Хәнәфи бул!

Аллаһ безне Коръәндә: "Ий, иман китергәннәр. Иман китерегез!" (4-136) дип өнди. Бу нәрсәне аңлата? Ислам потларга табынуны рөхсәт итми, чөнки аларга гыйбадәт кылу иман белән берничек тә сыеша алмый. Өстәвенә, хәзер — XXI гасырда сүз таш яки тимер потлар хакында бармый, Казанда, мәсәлән, беркем дә Габдулла Тукай сыннарына табынмый бит. Монда безнең уйдагы потлар, күпләр илаһиландырган кешеләр турында сүз бара. Ваһһабилар бик күп корылмаларны, төрбәләрне җимергән, коеларны күмгән, ләкин үз күңелләрендә потлар торгызган. Алар үз "изгеләрен" — Ибн Таймияне, Мөхәммәд ибн Габдел-Ваһһабны һ.б. алиһә итеп алды. Тик бернинди ясалма тәкъвалык та аларны коткара алмаячак: тыштан гына үтәлгән намаз һәм уразалары кайбер надан кешеләрне адашуга кертсә дә, Аллаһны алдый алмаслар! Кызганычка каршы, фетнә кабызучы, кешеләр арасында ызгышлар тудыручы әлеге сектантлар бүген безнең якларда да арта бара. Хакыйкый ислам — хәнәфичелек — һәм аннан тайпылулар арасындагы аерманы мөселман галимнәре инде күптән бар кешеләргә дә аңлашылырлык итеп күрсәтте.

Ваһһабиларның төп хатасын күрсәтә торган мәгълүм бер мисал китерик. Хезмәтчеләрнең берсе үзе генә чын хезмәтче, ә башкалар — юк, дип әйтергә хаклымы? Иң яхшысы: аның үзен Хуҗасының боерыкларын иң төгәл үтәүче, ә башкалар юк, дип әйтүе мәгкуль булыр иде. Ләкин бу аңа башкаларны хезмәттән куа алырлык хакимлек бирми. Ул болай эшли икән, димәк, Хуҗасының ролен һәм өстенлекләрен оятсыз рәвештә үзләштерә, дигән сүз. Чөнки үзенең әлеге адымы белән бу кеше, Хуҗасының боерыкларын үтәү мәҗбүри булган кебек, әлеге боерыкларны аныңча аңлауны кабул итү дә мәҗбүри булырга тиеш, ди. Башкалар алай эшләми икән, ул аларны үз ихтыяры нигезендә генә эштән азат итә. Ваһһабилар тәгълиматының асыл үзенчәлеге менә нәрсәдә: алар, үз аңлатмаларына басым ясап, Аллаһның карарларына игътибар итмичә, башкаларны сөреп җибәрү хакын үзләштергән кешегә тиң. Әлеге адымнары белән алар ачыктан-ачык, Аллаһ берәү түгел, ибн Таймия, Мөхәммәд ибн Габдел-Ваһһаб та иләһләр, дип әйтә. Чөнки нәкъ менә ваһһабилар тәкфир белән шөгыльләнә, ә хәнәфиләр каршылыкларны Аллаһ хөкеменә тапшыра. Ваһһабилар бернинди зарары да булмаган кабер ташларын җимереп, йөрәкләрендә үз "изгеләреннән" коточкыч иләһләр тудыра. Ваһһабилар һәр көн саен Аллаһ белән ярыша, Аның хакына кереп, Аның сыйфатларын үзләштерә. Шул рәвешле потларга табынып, алар үзләренә җәһәннәм газапларын әзерли, чөнки ширек кату — гафу ителмәслек гөнаһ. Мөселманнар, ягъни хәнәфи-матуридичеләр исә үз өстенә илаһи вәкаләтне алмый, кешеләрне аермый, алар өчен киләчәк тормышта урыннарны алдан билгеләп куймый, беркемне дә Исламнан чыгармый, терактларда кеше үтерми.

Менә шундый пәйгамбәрлек нигезендә нык торучы, бөек имам Әбү Хәнифә тарафыннан безнең өчен сакланган хакыйкый Ислам — Аллаһның иң олуг фатихасы. Әлеге нигъмәт белән бүләкләнгән халык арасында тудырганы өчен без Аңа чиксез рәхмәтле. Чөнки сектантларның ялгышулары арасында адашкан халыклар да шактый бит. Әлбәттә, мондый юмарт рәхим-шәфкать өчен шөкер итү мөһим. Моның өчен безнең ышануыбызның асылына төшенергә, бүген ваһһабилар тарафыннан максатчан рәвештә тыштан кертелүче мәкерле бозыклыктан иманыбызны сакларга кирәк.

Соңгы ике дистә ел тәҗрибәсе күрсәткәнчә, үз иманыңны чисталыкта саклап калу өчен мөселман гаиләсендә туу гына җитми. Күз салыгыз, ваһһабилар, иеговистлар һ.б. шайтаннар вәсвәсәсенә бирелеп, татарлар арасында да күпме мескеннәр хак иманнан читкә тайпылган. Ваһһабиларның потларга табынуына иярмәс өчен, алар тарафыннан илаһиландырылган һәм, имеш, Аллаһтан зуррак булган Күк һәм Тәхетне Аллаһка ширек катмас һәм аларның ибн Габдел-Ваһһаб ише тәңреләренә табынмас өчен, ата-аналарга, әби-бабайларга, барлык мөселманнарга Исламның асылын белү, аны саклау зарури. Ә моның өчен Ислам белемнәре нисабы, ваһһабилар өндәүләренә каршы торырга булышырлык мәгълүмат минимумы кирәк. Юкса, безнең балалар, Шамил Басаев ише ваһһабилар тарафыннан адаштырылып, Исламга һәм кешелеккә каршы коточкыч җинаятьләр кылып, үз тормышларын бандит буларак тәмамлаячаклар. Шулай итеп, бабаларыбызның зирәк сайлавы нәтиҗәсендә алардан без дөрес, саф, кимчелексез, Аллаһның яраткан хәбибе Мөхәммәд пәйгамбәр с. тарафыннан халыкка җиткерелгән рәвештәге, соңгы ваһһаби бозыклыгыннан пакь Исламны бүләк итеп алдык. Ләкин белемсез, тикшерүләрсез, өйрәнүсез без әлеге бүләктән файдалана алмаячакбыз. Ул гына да түгел, ваһһабилык караңгылыгында адашу куркынычы бар. Менә нигә дөрес китаплар уку, имам Әбү Хәнифә һәм Матуриди тарафыннан язып калдырылган пәйгамбәри Исламны өйрәтүче дини остазлардан белем алу шулхәтле зарури. Бу очракта көферлек, ширек һәм икейөзлелек вәсвәсәсен сизү, аннан качу җинел. Юлыгызда ялган мәсәлләрен сөйләүче ваһһаби вәгазьләүчесе очраса да, сезнең өчен аны фаш итү авыр булмаячак, аның пәйгамбәри Ислам дошманы, XVIII гасырдагы сектаны таратучы бидгатьче икәнлеген беләчәксез.

Монда куелган хак бик югары. Киләсе дөньяда булачак урыныбыз иманыбызның дөреслегенә бәйле. Иң кыйммәтле бүләкне — чын иманыбызны саклап калырга кирәк.

Мондый шартларда һәркем чын мөселманны ваһһабидан аера белергә тиеш. Юкса, кеше Ислам кадерен белүдән туктап, иртәме-соңмы ваһһаби бидгатенә батарга мөмкин.

Мөселманнар Аллаһыга, Аның китабына һәм Пәйгамбәребезгә с. иярә. Бу — безне мөселман итә. Китап һәм сөннәтне дөрес аңлау ышанычлы варислык чылбыры — силсиләләр аркылы безгә килеп җиткән: Мөхәммәд Пәйгамбәрдән с. аның сәхабәләренә, соңгылардан исә аны табигыйн Әбү Хәнифә алган һәм кәгазьгә теркәгән. Шулай итеп, үзләренең хорафатлары аркасында XVIII гасырда пәйда булган ваһһабчылык фетнәсенә яки ваһһаби ата-бабаларының йолаларына ияргән кешеләр Коръән һәм сөннәт тәгълиматын кабул итүгә каршы чыга. Димәк, алар нинди мөселман булсын инде?! Кызганычка каршы, ваһһабилар үзләрен сөнниләр һәм хак мөселманнар дип шапырына. Әмма сөнни мөселман булу өчен аять һәм хәдисләрне бозып, ваһһаби "изгеләре" уйдырмаларына ышанырга түгел, ә сөннәтне үтәргә кирәк. Димәк, ваһһабилар үзләрен мөселман дип атап, башкаларны гына түгел, үзләрен дә алдый.

Без барыбыз да яхшы абайлыйбыз: әлеге сектантлар мөселманнарны юк итә. Ваһһаби дәүләтләр һәрвакыт сугышка әзерләнә. Тарих шаһит: аларның дини тәҗрибәсе көч куллануга гына нигезләнгән.

