйлый?
Мөселманнар Бесландагы террорлык гамәлен ничек бәяли соң? Исламның иң зур дошманнары — мөнафыйклар (диннән язучылар) һәм мөшрикләр (мәҗүсиләр) ул. Коръәндәге кяфер сүзе (бер Аллалыкны кире кагучылар) әлеге кешеләргә карата әйтелә. Ә христианнарны һәм яһүдиләрне ихтирам белән китап әһелләре, ди мөселманнар. Халык этимологиясендә кяфер сүзе мөселман булмаганнарга карата да кулланыла башлаган. Беслан мәктәбенә һөҗүм иткән бандитларны, гомумән террорчыларны, гарәп матбугатында, мыскыллап, мөнафыйк, дип, Исламга тап төшергәннәре өчен «ирахабиюн» — алласыз террорчылар дип атыйлар.
Сентябрь аенда Казандагы Татар-Америка институты делегациясе Суриядәге «Тишрин» университетында булды. Кемнәр белән генә очрашсак та — мөгаллимнәрме, студентлармы — фәкать бер каһәрләү ишеттек: «Балаларны үтергәннәре, Исламга зыян салганнары, кара якканнары өчен террорчыларга бәддога укыйбыз». Узган ел Мисырдагы Гардалия шәһәрендә гарәпләр үзара сөйләшкәндә мондый гыйбарә дә колакка керде: «Террор без уйлап тапкан нәрсә түгел, ул американнарның гарәпләргә каршы куллана торган коралы. Ислам турында төрле гайбәт таратучылар, террорлык вәгазенә юл куючылар — Көнбатышның гавами мәгълүмат чаралары». Әйтик, АКШта яшәүче мисырлы журналист Әт-Тәхави: «Исламга тап төшерүче мөселманнар өчен оят...» — дип язган иде (Минем ислам // Вашингтон пост, 2000, 3 гыйнвар). «Ислам террорлыкны гаепли» дигән китабында дин философы Һарун Яхъя мөселман тәгълиматының тынычлык сөючәнлеген шактый нигезләп күрсәтә. Әмма, чыганакларны үзенчә аңлавын бәян итеп, террорчылыкның сәбәпләре диндә түгел, гавамның гыйлемсезлегендә генә дә түгел, ә дарвинизм белән материализмда, дип раслый ул. (102—103 битләр).
Террорчылыкның нигезләрен эзләү процессы шактый сорау тудыра. Әгәр Чечняда сугыш чыкмаса, Россиядә террорчылык булыр идеме икән? Әйе, ул элек тә булган, хәзер дә бар. Тик мөселманнар түгел, илне тутырган киллерлар һәм олигархлар җинаять кыла. 1990 еллар башында чеченнарның суверенитет өчен башлаган сәяси хәрәкәте сугыш барышында гадәти бандитлар җинаятенә әйләнде. Чечнядагы сугышны кемнәр туктата ала? «Мөселман галимнәре» микән? Террорчылык сәбәпләре аркасында беренче урынга икътисад чыга. Сәбәп — кавказлыларның фәкыйрь көн күрүендә, эшсезлектә, дип әйтте В.Путин. Бу проблеманы мөселман галимнәре хәл итә аламы? Әгәр сәбәп Көнбатыш илләре белән Көнчыгыш мәмләкәтләре арасындагы зур матди тигезсезлектә икән, бу проблеманы «мөселман галимнәре» генә ничек хәл итә алсын?
Кемнәр бомба ыргыта соң?
Террорлык гамәлләрендә кемнәр катнашканлыгына игътибар итегез әле. Әйе, чеченнар. Әмма алар үз җирләрендә, үз капка төпләрендә. Бандалар эчендә гарәпләр дә бар, берәүләр — теләктәшлек белдереп, икенчеләр — акча өчен. Бу берәүне дә акламый, шулай да хисләрне куертмый гына аңлашыйк әле. Согуд Гарәбстаны, Мисыр, Төркия, Алжир, Индонезия кебек мөселман илләренең шәһәрләрендә дә бомбалар шартлый, кешеләр террордан зыян күрә. Мәсәлән, 2003 елның маенда Касабланкада (Марокко) булган шартлауда 44 кешенең гомере өзелде. Мароккодагы 20 суд, 1042 шикле кешене тикшерә. Шиклеләр арасында гарәпләр генә түгел, ике француз, бер инглиз бар. Ә бер бәндә — марокколы һәм британлы, икенче берәү марокколы һәм данияле паспортын йөртә («Гудок» газетасы, 8 август, 2000 ел).
Әгәр мөселманнар мөселманнарны шартлата икән, уйланырлык урын бар. Ирхаб проблемасы кайдан килеп чыга соң? Димәк, Ислам дөньясында каршылыклар, әлегә аз билгеле булган социаль үсеш тенденцияләре бар. Террорчылык чыганакларын аңлар өчен боларга төшенү зарур.
Ислам дөньясы авантюристлар тарафыннан түгел, мөселманнар тарафыннан кылынган террорчылык өчен җаваплы, әмма террорчылык гамәле кылучы мөселман булып санала алмый. Болар Исламнан язган, азган кешеләр. Дөрес, Исламны күралмауга булышучы мөселманнар да бар. Әйтик, Кураев «Әл-Арабия» телеканалы директоры Абдур-рахман Әр-Рәшиднең сәер белдерүен китерә: «Әйдәгез, ачы дөреслекне әйтик: дөньядагы барча террорчы да диярлек —мөселман...» Бу бит чи ялган! Абдуррахман яки уку эләкмәгән кеше, яки махсус яла яга. Һиндстанның ике Премьер-министрын мөселманнар үтердеме әллә? Юк, Индира Гандины сикхлар, аның улы Раджив Гандины тамиллар үтерде, Швециянең чит ил эшләре министрын серб суйды, Испаниядә - басклар, Франциядә корсиканлылар шартлата, АКШ Президенты Кеннедины — американнар, Израиль Премьер-министры Ицхакны яһүд студенты атты, Иран өстендәге пассажир очкычын американнар бәреп төшерде... Дәвам итүнең мәгънәсе юк. Террорчылык — халыкара күренеш. XX гасыр башында ук аның теориясен урыс «интеллигенты» Савинков бәян иткән иде. Россиядә фактларга каршы килеп, бөтен нәрсәдә мөселманнарны гаепләп, аң ягыннан шактый сөрсегән катлауларда Исламны өнәмәү формалаштырдылар. Бесландагы өернең милли составын алда әйткән идем инде. Шуны тагын бер кабатлап урыс, осетин, гураннарның мөселман булмавын искә төшерик.
Әлбәттә, мөселман интеллигенциясе «гарәп җәмгыятен эчтән ашый торган золымның фанатизм» икәнлеген танымый булдыра алмый. Бу дөньяви белем бирү дәрәҗәсен, халыкның гомуми культура дәрәҗәсен күтәрүне, әхлакый аң тәрбияләүне таләп итә. Иң мөһиме — миллионнарча таланган һәм мәхрүм ителгәннәрнең тормыш дәрәҗәсен яхшыртырга кирәк. Икътисадны глобальләштерә барып, табыш алу өчен Көнбатыш илләре теләсә нинди җинаятькә бара. Көнбатыш илләренең гавами мәгълүмат чаралары Көнчыгышка нинди «культура» таратканын күрегез әле: ил башлыкларының белдерүләрендә ялган һәм икейөзлелек, яла ягу, басып алуны аклау.
Барча дәрәҗәдә диалог-аңлашу, килешеп бетмәсәң дә инкарь итмәү зарур.
Глобальләшү һәм илләрнең югары тизлектә якынлашу эпохасы халыкларның һәм диннәрнең диалог-аңлашуын таләп итә. Дөнья дәрәҗәсендә генә түгел, Россиянең һәрбер төбәгендә, һәр торак пунктында, һәр өйдә аңлашу кирәк. Бу сөйләшү-килешүне җәмәгать оешмалары, хакимият әһелләре, гади кешеләр дә оештыра ала.
«...Әгәр үлем бөтен җирдә сагалап тора икән, үзебезне ничек итеп өстерелгән корбан комплексыннан коткарырга соң? Дөньяга дини караш кына рухны ныгытырга мөмкин...» дип тәкъдим итә Кураев.
Юк, бу гына җитми, дөньяга плюралистик, күпкырлы караш булсын. Индусларның буддачылык нигезендәге дөньяга карашында Алла юк, Будда — кешелекле Кеше. Бүгенге кытайларның дөньяга карашы да дини түгел. Европалыларның ким дигәндә яртысы — атеист-дәһри, аларның дөньяга карашы да безгә кыюлык бирер. Диннәрара һәм милләтләрара диалог та ышаныч, кыюлык бирер, дип уйлыйм. Моның өчен телевидение экраннарында һәм матбугат битләрендә генә түгел, чиркәү һәм мәчет мөнбәрләрендә дә, килешеп бетмәсәң дә, инкарь итмәүне пропагандаларга, вәгазьләргә кирәк.
