Тормышта төрле хәлләр була

Мәхрүм итә аламмы?

Мин II группа инвалид. Малаемны берүзем үстерәм, иремнән алимент алмыйм. Мин аерылган иремне аталык хокукыннан мәхрүм итә аламмы?

РФ гаилә кодексының 69 маддәсе буенча, ата-аналык хокукыннан мәхрүм ителү түбәндәге очракларда була:

— ата-аналык бурычларын үтәмәсәләр, шул исәптән, алимент түләмәсәләр;

— бала тудыру йортыннан (көчле сәбәп булмаган килеш), яки дәвалау учреждениесеннән, тәрбия учреждениясеннән, социаль яклау учреждениесеннән баланы алудан баш тартсалар;

— ата-аналык хокукыннан явызларча файдалансалар;

— бала белән шәфкатьсез-рәхимсез булсалар;

— хроник алкоголизм яки наркомания белән авырсалар;

— үз балаларының яки иренең (хатынының) тормышына һәм сәламәтлегенә янаучы җинаятьне белә торып эшләсәләр.

Ата-аналык хокукыннан мәхрүм ителү прокурор, опека һәм попечительство органнары катнашында судта башкарыла.

Ата-аналык хокукыннан мәхрүм ителүчеләр бала белән бәйле бөтен хокукларын, шул исәптән үскәч, баладан алимент, хөкүмәттән бала белән бәйле пособие, льготлар, мирас алу хокукын да югалталар.

Мин каян белим!

Түләүле поликлиникада врач язган дарулар миңа осложнение бирде. Аңа шул турыда әйткәч, ул мине гаепли башлады, нигә үзең әйтмәдең өйдә нинди дарулар эчүең турында, дип. Минем авыруым хронический, мин ул даруларны даими эчәм. Миннән врач берни сорамагач, минем аны әйтергә башыма да килмәде, мин каян белим әйтергә кирәк икәнен?! Мин бит медик түгел!

Бу очракта врач хаклы түгел. РФ «Кулланучылар хокукын яклау турында» законның 12 маддәсе буенча, кулланучыга тәкъдим ителүче хезмәт, товар турында ялган яки тулы булмаган информация бирү тыела. Сез бер төрле даруларның икенче бер төрле дарулар белән ярашмавын каян белергә тиеш? Пациентның өйдә ннди препаратлар кабул итүе турында врач сорарга тиеш. Шулай булмаганда, ул үз өстенә зур җаваплылык ала. Ягъни сез, тиешле гариза язып, китерелгән зыян өчен поликлиникадан компенсация таләп итә аласыз. Ләкин моны суд кына хәл итә ала.

Льготалар бар

Һәлак булган военнослужащийларның ата-аналарына нинди льготалар бар?

Мондый хәрби хезмәткәрләрнең ата-аналарына һәлак булучы (үлүче) өчен бер тапкыр (единовременное) пособие бирелә.

Хәрби хезмәттә һәлак булган (үлгән) хәрбиләрнең ата-аналарына түләүсез медицинага, дәүләт системасындагы социаль хезмәтләрдән файдалануда өстенлек хокукы һәм физик шәхесләр милкенә салына торган налогка льгота ясау мөмкинлеге бирелә («Хәрби хезмәткәрләр статусы турында» закон).

Льготалар алу өчен хәрби хезмәткәрнең үлеме турында тиешле дәүләт органнары тарафыннан бирелгән белешмәләр кирәк.

Нинди документлар кирәк?

Фатирны бүләк итеп яздырганда (ягъни дарственный оформлять иткәндә) нинди документлар кирәк?

Түбәндәге документлар кирәк:

1. Бүләк итүченең һәм бүләк алучының паспортлары.

2. Фатирга хокук турында документ (приватизация договоры, сатып алу-сату договоры, суд карары, мирас хокукы турында свидетельство һ.б.), ягъни бүләк итүченең бу фатир хуҗасы булуы турындагы документ (приватизацияләнмәгән фатирны бүләк итәргә ярамый).

3. БТИнең фатига биргән техник паспорты.

4. Бүләк итү договоры.

5. Лицевой счеттан, домовая книгадан выписка.

6. Фатир буенча бурычың юклыгына налог испекциясеннән белешмә.

