Яктырта ул безнең җаннарны

Вакыт үтә… Инде менә репрессия корбаны, күренекле язучы, татарның «Белинские» Гомәр Галинең вафатына да 55 ел булды. «Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел! — дип бик дөрес әйтәләр. Әмма Г. Галинең кабере күптән инде диңгез астында калды, чәчәк тә куеп булмый. Менә быел аның тууына — 110 ел.

Академик Х. Миначев: «Әгәр инде Гыйлем Камай кебек түбәннән күтәрелгән Тәтеш төбәге галименең кем булуын белергә теләсәгез, куркусыз йөрәкле, язучы, мәгьрифәтче-галим һәм публицист Гомәр Галине искә төшерергә кирәктер. Аны Тинчәле авылы кешеләре генә түгел, мәгълүматлы бөтен халык сагына», — дип әйткән иде.

Язучының туган авылы — Иске Тинчәледә (Буа районы) булган идем. Гомәр Гали исемен йөрткән авыл урта мәктәбе укытучылар коллективының башлангычы белән, авыл халкы язучының 110 еллык юбилеен да билгеләп үтәргә карар кылды. Район хакимияте дә ул башлангычны хуплады. Мәктәптә даими рәвештә эшләп килгән Г. Галинең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган музей материалларын файдаланып, яңадан шундый күпкырлы шәхеснең исемен халыкка җиткерергә, туганнарын җыеп, искә алырга менә дигән форсат иде бу.

Музей турында әйткәндә, тагын бер репрессия корбаны — Ибраһим Сәлахов искә төшә. Ул миңа бер хатында, мин музейга аның истәлекләрен сорагач, болай дип язган иде: «Гомәр Гали заманында безгә мәдәниятебез маягы булып торды. Шуңа күрә Г. Галинең иҗатына, язмышына багышланган музей булдыру ул — барлык татар халкы өчен зур куаныч. Ул — милләтебезнең әдәбиятына, аның иҗат фидакарьләренә ихтирам. Ул — татар халкының милләт буларак яшәвенә гамәли өлеш».

Г. Гали 1937 елны бер гаепсезгә кулга алынып, 10 ел сөрген газапларын кичергәннән соң, туган авылына әйләнеп кайта. Чөнки аңа Казанга, гаиләсе янына кайтырга рөхсәт бирмиләр. Ярты елдан соң, төрле органнарга күп кенә гаризалар язгач кына, аңа Казанда торырга рөхсәт итәләр. Әмма, ашкынып, җиң сызганып эшкә керешергә әзер булган әдипкә әдәбият өлкәсендә эшләргә мөмкинлек булмый. Ул Казан дәүләт университеты каршындагы клиникага «блат» буенча гына медстатист булып урнаша һәм 1949 елны яңадан кулга алынганчыга кадәр шунда эшли.

Бервакыт «Казан» радиосында әңгәмә вакытында миңа шундый сорау биргәннәр иде: «Мөбарәк абый, Сез Г. Галине күреп беләсез, аның белән сөйләшкән кеше, ул сөргеннән кайтканда ачулы идеме?» Минем җавап шундый булды: «Авыл кешесе нинди булсын инде. Билгеле, йөзе ачулы иде. Бер гаепсезгә 10 ел утырып кайткан, киләчәк язмышы хәл ителгән кешенең ачуы да булгандыр. Әмма сөйләшүләре, әти белән әнинең (язучының апасы) әйтүләре буенча, шул ук иде. Бигрәк тә авыл халкы белән дусларча, гади аралаша иде. Аны халык ярата, үз итә, чөнки ул тормышның бөтен ачысын-төчесен татыган кеше иде. Әмма шуны әйтергә кирәк, унъеллык сөрген газаплары да аның рухын сындыра, аның тормышка булган мәхәббәтен сүндерә алмаган иде».

Дөрестән дә, ул авылга кайтып ял итәргә уйламады. Бабайларның (әти) чоланында үзенә бер чатны эш бүлмәсе итеп ясады, өстәл куйды, шунда ук ятагы да бар иде. Кайчан гына карама, ул язу эшендә булды. Кызганычка, миңа тугыз гына яшь булганлыктан, аның нәрсәләр язуы турында кызыксынмаганмын.

Без аны еш кына үзебезгә кунакка чакыра идек. Әйтергә кирәк, күңеле һәрвакыт күтәренке иде. Мәзәкләр сөйләве хәтердә калган, кулъяулыктан әллә нинди уенчыклар ясап, миңа күрсәтә иде.

Алга китеп, тагын бер нәрсәне искә төшерү урынлы булыр. Мин үзем, авылда җидееллык мәктәпне тәмамлап, 1952-55 елларда Буада М. Вахитов исемендәге урта мәктәптә укыдым. Авылда вакытта һәм Буада укыганда Гомәр абый белән даими рәвештә хат алыша идем. Аның соравы буенча, хатларны русча яздым, ә ул, хаталарын төзәтеп, аларны миңа кире җибәрә иде. Шулай булгач, рус телендәге белемемнең дәрәҗәсендә аның да өлеше зур. Сер түгел, ул елларда Гомәр абый миңа 20-30 сум булса да акча җибәргәли иде. Ә инде аның сөрген көндәлекләре минем кулга кереп, аларны укыганнан соң миңа бик уңайсыз булды. Чөнки ул елларда анын кайвакыт ипи алырга да акчасы булмаган икән. Әлеге көндәлекләрдән билгеле булганча, ул Казаңдагы кызларына да өлеш чыгарган.

Билгеле, шундый аралашу да ярдәм иткәндер: Г. Гали тематикасы, аның иҗади тормышы, язмышы минем тормыш рәвешенә өйләнде.

Юбилей елы булса да, аның исеме белән бәйле кайбер тискәре якларны күрсәтергә кирәктер дип саныйм. Репрессия шаукымы 1950 елларда да, бер гөнаһсыз тоткыннарны кешегә санамаган шикелле, дәвам иткән. Аларның исәнлеге (үлгәнлеге) турында КГБ органнарында да бернинди дә белешмә булмаган, күрәсең. Инвентаризация да, исәпкә алу да юк. Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы Дәүләт иминлеге комитеты 1955 елның 12 сентябрендә Г. Гали исеменә (Казан адресы белән): «Сентябрь аеңда Сезгә реабилитацияләү мәсьәләсендә комитетка килүегез сорала», — дигән чакыру кәгазе җибәрә. Ә бит шул ук комитетта Г. Галинең 1954 елның июль аенда ук үтерелгәнлеге турыңда мәгълүмат булмадымы икәнни? Ул вакытта бит Сталин да исән түгел, аны бик гаепләр идең дә... Дөрестән дә, репрессия тәгәрмәче Сталиннан башка да тәгәрәгән икән. Дәүләт органы үлгән кешегә 14 айдан соң чакыру җибәрсен инде?! Ничек итеп ул корбаннарны искә алмыйсың. Ә бит аларга мемориаль такта кую яисә урамга аларның исемен бирү бүген дә каршылыклар белән бара, ә күп очракта ул чаралар эшләнмичә дә кала.

Бу яктан без Хөкүмәтебезгә, Казан шәһәр хакимиятенә, Мәдәният министрлыгына һәм Язучылар берлегенә рәхмәтле. Чөнки, Татарстан Министрлар Кабинеты карары белән, 1991 елда ук язучы туган авылның урта мәктәбенә аның исемен бирделәр. 2006 елның 16 июнендә, Хөкүмәтебез карары нигезендә, К. Нәҗми урамының 24/20 йорт диварына тантаналы рәвештә Гомәр Галигә истәлек тактасы куелды. Әмма аның гомере үзе кебек үк кыска булды. Казан вандаллары, ел ярымнан соң, 2007 елның ноябрь башында, аны дивардан каерып (90 кг. бронза), металлоломга тапшыралар. Йөз меңнән артык сумга төшкән изге тактаны юкка чыгаралар.

Шунысы шатлыклы, 2008 елның 3 июнендә истәлек тактасы яңадан куелды. Хәзер без аны һәрвакыт күрербез инде дигән зур ышаныч бар. Ул гына да түгел, Министрлар Кабинеты һәм Казан шәһәре башкарма комитетының ел ахырында ук инде «Идел буе районындагы Трубная дигән урам исемен Гомәр Гали исеменә алмаштыру турында»гы карары кабул ителгән иде. Ниһаять, быел берничә йорт диварында Гомәр Гали урамы дигән күрсәткечләр күренде. Гомәр Галинең исемен мәңгелләштерү чаралары киләчәктә дә үткәрелер әле дигән ышаныч бар.

Мөбәрәк Мусин,

Аксакаллар шурасы әгъзасы 

Фикер (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Артка