Диалог һәм толерантлык, ягъни аңлашу, килешеп бетмәсәң дә инкарь итмәү нигезләре Исламга әүвәлдән салынган. Пәйгамбәр Мөхәммәд (с.г.в.с.) расизм, шовинизм һәм милләтчелеккә катгый каршы булган, чөнки алар кешеләрнең аерымлануына һәм каршы торуына китерә. Моннан мең ел ярым диярлек элек, 632 елның язында (үлгән елы) Мәккәдәге Гарәфәт тавы итәгендә сөйләгән соңгы вәгазендә Мөхәммәд (с.г.в.с.) болай дип әйтә: «Гарәпнең гарәп булмаганнардан өстенлеге юк, ак тәнле кара тәнледән өстен түгел; шулай ук кара тәнле ак тәнледән өстен була алмый. Сезнең өстенлегегез игелекле гамәлләр кылуыгыз һәм изге күңелле булуыгыз белән генә билгеләнә. Мөселман мөселманга туган булсын» (Пәйгамбәр сөннәте).
Шуның өчен дә Ислам ирекле кеше дине дип исәпләнелә, Коръән тәгълиматына, хакыйкатькә тугры иярүче буларак, толерантлык — мөселманның әүвәлдән килгән хасияте ул. «Шик юк ки, яһүдиләр, христианнар вә төрле әйберләргә табынучы сабийлар Аллаһка, Ахирәт көненә чын күңелдән ышанып, гадел гамәлләр кылса, иман китерсәләр, алар Раббы катында бүләкләр алыр. Аларга куркыныч янамас, алар кайгы кичермәс» (Бәкарә сурәсе, 62 нче аять). Коръәннең әлеге аяте милләтара килешүгә, игелеккә, кече күңеллелеккә чакыруны киңәйтеп кенә калмыйча, Исламны яңартучы хәзерге идеяләр үсешенә дә нигез бирә.
Экология афәте, террорчылык кебек глобаль янауларга каршы көрәштә халыкларның тырышлыгын берләштерү өчен нәрсә зарур соң?.. Ышану кирәк. Бүген ышану су, һава кебек кирәк. Демократиягә ышанырга кирәк. Кешегә, кешелекле кешегә ышану зарур. Безне, россиялеләрне, мөселманнарга, христианнарга аермасыннар. Инанучы — Аллага, галим — фәнни идеясенә, гипотезасына, һәркем башка кешегә ышансын. Шушындый ышану — халыклар дуслыгының нигезе. Ислам белән православие, Россия эчендәге төрле телләр һәм сөйләшләр арасында диалог-аңлашу кирәк, җәмгыятьне толерантлык, түзеп торучанлык һәм халыклар дуслыгы рухында тәрбияләү зарур. Аерым кеше һәм тулаем җәмгыять дәрәҗәсендә Россиянең иртәгәсе көненә ышану кирәк.
Террорчылыкта Ислам гаеплеме?
Кураев мәкаләсендә көтелмәгән, әмма мантыйкый акланган тезис китерелә: «Ислам террорчылыкта түгел, үз изгесе булган Коръәнне фанатик бәян итүләрдән җитәрлек дәрәҗәдә ярсып якламауда гаепле...» Автор әле генә, «Ислам — террорчылык ул», дип раслаган иде түгелме соң? Әйе, үзенә-үзе каршы килә. Дөрес, аек фикерләвен дә кире кагып булмый. Чынлап та, Россия илаһият белгечләре, шәех Тантави, «Ислам террорчылыкны күралмый» дигән китап язучы мөселман философы Һарун Яхъя кебек Исламның интеллектуаль элитасы саклана белергә тиеш. Әлбәттә, догматик фразеологиягә һәм дини пафоска күп урын бирмәгәндә тагын да яхшырак булыр иде. Ислам — нигездә ярлы булган миллиард ярым чамасы кеше генә түгел, социаль гаделлек турындагы бөек тәгълимат ул. Мөселманның теләсә нинди диндәге кешегә толерант мөнәсәбәте Библия (Инҗил) һәм Тораны (Тәүрат) танучы Коръән тәгълиматыннан килеп чыга. Вольтер, Пушкин, Толстой, Гете яклаган кебек, аның әхлакый-этик тәгълимат буларак хакыйкать икәнлегенә шик белдерүчеләрдән Коръәнне якларга кирәк. Тулы һәм бөтен дини тәгълиматны булмаган нәрсәләрдә гаепләргә кирәкми. Сугышка, көчләүгә чакыру юк бит анда. Моны дөньяга күңел күзе белән караучы мөселман булмаганнар да күрә. Андыйлар Россиядә дә күп. Әйтик, В.Пчеловод «Последний гамбит» китабында (С.-Петербург, 2002): «Мин Коръәнне укыдым, Коръәндәге Ислам — бик тә тынычлык сөюче һәм кешелекле дини өйрәтмәләрнең берсе», — дип яза.
