ИРАМ ЗАТ ӘЛ-ИМАТ

(Күп колонналы Ирам)


Су басу тукталганнан соң һәм Нух үзенең кешеләре белән көймәсеннән чыккач, әлеге мөэминнәр гаилә тормышы корып, балалар үстерә башлыйлар. Кешеләр саны күбәя, Җирне үзләренә яраклаштыралар, басуларда ашлыклар өлгерә, җанварлар һәм кошлар үрчи, әкренләп тормыш су басканга кадәрге кебеккә әверелә.

Кешеләр күбәйгәч, алар Җирнең төрле почмакларына таралалар, һәм һәр кабилә үз җирендә үзенчә яши башлый.

Күпләгән әлеге кабиләләр арасында Һад кабиләсе дә була. Ул Йәмәннең көньягында ком калкулыклары белән уратылып алынган яр буе үзәнлегендә яши. Әлеге үзәнлек диңгезгә якын булганлыктан анда яңгыр еш ява, күп урыннарда чишмәләр тибеп чыга. Шуңа күрә анда басулар, бакчалар һәм көтүлекләр күп була. Күпләгән җанвар һәм кошлар яши. Әлеге үзәнлек оҗмахның бер почмагын хәтерләтә.

Үзәнлектә яшәүчеләр ул вакытта Җирдә иң яхшы гүзәл бер шәһәр салалар. Әлеге шәһәрдә йортлар зур колонналар белән салына, урамнары киң була. Аны парклар һәм бакчалар бизи. Бу шәһәр Ирам зат әл-имат (күп колонналы Ирам) дип атала. Бөтен илдә башка мондый шәһәр булмый. Әлеге шәһәр кешеләре бик тә зур гәүдәле, көчле булалар. Алар кальгалар, крепостьлар, таш чыгара торган урыннар, корал ясый торган һәм башка предприятиеләр төзиләр. Алар үтә дә тәкәббер булалар, үзләрен иң көчле, җиңелмәс халыкка саныйлар.

Шәһәр читендәге чүлдә алар ялган юл билгеләре куялар. Алар юлчыларга дөрес юл күрсәтү түгел, киресенчә, аларны адаштыру максатын куялар, шулай итеп алардан көләргә уйлыйлар.

Алар шулай ук, шәһәрдән чыгып, кешеләргә һөҗүм итәләр, аларны кыйныйлар, җәберлиләр. Өстәвенә алар моны бернинди кызганусыз-нисез, коточкыч кансызлык белән эшлиләр.

Аннары алар ташларны шомарталар да алардан сыннар ясыйлар, ул сыннарны иләһлары дип игълан итәләр. Бу нисбәттән алар су басуга кадәр булган Нух кабиләсе кешеләренә охшыйлар.

Аллаһы аларга үз илчесе Һудны җибәрә, аларны сыннарга табынудан туктарга, бер Аллаһыга табынырга чакырырга куша. Һуд шәһәр кешеләренә ерткычлыклар эшләүдән туктарга, явызлык кылмаска, кешеләргә карата миһербанлы булырга киңәш итә. Ул шулай ук аларны сәяхәтчеләрне алдау, алардан көлү максатында ялган билгеләр куймаска, кешеләрне үтермәскә һәм таламаска өнди.


2

Һуд үз халкы янына килә һәм кешеләргә әйтә:

— И кавемем, мин сезнең өчен хак пәйгамбәр. Аллаһыдан куркыгыз һәм аңа буйсыныгыз. Мин сездән бернинди дә бүләк сорамыйм, миңа Бөек Тәңре биргән бүләктән зуррак бүләк юк.

Кешеләр аннан:

— Һуд, син бездән ни телисең? — дип сорыйлар.

Ул җавап бирә:

— И Кавемем, Аллаһыга итагать итегез. Сезнең Аннан башка Һичбер башка илаһыгыз юк. Сез Алладан курыкмыйсызмыни?

