ТӘМЛЕ БУЛСЫН

КИШЕР САЛАТЫ

Чи кишерне шакмаклап яисә вак кына токмачлап турыйлар, эре тишекле угычтан уарга да мөмкин. Аннары сайрак савытка салып шикәр комы яисә бал, җиләк-җимеш: башта салкын су белән, аннан соң кайнар су белән яхшылап юылган йөзем, вак кына тураган күрәгә, янә төшсез кара җимеш, кабыгы әрчелгән алма кушалар. Боларның барысын яхшылап болгаталар да салат савытына салалар, өстенә каймак сибеп, яшел тәмләткечләр белән бизәп бирәләр. Салатка каймак урынына катык салырга мөмкин.

100 г кишер, 30 г шикәр комы, 50 г җилөк-җимеш, 50 г каймак яисә катык.

ПОМИДОР САЛАТЫ

Юка гына итеп аркылыга телемләп турагач, кызыл помидорны тәлинкәгә матур итеп тезеп, тоз, борыч сибәләр. Көнбагыш мае яисә каймак салалар. Өстен вак итеп тураган укроп белән бизиләр.

100 г помидорга: 20 г май яисә 40 г каймак.

ЯШЕЛ КЫЯР САЛАТЫ

Яхшылап юган яшел кыярны (картайган кыярның кабыгын әрчиләр) бер сантиметр калынлыгында түгәрәкләп турыйлар һәм тирән тәлинкәгә салалар, тоз, борыч сибеп, вак кына тураган башлы суган, үсемлек мае салып болгаталар да салат савытында табынга чыгаралар. Май урынына каймак яисә майонез салырга да ярый.

100 г яшел кыяр, 30 г башлы суган. 15-20 г үсемлек мае, 30 г каймак яисә майонез, тоз, борыч.

СУГАН БЕЛӘН ПОМИДОР САЛАТЫ

Помидор белән башлы суганны эре итеп турыйлар да тирән савытка башта-помидор, аннары аның өстенә суган салалар, өстене тоз, борыч һем көнбагыш мае сибелер. Теләгән кеше май урынына каймак салырга мөмкин.

100 г кызыл помидор, 30 г башлы суган, 15-20 г үсемлек мае яисе 30 г каймак, тоз, борыч.

ЯШЕЛ СУГАН САЛАТЫ

Чистартып юган суганны бер см чамасында турыйлар, тирен савытка салып, тоз, борыч, тураган йомырка, каймак яисе майонез салып болгаталар һем, 3-5 минут салкында тоткач, табынга бирелер.

100 г яшел суган, 50 г каймак яисе майонез, 1 йомырка, кирәгенчә тоз. борыч.

ЯШЕЛЧӘ САЛАТЫ

Яшел кыярның һем пешереп суыткан шалканның кабыгын әрчиләр, помидорны салкын суда юалар, кыяр белен помидорны түгәрәкләп, шалканны телемләп турыйлар. Яшелчәләрне аралаш-тырмый гына тирен савытка салып, өстене вак кына тураган башлы суган һем тоз, борыч сибелер, аннары үсемлек мае яисе каймак салалар.

50 г кыяр, 50 г помидор, 30-40 г шалкан. 15 г башлы суган, 15-20 г үсемлек мае яисе 30 г каймак, тоз, борыч.

Милөш Компоты

Миләшне банкаларга тутырып, өстенә ширбәт яки алма суы салалар (1 л ширбәткә яки алма суына 300 г шикәр); 1 л ширбәткә 4 г лимон кислотасы өстәргә. 85 градуста ярты литрлы банкаларны 10 мин., литрлыларны-15 мин., ә кайнап торган суда 3 һәм 5 минут тоталар.

Кара миләштән. Миләшне банкаларга тутырып, ширбәт яки алма суы өстиләр (1 л суга яки ширбәткә 300 г шикәр); 1 л ширбәткә 3-4 г лимон кислотасы салып, алда әйтелгәнчә кайнарлыйлар. Компотка слива яки алма кушсаң, лимон кислотасын салмаска кирәк. Бу очракта кайнар ширбәтне 1 л суга 400 г шикәр салып ясыйлар, банкаларны алда әйтелгәнчә кайнарлыйлар. Миләш һәм груша компотына шул ук пропорциядә лимон кислотасы салырга кирәк.

Желе. Өлгергән миләш өстенә кайнар су салып, тәмам изрәгәнче пешерергә (1 кг миләшкә ике стакан су), шуннан соң бу массаны марля аркылы кысып чыгарырга, тигез күлемдә шикәр өстәп, 104 градуста пешерергә. Эссе килеш, кайнарланган банкаларга тутырып, марля белән каплап куярга. Суынып җиткәч, пергамент кәгазе каплап бәйләп куярга.

ЧИЯДӘН ЭЧЕМЛЕКЛӘР

Чия куасы. Чияне юып төшен алганнан соң, эмальле савытка салып, 1:2 нисбәтендә су өстәп, суы куе кызыл төскә кергәнче кайнаталар. Икенче савытка берничә кат марля аша сөзеп салалар, шикәр комы, йөзем өстиләр, савытның өстен тастымал белән каплап, әчетергә куялар. Сок әчи башлагач, аны шешәләргә тутыралар. 4 кг өлгергән чиягә-300 г шикәр комы, 35-40 г йөзем, 8 л су. Чия белен алма компоты. Чияне салкын суда югач, төшен алалар. Төше өстенә кайнар су салып, кайнатып чыгаралар. 5-6 минуттан соң суын сөзеп, шикәр комы салып, юып тураган алма өстәп, тагын кайнатып алалар. 2-3 минут кайнаткач, төше алынган чияне өстиләр, 3 минут кайнаганнан соң ут өстеннән апалар. Табынга суытып чыгаралар.

200 мл компотка - 50шәр г чия белен алма, 30 г шикәр комы. «Чия» эчемлеге. Чияне юарга да төшен алырга һәм боламык итеп изәргә. Аннары боламыкны шейкер яисә миксерга салып, чия белән лимон согы, шикәр комы өстәргә дә болгатырга кирәк.

700 мл чия согына-1 балкашыгы лимон согы, 2 аш кашыгы чия, кирәгенчә шикәр комы.

ЧӨГЕНДЕР САЛАТЫ

Артык зур булмаган чөгендерне пешерәләр дә, суытып, әрчиләр һәм түгәрәкләп турыйлар. Өстенә шикәр комы сибәләр, катык яисә каймак салалар.

Чөгендер пешкән суны сөзеп, суытып аерым савытта бирәләр.

Пешкән чөгендерне әрчеп, вак кына токмачлап турагач, тәлинкәгә салып өстене шикәр комы урынына бал һем йөзем җимеше, каймак сибеп бирергә дә мөмкин.

700 г чөгендер, 30 г шикәр комы яисә 25 г бал, 50 г йөзем җимеше, 40-50 г каймак.

(«Бакча», 3 (147), 2010 ел) 

Фикер (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Артка