Әгәр дә бүләк алучы сезнең белән бергә яши икән, ул «Мирас рәвешендә яки бүләк булып күчүе мөлкәткә налог турында» Законның 4 маддәсе буенча, фатир өчен налог түләүдән азат була.

Ике якның да теләге буенча, договорны нотариус раслый ала. Әмма бу очракта сезгә фатир бәясененң 1,5%ы күләмендә госпошлина түләргә туры киләчәк.

Договорга кул куелганнан соң алыш-биреш һәм мөлкәткә хокукның икенче кешегә күчүе алыш-бирешне теркәүче оешмада (Регистрационная палата) теркәлергә тиеш. Бу — РФ Гражданнар кодексының 131 маддәсе буенча таләп ителә.

Алиментны ничек түләргә?

Башкириядә яшәүче аерылган иремнән алиментны ничек түләтергә була? Инде 6 ел буе мин берничә тапкыр Башкирия юстициясенә дә, судка да мөрәҗәгать иттем, файдасыз.

Алимент түләтү турында сез үзегез яшәгән җирдә судка мөрәҗәгать итәргә һәм исполнительный лист алып, аны элекке ирегез яшәгән җиргә җибәрергә хокуклы. Һәм шуның буенча аны алимент түләргә мәҗбүр итәргә тиешләр.


Психолог киңәш итә

Төнке куркулар

Минем өч яшьлек малаем ночник яндыртып кына йоклый төнлә. Ут янып торганда йоклау балага зыянлы түгелме икән? Зыянлы булса, баланы караңгыда йокларга ничек өйрәтергә?

Вәлидә.

Дөрестән дә, караңгыдан курку — балаларда иң күп таралган курку төре. Бала караңгыдан курка икән, аны һич кенә дә караңгыда мәҗбүри йоклатмагыз, төнге лампаны (ночник) яндырып куегыз. Моның организмга зыяны юк. Киресенчә, бала үзен куркынычсызрак хис итә, тынычрак йоклый. Ләкин шул ук вакытта, баланың куркуын игътибарсыз да калдырырга ярамый. Куркуны уен ярдәмендә дәвалап була. Менә, мәсәлән, 3-4 яшьлек балалар өчен бер уен. Ул «Оядагы җәнлекләр» дип атала. Бала белән рәттән караватка ятыгыз да (утны яндырып), юрган белән капланыгыз һәм: «Без синең белән кечкенә куяннар. Без оябызда ятабыз. Безгә монда җылы, рәхәт, тыныч. Без монда беркемне дә кертмибез, безнең ояга беркем дә керә алмый. Безнең ояның стеналары калын, без беркемнән курыкмыйбыз», — диегез. Бу сүзләрне көйле, тынч, йоклап китәргә рәхәт тавыш белән сөйләргә кирәк. Бала, үзе дә сизмәстән, йоклап та китәр.

Психолог,

Эльвира Яркәева


Могҗизалы дөнья

Кешенең мөмкинлекләре

(Гиннесның рекордлар китабы)

— Ирләрнең башы мие авырлыгы уртача 1424 г. Олыгая барган саен аның массасы кечерәя — 1395 г тәшкил итә. Ирләр арасында иң зур баш мие Иван Сергеевич Тургеневныкы — 2012 г.

— Голланд Виллем Клейның баш мие нинди зурлыкта икәнен белмибез, әмма ул 100 урынлы саннан 13 нче дәрәҗә тамыр алуны күңелдән иң тиз исәпләнгән кеше. Бу хәл 1981 елның 7 апрелендә Япониянең Цукуба шәһәрендәге Зур энергияләр Милли лабораториясендә була. Әлеге исәпләүгә Клейн 1 минут 28,8 секунд вакыт сарыф итә.

— Ирләрдән кайбер хатын-кызлар да калышмый: 1980 елда Шакунтала Дэви ханым (Һиндстан) Лондонның Империя колледжында 28 секунд (!) эчендә күңелдән 7 686 369 774 870 не 2 465 099 745 779 га тапкырлый. Дөрес җавап бирә: 18 947 668 177 995 426 462 773 730.

— Ә Бханданта Вицицара 1974 елда Бирманың Рангун шәһәрендә яттан берьюлы 16 мең бит дини текст укып чыккан. Бу — эйдитик хәтернең бик сирәк чорый торган күренеше (эйдитик хәтер — күргән нәрсәне ап-ачык күз алдына китерү, моны хәтта «күзгә күренү» дип тә әйтергә мөмкин. Әлеге хатын дини китап битләрен «күз белән күреп» укыган).

