Илсур Нәфыйков. МИНСЕЗ ТАҢНАР АРАСЫНДА

 

Илсур Нәфыйков язмасы редакциягә очраклы гына килеп керде: бер көнне очрашканда папкаларыбыз алышынган. Тәкъдирдер инде: папкада хикәя табылды… Кызыксынучан «Идел»челәр аны укып та чыкты. Һәм әсәрне сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәргә булды.

Авторыбыз — тарихчы, КФУның тарих факультеты аспиранты. Башкортстанның Нефтекама шәһәреннән, 26 яшендә. Омтылышлары, хыялы — рухи гармониягә ирешү.

Чираттагы сәяхәттән кайтуым иде...

Көннәрем — 5 сәгатьлек йокы, төннәрем һәм кичләрем — өзлексез клублар челтәре, «тусовкалар», җыеннар, шау-шу, шоу... Ә барысы да сәнгатьтән башланып китте төсле. Таныш бу­лыйк, мин — ди-джей, музыкант. Иҗат кешесе, имеш. Меңнәрчә яшь кызлар миңа (үземне бер дә күрмәгән килеш) гашыйк була, меңнәрчә егетләр кул кысып күрешергә ашыга. Ә миңа нәрсә?! Миңа барыбер: бу барысы да — гадәти, табигый, тормышымның гади ритмы. Шул гына. Һәр дискотека, һәр чыгыш акча китерә, һәр төнем акча эшләүгә кайтып кала. Күпләр кара «Mitsubishi pajero wagon»ыма көнләшеп карый да, мине бик бәхетле саный.

Ә бер кичтә...

Кичке сәгать сигезләр иде, ялгышмасам. Миллениум күпере буйлап тезелгән машиналарны җәт-җәт кенә узам, имеш, бөтенегездән дә текәрәк берәү шәхси кичәгә ашыга — юл бирегез. Шулчак әни шылтыратты.

— Да, мам! Привет! — дим.

— Улым! Исәнме, балам! Эштәме син? Вакытың кысан түгелме?

— Нет, нормально все. А че надо-то?! — нәрсәдер уңайсызлый кебек. Нидер сөйләшергә комачаулый, дип уйлап кына бетердем... Бәтәч! Урысча җавап кайтарам икән бит әнигә. Ә ул, сизмәгәндәй, дәвам итә, элегрәк булса, тиргәп тә алыр иде, ә хәзер дәшми. Арыгандыр инде.

— Улым, әтиеңнең китаплары синдә түгелме?

— Нинди китаплар ул, әни?

—  Алгы якта сервантта тора иде, умартачылык китабы белән теге синең журналларың арасында. Бүген кулыма алмакчы идем дә, тапмадым. Узган юлы кайтканыңда җыештырып маташкан идеңме соң, ялгышаммы?! Күрмәдеңме шуларны?

— Ә, трактор төзелеше турындагы китаплармы?

— Шулар арасында Тукай китабы һәм җырлар ки­табы бар иде шул. Әтиең бер тапкырында Казаннан алып кайткан иде. Никтер сагындым да, кулыма ала­сым килде. Аннан... — әни әйтергә уңайсызланыпмы, тынып калды.

— Ни әйтмәкче идең?

— Ярар инде.

— Әни!!! — дидем мин таләп итүчән тавыш белән.

— Хәтерем начарланган, ахры. Бик җырлыйсым килә дә, җырларымның сүзләрен искә төшерә ал­мыйм...

Ул тынып калды. Ә мин, юлның каршы ягына чыкканга, бер мәл җавап кайтара алмый тордым. Ул, тагы да уңайсызланып:

— Әй, исең китмәсен, улым. Башыңа да алма, — дип акланырга теләде.

— Ярый, әни, борчылма. Берәр юлын табарбыз. Бәлки үзең чормага йә сандыкка җыеп куйгансыңдыр?

— Чормадан эзләмәкче идем дә, баскычны каядыр куйганмын. Таба алмыйм... Әй! Үзең бер көе генәме соң, улым? Соңгы вакытта шылтыратмыйсың да. Үзем шылтыратырга уңайсызланам. Тагы комачау­лармын диеп... Эш тә эш шул синең, эш тә эш. Төнен йокламыйсың, көндез... кояштан качып ятасың. Таңнар синсез генә уза иңде. Кайтып куренмисең дә бер... Әй! Салкыннар җитә инде менә.

— Барысы да әйбәт кенә. Мин эшкә килеп җиттем. Иртәгә сөйләшербез, яме?!

—  Ярый, хуш иттек. Исән-имин генә йөр. Өс-башыңны кара, салкын тидерә күрмә.

— Пока.

Бу сөйләшү нигәдер озакка искә кереп калды. Китап кибетенә барып әлеге китапларны сатып алу фикере дә бар иде үзе. Кул гына җитеп бетмәде, ва­кыт кына табылмады. Гел «иртәгә» грифы астында яшәгәнгә, бу вазыйфа, олы гамәл бер таңда буш хыял гына булып калды: әнкәйнең вафат булуы ха­кында хәбәр килде. Кайттым. Бу юлы китаплар то­тып кайттым авылга... Әле яңалар, бер генә бите дә укылмаган. Нигә алдыммы? Үзем дә белмим.