Алар әйттеләр: «Син безгә без Бердәнбер Аллаһыга табынсын һәм ата-бабаларыбыз табынган нәрсәләрдән баш тартсын өчен килдеңме?»

Һуд әйтә: «И кавемем, тәхкыйк, Аллаһы сезне юктан бар итүче. Ул сезгә бу җирне Нух халкын һәлак иткәннән соң бирде. Ул сезне көчле итте һәм сезгә белем бирде. Ул сезгә мәрхәмәт күрсәтте, бакчалар, чишмәләр, бала-чага бүләк итте».

Кешеләр әйтәләр: «И Һуд, син безнең кебек үк, безнең беребез генә түгелмени? Ни өчен Аллаһы нәкъ менә сине сайлап алып безгә пәйгамбәр итеп җибәрде?»

Һуд җавап бирә: «Сезне туры юлга чыгарырга, акыл өйрәтеpгә, төрле әшәкелекләр эшләмәсен, кешеләргә зыян салмасын, аларны кыйнамасын, ялган билгеләр куймасын өчен сезгә киңәш бирергә дип Аллаһының сезгә сезнең берегезне җибәрүе гаҗәпләндерәме?»

Әлеге кавемнең аксакаллары әйтәләр: «Чыннан да, син акылдан язгансың икән, чыннан да без сине алдакчыларның берсе дип саныйбыз».

Ул җавап бирә: «И кавемем, мин акылдан язмаган, мин Бөек Тәңренең Рәсүле. Мин сезгә Тәңредән киңәшләр алып киләм, мин сезнең тугрылыклы чын киңәшчегез».

Алар әйтәләр: «И Һуд, син безгә бернинди дә ачык дәлил китерә алмадың, без синең сүзләреңә карап кына үз иләһларыбыздан ваз кичмәячәкбез, сиңа ышанмаячакбыз. Без сиңа шуны әйтәбез — безнең кайбер иләһларыбыз сиңа явызлык иңдергәннәр. Син үзеңә зыян китергән, сиңа начарлык эшләгән иләһларга ачулы. Син безнең үз иләһларыбыздан баш тартып, үз аллаңа табынуыбызны телисең!»

Һуд болай дип җавап бирә: «Тәхкыйк, Аллаһы белән ант итеп әйтәм, мин хаклы, сезнең иләһларыгыз зыян да сала, яхшылык та эшли алмыйлар. Мин аларны танымыйм, чөнки алар иләһлар түгел, ә гади ташлар. Мин фәкать сезгә Аллаһының ачуыннан сакланырга киңәш итәм. Аның кодрәте киң, ул сезне теләсә нишләтә ала».

Алар әйтәләр: «И Һуд, син безне куркытасыңмы? Безгә, көчле, җиңелмәс кешеләргә, кем каршы чыга ала?»

Һуд болай җавап бирә: «Сезне бар иткән Аллаһы сездән көчлерәк. Сезгә көчне Ул биргән бит, Ул аны кире ала, сезгә үлем, һәлакәт җибәрә алачак».

Алар әйтәләр: «Бар, әйт үзеңнең Тәңрегә, җибәрсен безгә син вәгъдә иткән һәлакәтне. Ә без карап карарбыз, җиңә алырмы икән Ул безне! Бар инде, Һуд, бар! Без синең буш сүзләреңә ышанмыйбыз. Әгәр син могҗизачы икәнсең, күрсәт могҗизаңны, ә без карарбыз, туганкай!»


3

Һуд шуңа төшенә: мәҗүсиләр һәм аларның кабиләләре барыбер ышанмадылар, ә бик тә рәхәт тормыш аларны үз Тәңреләрен оныттырган. Алар үзләрен Тәңредән дә көчлерәк дип, Ул аларны җиңә алмас дип уйлыйлар.

Һуд Аллаһыдан мәҗүсиләргә әверелеп, юлдан язган үз халкын дөрес юлга бастырырга ярдәм сорый.

