АЛКОГОЛЬНЕҢ ЗАРАРЛЫ ТӘЭСИРЕ

Алкоголь җенси теләкне көчәйтә, җенси актның дәвамлылыгын озайта, гомумән, җенси функциягә уңай тәэсир ясый дигән караш яшәп килә. Бу шулаймы соң? Алкоголь баштарак чынлап та кайберәүләрдә җенси актны озайта, әмма соңрак моның ахыры начар булып бетә.

Без җенси актны башкарыр алдыннан озак вакыт буе даими рәвештә эчкән (өстәвенә хатыны тарафыннан хупланган яисә аның инициативасы белән эчкән) пациентларны күзәттек. Аларны врачка килергә нәрсә мәҗбүр иткән соң? Эчү аркасында гына булган баштагы нәтиҗәлелек әкренләп юкка чыккан. Инде спиртлы эчемлекнең дозасын арттыру да теләгән нәтиҗәне бирмәгән. Бу кешеләр җенес әгъзаларының киеренкелеге йомшарудан һәм орлыкны вакытыннан элек агызудан зарланалар. Ә хатын җенси якынлыктан бернинди дә канәгатьләнү алмауны сизеп борчыла башлый. Кызганычка каршы, күп очракларда ул да, ире дә моның сәбәбен аңламыйлар. Әмма алар «дәртләндерүче», ашыктыручы фактор булган алкогольдән арыну кирәклеген никадәр иртәрәк төшенеп, врачка вакытында килсәләр, аларга ярдәм итүе дә җиңелрәк булыр иде.

Статистика эчүчеләр арасында импотенция һәм җенси салкынлыктан җәфаланучыларның чагыштырмача күп булуын күрсәтте. Кайберәүләрнең: берөзлексез эчеп тә җенси функцияләре бозылмаган ирләрне беләбез, дип каршы чыгулары ихтимал. Ләкин чынлыкта бу ирләрнең эшләре ничегрәк торуын һәрвакытта да ачыклап булмый. Моннан тыш, һәр организмның агуга бирешүчәнлеге төрлечә. Шуңа күрә алкогольнең зарарлы тәэсире кайберәүләрдә бик тиз, ә башкаларда исә шактый озак вакыттан соң гына беленә.

Алкогольнең тәэсирендә еш кына кеше искә дә алмый торган тагын бер начар як бар әле. Исерек хәлдә яралгы барлыкка китергән ата-аналар, гәрчә рәхәтлек тойсалар да, бәхетсез кешегә әйләнергә мөмкиннәр, чөнки баланың зәгыйфь, көчсез һәм авыру булып тууы ихтимал.

Мондый балалар еш кына идиотиянең авыр формасы һәм башка психик җитешсезлекләрдән интегәләр. Кайвакыт аларда гариплекнең төрле формаларын (җитлекмәгән кул-аяклар, кылый күзлелек, ми бүсере, башка сары су җыелу) күрергә була. Алар бик үк ачык сизелеп тормаган бозылулардан: көчле ярсучанлык, алҗу, курку һ.б.ш. белән характерлана торган төрле типтагы неврозлардан тагын да ешрак җәфаланалар. Балаларны бу авырулардан бик белеп, җиренә җиткереп тәрбияләгәндә һәм дәвалаганда гына коткарып була.

Алкогольне тикмәгә генә «нервлар агуы» дип йөртмиләр. Ул организм буенча кан белән бик тиз тарала, үзәк нерв системасы күзәнәкләрендә «утырып», тоткарланып кала. Спирт молекулалары күзәнәк эчендә яшәү өчен кирәк булган оксидлашу процессларын тоткарлый һәм шуның белән анда матдәләр алмашын боза. Нәтиҗәдә нерв күзәнәге теге яки бу дәрәҗәдә зарарлана. Алкоголь хатын-кызларның күкәйлегенә һәм ирләрнең орлыгына үтеп керә. Җенси акт спиртлы эчемлекне эчкәннән соң никадәр тизрәк башкарылса, орлыкта алкоголь микъдары шулкадәр күбрәк була һәм ул аталандырылган күкәй күзәнәккә, димәк, булачак балага зарарлы йогынты ясарга мөмкин. Хроник алкоголизм балага аеруча начар тәэсир итә.

