Оныгым “Фәниябикә” мәдрәсәсенә кайтуның икенче көнендә үк намазга басты

1-15 июльда Кукмара районының Өркеш авылында “Фәниябикә” мәдрәсәсендә әбиләр һәм оныклар өчен оештырылган махсус смена эшләде. Дин дәресләрен җәйге ялларда шәһәрдән кайткан балаларга, аларның әбиләренә, Өркеш һәм якын-тирә авыл балаларына укыту инде икенче тапкыр узган.

Уйламаганда, көтмәгәндә мин үземнең сабакташым Әлфия Хөрмәтовнаның (Без аның белән бергә мәдрәсәдә укыйбыз) чыкыруы буенча быел оныгым Камил белән Өркеш авылының “Фәниябикә” мәдрәсәсенә мин дә тап булдым. Әле үзем дә бик күптән түгел генә намаз укый башлаган кеше, оныгымны ничек итеп намазга бастыру юлларын эзләп йөри идем. Чөнки һәркемгә дә билгеле, үзеңнең якыннарыңны намазга бастыру җиңел эш түгел, һәркайсының мең дә бер сәбәбе табылып тора. Ә менә мондагы хәлләрне күргәч исем китте. Мәдрәсәдә авыл балаларын һәм шәһәрдән кайткан әбиле оныкларны намазга бастыру, ислам кануннарын сабыйларга аңлаешлы итеп җиткерү шундый уңайлы системага салынган ки, балалар үзләре дә дога өйрәнеп намаз укый башлаганнарын сизмичә калалар. Минем Камилем белән дә шулай булды. “Не хочу, не буду” дип йөргән малай икенче көнне үк мин ел буе бастыра алмаган намазга басты. Бер атна дигәндә бөтен догаларын җиренә җиткереп өйрәнеп “полноценный” намаз укырга өйрәнде. Җитмәсә үзе матур итеп, бөтен авылга ишетелерлек итеп азан да әйтә. Минем шатлыгымның иге-чиге юк. Фәния абыстайга Аллаһның рәхмәтләре яусын.
Мин монда үз туган авылыма кайтып, үз туганнарым белән торган кебек хис иттем үземне. Ә Өркеш авылының табигатенең матурлыгын әйтеп бетергесез: бакча башыннан җиләкле алан башлана, шунда ук чылтрап аккан саф чишмә, каз бәпкәләре көтү-көтү йөреп тора. Чәчәкле аланнарга сокланып, саф һавасын сулап туярлык түгел.
Мәдрәсәдә уку эшләре шундый уңайлы итеп оештырылган: балалар догаларны бер-берсе белән ярыша-ярыша өйрәнәләр. Әдәп-әхлак дәресләрен Фәния абыстай балалар аңларлык итеп аңлата. Беркем ачуланмый, бер кешене дә көчләп укытмый. Ял вакытларында балалар спортзалда теннис уйныйлар, ишек алдында футбол-волейбол уйныйлар.
Әлфия апалары пешергән көндезге ашны ашап, пәйгамбәрләр тарихы, ислам тарихы турында кино карап өйләренә таралалар. Әлбәттә, бу балалар алдагы көннәрендә юкка чыгып, аракы эчеп, аракы кулланып йөрмәячәк Иншаллаһ.
Шундый зур эшне оештырып, башкарып чыгарга тәвәккәл итеп, үзләренең вакытларын, финансларын сарыф итеп, ару-талуны белмичә, үз гаиләләрен онытып эшләп килүче Фәния абыстайга, Әлфиягә, Айдар хәзрәткә, Фәния апаның тормыш иптәше Рәшит Әгъзәмовичка Аллаһның рәхмәтләре яусын.
Аларга шулай үз вакытларын кызганмыйча кеше балалары белән шөгыльләнгән өчен Аллаһ Тәгалә аларның үз балаларына бәхетле бәрәкәтле тату тормыш бирсен. Алдагы көннәрендә балаларының бәхетле тормышларына куанып яшәрлек бәхетле картлык насыйп итсен Аллаһ Тәгалә.

Валеева Гөлчәчәк

P.S. Әгәр дә “Фәниябикә” мәдрәсәсенә 2012 елның июль аенда оныкларыгызны җитәкләп кайтасыгыз килсә, 89093097135 телефоны белән мөрәҗәгать итегез.

Фикер (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Артка