Шуннан соң Аллаһы әлеге халыкның җиренә күктән яңгыр яудырмый башлый, озак вакыт анда бер генә тамчы су да таммый. Үсемлекләр шиңәләр һәм корыйлар. Азык булмаудан! йорт хайваннары җәфа чигә. Бөтен халык яңгыр явуын тели, чөнки чишмәләрдә һәм коеларда булган барлык су фәкать кешеләргә эчәргә генә җитә. Агачларга, бакчаларга, басу һәм көтүлекләргә сибәргә су бөтенләй булмый. Кешеләр үз иләһларына, мөрәҗәгать итәләр, алардан озак вакыт корылыктан интеккәннән соң яңгыр яудыруларын үтенәләр.

Һуд әйтә: «И кавемем, сүземне тыңлагыз, һәм Аллаһы сезгә яңгыр бирер, сезне бу авыр хәлдән коткарыр», — ди.

Ә кешеләр аңа болай дип җавап кайтаралар: «Без үз иләһларыбыздан сорадык, тиздән алар безгә яңгыр җибәрәчәк. Кит моннан! Син сөйли торган Алла бар икән, ул үзе теләгәнне эшләсен!»


4

Көннәрнең бер көнендә кешеләр күктә бик зур кара болыт күрәләр. Ул болыт үскәннән-үсә бара һәм кешеләргә таба якынлаша. Кешеләр шатланышып кычкыралар: «Кара һәм куе булуына карамастан, бу, һичшиксез, яңгыр болыты. Иләһларыбыз безнең ялваруларыбызны ишеткәннәр һәм безгә болыт җибәргәннәр. Бy болыт тиздән басуларыбызга һәм көтүлекләребезгә мул итеп яңгыр бирер! Нинди зур бәхет! Нинди шатлык!»

Мул яңгыр өмет итеп, кешеләрнең бер өлеше җир сөрә һәм ашлык чәчә башлый. Яңгыр явар да, җир өсте яшеллеккә күмелер, дип уйлыйлар алар.

Ә башкалар Һудка: «Һуд, кая соң синең Аллаң? — диләр.— Син әйткән идең бит, мин Аннан яңгыр сорыйм, дигән идең. Менә бу зур болыт белән яңгыр да килде, ә синең Аллаң берни дә эшләмәде. Безнең иләһлар җибәрде әлеге син күреп торган яңгыр болытын».

Ә өченче бер төркем үз сыннары тирәли шатланып бииләр һәм җырлыйлар, кул чабалар, кочаклашалар.

Кәшәләр шатланган, күңел ачкан арада көчле давыл башлана, ул агачларны, коймаларны аудара. Ул савыт-сабаларны вата, ком һәм ташларны күтәреп алып, аларны кяферләрнең йөзенә бәрә, аларны сукыр калдыра. Салкын җилдән куллар, аяклар, колаклар һәм борыннар өши.

Мәҗүсиләр акырышалар, йөзләрен яшерәләр, әмма давыл аларны кызганмый. Гарасат җиде төн һәм сигез көн котыра, шул вакыт эчендә ул бөтен нәрсәне харап итә, кешеләрне һәм хайваннарны бергә буташтыра, бөтен үсемлекләрне, уңдырышлы җирләрне харап итә. Гарасат үзеннән соң тамырлары өскә чыгарып ташланган агачлар, кешеләрнең танымаслык үле гәүдәләрен генә калдыра. Аллаһы бары тик Һудны гына исән калдыра.

Бөтенәсе бетә, юкка чыга. Фәкать таш йортларның буш нигезләре генә кала. Алар әйтә:

Биредә зур гәүдәле һәм көчле Һад кабиләсе кешеләре яшәде. Алар бөтен илдә тиңдәше булмаган Ирам зат әл-имад каласы төзеделәр. Аларның бөтенесе гарасат нәтиҗәсендә харап булды, Гарасат җиде төн һәм сигез көн буе дәвам итте. Карт һәм кәкреләнеп беткән пальма яки абагаларга охшаган кеше калдыкларын күрдегезме? 

Фикер (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Артка