— Дөньяда хөкем сөрүче фикер буенча, иң күп сөйләшүчеләр — хатын-кызлар. Әмма моның бик үк дөрес түгел икәнен америкалы Джон Мосчитта үз мисалында раслаган. 1983 елның мартында ул 58 секунд эчендә кеше аңларлык аермачык итеп 534 сүз әйткән. Бу рекордка әлегә кадәр беркемнең дә җитә алганы юк. Дәүләт эшлеклеләреннән иң тиз речь тотучы — 1961 елның декабрендә АКГ президенты Ф. Кеннеди. 327 сүзне ул бер минут эчендә әйтеп өлгерә.

Болар барысы да, әлбәттә, интеллектуаллар тормышыннан. Ә кешенең биологик мөмкинлекләре нинди соң?

— Иң югары тән температурасы кара тәнле америкалы Уилли Джонста булган — 1980 елның 10 июлендә кояш сугудан соң аның температурасы 46,5 градуска күтәрелгән. Ләкин шуңа карамастан, 24 көннән Джонс хастаханәдән савыгып чыккан.

— Иң түбән тән температурасы — 16 градус — ике кешедә теркәлгән. Берсен — америкалы ханым Дороти Май Стивенсенны (1929–1974) шундый тән температурасы белән аңсыз хәлдә 1951 елның 1 февралендә таулар үзәнлегендә табып алалар. Ә икенчесе — 2 яшь 1 айлык Викли Мэри Дэвис (шулай ук америкалы) Маршалтаун шәһәрендә ягылмаган салкын өйдә кыш көне табыла. Икесе дә, кырыс һәм куркыныч сынау узсалар да, исән калалар. Гадәттә, кеше тән температурасы 35 градустан түбән төшсә үлә.


Ничек 200 яшькә кадәр җитәргә?

Изгеләр китабында пәйгамбәрләрнең озак яшәү серләре

Микробиология буенча Америка профессоры Бен Хогансмен Изге китаплардагы (Библия, Коръән һ.б.) изгеләрнең никадәр озак яшәүләре белән кызыксынган. Изге китапта язылуынча, Адәм, аның улы Сиф, Сифның улы Енох 900 яшькәчә, ә аларның оныгы Мафусаил хәтта 969 ел яшәгән!

Профессор Хогансмен раславынча, кеше бүген дә 100 гә, хәтта 200 гә кадәр яши ала — пәйгамбәрләр үрнәгенә иярсә, ягъни алар тоткан 10 кагыйдәне үтәсә.

1. Азыкны төрләндерегез. Адәм һәм аның балалары бернинди диета тотмаганнар, сезгә дә ризыктан баш тарту кирәкми. Туклыклы матдәләр һәм витаминнар организмга керсен өчен ит тә, ярма да, сөт ризыклары да һәм бигрәк тә яшел яфрак-яшелчәләр ашарга кирәк.

2. Су күп эчегез. 969 ел яшәгән Мафусаил чишмә суы гына эчкән. Чиста су — сәламәтлк өчен, мөгаен, иң мөһим нәрсәдер: ул бөтен әгъзаларны юа, чистарта, дымландыра, бөерләрне саклый.

3. Балык ашагыз. Аллаһы моны Нух пәйгамбәргә боерган. Тикшеренүләрдән мәгълүм булуынча, балыктагы матдәләр кеше өчен үтә дә кыйммәтле. Балыкның кайбер төрләре, мәсәлән, тунец рак һәм йөрәк авыруларына яхшы киртә ясый.

4. Әз ашагыз. Мәсәлән, Мафусаил яки Адәм иртән берничә җимеш кенә ашаганнар. Бүгенге медицина тикшеренүләре дә юка кешеләрнең озынрак гомерле булуын раслый. Дөрес авырлык — организмның нинди хәлдә икәнлеген күрсәтүче мөһим күрсәткеч.

5. Чамасын белеп шәрап эчегез. Нух пәйгамбәр дә, аның бабасы Мафусаил да виноград үстергәннәр, шәрап эчкәннәр. Заман медиклары әбәттән соң эчелгән 1 стакан шәрап йөрәкне саклый диләр. Әмма 1 стаканнан арттырмаска!

