Чәй - тәнгә дә, җанга да сихәт

Чәй - татар халкы тормышының аерылгысыз бер өлеше булып тора. Бу эчемлектән башка көндәлек тормышны күз алдына да китереп булмый. Бераз баш авыртса да, кәеф булмаса да безгә чәй ярдәмгә килә. Ул ниндидер бер сихри көчкә ия сыман, чәй эчкәннән соң гүя бу дөньяга яңадан туган кебек буласың, күңелләр үсеп эшлиселәр килеп китә, көч-дәрт өстәлә.
Юкка гына әби-бабаларыбыз: «Чәй - ул тәнгә дә җанга да сихәт», - дип әйтмәгәннәрдер. Без, яшьләр хәзер чәйне заманча чәйнекләрдә кайнатып эчәбез, ә әби-бабаларыбыз чәйне самоварларда каатып эчү күпкә файдалырак дип санаганнар һәм бүген дә әле өлкән буын җиз самоварларын заманча чәйнекләргә алыштырмый. Самоварда кайнатсаң гына чын тәмле чәй була диләр алар. Дәү әниләребез дә өстәл түрендә зур самовар утырганлыгын һәм шул самоварның гел кайнап утыруын, шул самовар башына чәй бөртекләре салынган кечкенә чәйнек утыруын, зур кәсәләргә куе итеп, кайнар чәй ясап эчүләрен искә ала. Авылларга кунакка кайтып түгәрәк өстәл янына җыелышып бал яки шикәр, яңа аерткан каймак белән зур кәсәләрдән чәй эчүләре үзе генә дә ни тора! Борынгыдан килгән гадәт буенча татар халкы чәй янына үзе пешергән кайнар коймак, бавырсак, чәк-чәк, гөбәдия һәм башка камыр ризыкларын хуп күргән. Җәй көннәрендә инде әлбәттә табыннарда бакчадагы җиләк - җимеш тә урын алган.
Чөнки җәй җитү белән тирә-ягыбызда хуш исле, төрле витаминнарга бай үсемлекләр бик күп үсә. Аларны җыеп менә дигән хуш исле чәй пешерергә мөмкин. Карлыган, җиләк яфракларын бергә җыеп өстенә кайнар су салганнан соң 2 минутлар чамасы утта тотып һәм 3-5 минут дәвамында сөлге белән ябып тотсаң, хуш исле тәмле һәм файдалы чәй әзер була.

Чәйне дөрес итеп пешерү ул үзенә күрә бер осталык. Чөнки аның тәмле, файдалы булуы ничек пешерүдән гыйбарәт.

Башка төр чәйләр белән беррәттән яшел чәйнең дә файдалы үзлеккә ия булуын күбегез белә торгандыр. Аны ничек дөрес итеп пешерергә соң? Иң элек яшел чәй өчен кирәкле савыт-саба сайлап алу мөһим. Аны пешерү өчен фарфор яки балчыктан ясалган чәйнек кирәк булачак. Аерым бер чәйнектә су кайнап чыкканнан соң 10 секунд тоту сорала. Шуннан соң бу кайнаган су чәй пешереләчәк чәйнеккә салына һәм ул 2-3 сантиметрдан да артмаска тиеш. Бераз чәйнекне эче җылынганнан соң, суны кире түгәргә кирәк, чәйнекнең тышкы ягы да бу вакыт эчендә җылынып өлгерергә тиеш. Бу эшләр беткәч 1 кәсәгә 1,5 аш кашыгы чәй исәбеннән чәйнеккә чәй яфраклары һәм бераз гына суына башлаган су салына. Кайбер белгечләр кайнар суны ашыкмыйча, акрын гына салырга кушалар, шулай итсәң, чәй хуш исле булачак. Шуннан соң чәйнекне сөлге белән капларга, ә чәйнекнең капкачын япмаска кирәк, югыйсә чәй әче булачак. Чәйне пешерү вакыты төренә карап билгеләнә. Әгәр эре яфраклы чәй булса, аны 5-8 минут дәвамында пешерергә, ә вак яфраклы булса, пешерү 5 минуттан да артмаска тиеш. Бөртекләндерелгән чәйне 10 минут пешерү кирәк. Әгәр чәй яфракларына җиләк-җимеш яки чәчәкләр кушылган булса, мондый чәйне 6 минут тоту сорала. Кирәк кадәр тотканнан соң чәйнек бераз селкетеп алырга киңәш ителә.
Чәйнекне җылытып алу чәйдәге барлык файдалы витаминнарның бүленеп чыгуы тизләтелә. Сөлге белән каплау пар белән һавага китүче йөрәк һәм кан тамырлары өчен файдалы элементларның сакланып калуы өчен кирәк. 

Фикер (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Артка