Даими эчкечелек орлык каналларында төзәлмәслек үзгәрешләр китереп чыгара. Нәтиҗәдә сперматозоидлар азрак барлыкка килә башлый (яки бөтенләй ясалмый). Еш кына аларның формасы үзгәрә. Эчкече хатыннардан туган балаларның яртысыннан күбрәге ми шешүдән һәм башка авырулардан беренче айларында үк үлә.

Моннан тыш, алкоголь агуы эчке секреция үзгәрешләрен китереп чыгара. Шуның нәтиҗәсендә күкәйләр эшчәнлеге кими, шулай ук матдәләр алмашы бозыла, кислород кытлыгы туа. Бу соңгысы, үз чиратында, җенси теләк һәм эрекциянең бетә баруына китерә.

Алкогольнең җенес бизләренә тәэсирен өйрәнү өчен күселәр белән түбәндәге тәҗрибәне эшләп караганнар. Ел буе аларга зур булмаган дозада алкоголь биреп, аннары үтергәннәр. Ярганнан соң күселәрнең күкәйлегенә аракы сеңгәнлеге һәм аларның тукымасы нык үзгәргәнлеге билгеле булган. Мондый үзгәргән бизләр җенес күзәнәкләрен яки бөтенләй эшләп чыгармыйлар, яки алар кимчелекле була. Шуңа күрә «алкоголик» күселәрнең балалары зәгыйфь, авыру булып туган, ә нормаль күсе балалары туганда ук зур, таза булганнар һәм бик тиз үскәннәр.

Имезүче аналарга спиртлы эчемлекләрне, хәтта сыра кебекләрен дә, һич тә эчәргә ярамый. Алкоголь ана сөте аркылы әле көчсез булган бала организмын агулый һәм аны төрле авыруларга дучар итә. Баш мие күзәнәкләре һәм үзәк нерв системасы алкоголь тәэсиренә аеруча сизгер була.

Спиртлы эчемлекләр күкрәк сөтенең сыйфатын яхшырта дигән караш — ялгыш караш ул. Химиклар алкоголь тәэсирендә сөтнең сыеклануын һәм аксымга ярлылануын расладылар. Имезүче аналар сыра эчкәләсә, аларның балалары, авырлыгы тиз артуга карамастан, тынычсыз була, начар йоклый һәм аң үсеше ягыннан да артка кала. Бу хәл аларның ми күзәнәкләренә спиртның начар йогынты ясавын күрсәтә.

Балаларга кызыл аракы эчертергә һич тә ярамый. Кайбер ата-аналар: «Бала бер рюмка баллы шәрап эчкәннән нәрсә булсын?» — дип, бәйрәмнәрдә сабыйларын зурлар табынына утырталар. Алар бу минутта балаларына нинди зур зыян китерүләрен аңламыйлар. Бала организмының каршы тору сәләте әле өлгереп җитмәгән, зарарлы тәэсирләрдән саклый торган көчләре формалашмаган була, — һәм ул алкоголь тәэсиренә каршы тора алмый. Хәтта «баллы шәрап» та баланың ашказанын һәм эчәкләрен тынычсызлый һәм аларны ялкынсындыра, бавырның эшчәнлеген боза. Үзәк нерв системасы эшчәнлеге дә җитди зарарлана. Бала бик тиз кызып китүчәнгә әйләнә, тиз арый башлый һәм аңарда нерв авырулары килеп чыгуы ихтимал. Медицина практикасында спиртлы эчемлекләр эчкән балаларда бавыр циррозы булу очраклары да билгеле. Бу — еш кына үлем белән тәмамлана торган бик каты һәм куркынычлы авыру.

Г. Г. Корик 

Фикер (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад