Бәйрәм ашы — кара-каршы

Март ае җитә башлау белән, борчуга төшә Марат. Нәрсәгә, нәрсәгә, ә менә кыз туганнарына бик бай егет ул. Әле бүген дә, февральнең егермеләре генә үтүгә карамастан, мәктәптән кайтышлый ук кибетләрне урап чыгарга ниятләде. Күз кызыктырырлык, туганнарын сөендерерлек бүләкләр күп-күбен... Тик бәяләре!.. Әйе, унынчы сыйныф укучысының гына акчасы җитәрлек түгел монда.
Тә-ә-әк! Ике апасына 35шәр сумлык очсызлы пудра, әбисенә 75 сумлык гади яулык, җиденче сыйныфта укучы сеңлесенә очсызрак помада алса да, 150 сумнан артыграк акча кирәк булачак. Балалар бакчасына йөрүче кечкенә сеңелкәшенә күптәннән сорап йөдәткән курчагын алмыйча калып булмас, мөгаен. Әнисенә дә бүләкнең 100 сумнан да кимен алу килешмәс. Өйдән читтәге кыз туганнарына открытка гына җибәрер җибәрүен... шулай да. Җыйган акчасы җитәр микән? Инде бер елдан артык кесә телефонына дип җыя башлаган маяга да тиясе килми бит.
Баш миен бораулап торган уйлар белән ничек өенә кайтып җиткәнен дә сизми калды ул.
Фатир ишеген ачып керүгә үк, Маратның борынын һушларны алырлык тәмле ис кытыклады. Ул ярата торган чебуреки исе түгелме соң бу?! Күңелле музыка уйнап торган бүлмәдән бәйрәмчә киенгән кыз туганнары килеп чыкты. Иң беренче зур апасы килеп кочаклады:
— Егетләр бәйрәме белән сине, энем, — дип кулына DVD диск китереп тоттырды.
— 23 февраль белән сине, бердәнберебез, — дип, икенче апасы да энесенә кыйммәтле хушбуй сузды.
— Бәхетле, тәүфыйклы, иманлы булып үс, балакаем, — дия-дия, оныгына җылы оекбашларын кидереп үк куйды әбисе.
— Һәрвакыт шулай игътибарлы, ярдәмче бул, абыем! — дип, муенына модалы шарф урап, абыйсының куенына ук сеңде сеңлесе Раилә.
— Абыем! Абыем! Менә сиңа нинди тәти отклитка ясадым, — дип тәтелдәде яраткан сеңелкәше Алсу.
— Кара әле, яраткан энебез шул арада ничек үскән! Кая әле, киеп кара әле бу джемперны, — дип, күз явын алырлык матур өс киемен сузды Казаннан кайткан әтисенең сеңлесе.
Иң артта, бөтен бүлмәне яктыртырлык булып елмаеп, әнисе басып тора иде.
— Бәйрәмең белән, кадерлем, — дип, улының кулына әллә кайчаннан бирле төшләренә кереп йөдәткән өр-яңа кесә телефонын сузды ул.
Бу хәтле игътибардан, көтелмәгән шатлыктан Маратка рәхәт тә, шул ук вакытта уңайсыз да иде.
— Рәхмәт барыгызга да, — дип кенә әйтә алды ул каушавыннан.
Бик күңелле үткән бәйрәм киченнән соң күтәренке күңел белән йокларга ятты Марат. «Кыз туганнарың күп булуы нинди күңелле икән, — дип уйлады ул, — 8 Март бәйрәмендә ныгытып котлыйсы булыр үзләрен. Теге телефонга дип җыйган маяны да эшкә җикмичә булмас. Аның хәзер кирәге дә шул хәтле генә бит».
Сәламәт үсмерләргә хас татлы йокыга талганда да егетнең иреннәрендә бәхетле елмаю сүнмәгән иде.
Гарифуллина Ләйсән,
ТДГПУ студенты. 

Фикер (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Артка