6. Яшел үләннәр ашагыз. Изге китапта Аллаһы кешеләргә «яшел үлән» ашарга боера. Борын заманнарда кешеләр төрле соуслар һәм ризык өстәмәләре урынына төрле-төрле үләннәр файдаланганнар. Чөнки организм өчен үләннәр бик мөһим, дип раслый бүгенге көн медицинасы да.

7. Актив интим тормыш белән яшәгез. «Үрчегез һәм ишәегез!» дигән Аллаһы. Регуляр якынлык стресслардан азат итә, стресс исә гомерне кыскартучы. Тыелу һәм баласызлык — сәламәтлек дошманнары.

8. Хәрәкәттә — бәрәкәт. Борынгы кешеләр физкультура һәм спорт белән шөгыльләнмәсәләр дә, күп эшләгәннәр һәм хәрәкәттә булганнар.

9. Беркайчан да кан эчмәгез! Хәзер бөтен дөньяда ахмак яшьләр әллә нинди мистик культлар белән мавыгалар, шул исәптән вампиризм белән дә. Кан эчү мәңгелек яшәү көче бирә дип аларны алдыйлар. Юк, кан эчү, киресенчә, гомерне кыскарта, хәтта мал-туар канын да эчәргә ярамый, бу — тиз үлүгә китерә.

10. Көнгә 3 мәртәбә булса да дога укыгыз. Дога кешенең җанын чистарак итә. Ә без һаман ашыгабыз, әлеге хакыйкать турында онытабыз.

Диләрә Прошунина,

тарихчы.


Тормышта төрле хәлләр була

Каршы як судка килми

Мин судка биргән кеше инде ярты ел судка килми. Шуның аркасында суд утырышын гел кичектерәләр. Бу очракта нишләргә?

Каршы якның судка килмәве эшнең каралуына киртә була алмый. Судья бу турыда беләргә тиеш.

Күпме вакытта карала?

Милициягә язган гаризалар нинди срок эчендә карап, җавап бирелергә тиеш?

Администрация хокук бозу очрагы турында гариза тиешле оешма һәм судка кергәнен соң 10 көн эчендә каралырга тиеш. Әгәр дәүләт оешмасы яки урындагы кешене җавапка тартырга уйласагыз, гаризаны әлеге оешма яки урындагы кеше турыдан-туры буйсынган орган исеменә язарга кирәк.

Мәҗбүри

Чит илгә чыкканда страховка — мәҗбүри һәм кирәк нәрсә. Үз илеңдә сәяхәт кылсаң, страховка түләү — үз ирегеңдә. Әмма ләкин туристлык фирмасы туристның, ягъни сезнең сәламәтлек һәм куркынычсызлык өчен закон буенча җаваплы. Страховка, кагыйдә буларак, путевка бәясенә керә. Чит илдә авырып китсәгез, сезгә бушлай медицина ярдәме күрсәтеләчәк. Хастаханәгә алып баручы транспорт та бушлай. Ходай сакласын, әлбәттә, алай-болай кеше чит илдә үлеп китсә, аның гәүдәсен илгә кайтару өчен дә түләргә кирәкми.

Ә инде менә көтелмәгән хәлләрнең, мәсәлән, хәрби чуалышлар, халык күтәрелешләре, радиоактив зарарлануларның корбаны булып, сәламәтлегегезгә зыян килә икән, туристлык фирмасыннан бернинди ярдәм көтә алмыйсыз. Шулай ук аракы, наркотик аркасында нидер була икән, монда инде бары үзегез генә гаепле булачаксыз. Сезне путевка вакыты тәмамланганчы ук бу илдән сөрәчәкләр.

Эштән кайчан чыгаралар?

Кешене эштән нинди очракларда куалар?

РФ Хезмәт кодексның 81 маддәсе, 5, 6 пунктлары буенча, кешене ике очракта, ягъни үз вазифаларын башкармаса һәм хезмәт дисциплинасын бозса эштән азат итәләр. Хезмәт дисциплинасын бозуның беренче очрагыннан соң, кешегә язмача кисәтү ясалырга тиеш. Ә инде язма рәвештә икенче кисәтү аласыз икән, эш урынннан колак кагасыз дигән сүз.

Куып чыгара аламы?