Ваһһабилык — XVIII гасырда уйлап табылып, мөселманнар арасында таркаулык тудырып, шул рәвешле Госманлы хәлифәлеге белән көрәшү өчен инглизләр тарафыннан "ислам" кыяфәтендә таратылган секта. Нигә соң әлеге секта бүгенгә кадәр исән? Беренче сәбәбе: әлеге секта тарафдарларының ата-бабаларыннан калган, ваһһабилык йолаларына һәм гореф-гадәтләренә мөкиббән китүләре аркасында яшәвен дәвам итә ул. Әлбәттә, аларга Аллаһ боерыклары хакында искә төшереп торалар, тик алар кискен рәвештә үз йолалары һәм бәдәви стереотиплары таләп иткәнне үти бирә. Коръәндә моның аңлатмасы бар: "(Кәферләргә): Аллаһтан иңгәнгә генә иярегез", — дигәч, алар: "Юк, без аталарыбыз нинди юлдан йөргән булса, шул юлны тотачакбыз", — дигән. Аталары берни дә аңламыйча, дөрес юлны тапмаган булсалар? (Бәкара, 170). Сәбәбе шунда: бәдәвиләрнең бернәрсә дә аңламавы ачык булса да, ваһһабилар, кабилә башлыклары адашуларын илаһилаштырып, аларга табынуларын дәвам итә бирә.

Бүген татарлар арасында ваһһабилар күп, аларның балаларын айнытырга, мөселман вәгазенә колак салдырырга, акылга сыймаслык ваһһаби ширкенә сукырларча иярмәскә чакырырга кирәк. Коръәндә әйтелгәнчә: "Аларга: "Аллаһ иңдергәнгә кайтарылыгыз, Рәсүл янына килегез", — дигәч, алар: "Аталарыбыз тоткан юл безгә кадерле", — диләр. Аталары надан булып, яман юлдан киткән булсадамы?" (Маидә, 104). Коръәндә ваһһабилыкның барлыкка килү чыганагы күрсәтелгән: "Аларга: "Аллаһ иңдергәнгә иман китерегез", — дип әйтсәң, алар: "Юк, без бабаларыбыз тоткан диндә калачакбыз", — диячәк. Шайтан котыртуы илә аталарының дине җәһәннәмнең хәтәр газабына илтсәдәме? (Локман, 21). Менә кем аларны мөселманнар арасында таркаулык чәчергә өнди һәм, нәтиҗәдә, әлеге таркаулык таратканнары өчен, җәза алуга китерә. Ваһһабилар, аталары юлының тупик икәнен аңлап, аларга сукырларча иярү гадәтеннән баш тартырлар һәм дөрес юлга кайтырлар, дип ышанасы килә.

Исламны калдырып, ваһһаби күпаллалыкка күчүнең тагын бер сәбәбе итеп ваһһаби патшалыкларның байлыгына кызыгуны атарга мөмкин. Байлык, нефть һәм акча күплеге алар өчен әлеге патшалыклар юлына басу өчен нигез булып тора, чөнки алар икътисади муллыкка ирешкән. Шулай итеп, кешеләр әлеге корольлек белән Аллаһ арасында беренчесен сайлый.

Әлеге корольлектә иҗтимагый бүленеш — касталар системасы тудырылган, ә бит Ислам кешелеккә бердәм өммәт идеясе белән килгән иде. Кызганычка каршы, кабиләле гражданлык кебек мәҗүси гадәтләре ваһһабилар тарафыннан янә торгызылган. Алар «ихван», «ахи», «ухти» сүзләрен кулланырга, русча "брат", "сестра" дияргә ярата. Шул ук вакытта Исламга кадәр булган өстенлек иткән сословиеләргә бүленеш һәм касталыкны алга сөрә. Корольлектә миллионлаган мөселманнар кол хәлендә яши. Мисал өчен, 2007 елда Согуд Гәрабстаны Корольлегендә чит илдән килүчеләр саны 6 млн. 408,7 мең кешене тәшкил иткән, бу исә — бар халыкның 27%ы, эшчеләрнең 43,3%ы дигән сүз.1 Шунысы үзенчәлекле: шәхси сеторда чит илдән килгән эшчеләр саны 87% тан артып киткән2.

Согуд Гарәбстаны халкының паразитлыгы эшләргә теләмәүдә чагыла, шуңа күрә җирле халык арасында эшсезлек феномены киң җәелгән, 2001 елда эшсезләр саны — 8,34%, ә 2007 елда 11,05% тәшкил иткән3. А. Яковлев моны болай аңлата: "Яшь гарәпләр техник белгечлекләргә укырга бармый, сәнәгать оешмаларында эшче һәм техник булып эшләргә теләми, алар идарә өлкәсен өстен күрә4".

Ваһһабиларның хорафатлары гарәп халкы берләшмәвенең төп сәбәбе булып тора, хәзер алар 22 дәүләткә чәчелеп беткән. Ислам бердәмлекне, каршылыкларны үтүне, берләшүне таләп итә, ләкин ваһһабилар, бабалары — Рәсүлебез с. дошманнары кебек, үз йолаларыбызга, бәдәви хорафатларына каршы бара алмыйбыз, диләр. Дөрестән дә: "Ышану әле аларның йөрәкләренә кермәгән".

Шулай итеп, Аллаһка гыйбадәт кылып, корольлекләргә, ваһһабиларның ялган дин хезмәтчеләренә коллык итүдән туктарга кирәк.

Аллаһ безгә акыл бүләк иткән — без Ислам белән ваһһабилыкны аерыр хәлдә, Аллаһ тарафыннан бирелгән акылны куллана белергә генә кирәк. Шул вакытта ваһһаби сафсаталары һәм Ислам позициясе арасындагы аерма ачык күренәчәк. Кем генә вәгазь сөйләмәсен, сүзләренең Исламга туры килүен яки аның ваһһаби булуын шунда ук аңлап була. Әгәр сезгә ышанычлы чыганаклардан алынган, Рәсүл с. аша тапшырылган һәм сәхабәләр аша дөрес рәвештә тәбигыйн Әбү Хәнифә тарафыннан кәгазьгә төшерелгән илаһи тәгълиматны сөйлиләр икән, аларны, асылда Аллаһ һәм аның Рәсүле с. сүзләре булганы өчен, кабул итәргә кирәк. Әгәр әлеге фикер, ышанычлы чыганак белән тәңгәл килмичә, XVIII гасыр ваһһаби мөртәд-зиндикларның изге текстларны бозу нәтиҗәсе булса, аларны кире кагыгыз, чөнки Аллаһка һәм аның Рәсүленә с. каршы килгән нәрсәләрне кабул итәргә ярамый.

Сукырларча ышанучы булмау мөһим, беренче чиратта, аларның кемгә иярүләрен тикшерергә кирәк. Аллаһ юлына икән — кабул итәргә, ваһһабилыкка икән — баш тартырга.

Исламда гамәл төрләре төгәл төзелгән, алар арасында фарызлары да, факультатив рәвешендә булганнары да бар. Мисал өчен, көненә биш тапкыр намаз уку — катгый мәҗбүри, ләкин кайбер хәрәкәтләрдә аны үтәү рәвеше аерыла, чөнки әлеге өлкә — факультатив. Тик ваһһабилар әлеге аерым өлешләрне фундаменталь принцип биеклегенә күтәрә. Бу — аларның йолаларга гына ышанучы булуларыннан килә, алар өчен намаздагы хәрәкәтләр бар нәрсәдән, хәтта Аллаһтан да өстен. Моның ярдәмендә алар мөселманнарны секталарга бүлә. Ваһһабилар өчен иң куркынычы — өммәтнең бердәм булуы.

Мөселманнар бердәмлеген булдырмас өчен ваһһабилар хуҗаларының махсус үзләренә адреслаган күрсәтмәләрен бик төгәл үтәргә тырыша. Шунысы кызык: алар өчен христиан яки яһүдиләр мөселманнардан якынрак. Көн саен диярлек Гыйракта һәм Әфганстандагы терактларда дистәләгән мөселманнарның үтерелүе моны дәлилли.

Аллаһы тәгалә рәхмәте белән вәхши терактлардан имин булган илләрдә дә ваһһабилар астыртын эшчәнлеген киң җәелдерә. Ваһһабиларның намаздагы хәрәкәтләр хакындагы вакчыл каршылыкларының асылы нидә соң? Нигә алар шулай эшли? Җәмәгать намазы Исламда югары мобилизация көченә ия. Бер рәткә басып, бергә гыйбадәт кылганда, искиткеч бердәмлек хисе туа, мөселманнар бердәм өммәткә әверелә. Ислам дошманнары бу күренештә һәрвакыт куркыныч күрә — әлеге синхрон гыйбадәт чит кешеләрне гел тынычсызландыра. Менә ни өчен ваһһабилар үз хуҗаларыннан әлеге бердәмлек хисен юк итү, иң бөек гамәл — җәмәгать белән гыйбадәт кылу вакытында да мөселманнар арасында каршылыклар һәм бер-берсен күрә алмау хисен тудыру турындагы күрсәтмә алган. Шунлыктан, бердәмлек хисен юк итү, калебләрне аеру, бердәм өммәт булдырмас өчен, мөселманнар торып басканда, ваһһабилар — утыруны, иң урынсыз вакытта куллар болгауны, христианнар кебек амин, дип үкерүне таләп итә.

Ваһһабилар юкка гына гыйбадәтнең тышкы чагылышына шундый игътибар бирми. Аларның әлеге вак нәрсәләргә төртелүе — намаздагы хәрәкәтләр санын арттыруы гыйбадәтнең асылын юк итү, аны нәтиҗәсез ясау, игътибарны иң әһәмиятледән — Аллаһтан читкә юнәлтү максатында башкарыла. Бөтен игътибар исә намаз укуның үз ысулларын уйлап тапкан Албани төсле ваһһабиларның "иләһларына" юнәлдерелә. Детальләргә шулхәтле әһәмият бирүнең сәбәбе — намазның, гыйбадәтнең эчтәлеген алар белән алыштырырга теләү.

Чын гыйбадәт исә рухилык белән бәйле.

Рухилыкны гыйбадәттән кысрыклап чыгаруның максаты нидә соң? Ибн Габдел-Ваһһаб нәселеннән ваһһабилар гыйбадәт кылудан килгән табышка көн күргән шаманнар-каһиннар сыйныфы төзи. Патшалар, каһиннар белән сүз куешып, колбиләүчелек строен торгыза һәм бергәләшеп кешеләрне буйсындыра һәм эксплуатацияли. Мөхәммәд пәйгамбәр с. үз вакытында золымны юк иткән булса да, ваһһаби шаманнар хәзер ул җәберләүне яңадан торгыза. Аллаһка табыну ваһһаби каһиннары өчен табыш алу чыганагына әверелә. Аллаһ йортын ваһһабилар шәхси милекләре, ә хаҗны — бизнес дип игълан итә. Хаҗиларны алар үзләренең клиентлары буларак кабул итә. Төрле илләрдә аларны әлеге клиентлар белән тәэмин итеп торучы агентлык хезмәтләре пәйда була. Кешеләрне хаҗ кылырга кызыктыралар, ләкин моңа Аллаһ каршындагы бурычны үтәү түгел, ә акча этәргеч булып тора. Хаҗ әлеге эшмәкәрләр өчен уйлап табылган булып чыга. Дин белән алыш-биреш иткәндә, бу шаманнар әлеге "индустрия" партнерына әверелгән ваһһаби дәүләте белән берлектә эшли. Хаҗ гамәлләре фактта түләүлегә әверелде. Изге урыннар шәхси ихтыяҗларны канәгатьләндерү өчен кулланылганда, Аллаһ боерыклары кешеләрнең акча янчыкларын бушату өчен файдаланылганда, дини кешеләр дин гамәлләре өчен түләргә тиеш булганда, дин ваһһабилар өчен икътисади төшенчәгә, ә Аллаһка гыйбадәт кылу — сәүдәгәрлек чыганагына әверелгәндә, нинди рухилык турында сүз булырга мөмкин?

Алжир публицисты Слиман Зегидур хаҗ турындагы китабында согудиләр тарафыннан гыйбадәт өчен алына торган салым хакында: "Хаҗ кылу өчен каралган салымны тулысынча түләргә туры килә. 1988 елда аның хакы 869 согуд реалына тикле күтәрелде", — дип искәртә.5

Согуд икътисады үз асылында Слиман Зегидур тасвирлаган борынгы бәдәви карашларга нигезләнә: "Бәдәвиләр, беренче чиратта, күптөрле җыем-салымнар түләргә мәҗбүр булган хаҗ кылучылар хакына көн күргән". Ул бик актуаль бәдәви мәкален китерә: "Без бодай да, арпа да чәчмибез. Безнең уңыш — хаҗилар".6

Болар барысы да өммәт өчен дини, әхлакый һәм иҗтимагый бердәмлек чыганагы булган хаҗ гыйбадәтенең кыйммәтен киметә һәм юк итүгә илтә. Хаҗда дөньяның бөтен мөселманнарының вәкилләре җыелуына карамастан, мөнбәрләрдән бер хакта — каберләргә гыйбадәт кылу турында гына кабатлаучы ваһһаби каһиннарының әфсеннәре яңгырый. Шунлыктан Җир шарының төрле нокталарыннан зур өметләр баглап килүче кешеләр анда наданлык, шаккатыргыч пычраклык, кысмырлык, тупаслык, ыгы-зыгы, оешмаганлык һәм административ буталчык кына таба. Шулай итеп, ваһһабилар бөтен гыйбадәтләренең рухи эчтәлеген алып ташлаган, аларның тәгълиматы — ялган ислам.

Коръәнне илнең конституциясе дип икейөзле рәвештә игълан итеп, ваһһаби зиндиклар рибага нигезләнгән процентлы икътисад булдыра, чөнки алар әлеге процентлар ярдәмендә байый. Барлык акчаларын Көнбатышның процентлы банкларына салып, алар шул рәвешле Исламга каршы дөньяның кредит йортлары һәм банклары үсеш алуын тәэмин итә. Көнбатыш хөкүмәтләре исә ваһһабиларның акчаларын Исламга каршы көрәштә куллана.

Күргәнебезчә, ялган ваһһаби "исламы" көнбатыш тарафыннан Исламны буйсындыру һәм ресурсларны контрольдә тоту өчен уйлап чыгарылган һәм бүген улбик актив таратыла. Пәйгамбәри Исламны кешелекнең тынычлыгын һәм бәхетен саклап калу максаты белән, мөселманнар чын, үзгәртелмәгән Исламны якларга, ваһһабилыкның әлеге агрессив ялганына каршы торырга тиеш.

Ваһһабиларның идарә итүче ыру нәселеннән булуы — ваһһабилар аристократик кастасы әгъзасы булу дигән сүз, ягъни бу каста нәселдән нәселгә күчеп оеша. Ваһһаби аксөякләр гаиләсендә туган балалар, үзләрен ничек тотышларына карамастан, үлгәнчегә кадәр аристократ — патша токымы — задәләр булып кала бирә.

Ваһһабилар шул рәвешле урта гасыр феодаль йолаларның иң начарларын кыргыйларча торгызган. Яңа барлыкка килгән монархларның барлык кыланышлары һәм теләкләре аларның биләмәләре — феодларда закон булып тора да инде. Ваһһаби дәүләтләрдә бар идарә бик күбәеп киткән кланнар кулында гына тупланган. Руханилар исә, үз нәселләрен изгеләр сафына күтәреп, әлеге кыргый тәртипләргә фатиха бирә. Халык анда бернинди хокуксыз һәм өстенлексез көтү рәвешендә генә яши. Ваһһабилар фикеренчә, мондый вәзгыять, ягъни барлык хокукларның берәүләр кулында гына туплануы, ә башкаларның тулы хокуксызлыкта яшәве мәңге сакланырга тиеш.

Исламда ваһһабилар тудырган мондый аксөяклек төшенчәсе юк. Ислам Пәйгамбәре Мөхәммәд с.: "Сез — Адәм балалары, ә Адәм туфрактан яратылган", — диде (Мөслим, Әбү Давыд). Бу мисалда ваһһабилыкның Исламнан аермасы ачык күренә.

Ваһһабилар үз алдына мөселманнарның фикер һәм хисләре катып калсын, бүгенге тормыш өчен туры килмәгән ваһһаби тәртипсезлеге үзгәрешсез булсын, дигән максат куя. Бәдәви гадәтләр мәгънәсез булып, яхшы якка хәрәкәттән туктатсалар да, алар бүген дә XVIII гасырда тудырылган йолалар кушканча яшәргә омтыла.

Ваһһабиларның рухани-шамани кланы фәнне буучы, кешеләргә изге текстлар кыяфәте астында төрле әкиятләр һәм уйдырмалар тагучы чиркәү сыман корпорациягә әверелгән.

Ислам гакыйдәсендә сәерсенү тудыра торган бернинди авыр моментлар юк. Аллаһ — бер. Ул бар җиһанны яраткан, Аңа тиңнәр юк. Бөтен нәрсә җиңел аңлашыла. Кызганычка каршы, әлеге аңлаешлы иманга, ваһһабилар, имеш, Аллаһтан зуррак һәм шулай ук гыйбадәткә лаек Күк һәм Тәхетне өстәп, ачык гакыйдәне бозып бетерә. Тәүхидне троицага әверелдерә.

Исламда иман — мөселман булу өчен кеше ышанырга тиешле булган үзгәрмәс, бербөтен шартлар җыелмасы. Иман я бар, я юк. Һәм ул — кешене ышанучыга әверелдерә торган идеал, ул үзгәрүчән һәм алмашучан була алмый. Ваһһабилар иманны үзгәрүчән ди, имеш, ул арта һәм кими. Димәк, кеше Пәйгамбәр с. һәм фәрештәләр ышанганның кайбер өлешләренә генә яки Пәйгамбәр с. һәм фәрештәләр иманының компонентларыннан күбрәккә ышанырга мөмкин. Бу — куркыныч абсурд. Нәкъ Пәйгамбәр с. һәм фәрештәләр ышанган нәрсәләргә ышанучы гына Исламда мөэмин булып кала ала. Исламда ышану 6 шарттан тора, мөэмин булу өчен Аллаһ тарафыннан билгеләнгән һәм Пәйгамбәр с. аша безгә җиткерелгән иман күләменә генә ышанырга кирәк. Әлеге иманның гел үзгәреп торуы хакында сөйләү аны мәсхәрәләү төсле яңгырый. Исламның ачык һәм төгәл карашы шушы. Кызганычка каршы, дингә троицаны кертүче һәм, үз теләкләренә ияреп, иманны тарайту я киңәйтү белән шөгыльләнүче ваһһабилар аны җимерә.

Кеше акылына ачыктан-ачык каршы килүне, хисапка туры килмәүне аклау өчен, ваһһабилар, христиан остазларына ияреп, катлаулы аңлатмаларга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр. Христианлыкта инде 2 мең елдан артык 1 = 3 икәнлеген исбат итәргә тырышалар, тик бернең өчкә тигез була алуын аңлавы кыен. Мисал өчен, ваһһабилар, 6 компонентлы иманны киметсәң, ул 5 компонентлыга әверелми, дип исбат итәргә тели. Шулай ук алар, 6 ны арттырсаң да, ул 6 булып калачак, ди. Әлеге схоластик көчәнүләр нигә кирәк? Ислам гакыйдәсе матур һәм ансат бит: Пәйгамбәр с. һәм фәрештәләр ышанган нәрсәләргә ышанырга кирәк. Үзеңнән берни дә өстәү юк! Реинкарнациягә ышануны өстәп, иманны арттырып булмый — бу кешене мөэмин булудан туктата. Иманны киметү дә, мәсәлән, Кыямәт көненә ышануны кире кагу да рөхсәт ителми — мондый кеше дә мөэмин булудан туктаячак.

Ваһһабилар үзләренең абсурд, башка диннәрдән алынган троица һ.б. бозык идеяләрен, мәсәлән, ышануны ирекле рәвештә арттыру я киметүне бердәнбер хакыйкатькә чыгарып, дини монополиягә омтыла. Алар, Исламга хас булмаган изгеләргә табынуны уйлап тапкан. Ибн Таймия, Мөхәммәд ибн Габдел-Ваһһабны алар Пәйгамбәрдән с. күбрәк олылый. Ваһһабилар үзләренең "шәехләреннән" торган руханият булдырган. Ваһһабилар үзләренең мәгънәсез инануларын ничек кенә булса да аклар өчен, бүген дөнья яратылышының геоцентрик моделен торгызырга тели, ә бит Исламда фән теориясенә я тәҗрибәсенә каршы килә торган берни дә юк. Чын фән «Аллаһ — бар җиһанны яратучы», дигән ышануыбыз белән каршылыкка керми. Һәм XXI гасырда кинәт кенә ваһһабилардан, җир — яссы, аның өстендә тәнле, куллы-сыйраклы ваһһаби иләһе утыра, дигән сафсата ишетергә туры килә.

Ваһһабилар үз асылында диктатура булган идарә системасын тудырган, чөнки аларның ике кланы кулында дөньяви һәм дини идарә тупланган. Өстәвенә, аны законсыз рәвештә Ислам идарәсе дип игълан итеп, ваһһаби руханилар әлеге диктатка карата халык ышанычын уятырга тырыша. Исламның мөселманнар өчен иң изге нигъмәт булуын алар үз мәнфәгатьләренә ирешү өчен куллана. Ваһһабилар фикер һәм сүз иреген чикли. Үзләре белән риза булмаганнарны алар кяферләр һәм диннән ваз кичкәннәр рәтенә кертә. Ваһһабилар Ислам битлеге астында чын тиранлык, тоталитар җәмгыять төзү үрнәген күрсәтте. Илебезнең мөселман яшьләре Исламнан шактый ерак торган әлеге шакшы диктатны төзүнең оятсыз тәҗрибәсен үрнәк итеп алмасын иде. Ирек яратучы һәм намуслы бер генә кеше дә тоталитарлык белән килешә алмый. Әлеге ачык фактларны күреп, ваһһабилар тарафыннан түләнеп алып барылучы пропагандага сокланудан азат булырга кирәк. Хакыйкать шунда ки, Исламның бөек исеме ваһһабилар тарафыннан явыз амбицияләрен яшерү кебек түбән максатларда кулланыла.

Коммунизмнан соңгы чорда илебездә мөселманнар Исламга омтылды, чөнки ул — җирдә булырга мөмкин булган нигъмәтләрнең иң яхшысы булуына чын күңелдән ышанып, изгелеккә сусаганнар иде. Исламда алар гаделлек, тынычлык һәм бәхеткә ирешү юлларын күрә иде. Ләкин аны табу алай ук җиңел булып чыкмады — тирә-юньдә үзенең исламлылыгы һәм текәлеге турында чаң кагучы хәйләкәрләр күп булып чыкты. Ислам дошман ваһһаби даирәсе белән уратылып алынганда, мөселман җирләре Исламга каршы көчле көрәш алып баручы ваһһаби диктаторлар тарафыннан яуланганда, аның хакыйкатен табу авырайды.

Үзегезне ваһһаби мәсәлләр һәм мифлар белән алдарга юл куймагыз! Исламның чын гакыйдәсен — матуридичелекне саклагыз. Ваһһабиларның күплегеннән, аларга АКШ кебек дөньякүләм танылган империянең ярдәм итүеннән куркырга кирәк түгел. Пәйгамбәри Ислам авыр шартларда туа, бидгатьче сектантлар бозуыннан аны, идеяләрен кәгазьгә төшереп, Әбү Хәнифә саклап кала, ә имам Матуриди исә әлеге гакыйдәне тагын да системалаштыра һәм шул рәвешле безгә барыбызга да рухи котылу мөмкинлеген тапшыра. Әлеге пәйгамбәри Исламны җиңеп булмый: инглизләр дә, АКШ та, ваһһабиларның башка хуҗалары да мөселманнарның Исламга булган мәхәббәтен сүндерә алмаячак. Бу ышаныч тере, аны бернинди матди, көчләп эшләнгән басымнар да изә, сыта алмаячак. Ваһһабиларның Исламны каралту өчен тотылган йөзләгән миллион долларларының да аның хакыйкатен яшерү өчен көче җитмәс. Без Ислам өчен тырышырга тиеш, чөнки ваһһабилар инде бөтен илләргә үтеп кергән, барча җирдә алар үзләренең агулы фетнәләрен чәчә, мөселманнарны аера, Ислам урынына нәфрәт, үлем һәм террорлыкны пропагандалый. Шуңа да карамастан, Ислам көч җыя, чөнки ул тынычлыкны алга сөрә. Ислам бөтендөнья халкының мәхәббәтен казаначак, ул империалистларның ялчысы булмыш ваһһабиларның вәхшилеккә чакыручы мәгънәсез сафсатасына, адашуларына каршы торып, һидаятькә илтүче дин.

Бирелгән табигый байлыкларга карамастан, ваһһаби дәүләтләр рухи мәдәният үсешенә сизелерлек өлеш кертә алмады, чөнки идарә итүчеләр матур материаль тормышка омтылышларында баткан. Алар өммәткә файдалы була алырлык казылмаларны арзан матди шәһвәтләрен канәгатьләндерүгә сарыф итә. Әлеге хөкүмәтләр фактик колбиләүчелек һәм сыйныфларга бүленеш системасын торгызган, аларның бәдәви шәехләре — җәберләүче паразит катламга, ә башка мөселманнар исә хокуксыз колларга әверелде. Ваһһабилар Исламдагы бөек туганлыкны Пәйгамбәребез с. васыятьләрен мәсхәрәләү түбәнлегенә төшерде.

Нәкъ шуның өчен әлеге дәүләтләргә пәйгамбәри Исламны кайтару зарури, ул ваһһабилар тарафыннан кертелгән яңа колбиләүчелекне җимерәчәк, изге җирләрдә барлык мөселманнарның хокукларын тигезләячәк. Шулай итеп, бәдәви патшазадәләрнең меңләгән көтүе тарафыннан эләктереп алынган, мәгънәсез рәвештә ашалып баручы тормыш мөмкинлекләре өммәткә кайтачак. Пәйгамбәри Ислам дөньяда әлеге бозыклыкны бетереп, ваһһаби нәфрәт һәм ихтиляф урынына хәерле эшләр һәм иҗади хезмәт өчен шартлар тудыруны максат итеп куйган динамика һәм активлыкны алып килүче, югары әхлаклы тормышны тергезәчәк.

Саф Ислам сивак суыру, чалбар кыскарту һәм намаз вакытында кулларны болгау көче хакында гына уйлаган эшсезләр дине булмаган. Ислам тормышның сәяси-икътисадый һәм иҗтимагый өлкәләренә караган кешеара мөнәсәбәтләрне тәртиптә тотучы практик дин булган. "Ислам" сүзе дә җәмгыятьтә тынычлык, тәртип, сәламәтлек булдыру мәгънәсен белдерә. Ә ваһһабиларның җәмгыятькә нәфрәт, террор һәм хәсрәт кенә алып килүен күреп торабыз. Исламда кешенең — җәмгыять белән, иҗади гамәлләрнең ихлас гыйбадәт белән гармониясенә ирешелә. Безнең рәсүлебез Мөхәммәд с. хыялый теоретик кына булып калмаган, ул кешеләрнең ихтыяҗларын канәгать­ләндерерлек, мәнфәгатьләр тигезлеген сакларлык гамәли система булдырган. Хәнәфи-матуриди гакыйдәсендә үзенең дөрес чагылышын тапкан пәйгамбәри Исламда кеше күңелендәге тән, акыл һәм рухи ихтыяҗлары үзара баланска ирешә. Шундый ук баланска аерым кеше һәм гомумән җәмгыять мәнфәгатьләре арасында да ирешелгән. Ваһһабилар исә Исламның әлеге гармониясен бозган. Аларда ирек ике клан әгъзалары — тәхеттә утыручы нәсел һәм ваһһаби каһин-шаманнары өчен генә каралган, алар гына башкаларның хезмәтен эксплуатацияләп үзләштерергә хаклы булып чыга. Башка мөселманнар исә ваһһабилар тарафыннан үзләре генә бернинди мәгънәгә ия булмаган шөрепләргә әверелдерелгән. Алар ваһһаби оккупантларга яулап алучыларга үзләренең канәгатьсезлекләрен белдерү яки үз хокуклары үтәлүне таләп итү мөмкинлегеннән мәхрүм ителгән. Ваһһабилар үз өерләренең абсолют хакимиятен булдырган. Исламда исә барлык мөселманнар — бертигез хокукларга ия гражданнар, анда мөэминнәрне катламнарга: патшазадә-"шәехләр"гә, патшалыкта туучыларга һәм гади "кара халыкка" бүлү юк. Ваһһабилар мөселманнарның бер-берсенә карата булган миһербанлылыгы урынына нәфрәт һәм каста ара ызгыш тудырып, Исламга пычрак ата. Алар пәйгамбәри Исламның, бер кеше икенчесеннән бары тик тәкъвалык дәрәҗәсе белән генә өстен була ала, дигән казанышын мыскыллап, мәсхәрәләп, аяк астына салып таптаган.

Ваһһабилыкка кадәрге заманнарда кара колларга кешелекле тигез хокуклык кына түгел, ә мөселман эшләре белән идарә итү мөмкинлеге дә бирелгән. Бу турыда күп хәдисләрдә сөйләнә. Бүген исә ваһһабилар "бәнгали"ләрне һәм чит илдән килүчеләрне мәсхәрәле рәвештә җәберли. Пәйгамбәр с. вакытында Гарәбстан ярымутравында кара коллар килмешәкләр булып саналса, хәзер башка мөселман илләре кешеләрен шулай атыйлар. Ләкин чит дәүләттән килгәннәргә хәдисләрдә сөйләгән караш белән хәзерге ваһһабилар мөнәсәбәтләрен чагыштырганда йөрәк сыкрый. Менә сезгә ваһһаби "туганлык"!? Коллык — бер халык вәкилләрен икенчесенә буйсындыру һәм, билгеле максаттан чыгып, кешеләрнең бер төркемен икенчеләрендә булган хокуклардан мәхрүм итү бит ул. Ваһһабиларның яңгырап торган эпитетлары һәм үз-үзләрен мактауларының чын бәясе шул, алар тарафыннан яшерелгән дөреслек — ваһһаби корольлекләренең коточкыч чынбарлыгы. Күз буяулар һәм тышкы бизәкләр ярдәмендә ваһһабиларның ялган пропагандасы әлеге аяныч хакыйкатьне оста яшереп калдырырга омтыла. Ваһһабилар дөньяга варварлар кебек колбиләүчелекне торгыза башлады. Бу шакшы таптан арыну өчен изге җирләрдә Ислам янәдән тергезелергә тиеш, чөнки хакыйкый дин җәмгыятьтә касталык һәм эксплуатацияләү системасын тыя.

Ваһһабилыктан аермалы буларак Ислам кешеләргә үз гакыйдәсен һәм дөньяга карашын көчләп һәм мәҗбүриләп такмый. Ислам динендә мәҗбүриләүгә, таяк тотып үз "тәртибен" урнаштыручы, үзгә карашлы мөселманнарга үз хорафатларын тагучы ваһһабиларга урын юк. Ваһһаби нәфрәтеннән арыган өммәт Ислам тергезелүенә мохтаҗ, чөнки ул гына тынычлык урнаштыруның чын ысулы булып тора. Шулай итеп, пәйгамбәри Ислам үз мөмкинлекләрен күрсәтеп бетермәгән, өммәт киләчәгендә аның роле зур, ул мөселманнарны ваһһабиларның саташу караң­гылыгыннан чыгарачак.

Ваһһабилар Исламның асылын — аның тәкъвалыгын һәм өммәт бердәмлеген ваһһаби башлыкларының бертуктаусыз кеше хезмәтен куллану һәм ярлыларның корольләр, шәехләр, әмирләр һ.б. тарафыннан коллыкка төшерелеп мыскыллау белән алмаштырган.

Исламның кешене әхлак һәм рухияткә юнәлтүе һәм ваһһабиларның Карун кебек байлык туплауга омтылуы белән бернинди уртаклыгы юк. Ислам, мохтаҗлар белән бүлешмичә, бер төркем кешеләр кулында гына табыш җыюны гаепләп килгән, чөнки бу — котылгысыз рәвештә әхлаксыз байлыкка һәм түбән мәнфәгатьләрне канәгатьләндерүгә китерә. Ислам эксплуатациягә һәм хокуксызлыкка каршы. Ваһһабилар көнбатыш банкларында өммәттән качырып, миллиардлаган долларлар җыя. Бу исә ачтан үлүче һәм башлангыч белем алу мөмкинлегеннән мәхрүм ителүче, шунлыктан көнбатыш миссионерлары кулына эләгүче мөселман балаларына әхлаксыз рәвештә золым итү дигән сүз. Ислам исә акчаны Аллаһ ризалыгы өчен сарыф итәргә чакыра. Көн кебек ачык: өммәт ваһһабилар тарафыннан таланылган, алар исә байлыкны шулхәтле мәгънәсез рәвештә, үз мәнфәгатьләрен һәм теләкләрен канәгатьләндерү өчен сарыф итә. Аллаһның рәхмәтен яулау, ахирәткә савап туплау өчен, ислам пәйгамбәре тормышның барлык рәхәтлекләрендә чаманы белергә чакыра. Менә ни өчен ваһһабилар Пәйгамбәргә с. шулхәтле нәфрәт белән карый, чөнки аның вәгазьләре аларның комсызлыгы белән тәңгәл килми. Мөселман өммәте акчасын талауны дәвам итәр өчен, алар аның ролен шулхәтле мыскылларга омтыла. Йөрәгендә Аллаһ булган кешенең ваһһабиларча матди табыш алуга, акча туплауга, аны өммәт ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен кулланудан качырырга омтылмаячагы көн кебек ачык. Ваһһабиларда мондый йөрәк булса, Аллаһ җәзасыннан куркып, Аның тарафыннан бирелгән акчаны алар файдага сарыф итәр иде.

Өммәттән табигый казылмаларны яулап һәм тартып алып, ваһһабилар золым белән шөгыльләнә. Аларның идарәче төркеме үз кастасының мәнфәгатьләрен генә кайгыртып хакимлек итә, башкаларның хокукларын кысрыклый. Шунысы җирәнгеч: мондый башбаштаклык Коръәнне аларның конституциясе дип игълан итү астында эшләнә. Ислам шартларында исә нинди дә булса идарә итүче каста була алмый, ыру-кан нигезендә төзелгәне хакында әйтеп торасы да юк. Исламда закон чыгару хокукы үзләрен генә тәкъва дип игълан иткән оятсыз төркем өстенлеге булып тора алмый. Дөньяны яратучы Аллаһ бер төркем кешеләргә башкалардан өстенлек бирә, дип уйлау ахмаклык. Исламда хакимият башлыгы ирекле сайлау нигезендә билгеләнә. Илнең бер нәсел биләмәсе буларак игълан ителүе, корольлекнең исеменнән үк кычкырып торучы кабилә өстенлеге Исламда юк. Корольлекнең үзенең сыйнфый ихтыяҗларын кайгыртып, ярлы өммәтнең мәнфәгатьләрен санламыйча, игътибарсыз калдырып, законнар кабул итүе — Исламга хас булмаган фетнә, шайтан коткысы, теләсә нәрсә, ләкин Ислам түгел. Барлык әлеге ваһһаби тәртипнең Ислам белән бернинди уртаклыгы да юк. Ислам — чын гаделлек, җәмгыять һәм дәүләттәге гармония. Чагыштырыгыз: Коръәндә (Хәшер, 9) мөселманнар "үзләре кыен хәлдә булсалар да, янына күчеп килгән мөһаҗирләрнең ихтыяҗын алга куяр" диелгән. Ваһһабилар күчеп килүчеләргә карата шулай гамәл кыламыни?! Алар үзләре бар нәрсәне йота, Коръәнне конституцияләре дип атап, аны түбәнсетә.

Исегезгә төшерәбез: Исламда табигый ресурслар бар халык милке булып санала. Өммәттән тартып алынган казылмалар ваһһаби берлекнең ике канаты тарафыннан үзләштерелә: идарә итүче кланга ваһһаби руханилар — өммәттән алына торган байлыкта шактый өлешкә ия булган Ибн Габдел-Ваһһабның меңләгән нәсел корпорациясе булыша.

Ваһһабилык идеалогиясе аларның тәгълиматын уртаклашмаучы башка диннәргә һәм мөселманнарга нәфрәткә нигезләнгән. Соңгы елларда бөтен җир йөзе әлеге мәгънәсез нәфрәтнең бар кешелексезлеген күрде. Ә бит Ислам үз алдына мәхәббәт, дуслык, шәфкать, туганлык хисләрен тарату максатын куя. Үзенең бозылмаган мәзһәби асылында динебез — яхшылык һәм нур чыганагы. Ваһһабилыкның томаналыгы нәфрәт һәм ачуны шундый рәхимсезлек һәм киеренкелеккә җиткерә ки, ялган максатлар хакына кешеләр теләсә нинди җәзаларга, хәтта үз-үзләренә кул салуга кадәр барырга әзер. Аз-маз акылга ия һәркемгә аңлашыла: мәхәббәткә түгел, нәфрәткә корылган тәгълимат кешелекне яхшылыкка илтә алмый. Бу, әлбәттә, өммәт һәм бар кешелек дучар булган проблемаларны чишүнең лаеклы һәм хакыйкый ысулы була алмый.

Һичшиксез, нәфрәт һәм ачуга нигезләнгән тәгълимат әлеге нәфрәт һәм золымның киләчәктә артуына гына китерә. Моннан файда күрүчеләр — Исламга көндәш булган диннәр генә. Үзләренең урта гасыр гадәтләре һәм кешелексез терактлары аркасында ваһһабилар Исламга барысыннан күбрәк яла яга, шактый мөселманнарның Исламнан китүенә ирешә, бу исә ваһһабиларның хуҗасы — инглизләрнең теләкләренә хезмәт итә.

Исламда исә ваһһабиларга дөньяны аклы-каралы рәвештә кабул итүгә нигезләнмәгән, нәфрәт һәм ачуга корылып үстерелмәгән, ә мәхәббәт һәм чын туганлыкка ирешүне күздә тоткан, бар кешеләр өчен яхшылык хакына начарлык белән көрәшүче мәзһәб бар: ул — матуриди-хәнәфи гакыйдәсендә сакланган Ислам. Нәкъ менә ул кешеләргә файда китерүен һәм мөселманнарны мәдәният юлыннан алга алып барырга сәләтле булуын күрсәтте. Нәкъ ул мөселманнарны террор богауларыннан азат итүче булачак.

Мөселман яшьләренә ваһһабилар мифологиясеннән азат ителергә кирәк. Ваһһабиларның "изгеләре"нең Ислам битлеге астында иҗат иткән мифлары шактый күп. Әмма алардан арыну дәвере килеп җитте. Матуридичел тәүхид кешеләрне чын Аллаһ юлына ансат һәм кеше акылына аңлаешлы формада кайтара. Дин белән фән арасында каршылык тудырмас өчен, әлеге гакыйдәдә басым акылга ясала. Аллаһның күктә урнашуы хакындагы акылга сыймаслык, Аның әс-Самәд сыйфатын мәсхәрәләүче идеяләр, Кыш бабайга ышану кебек сызып ташланырга тиеш.

Шулай итеп, ваһһаби "ислам" — үз хакимиятен мәңгеләштерү, кешеләр арасындагы тигезлекне сакламау, киләчәктә дә касталык системасын калдыру өчен ваһһаби патшалыклар хакимияте тарафыннан файдаланыла торган уенчыктан ары берни түгел. Башкалардан көлеп, икейөзле рәвештә Коръән һәм Сөннәтне корольлек конституциясе дип игълан итеп, алар байлыкка чумган. Әмма барлык мөселман изге текстлары хакимнәрдән тыйнаклык һәм малны мәгънәсез туплаудан баш тартуны таләп итә ич. Әлеге залимнәр өммәт байлыкларын үзләштереп, Пәйгамбәр с. һәм аның халифәләренең тыйнаклыгыннан ачыктан-ачык көлә. Исламда идарә итүчеләр сайланып куела, әлеге ялган "патшалар" исә корал, юлбасарлык һәм империализм көче ярдәмендә изге җирләрне кулга төшереп, инде 80 елдан артык аларны законсыз рәвештә били. Иң җирәндергече шул: ваһһаби руханилар кланы Исламга каршы булган әлеге башбаштаклыкка фатиха биреп, Исламга хас сайлауларга каршы чыга. Алар үз идарәсенең көч һәм башкаларны буйсындыруга гына корылганлыган аңлый.

Дин өлкәсендә дөньяны стереотипларга нигезләнеп кабул итү куркыныч, аны тәкълиднең шелтәле өлешенә кертергә була. Ясалма һәм махсус, золымлы рәвештә кешеләр аңына сеңдерелүче стереотиплар бар. Мисал итеп ваһһабиларның еш кулланыла торган, Аллаһның берлеге хакындагы раслауларны китерергә мөмкин, аларны хәтта катгый (!) тәүхид яклы дип тә атыйлар, чынлыкта исә алар Аллаһтан зуррак булган Күккә һәм Аллаһтан 4 бармакка (!) киңрәк булган Тәхеткә ышана. Күпләр әле дә Ибн Таймия, ибн Габдел-Ваһһаб, ибн Базз һ.б. ваһһабиларның «гөнаһсыз изгеләре» культын булдырган әлеге троицага табынучыларны атеистик энциклопедияләргә нигезләнеп бераллалык, асыл дин тарафдарлары дип атый?! Кызганычка каршы, монда кешеләрнең әлеге уйдырмаларны башкалар артыннан мәгънәсен төшенмичә кабатлау стереотибы күренә. Көнбатыш ориенталистлары да, энциклопедияләрдә дә ваһһабиларның тигезлек һәм гаделлек яклы булулары хакында язалар, ваһһабилык җиңеп чыккан Согуд Гарәбстаны корольлегендә меңләгән принцлар белән исәпләнүче король гаиләсенең бар дөньяви хакимиятне үз кулына алуы, ә Мөхәммәд ибн Габдел-Ваһһаб варисларының муллалар белән идарә итүче махсус каста системасына әверелүе көн кебек ачык булса да.

Күпчелек авторларның ваһһабилар хакындагы мифларны кабатлавы аңлашыла, бу — аларның шәхси уйланулары, фикер җимешләре түгел дип зур ышаныч белән әйтеп була.

Тарихтан христиан дөньясының Исламга каршы нәфрәте барлыкка килүе билгеле: урта гасырларда тәре походлары булып узган. Шуның нәтиҗәсендә колонизаторлык сәясәте аша Европа мөселман җирләрен экспансияләүгә күчте. Бу өлкәдә иң зур активлыкны инглизләр күрсәткән, алар ислам дөньясында урнашып, мөселманнар арасында таркаулык кертүнең, каршылыклар аша ислам рухын җиңү, мөэминнәрнең бар көчләрен бер-берсе белән көрәшкә юнәлтү һәм башка дошманнар хакында оныттыруның нәтиҗәле ысулларын эзләгән. Нәкъ инглизләр әлеге максатларга җавап биргән, Исламга каршы юнәлтелгән яхшы корал булган ваһһабилыкны төзегәннәр.

