"Тәмле булсын!" газетасы

RSS лента

Ит комбинатлары да хәләл ит продуктларын җитештерә башлаган. Әмма аларның төрләре бик аз һәм күләме дә җитәрлек түгел. Казанда шулай ук «Казанская» кош фабрикасында чалынган тавыклар һәм тавык казылыгы сатыла. Гадәттәгечә, Пенза өлкәсенең Әлүзән авылыннан күп төрле казылык китерәләр.  

   Әгәр сез ит ризыкларын ашамаска дигән катгый фикергә килгәнсез икән, аны алыштыра торган азыкларны беләсезме?
Өстәлегездә сөт, йомырка, кузаклы ашамлыклар төп урынны алсын. Организм өчен бик кирәкле булып та, сез баш тарткан иттә калган барлык матдәләр дә әлеге ризыкларда бар. Мәсәлән, 200 грамм итне бер стакан эремчек алыштары. Юкса, әлеге ниятегез кыйммәткә төшәргә мөмкин: кан авырулары, нерв системасы какшау һ.б. белән. Ит ашамаган кешенең тән җәрәхәтләре озак төзәлә, башы еш авырта һәм әйләнә.  

Озын, итләч тамыры һәм 1 сантиметрдан артык юанлыктагы җир асты тармаклы күпъеллык үлән үсемлек. Сабаклары туры, югарыгы өлешләрендә тармакланган, сырлы, шома, 1 метрга кадәр, сирәк кенә аннан да биегрәк, һәр елны яралып тормый. Тамыр тирәсе яфраклары бик зур. Чәчәкләре ак, вак, дүрткә бүленешле, күп чәчәкле чукларда. Июнь-июльдә чәчәк ата. Ул кыргый үсемлек буларак, Европа кисәгенең күп районнарында очрый.  

Ташкабак (патиссон) икрасы. Ташкабаклар (патиссон), кишер һәм сарымсак тешләре чистартыгыз (1:0,2:0,1 чагыштырмасында). Барысын да ит тарткыч аша чыгарыгыз. Катнашманы җылытыгыз һәм тәменчә тозлагыз (1 кг га 1 аш кашыгыннан башлап). Үсемлек мае (иң әйбәте кукуруз мае) (1 кг га 3 аш кашыгы) өстәгез. Даими рәвештә болгатып торып, ярым пешкән хәләткә кадәр томалап пешерегез (кайнап чыккач 15 мин). Кайнар икраны стерильләштергән бан кадәр тутырыгыз. Капкач белән ябыгыз.  

Әй, кибет чәен эчеп була мени, тансык түгел бит инде ул хәзер. Узды, такта чәй артыннан чират торган заманнар. Кара чәйнең кадере бетеп бара. Хәзер үлән чәйләре модада. Ә бит татарлар гомер бакый шундый чәй эчкәннәр. Дөрес, Сталин бабай чорында кура җиләге яфрагын черетеп, шуның төсен чыгартып та эчә торган булганнар. Ә бүген сүз без яратып эчә торган үсемлекләр турында. Аларны мәшһүр пешекче Юныс Әхмәтҗәнов та үз китапларында тәфсилләп язган булган.  

Сезнең төшле өрек кайнатмасын кабып караганыгыз булдымы? Югыйсә Бакчасарайда яшәүче Әнисә ханым Маметова кайнатмасын тәкъдим итәм.  

Чәй - татар халкы тормышының аерылгысыз бер өлеше булып тора. Бу эчемлектән башка көндәлек тормышны күз алдына да китереп булмый. Бераз баш авыртса да, кәеф булмаса да безгә чәй ярдәмгә килә. Ул ниндидер бер сихри көчкә ия сыман, чәй эчкәннән соң гүя бу дөньяга яңадан туган кебек буласың, күңелләр үсеп эшлиселәр килеп китә, көч-дәрт өстәлә.  

Яз җитте. Арып-талып кыш чыккан тәнебез витаминнар сорый. Яшелчәләр, җиләк-җимешләр кибет киштәләрендә тулып яталар. Җан теләгәнен ал. Ләкин сыйфатлысын, сәламәтлеккә зыян салмый торганын ничек сайларга? Бу җиңел түгел.  

← Артка