Әнине Кенәр зиратына, әти янына күмдек. «Бу авылда хәзер мине беркем көтми», — дигән уй йөгерде зираттан кайтып барганда. Йортны — беркем яшәмәгәнлектән — күрше Суфия апа малаена сата­сы идем. Әле яңа гына өйләнгән икән — еракка кит­ми, янәшәдә генә яшәр идек, ди үзе. Барлык җиһаз: иске шифоньер, өстәлләр, китап тулы сервант — ба­рысын бергә өй белән калдырырга исәпләдем. Түр бүлмәдәге сандыкны да капдырмакчы идем дә, Су­фия апа ризалык бирмәде. Әниеңнең төсе итеп сак­ла, ташларга гөнаһ, алып кайтып кит, зинһар, йортны да бик куркып кына алабыз әле, диде.

Әнкәй вафатыннан соң хәлсезләндем, беркемгә дә каршы сүз әйтергә, ашыгырга әүкәтем калмады. Мин нигәдер Тукай китаплары, җыр җыентыклары хакында, аларны әнигә кайтарып бүләк итү хакын­да уйланам. Акылым — булмый, соң, ди. Күңел әллә нишли, ашкына һаман.

Өчесен уздыргач, Казанга кайтып киттем. Оза­тырга чыккан Суфия апа, алгы якта урындыкта яткан китапларны күреп, көрсенеп куйды:

— Әй эзләде, бичара, әй эзләде шул Тукай белән җыр җыентыкларын. Борчылды. Әтиең төсе итеп сак­лаган, сиңа калдырырга теләгән дә, җуйган. Хәтере бозылды шул соңгы вакытларда, хәтере. «Зиһенем чуала, исемдә берни сакланмый. Җырларым оныты­ла. Җырлыйсым килә дә, сүзләре истә түгел...», дип зарлана иде. Авыр туфрагы җиңел булсын!

Мин дәшмәдем. Хушлаштым да, кайтып киттем. Сандыкмы? Сандык минем фатирга күчте, шунда бер бүлмә почмагында тын гына яшәвен дәвам итте.

Тора-бара Тукай да, җырлар да онытылды кебек. Кабат эшкә, кабат төнге сәяхәтләргә күмелдем.

Ә бер кичтә үземә кунаклар чакырдым. Алар — яңа танышларым Роберт, Алия, Камилла иде. Без киләсе атнадагы 8 Март бәйрәменә сцена­рий әзерләргә дип утырган идек. Ничектер, сүз ар­тыннан сүз китте. Эш артта калды, без гәпләшә, сөйләшә башладык... Шулчак минем телефон шыл­тырады. Ул Алиядән ерак түгел, өстәлдә ята иде. Мин, кул селтәп кенә, «сүндер» дидем. Алия шулай эшләмәкче иде дә, әмма:

— Әниең бит, мә, җавап бирәсеңме әллә. Болай соң шылтыратуы... юкка түгелдер.

Кайнар тир бәреп чыкты. Әни?! Ничек әни? Мин бит аның «симка»сын күптән бетерттем, номерын кайткач ук телефон хәтереннән сыздырттым. Әмма дисплейда «Вызов ЭНКЭЙ» язуы яна. Кулым калты­рый башлады. Җавап бирергә өлгермәдем — чакыру тәмамланды.

Сәер вакыйга. Иртәгәсен телефон компаниясе офисына бардым — алар «мөмкин түгел», диләр. Номерыма килгән шылтыратулар исемлеген ал­дык — анда да берни юк. Үзем генә булсам, акыл­га җиңеләям, дияр идем, ләкин бит моны Алия дә күрде...

Тормышыма кабат борчу кайтты, ниндидер төгәлләнмәгән гамәлем бар. Китаплар. Ләкин хәлне ничек үзгәртим хәзер, әни, ничек?! Менә шулай ике көн өзгәләнгәннән соң, күзем сандыкка төште. Бәлки рухы дога сорыйдыр, дога китаплары бардыр, дигән уй йөгереп узды.

Ачтым. Йөзгә сабын исе, балачак исе бәрелде. Нәни вакытта, әни күрмәгәндә, ачкалый идем мин аны. Эчендә ниндидер кыйммәтле әйберләр бар­дыр кебек тоела иде... Ә анда — ап-ак тукыма-кәфенлек, әтинең иске кәләпүше, сабыннар, ике пар алка, чигүле мендәр тышлары һәм... ике китап яткан икән. Габдулла Тукай шигырьләре һәм җырлар җыентыгы. Әни җырлаган, әни кадерләгән җырлар, сүзләр, хисләр. Кулыма алдым. Ачтым... Укыдым. Шулкадәр таныш, шулкадәр якын икән алар. Берсен әни бишек җыры итеп көйләгән, берсен әтинең ба­янына кушылып җырлаган. Бу бик-бик тә элек иде, әмма хәтернең әллә кайсы караңгы почмагыңда сак­ланган. Әни, әни! Менә ни әйтергә теләгәнсең син... Борчылма, җырларың онытылмас хәзер. Мин алар­ны үз йортымда һәм үз күңелемдә таптым. Барысы да яхшы булыр, әни...

Рәхәт булып китте. Шундый җиңел. Тәрәзә ар­тыңда — яз, таң атып килә. Мөгаен, соңгы еллар­да беренче тапкыр иртәнге кояшны күргәнгә шу­лай рәхәттер! Таңнар хәзер минсез генә тумас, иншаллаһ!

Илсур Нәфыйков.

«Идел», №2, 2012.

 

Фикер (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад