Кадыйр Сибгатуллин. ӘБИЕМ

Үзе инде җәннәт түрендәдер,
калмагандыр ишек катында.
Төннәрен дә оныта алмый иде
көнгә биш намазы хакында.
Без йокыдан торсак — ул бөгелгән,
өйлә җитте исә — тезләнгән.
Бүгенгесен түгел, киләчәген
намазлыкка ятып эзләгән.
Йөзләрендә чагылып, намазлыкка
төшеп сүнде күпме таңнары!
Кызганмады. Үз догасы белән
намзалыкта чыкты җаннары.
Хак булган ул димим. Ялгышына,
язмышына тимим мин аның.
Бу тормышның ваемсызлыгына
бирешмәде аның иманы.
Безнең дә бит көнгә биш кат намаз,
Алдыбызда — кәгазь-намазлык.
Кыйбла гына безнең башка якта.
Эшләү — савап, эшләмәү — язык.
Була әле бик ваемсыз чаклар,
була әле күңел гарьлеге.
Кайвакытта җитеп бетми әле
әбиемнең фидакарьлеге.
Җаннар фида, үзең фанилыкка
онытылып китсәң беразга,
баш калкытып әби дәшәр кебек:
«Әй! Намазга, улым, намазга!»
1979.
 

Фикер (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад