Мөселман иҗтимагый хәрәкәте

Сәхнәдәге трибуна артында - чандыр, ыспай, сүзен тигез генә агымдай бәян итүче бер егет. Зал тулы булмаса да, күп кенә егетләр, кызлар җыелган иде. Әлеге егет төрле редакцияләрдән журналистларны да чакырган иде. Мин эшли торган «Азат хатын» журналы баш мөхәрриренә язылган чакыру хаты да бар иде. Роза Рәхмәтулла кызы Туфитуллова мине бүлмәсенә дәште һәм кулдан бик матур итеп язылган чакыруны укытты һәм барырга тиешлегемне аңлатты. Шулай итеп, мин алдагы көннәрендә бик олы эшләр башкарачак «Иман» кешеләр белән очраштым. Трибунада - Вәлиулла Ягъкуб иде. Шулай итеп Ислам мәдәнияте «Иман» мәркәзе оешуның беренче җыелышында булу бәхетенә ирештем. 1990 елның 29 ноябре иде. Шулай итеп 90 нчы еллар башында Мәркәз җаныбызны терелтә башлады. Динебезнең асылына төшенү мөһимлеген аңлауга юнәлдек. Алай гына да түгел без Раббебыз кушканын тулысынча аңлау һәм үтәү өчен ризыкның хәләллеген, киемнең дә тиешле зарурлыгын аңлау мәсьәләсе күз алдына килеп басты. Без бездән элегрәк яшәгән әби-апаларыбыз янына бардык, безгә күлмәкләр тегүдә булышуларын үтендек. Хатын-кыз өчен куелган таләпне үтәргә мәҗбүри булган нәрсәләргә төшенә башлады.
Их, шул көннәр дә килсә иде, дип ныклап уйлана башладык. Әкренләп «Иман» нәшрияте оешты һәм далада суга сусаган юлчы - мосаффирга шикелле кешеләргә тәүге-шифа китапларын бастырып, тарата башлады. Минем телемә ыргак дигән сүз килә Баткаклык җәймәсеннән халыкларны күтәрде ул. Иманны ныгыту көннәре оештырыла башлады. Аның иң башлангычы Апанай мәчетендә узды. Безгә кочак-кочак дигәндәй китаплар бирделәр. Иман көннәренә күрше өлкә - шәһәрләрдәге Җөмһүриятләрдән дә килеп, букча тутырып ислам әсбаплары алып киттеләр. Ерак, якыннардан килеп «күзебезне ачтыгыз», дип рәхмәт белдерүчеләр дә аз булмады. Шулай итеп, җан-калебләребезне чистарта-пакълый башладык «Иман» мәркәзенең эшли башлавыннан алып бүгенгәчә биш йөзгә якын китап дөнья күргән. Шуның утызга якыны «Иман» нәшрияты директоры Вәлиулла Ягъкуб тарафыннан язылган. Алай дигәннән, ул үз тырышлыгы белән тарих фәннәре кандидаты булды. «Иман» нәшриятында китаплар чыгарылу белән беррәттән, ике дистәдән артык гәзит-журналлар да басыла. Ул Татарстанда гына түгел, Русия төбәкләренә дә тарала …
«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе ачылуны аның җитәкчелесе Вәлиулла хәзрәт Якуповның эшчәнлегеннән аерып карап булмый. Аннан «Крис»ны күып чуып чыгару, PRлыка да ятучылар арасында үзем дә бар идем».
Аллага шөкер, без мөселман хатын-кызлар берлеге оештыруыбыз да «Иман» мәркәзе белән бәйлекле. Шөкер, безнең 1995 елның декабрендә «Апанай» мәчетендә беренче оештыру җыелышыбыз булган иде. Беренче беркетмәне тарих фәннәре кандидаты, тарихчы галимә Тәэминә Биктимерова язды. Су өстендә ай нуры кебек сезнең эш-гамәлләрегез, дип әйтүчеләр күбәйде, Аллага шөкер. Безнең бу эшләребез «Иман» мәркәзеннән аерылгысыз. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә үзем дә укыдым әлеге уку йортында Себердән, Украина Белоруссия килеп укучылар да байтак. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укый башлагач, Раббебыз күңелгә бер уй салды. «Мөслимә» гәзите чыгару хакында хәзрәт белән киңәштем. Бер ай ул да, үзем дә уйланып, план корып йөрдек. 1997 ел иде. Аллага шөкер «Мөслимә» безнең шушы көннәрдә 155 саны дөнья күрәчәк. Бу тарих-җәмәгать. «Иман» мәркәзенең газиз вә мәртәбәле мөселман кызы. - Мөслимәсе.
Без бу елларда яулык мәсьәләсен 7-8 мәхкәмәдә булып, уңай хәл иттек. Аерым кәгазьдә! Безгә Татарстанның дәрәҗәсен саклап калу мөһим иде. Безнең гамәлләр белән дөнья җәмәгатьчелеге кызыксынды… Әле дә Лондон, Америка, Голландия тикшеренүче галимнәре безнең белән хәбәрләшеп, килеп торалар. Без - Исламның кадерен күтәрәбез.
Мөселман хатын-кызлары Берлеге төзедек. Аллага шөкер, без бик күп мәсьәләләрдә җитәкчеләребезгә дә булыштык. Беренче Президентыбызга бик күп хатлар юлладык. Укытучыларга тиешле күлмәк, уен автоматларына, казиноларга төнге клубларга каршы, солдатларны Югославиягә җибәрмәү, РИУны саклап калу, (Кол Шәриф мәчете нигезен казыганда табылган сөякләрне юып, Татар зиратына җирләдек). Реклама элмәләрен 70не алдырдык.
Мөстәкыйльлеккә омтылуыбызга 10 ел тулу уңаеннан, «Мөстәкыйльлек омтылышында дини яңарыш адымнары» дигән җыелыш үткәрдек. Өч мәртәбә Мәрҗани оныклары, тураннары белән очрашу. Абыстайлар җыенын, мөнәҗәтчеләр җыенын да уздурдык.
«Раки» сыраханәсен алдыру, СПИДка, наркоманиягә каршы белдерүләр - таләпләр, Әҗем мәчете, ислам дине кабул итүгә 1000 еллык исемендәге мәчетләрне торгызу «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен кайтаруга катнаштык. Гыйрак сугышына каршы - Д. Бушка хат яздык. Чеченстанда сугышны туктату таләбе белән дә чыктык. Бөтен дини бәйрәмнәребезне үткәреп киләбез.
1917 елның апрелендә булган мөселман хатын-кызлары Корылтае узуның 90 еллыгы безнең «Мөслимә» оешмасы башлангычы белән үткәрелде, әлбәттә ел ярым вакыт Сарыф итәргә туры килде, Аллага шөкер, форумны «Ак калфак» белән бергә үткәрдек. Тагын 7 елдан 100 еллыгын да билгеләрбез, ИншаАллаһ.
…Җәмәгать, иң мөһим чараларыбызның берсе - әдәп-әхлаклы булу һәм дөрес итеп Коръән уку буенча «Сөембикә сеңелләре һәм энеләре» дигән бәйге-ярыш-конкурс үткәрү тора. Киләсе елның 2 апрелендә Мәрҗани мәчетендә 14нчесе узачак, Аллаһы боерса! 4-18 яшьлек малайлар, кызлар катнаша, ул хәзер Русия күләмендә уза. Шатлык түгелме бу, дусларым? Анда - сорауларда (ул «Мөслимә» гәзитендә басыла) халкыбызның тарихы, йолалары, мәгърифәтче галимнәребез, атаклы шәхесләребез хакында да сораулар бар: Кем ул Кол Шәриф, Сөембикә, Ш. Мәрҗани, Ризаэддин Фәхретдин, Муса Җаруллаһ, Әхмәтһади Максуди, Каюм Насыйри, Мөхлисә Буби. Укучылар өйрәнәләр, әзерләнәләр РИУдан килгән Коръән хафизларга-жюрига менә дигән итеп җавап бирәләр. Монда Фән белән Рухият бердәмлеге хөкем сөрә.
Безнең әле Кабан күле буенда «Шәкертләр мәйданы»быз бар. Алдагы һәм биредә үтә торган мөселманнар җыенында 2 гимназия һәм башка мәктәп укучылары да катнаша. Шулай ук, әлеге җыенныда 13 мәртәбә үткәрдек, Аллага шөкер 14нчесенә әзерлек бара. Яулык (газета «Мөслимә» 1997 тиздән 155 саныбыз чыгачак. Оешмабыз оешуга да 15 ел тула!
Әмма, җәмәгать «тешебез үтми» торган мәсьәләләр дә бар. К. Насыйри урамындагы Мәрҗани йортын карап торып черетәбез, саклый алмыйбыз, «Госмания» мөселман мәктәбенең дә үзе бинасы юк. 1997 елда ук «Сөембикә» мәчете төзүне күтәргән идек. Хәзер ул җирнең дә сатылуы мәгълүм булды. Без «Сотворение мира». «Шайтан туен» Кол Шәриф мәчете яныннан шәһәр читенә күчерүне сорап 3 ел «ялбарабыз». Хәзер Макаревич, Президент үзе булышачак, дип тора салып йөри. Мин Ураза ае буена шәһәр башлыкларының зиһеннәрен ачсана дип, Раббебезгә ялбарып дога кылдым.
Хәзер без Зыялылар белән очрашулар циклын ачып җибәрдек. Тарихчы галимә Тәэминә Биктимерова һәм Туфан Миңнуллин белән очрашулар уздырдык.
Аллага шөкер безнең эшчәнлегебез белән чит ил галимнәре дә кызыксына. Лондоннан Мисинский, Нью Йорктан - Александр Вашингтоннан - Лилия Кәримова, Голландиядән Юлия һ.б. Менә әлегә шулар. Безнең «Мөслимә» оешмасы белән «Ак калфак» гасырыбызның кыю лачынының ике канаты.
Хөрмәте дусларым, милләтебезнең киләчәге булган яшьләребез, тормышыбызда игелек, бер-беребезгә карата изгелекләр кылып, яшәргә тырышыйк! Ихласлыгыбыз белән кылынган гамәлләребез безне ике дөньяда да бәхетле итәр, ИншәАллаһ.

Әлмира ҺӘДИЯ
Мослимэ № 12, 2010 ел 

Фикер (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Артка