Салисә Гәрәева. Ислам дуслыкка илтә

16 февраля 2012 - Администратор

Явызлык, коллык дөньясы
Ислам динен сытмакчы.
Әһле исламны чүктереп,
Аның йөзен ертмакчы.

Комсызлык, масаю, канга
Сусаулар йөртә аны.
Ә Ислам дине дуслыкка
Илтә бөтен дөньяны!

Без — гаделлек мөритләре,
Эчебез-тышыбыз пакь.
…Кем белән син?
Кыйблаларны
Турылап, җилкеннәр чак!..

Фикер (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад