Марат хәзрәт Сәйфетдинов. Ана сөте

«Без кешегә ата-анасына изгелек кылырга әмер иттек. Аның анасы аны авырлык өстенә авырлык белән күтәреп йөрде һәм баласын ике елсыз күкрәгеннән аермады. Шулай булгач, Миңа һәм ата-анаңа шөкерле бул. Синең бит Минем яныма кайтасың бардыр». (Локман сүрәсе: 14).
Ана сөтенең составы
Ана сөте бала өчен бернәрсә белән дә чагыштырып булмаслык ризык булып тора. Ана сөте баланың иммунитетын көчәйтә, һәм Аллаһ анда бала өчен кирәк булган барлык матдәләрне тиешле пропорциядә бар иткән. Күкрәк сөтендә баланың, үсүенә бигрәк тә кирәк булган омега-3 кислоталары бардыр. Ана сөте туклыклы матдәләргә бик бай, ул баланың баш мие күзәнәкләрен үсүен һәм нерв системасының ныгуын тизләтә. Бернинди ясалма сөтләр дә Аллаһ бар иткән күкрәк сөтенә тиң була алмый. Шуңа күрә педиатрлар баланы мөмкин кадәр күкрәк сөте белән имезүне киңәш итәләр.
Ана сөте бик тиз үзләштерелә, һәм шул сәбәпле баланың организмы бу ризыкны үзләштерү өчен бик аз энергия сарыф итә. Әмма сыер сөте балага авыр һәм баланың организмы сыер сөтен тулысынча үзләштереп бетерә алмый. Шуңа өстәп ана сөтенең температурасы бала тәненең температурасына туры килә һәм ана белән баланың рухи һәм эмоциональ элемтәсен ныгыта, ә бу баланың рухи яктан сәламәт булуы өчен бик кирәк.
Ана сөтендәге майлар күз сетчаткасы күзәнәкләренең мембраналарын бар итүдә ярдәм итә. Баланың тәне майларны яхшырак үзләштерсен өчен, күкрәк сөтендә липаза исемле фермент барлыкка килә. Майлар бигрәк тә имүнең ахырында күбәя, «ахыргы сөттә» шуңа күрә баланы имезеп бетермичә күкрәктән аеру яки икенче күкрәккә күчерү киңәш ителми.
Күкрәк сөтендәге аксымнарның күләме бары 2% кына. Әгәр дә аксым күбрәк булса, баланың бөерләренә авырлык килергә һәм аш эшкәртү процессы бозылырга мөмкин.
Күкрәк сөтенең бөтен матдәләрен дә бәбинең организмы бик җиңел үзләштерә. Мәсәлән, тимернең 70%ы үзләштерелә. Тимердән башка ана сөтендә тиешле күләмдә кальций, калий, натрий, цинк, фосфор, магний бар. Шулай ук күкрәк сөте А, С, Е, В12, С ви­таминнарына бай. Ана сөте —бәби өчен искитмәле ризык.
Сөтнең үзгәреп торуы
Ана сөтендә безне гаҗәпкә калдыра торган тагы шунысы бар: ул баланың үсүе белән үзгәреп баруы, ягъни сөтнең калориясе һәм туклыклы матдәләре үзгәрүе. Бала үскән саен, ана сөтенең составы да һәм матдәләрнең күләме һәм аларның пропорциясе дә үзгәрә. Мәсәлән, бер айлык баланың сөтендә аксымнар һәм минераль матдәләр күп, ә бер елдан соң сөттә аксымнар азая, ә углеводлар, майлар һәм биологик актив матдәләр күбәя. Әгәр дә бала вакытыннан алда туса, сөтнең аксымнары, майлары һәм башка матдәләре күбрәк була, чөнки бу бала күберәк калориягә мохтаҗ. Бу гаҗәеп ризык 90% судан тора һәм ризык белән бала тәненә кирәк булган чиста һәм сәламәт су да керә. Галимнәрнең күзәтүләре буенча, бернинди су да ана сөте кебек кирәкле дәрәҗәдә сусауны баса алмый. Шуңа күрә күкрәк ашаучы балаларга өстәмә рәвештә су бирү кирәк түгелдер.