Инглизләр тарафыннан уйлап табылган ваһһабилык әле дә өммәт бердәмлеген, Исламда тәкъвалыкны юк итеп, аны механик гыйбадәт кылу белән, диннең асылын бозып, Аллаһка ышануны Күк һәм Тәхеткә табыну белән алмаштырырга, тәүхиди Ислам урынына айга табыну культы булдырырга булыша. Иңглизләрнең хуҗалары булган американнар бүген әлеге ысулны дәвам итә. Бөтен дөньяда Ислам турында бернинди белем бирми торган, йола һәм гыйбадәт турында гына сөйләп, намаздагы хәрәкәтләр нечкәлекләренә чумып, барлык факультатив гамәлләрне фарызлар рәтенә күтәрүче ваһһаби укыту системасы пропагандалана.

Ваһһабилар еш кына үзләрен бидгать белән көрәшүче буларак тәкъдим итә. Чынлыкта исә, әлеге лозунг мәзһәби Исламның катгый тәүхиде белән көрәшү өчен генә кулланыла. Мисал өчен, мәчетләрдә ай урнаштыруда ваһһабилар бидгать тапмый. Ә бит аларның кагыйдәләре буенча бу — коточкыч ширек. Күк Аллаһка караганда олырак дип ышанулары сәбәпле, алар айларны рөхсәт итә. Ай алар өчен — Күк илаһы, Аллаһ һәм Тәхет илаһысыннан торучы ваһһаби троицаның иң олысы — Күк илаһы символы. Аллаһка тиңдәш — Күк һәм Тәхеткә ышануларын күрсәтмәс өчен, ваһһабилар маскировка өчен татарларның Коръән мәҗлесләрен тәнкыйтьли.

Ваһһабилар Коръәнне шөбһәле һәм бозып аңлатыла торган хәдисләр, Исламны — хакыйкый Аллаһ сүзләрен җуйган башка диннәр дәрәҗәсенә төшергән. Бу — Исламны христианлык белән тигезләү өчен эшләнә.

ХХ йөз ахырында Исламга дошман булган агым, ягъни ваһһабилык Көнбатышның пропаганда көче белән мөселманнарга бик актив тагыла башлады. Мондый сәясәт үзенең коточкыч җимешләрен бирә. Милли горурлык хисеннән мәхрүм булган, дөрес юлдан адаштырылган мөселман буыны туа. Хәзер инде кайбер татарлар да, милләтебез меңләгән еллар буена "пычрак" ислам тотып яшәде, ваһһабилар гына "чистасын" алып килде, дип уйлый. Алар — тыңлаучан ширеккә баткан ваһһабилар аша инглизләр ни күрсәтсә, шуны гына күрүче, коллык психологиясен йөртүче, уйлый белмәүче сукырлар. Шулай итеп, ваһһабчылык — Исламга каршы булган колониаль золымның котылгысыз нәтиҗәсе, колбиләүчеләр идеологиясе җимеше. Ислам турында ваһһабилар сектантлар фантазиясеннән чыккан, инглизләр тарафыннан тагылган бозыклыкны гына белә.

ХХI гасырда Исламны түбәнсетү өчен ваһһабилар фәнне диннән аерырга өнди, шул рәвешле алар арасында көлкеле конфликт тудыра. Заманча космогония ваһһабиларның күккә утыртылган илаһы хакындагы хорафатларына каршы килгәнгә, бүген алар фән белән көрәшә, геоцентрик карашны торгыза һәм җирнең яссы булуы хакындагы фикерне алга сөрә. Исламда исә мондый томана карашлар беркайчан булмаган. Анда фәнни хакыйкать дингә, аның тәгълиматына каршы килә алмый. Ваһһабиларның Аллаһ белән бер дәрәҗәдә олыланган изгеләре хакында Алжир авторы Слиман Зегидур болай дип яза: "Галәмнең геоцентрик моделен яклап ясалган ярсулы чыгышлары белән мәшһүр сукыр шәех Габдел Газиз ибн Базз".7

Ваһһабилар фикерләвенең үзенчәлеге булып диңгездә ясалма утраулар булдыру теләге тора. "2007 елда Җиддә шәһәре янында махсус ясалган утрауда яңа шәһәр (Габдулла патша исеме белән аталган) төзү хакында игълан ителде"8. Әлеге теләкнең Аллаһка көндәшлек, үз-үзләрен илаһилаштыру, илаһи сыйфатларга ия булу теләге белән бәйле булуы көн кебек ачык. Бу адымга әлеге патшаларны руханилары — ваһһаби "шәехләр" этәрә.

Мондый акылсыз проектлар инде проблемалар чыгарган: "Бюджет дефициты туган. Электр энергиясе һәм эчәргә яраклы су белән тәэмин итүдә кыенлыклар барлыкка килгән. Авыл хуҗалыгында чәчүлек мәйданы һәм җитештерелә торган чимал күләме кими башлаган, чөнки дәүләтнең җирле җитештерүчедән үзкыйммәте дөнья бәяләреннән 5-7 тапкыр күбрәк булган иген сатып алырга акчасы юк"9. Әлеге фондның 35 % тәшкил итүче хәрби чыгымнар җинаять булып тора. Ваһһабилар күз буявы өчен генә ярлы илләргә ярдәм иткән була, ләкин аның күләме дә кискен кими: 1990 елда ул 17,1 млрд. риалны тәшкил итсә, 2000 елда — инде нибары 9,4 млрдка, ә 2007 елда — 8,2 млрдка кала. Күрүебезчә, «кара алтын»нан алынган бар табыш диярлек ваһһаби җәмгыяте эчендә генә сарыф ителә.

Р. Капинос ассызыклый: "2006 елда Гарәп илләре лигасына керүче 22 дәүләтнең гомуми эчке тулай продукциясе тарихта беренче тапкыр 1 трлн. доллардан арткан, Согуд Гарәбстанының гына дәүләт бюджеты 2007 елда 100 млрд. долларга җиткән"10. Соңрак ул дәвам итә: "Дөнья банкы мәгълүматларына караганда, Согуд Гарәбстанында 2002 елда бер кешенең еллык уртача кереме 8530 долларны тәшкил иткән"11. Әлеге автор кызыклы каршылыкка игътибар итә: "Коръән мөселманның Аллаһка ничек хезмәт итүе хакында гына уйларга өйрәтә: "Чамасызлыкка бирелмәгез... Аллаһ Аның чикләрен бозучыны яратмый". Ләкин, мисал өчен, Согуд Гарәбстаны патшасының, Бруней солтанының һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре президентының "Forbes" журналының 2006 елда төзегән "Дөньяның иң бай 10 идарәчесе" исемлеген ачып җибәрүен Ислам белән ничек килештерергә?! Европа цивилизациясе йогынтысын иң күп күләмдә татыган мөселман илләрендә чамалылык принцибыннан чигенү барыннан да ачык күренә"12. Менә шулай йомшак итеп автор ваһһабилыкның Исламга читтән үтеп керүен һәм ясалмалылыгын, аның Европа үзәкләрендә уйлап табылганлыгын күрсәтә.

Табышларда тигезсезлек башка гарәп илләрендә дә күренә. Мисал өчен, 2008 елда "Форбс" журналы фикеренчә, 4 мисырлы дөньяның иң бай кешеләре исемлегенә кергән"13. Әлеге Мисыр миллиардерлары исемлектә 60-нчы, 68-нче, 96-нчы һәм 396-нчы урыннарны алган. Шул вакытта "мисырлыларның чирегеннән күбрәк өлеше укый-яза белми"14.

Владимир Әхмәдов: "1961 елдан 1969 елга кадәр 9 гарәп илендә 27 тапкыр көч кулланып идарәне кулга төшерергә теләгәннәр. Суриядә 22 ел эчендә (1949 — 1971) — 8, ә Гыйракта 10 ел эчендә (1958 — 1968) 3 хәрби борылыш булган"15, — дип яза.

Согуд илләренең хәрбиләшүе "2005 елда патша Фахд үлеменнән соң яңа илбашы Габдалла һәм варис Солтанның әүвәлге урыннарын — милли гвардия башлыгы һәм оборона министры вазифасын саклап калуда"16 чагыла. Күрүебезчә, патшалар үзләре хәрби башлык булып тора. Владимир Әхмәдов: "Согуд Гарәбстаны милли гвардиясенең саны (3 механикалаштырылган бригада, 5 пехота) даими армиягә (3 бронетанк, 5 механикалаштырылган, 1 һава-десант бригадалары) тиң дияргә мөмкин17", — дип билгеләп үтә.

Владимир Әхмәдов гарәпләрнең хәрбилеккә йөз тотулары хакында яза: "Гадәт буенча, Гарәп Көнчыгышының үзәк дәүләтләрендә оборона чыгымнары бюджетның 1/3 өлешен тәшкил иткән"18. Әйтеп үтәргә кирәк, әлеге коточкыч акчалар мәгънәсез рәвештә сарыф ителә, гарәп дәүләтләренең Израильгә карата куркаклык сәясәте алып баруы һәркемгә билгеле, шунлыктан әлеге хәрби куәт тулысы белән ваһһаби оккупациясенә дучар булган халыкка каршы юнәлдерелгән.

Ислам үз-үзенә кул салуны катгый тыя, ваһһабилар исә аны мактый. Барыбызга да билгеле тарихи мисал: "Әфганнарның Советлар Союзына каршы алып барылган 10 еллык сугышы дәверендә анда бер генә үз-үзен үтерүче террорчының һөҗүм итү очрагы да теркәлмәгән"19.

Бу әфганнарның хәнәфи булулары белән аңлатыла, шунлыктан диндә үзгәртүләр булмаган, ләкин үткән гасырның 90 нчы елларында анда ваһһабилар күбәеп, шунда ук үз-үзен үтерүче террорчылар проблемасы пәйда булган.

Кызганыч ки, ваһһаби золым таралуының тышкы чыганагы барлыгын танырга кирәк. Юмарт акчалата финанслау булмаса, коточкыч терактларның күбесе булмас һәм Исламга гел ваһһабиларның коточкыч вәхшилеге өчен акланып торырга килмәс иде. "Җиһад" хәрәкәтләренең барысында да ачык финанс нигезе күренә. М. Б. Олкотның Үзбәкстан ислам хәрәкәте буенча материалларында "Гарәпләрнең һәр боевик өчен 10-15 мең АКШ доллары түләве"20 хәбәр ителә. Вәзирстанга чакырылучы татарлар арасында яллау да шул рәвешле бара булса кирәк, алар өчен дә кемдер яхшы акча ала, ә алар исә, ваһһаби башлыкларының акча эшләү ысулы булып кына, мәгънәсез үлемгә дучар була. ЦРУга керүче (Illicit Transactions Group) законсыз алыш-бирешләрне контрольдә тотучы группага керә торган "U.S News and World Report" инглиз журналы мәгълүматы буенча, үз хәйрия фондлары каналы аша Согуд Гарәбстаны узган 25 елда дөньяның якынча 20 илендә күнекмә лагерьлары, корал сатып алуга, ялланган хәрбиләр, ваһһабилар контролендә булган мәчет, мәдрәсә, ислам үзәкләре төзүгә 70 млрд доллар сарыф иткән21.

"Исламның Россиядә агрессив форма алган террор чагылышлары, башлыча, төрле диннәрнең дөньяви хезмәттәшлеге һәм бергә яшәвенең тарихи традицияләрен бозучы ваһһабилык тәэсире артуына бәйле сәяси глобальләштерелү белән билгеләнгән. Бу мәгънәдә Ислам һәм аның тәгълиматы артына качучы террор чаралары — югары әхлак чигендә торучы һәм берни белән дә аклана алмаслык агрессив сәясәтнең көзгедәге шәүләсе ул"22.

Россия һәм Татарстандагы сугышчан экстремистик исламның традицион җирлектә булмавын, аның чит илдә шытуы һәм аннан тәэмин ителүе хакында ышаныч белән әйтеп була. Хәзер мөселман җәмгыятенең җитез рәвештә таркалу процессы бара, ул исә радикальлек, дөньяны архаик күрү белән агулана, буыннар арасында күзгә күренерлек ерагаю бара.

Кыргыз тикшерүчесе Бактыхан Торогельдыева Исламның сәясәтләшү факторлары арасында "оештырылган җинаятьчелек үсеше"н23 аерып чыгара. Әлеге тенденция универсаль характерга ия, аны Россия материалында да ачык күреп була. Кайчандыр җинаять эшләгән кешеләр мәчет даирәсенә кертелә, мәчетләрнең күбесе теге яки бу җинаять берләшмәсе әгъзаларының җыелу урынына охшап калды.

Ваһһабиларның үзенчәлеге хакында сөйләгәндә, Александр Умнов "башка дин вәкилләренә генә түгел, бүтән мөселманнарга да нәфрәт, "чын исламга кайту" байрагы астында милек һәм хакимиятне бүлү" хакында әйтеп уза. ХХ гасырның икенче яртысында ваһһабиларның активлашуы турында ул: "Согуд Гарәбстаны җитәкчелеге ваһһабилыкка мөрәҗәгать итүче экстремистлыкны үз ил чикләреннән тышка чыгарырга теләде. Әлеге максатны тормышка ашыру өчен идеаль шартларны Әфганстанда барган "җиһад" тәкъдим итте",24 — ди.

Россия белән икътисади хезмәттәшлектә Согуд Гарәбстаны корольлеге мәкерлек күрсәтә. "Россия тимер юллары" ачык акционерлык җәмгыяте 520 км озынлыктагы Аз-Забира — Әр-Рияд тимер юлын төзү тендерын җиңә. Бу проект 800 млн. доллар белән исәпләнә. Россиялеләр искиткеч түбән бәя тәкъдим иткән. Тик соңыннан Согуд Гарәбстаны корольлеге килешүне кире кага. Бу турыда А. В. Малашенко: "2008 ел башында Владимир Путинның Ливиягә визиты вакытында Сирт — Бенгази тимер юлын төзү хакындагы 3,5 млрд. долларлык килешү төзелә. Бу исә ливиялеләр белән киеренке мөнәсәбәтләрдә булган согудиләрдә көчле канәгатьсезлек уята. Әр-Рияд, Мәскәүнең Мөәммәр Каддафи белән килешүен гафу итмичә, элек ирешелгән килешүне кире кага"25, — ди. Әлеге мисалдан ваһһабиларның үз-үзләрен тотыш стиле, икътисадта хыянәт белән эш итүләре ачык күренә.

Ихлас, фикерли белүче, укымышлы мөселман яшьләре хакыйкатьне табар, аны эзләүдән арымас дип ышанасы килә. Яшьләр чын Исламны аңламасын өчен, Көнбатышның көчле пропагандасы алар арасында ваһһаби уйдырмалар тарата. Ваһһаби троица руханилары хәйләкәр рәвештә яшьләрне адаштыра. Чөнки аларның колонизатор хуҗалары яшьләрнең лаеклы, рухи тирәнлек юлына басып, ваһһаби ширек һәм йолаларга табынуга каршы чыгуларыннан, Аллаһ юлына басуларыннан курка.





1. Яковлев А. Согуд Гәрәбстаны: тотрыксыз дөньяда тотрыклык эзләү // Азия һәм Африка бүген. — М., 2009. — № 5. — 11 б.

2. Шунда ук.

3. Шунда ук.

4. Шунда ук.

5. Зегидур С. Хаҗ кылучыларның Мәккәдәге көндәлек тормышы. — М., 2008. — 59 б.

6. Шунда ук. — 93 б.

7. Зегидур С. Хаҗиларның Мәккәдәге көндәлек тормышы. — М., 2008. — 148 б.

8. Яковлев А. Согуд Гәрабстаны: дөньяда тотрыклык һәм тотрыксызлык эзләү // Азия һәм Африка бүген. — М., 2009, №5. — 10 б.

9. Шунда ук.

10. Капинос Р. Исламның икътисади идеялары һәм замана // Дөнья икътисади һәм халыкара мөнәсәбәтләр. — М., 2009, №3. — 103 б.

11. Шунда ук.

12. Капинос Р. Исламның икътисади идеялары һәм замана // Дөнья икътисади һәм халыкара мөнәсәбәтләр. — М., 2009, №3. — 10 б.

13. Беляков К. В. Мисыр: либеральләштерү һәм дөнья кризисы җимешләре // Азия һәм Африка бүген. — 2009, № 3 . — 10 б.

14. Шунда ук. — 12 б.

15. Әхмәдов В. Якын көнчыгыш гарәп дәүләтләренең иҗтимагый — сәяси үсешендә армия роле // Аналитик хәбәрчесе. — М., 2008, № 3 — 91 б.

16. Шунда ук. — 94 б.

17. Шунда ук — 96 б.

18. Шунда ук.

19. Рашид А. Ислами үз-үзен үтерүче террорчылар: яңа дулкын // Pro et contra. — М. 2009. Гыйнвар-февраль. — 115 б.

20. Олкот М. Б. Үзбәкстанда җиһад хәрәкәте уңышсызлыклары // Pro et contra. — М., 2009. Март-апрель. — 48 б.

21. Игнатенко А. Ислам радикаллыгының эпистемологиясе // Евразия киңлегендә дин һәм глобализация. — М., 2009. — 6 б.

22. Скворцов Л. Сәяси зирәклек яки глобаль гражданнар сугышы? (2001 нче елның 11 сентябре трагедиясенә) // Россия һәм мөселман дөньясы. - М., 2009. №8. — 10 б.

23. Торогельдыева Б. Хәзерге Кыргызстанда сәяси мәдәният формалашу факторлары һәм характеры // Үзәк Азия һәм Кавказ. — Лулео, 2009. — №1

24. Умнов А. Әфган кризисы бүген // Дөнья икътисади һәм халыкара мөнәсәбәтләр. — М., 2009. — №3. — 54 б.

25. Малашенко А. В. Россия һәм мөселман дөньясы. Эш материаллары. — №3 , 2008. — Карнеги Мәскәү үзәге. 18 б. 

Фикер (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Артка