Васильева Алинә

RSS лента

Минем исемем — Алинә Альберт кызы Васильева. Мин 1991 елның 26 октябрендә Мамадыш районы Дүсмәт авылында тудым. Хәзерге вакытта Алабуга дәүләт педагогика университетының 1 нче курсында белем алам. Иҗат белән кызыксынуым 15 яшьтән башланды. Шигырьләр, хикәяләр, мәкаләләр язам. «Иделем акчарлагы», «Илһамлы каләм» әдәби иҗат конкурсларында катнаштым, лауреат булдым. Шулай ук буш вакытларымда җырлыйм, биим. Татарча КВН белән кызыксынам. Хыялым — үземнең китабымны чыгару.
 

← Назад