Галимнәр һәм табибларның күпьеллык тикшерүләре буенча ана сөте белән үскән балаларның олыгайгач, төрле йөрәк чирләреннән бик күпкә азрак очрашканнары ачыкланды.
Ана сөте һәм баланың акылы
Күпьеллык күзәтүләр нәтиҗәсендә ана сөте белән үскән балалар ясалма сөт ашап үскән балалардан акыл ягыннан күпкә көчлерәк һәм интелект ягыннан күпкә тизрәк үсәләр. Американың Кентукки штаты университетының белгечләре тикшерүенчә, күкрәк сөтен ашап үскән балаларның интеллекты ясалма сөт ашап үскән балаларга караганда 5 балга артыграк.
Ана сөте рак авыруыннан дәва
Ана сөтен тикшерүчеләрнең барысы да, ана сөте бала өчен рак авыруларыннан киртә булып тора, дигән нәтиҗәгә киләләр. Тикшерүләр күрсәткәнчә, ана сөтенең лабораториядә махсус үрчетелгән рак күзәнәкләрен үтерүе ачыкланды.
Имезү баланы гына түгел, ә ананы да күкрәк рагыннан саклый. Бала күкрәкне күбрәк суырган саен, ана күкрәк рагыннан күберәк саклана һәм аның сөте дә күберәк була.
Шулай ук ана сөтен ашап үскән балалар рахит, анемия, дисбактериоз, үпкә авыруларыннан күпкә азрак авырыйлар. Шулай ук аллергия, понос кебек авырулар да аларда сирәгрәк күзәтелә.
Күкрәк сөтен имезү ул баланың тормышында иң беренче иммунизация. Тикшерүләр күрсәткәнчә ана сөте баланы күп төрле инфекцияләрдән саклый һәм «яхшы» бактерияләрнең үсүе өчен «тиешле флора»ны бар итә һәм вируслар яши алмаслык шартлар тудыра.
Әгәр дә ана кеше имезеп азапланмыйм, ясалма сөт кенә алып эчертермен, дип уйласа бик ялгыша. Әгәр дә ана баласының бөтен яктан да сау-сәламәт булуын теләсә, баласы өчен ана сөтеннән дә яхшырак ризык таба алмас.
Австралия галиме доктор Җюли Смитның әйтүенчә, бала киләчәктә хроник авыруга әйләнмәсен өчен, аны иң кимендә 6 ай имезергә кирәк.
Ана сөтенең өстенлекләр моның белән генә бетми:
— ана сөтен акча түгеп сатып аласы юк;
— ул куллану өчен һәрчак әзер;
— күкрәк сөтенең температурасы бәби тәненең температурасына туры килә;
— ана сөтендә бактерияләр юк.
Ана сөте зур могҗиза һәм Аллаһның рәхмәте
Без белгәнебезчә, табигатьтә гармония хөкем сөрә. Күкрәк сөте — моның бер мисалы. Ана тәнендә барлыкка килүче сөтнең иң яхшы дип саналган ясалма сөттән дә өстенрәк булуын ничек аңлатырга? Күкрәк сөтенең тагы бер феноменаль үзенчәлеге шунда, бала бөтен яктан да сәламәт булып үссен өчен, аны ике ел имезергә кирәк дип исбатланды. Шул ук сүзне Аллаһ Коръәндә 14 гасыр алдан ук әйткән иде: «Аналар балаларын ике тулы ел имезерләр». (Бәкара: 233).
Без монда тагы иң мөһим шушы нәрсәләрне онытмаска тиешлебез. Иң беренче, бу гаҗәеп ризык ананың карамагыннан тыш барлыкка килә. Икенчедән, баланың үсүе белән сөтнең составы үзгәрүе дә ананың катнашыннан тыш була. Ана хәтта бу сөтнең барлыкка килүе һәм аның составы хакында күз алдына да китерә алмый. Әлбәттә, мондый сөт үзеннән-үзе генә, очраклы рәвештә барлыкка килә ал­мый. Бу әйтелгәннәр фәкать бер Аллаһның гына барлык җан ияләрен үз ризыгы белән ризыкландыруын күрсәтә. Ул кемгә һәм нәрсәгә нинди ризык кирәклеген белә һәм һәрберсенә үз ризыгын бирә.
«Нәсыйхәт» газетасыннан, №2, март-апрель, 2011. 

Фикер (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Артка