Фатир ир исеменә хосусыйлаштырылган булса, ир хатынын урамга куып чыгара аламы?

РФ Торак кодексының 19 маддәсе буенча, фатирны хосусыйлаштырган вакытта гаилә әгъзаларының әлеге фатирга хокуклары булган икән, бу хокуклар саклана. Моның өчен бернинди суд карары да кирәк түгел. Тик эш шунда, хосусыйлаштырган кеше фатирны сатарга уйласа, хатын фатирга хокукларын дәгъвалый алмый. Әмма ләкин төшенкелеккә бирелергә дә кирәкми. Фатир хуҗасы үзенең янауларын тормышка ашыра башлаганчы, иң беренче судка шикаять язарга тиеш. Үз чиратында, хатын да әлеге фатирда үз өлешен калдыруны сорап судка мөрәҗәгать итә ала. Әгәр торыр урыны юк, матди хәле авыр булып, башка фатир сатып алырга хәленнән килерлек түгел икән, суд хатынны шул фатирда калдыру турында карар чыгара ала.

Ләкин шуны да истә тотарга кирәк, суд карары нигезендә фатирга хокукыгыз вакытлыча гына саклана, бу срокны суд билгели һәм срок темамлангач, сезнең хокук та бетә. Димәк, фатирны сатса, ир хатынын урамда калдыра ала.


Татулыкка ни җитә

— Өйләнешкәч, бәхетле булуның беренче шарты — бер-береңә ышану.

— Ир белән хатын бер-берсенең мавыгуы, теләкләре белән кызыксынып яшәргә, уртак фикергә килә белергә тиешләр. Берсенең теләгенә икенчесе каршы килергә тиеш түгел.

— Мәхәббәт — ул гүзәл тойгыларның изгелекле мөнәсәбәт белән берләшүе. Мәхәббәт ихласлык, тугрылык белән көчәя генә, ә икейөзлелек, ялган аны үтерә. Чын мәхәббәт кешене бөтен кимчелекләре белән сөйдерә.

— Кайбер ирләр табигате белән хискә бирелүчән була, аны кешегә белдерми. Бу очракта хатын-кызга сизгер булырга кирәк. Әгәр хатын кеше ирен яхшы аңлый белсә, аның вак-төяк кыланышларыннан ни теләгәнен шунда ук сизеп ала. Сүз белән аңлатмаса да, йөзеннән үк ни әйтергә теләгәнен белә.

— Өйләнешкәч, гаилә тормышы тоныкланмасын өчен, парлар үзләренә генә хас традиции булдырырга тиеш. Мәсәлән, балалар йоклаганда яки уйнаганда икәүдән-икәү генә утырып чөкердәшеп чәй эчү гадәтен булдыру яхшы. Мондый традицияләр, беренчедән, мәхәббәтне арттырса, икенчедән, ихлас сөйләшүгә, киңәшләшүгә сәбәпче була.


Хатынмы, машинамы?..

Бу ике каршылык ир-ат өчен бик зур күңелсезлекләр китереп чыгара. Әмма һәр нәрсәнең җае бар дигәндәй, сөйгән хәләл җефетең белән яраткан автомобилеңне дә килештерергә була икән.

Аны сатып алганда үк тормыш иптәшең белән киңәшләшергә онытма, ул да сайласын. Шул вакытта машинага карата хатын-кыз күңелендә мәхәббәт уянмаса да, нәфрәте кимрәк булыр.

Хатыныңны бензин бәясе белән таныштырма. Ул аны бер салгач, бактан беркая да китми яки үзеннән-үзе үрчеп тора, дип уйласын. «Бу атнада гына өченче тапкыр 50 шәр сумга бензин салдырдым инде», — дигән сүзләрең теләсә кайсы хатын-кызны шок хәленә китерер. Ул шунда ук бу акчага ничә капрон оек алып булачагын исәпли башлаячак.

Вакыт-вакыт хатыныңны якындагы кибеткә утыртып алып бар яки аның туганнарын дачага илтеп куй. Инде дә бу күренеш аларга ошап китеп, даимигә әйләнү куркынычы яный икән, «капиталь ремонтка» бас.

Өйдә гараж я автосервис ачма. Фатирда аккумуляторга заряд җыю, карбюратор юу һәм запас частьларны саклау теләсә кайсы фәрештәдән явыз аждаһа ясарга сәләтле

Хатын-кызлар белән бер компаниядә чакта машиналар темасы белән бик мавыкма. Үзеңә дә аларның кайсы базардан ниндидер тырнак лагын ике сумга арзанракка алуларын тыңлау кызык түгелдер әле.

Әгәр шушы кагыйдәләрне үтәсәң, хатының синең көннәр буе машина астында ятуыңны кичерер, бәлки.


Мәшһүрләр мәхәббәте

— Рим императоры Тит Береникага бары тик аның йөреше өчен гашыйк була.

— 80 яшьлек Гетене 19яшьлек Ульриканың елмаюы гашыйк итә. Иң кызыгы шунда, кыз үзе дә аңа гашыйк була һәм шагыйрьнең үлеменнән соң башка кияүгә чыкмый.

— 17 яшьлек Долгорукова 48 яшьлек Александр II нәзакәтле хәрәкәте, зифа буе һәм куркынган карашы белән яраттыра.

— Екатерина II яшь егетләрне, озын буйлы һәм чибәр ирләрне ярата. Аның рәсми рәвештә 12 сөяркәсе була.

— Патша Соломонның 700 хатыны һәм сөяркәсе булган. Алар төрле расадан вә төрле милләттән. Хәтта акыллы, чибәр патша Савская да Соломонның сихри тарту көче алдында эреп киткән. Ләкин ул иң дәртле җырын бары тик гади бер кызга, Суламифига гына багышлаган.

— Брамсны бары тик җырчылар гына сокландырган.

— Драматург Николай Эрдман бары тик балериналарга гына гашыйк булган. Анна Болейнның әнисе һәм сеңлесе Генрих VIII нең сөяркәләре булганнар. Анна чибәрләрдән түгел, ләкин король аңа мөкиббән киткән, Екатерина Арагонская белән аерылышып, Аннага өйләнгән. Дөрес, өч елдан ул аны хыянәт итүдә гаепләп, җәзалап үтергән.

— Камер фрейлина Марья Даниловна Гамильтон Петр I нең сөяркәсе булган, ә аннары Петрның денщигына гашыйк булып, аның өчен патшабикәдән акча, әйберләр урлый башлаган.

— Михаил Булгаков әйтүенчә, ярату һәрвакыт «тыкрыкта кинәт җир астыннан үтерүче килеп чыккандай» килә дә куя. Ләкин XIX гасырда моның өчен башларны кисмәгәннәр.

— Огаревның хатыны аның дусты Герценга китә. Ә нәшир Панаевның хатыны дусты һәм компаньоны Некрасовка күчә. Александр Блокның хатыны Андрей Белыйга бара-кайта йөри. Ә кайберәүләр бөтенләй китеп тә тормыйлар. Тургенев җырчы Полина Виардога гашыйк була, һәм алар аның ире белән өчәүләп 20 ел дәвамында бик бәхетле яшиләр.

— Маяковский да шул чама Лиля һәм Осил Брик белән өчәүләп бер фатирда яши.

— Виктор Гюгоның хатыны исә иренең дусты тәнкыйтьче Сент-Бев белән мәхәббәт уены кора. Гюго шулай ук үзен һич тә чикләми. Хатыны һәм озак елларда дәвамындагы күпләгән мавыгулары булып ала. Ул үлгәнче, 76 яшькә җиткәнче мәхәббәтен яңартып тора.

— Африкалыларга хас темпераментлы Дюма бер үк вакытта берничә сөяркә булдырып, бер үк вакытта барысын да бертигез ярата.

— Паганини ай саен диярлек ихластан гашыйк була. Иң элек ул Наполеонның Элиза исемле сеңлесенә, аннары икенчесенә — чибәр Паолинага гыйшык тота.

— Бөекбританиянең узган гасырдагы хөкүмәт һәм сәяси эшлеклесе Дизразлиның хатыны иренең рәсемен муенына орден итеп тагын йөри. Ничектер хатын-кызлар, җыелып, ирләр чибәрлеге турында сөйләшә башлагач, 80 яшьлек хатын эндәшми торганнан соң: «О, минем Диззины ваннада күрсәгез икән!» — дип әйтеп сала.

Ни эшләмәк кирәк — мәхәббәт!
 

Фикер (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Артка