Ислам дөньясының тышында
Зур сәясәттә дә Исламны пычрак эшләрне яшерү өчен чаршау буларак кулланганнарын таный Кураев: «Әл-Каида» (Әл-Кагыйдә) идеологиясе Ислам университетларында коелган дип әйтү генә аз. Моңа заказ Якын Көнчыгыштан шактый ерак булган төбәктән килгән. Шуның өчен дә Әфганстан мәгарәләрен, Гыйрак йортларын һәм чечен урманнарын күпме генә ракета атып дөмбәсләсәң дә, террорчылыкка идарә итүче мигә бу аз гына да зыян салмаячак. Чөнки бу ми Ислам дөньясыннан читтә урнашкан...» — ди ул.
Дөрес сүзгә җавап юк: «...грамотасыз газетчиклар һәм алар тарафыннан тәрбияләнә торган Көнбатыш хөкүмәтләре Коръәни Исламны тарихи формалашкан Исламнан аерырга сәләтле түгел, алар шулай ук тарихи урнашкан христианлык белән Христос тәгълиматы арасындагы аерманы да аңларга сәләтсез» («Последний гамбит», 18 бит).
Дини бәхәсләшү кысаларыннан чыга торган җитди тезис бу. Бу бер полюслы дөнья проблемасы, геополитик проблема. Хәтта Россияне цивилизацияле дөнья кысаларыннан читкә кысрыклап, анда АКШ үзен савыт-саба кибетенә килеп кергән фил сыман тота. АКШның махсус хезмәтләре, террорчылыкка, партизаннар сугышына өйрәтеп һәм коралландырып, Бен-Ладенны совет гаскәрләренә каршы торырга әзерләде. Ул инде бүген идарә итүгә бирелми. Бер уңайдан бөтен Ислам дөньясын оятсызларча террорчылыкта гаепләп, хәзер аны «эзлиләр». «Ислам террорчылыгына идарә итүче минең Ислам дөньясыннан читтә урнашкан...» икәнлеге белән килешәм. Чынлап та, «Әл-Кагыйдә» идеологиясе мөселман университетларында түгел, бен ладеннарның зур гаиләсе һәм аларга иярүчеләр укыган Америка университетларында коелган. Гавами мәгълүмат чаралары «Хамас»ны да Израиль махсус хезмәтләре оештырган, дип раслый бит. Көнбатыш хөкүмәтләре һәм гавами мәгълүмат чаралары чечен сепаратчыларын да яклады һәм яклап килә.
Фикерләүче кешеләр Кураевның «Ислам исеменнән кылына торган террорлык гамәлләре Көнбатыш дөньясында стратегик планлаштырыла» дигән сүзләренә дә ышанадыр. Д.Буш сентябрь аенда террорчылык «саклануга күчте» дип белдерде. Әмма АКШ үз планнарын тормышка ашырып тора. Россия, Согуд Гарәбстаны, Индонезия, Мисыр, Марокко һәм башка мөселман илләрендәге дәвамлы террорчылык гамәлләрен бүтәнчә ничек аңлатырга соң? Согуд Гарәбстаны мөстәкыйль эш итә башлаган гына иде, АКШ аңа террорлык гамәлләре куллану юлы белән дә басым ясарга тотынды.
Дөнья тәртибе
Мәдәниятләр аңлашуына кем комачаулый соң? «Мөселманнарны да, христианнарны да бертигез күралмаучылар безне берберебезгә өстерә... Сүз «яңа дөньяви тәртип» архитекторлары хакында бара». Дөньяга һәм бу дөньядагы тәртипкә чынбарлыкта кем янаганын Кураев күргән-аңлаган шикелле. Әгәр дә Америкадагы кебек «кеше хокукларын» кертмәсәгез, сезне Гыйрактагы кебек бомбага тотачаклар, әгәр Америка үрнәгендәге «демократия»не тәкъдим итмәсәгез, сезне мыскыл итә башлаячаклар. Шәхсән мин үзем Мәскәүнең Россиядә яшәүче урыс булмаган халыкларның хокукларын чикләү һәм илне үтә үзәкләштерү омтылышларына каршы булсам да, барча россиялеләр кебек үк, плюралистик идарә итү моделе иллюзиясенә яшеренеп, күптәннән дөнья хакимлегенә омтылучы илнең, АКШ дәүләт секретаре Пауэрсның чыгышын бик тискәре кабул иттем. Безгә, атом-төш коралы булган илгә, үзләренең ялган демократияләрен такмакчылар. Әлеге геополитик вәзгыять безне, Россия православларын һәм мөселманнарны бердәмлеккә, дуслыкка, җәмгыятебез эчендә толерантлыкка этәрмимени соң?
Безгә нәрсә яный? «...Россияне әкренләп, әмма турыдан-туры фронт янәшәсендәге дәүләткә әйләндерәләр», — диюендә дә хаклы Кураев. Американнар тарафыннан тәкъдим ителә торган «яңа дөньяви тәртип» Гитлерның безгә мәгълүм булган бит инде ул. Кураев язганча, «моңарчы ишетелмәгән ирек белән контрольнең гаҗәеп тәңгәл килүе» генә түгел бу. Бу — «миллионнарча тышкы күзәтү видеокамералары, һәр сатып алуны һәм хәрәкәтләнүне даими электрон хисаплау, телефоннан сөйләшүләрне, электрон почтаны һәм аралашуларны барлап тору, «цивилизацияле илләр»дә яшәүчеләрне гомерлек «реалити шоу»да катнашучыларга әверелдерү. АКШның әле генә телгә алынган тәҗрибәсен Россия Хөкүмәте дә үзебездә кулланырга омтылмаса, моңа әллә ни өстәп булмас иде. Тоталитар режимнарда һәр «ирекле» кеше артыннан шушыңа охшаш шымлап-күзәтеп йөрү булганмы икән әле? Америка «демократиясе»нең тискәре ягы менә шушы инде.
Нефть
Чынбарлыкта халыкара террорчылыкның сәбәп-чыганаклары диннәрдә түгел, постиндустриаль дәүләтләрнең гарәп илләрендәге нефть ятмалары өчен көрәшендә. Йөз меңнәрчә очкычлар һәм миллионнарча автомобильләр, диңгез һәм океаннарны иңләүче кораблар, станоклар, тоташ линияләр кебек җитештерүче көчләр углеводород чималына бәйле. Көнбатышта ул азайганнан-азая бара. Галимнәр Көнбатышта энергия кытлыгы башлану вакытын якынча әйттеләр инде. Көнбатыш, бәргәләнеп, котылу юлын эзли. Ә дөнья нефть запаслары Якын һәм Урта Көнчыгыш илләре җирләрендә ята (700 миллиард баррель, чагыштыру өчен — Россиядә 48 миллиард баррель). Арзанлы эшче көч тә шунда. Гарәпләргә каршы коткы бөтен көчкә күпертелә. Мөселман террорчылыгы турында лаф орулар ярдәмендә иҗтимагый аңны маргинальләштерү «алтын миллиард»ка чаршау буларак кирәк. Моның артына АКШның үзеннән дистәләрчә мең чакрым ераклыкта булган «милли мәнфәгатьләре» хакына басып алу ниятләре яшерелгән. Көнбатыш халыкларын куркуга төшереп, гарәп илләренең нефть чыганакларын талау өчен генә түгел, «ирекле» кешенең һәр адымын, һәр сулышын мотлак күзәтеп тору өчен үзенә күрә бер карт-бланш, аклану алдылар, теләсә кайсы гарәп иленә бәреп керү, сугыш башлау өчен яңа сылтау таптылар. Исламны, бөтен Ислам дөньясын берочтан террорчылыкта гаепләүчеләр иң зур «законлы карак» тегермәненә су коя.
Мирза МӘХМҮТОВ (1926-2008),
Россия мәгариф академиясе һәм ТР Фәннәр академиясенең гамәли әгъзасы, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният эшлеклесе, гарәп, төрек, Ислам белгече һәм тәрҗемәче. 

Комментарии (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад