Салават Рәхмәтулла. Коръән (эзопчарак)

17 февраля 2012 - Администратор

…Хәзрәти Коръән, Зәбүр,
Тәүрат та шул, Инҗил дә шул!
Г. Тукай
I
Кулыма Коръән алам мин,
Хәйраннар кала-кала:
Рәсүлгә
Егерме өч ел (?!)
Иңдергән шуны Алла.
II
…Бутаганнар
Кулларына
Коръән алган кемне дә:
«Җәннәт тә — юк, тәмуг та — юк
Һәм юк «Хисап көне» дә…»

Шулар —
«Дин — ялган юл!» — диеп,
Мәчет-чиркәүләр ваткан.
Коръәннән сүрә аңламас
Наданнар… акыл саткан…

Шулар —
Властька үрләп тә! —
(Гарьлек тә һәм… оят та…)
Төзи алмаган (алмый да!)
Юньле бер җәмгыять тә…

Шулар —
«Без — хак юлда!» — диеп
Иярткән — башлар бутап…
Шулар… упкынга җиткерде… —
«Уф, Алла…» — дидек, туктап…

III
Эх, бутадылар —
Кулыма
Коръән алгач! — мине дә:
«Алла да — юк, пәйгамбәр дә,
Дини дә — юк, дине дә…»

Алла бит («ул чакта» әллә
Галәмдә эше беткән?!)
Егерме өч елын
Җиргә —
Коръәнгә! — сарыф иткән!..

IV
«Минем арттан!» — диеп,
Җанга
Шом сала яңа ялган…
…Кулда — Коръән: иң хак юлны
Алла Коръәнгә салган!...

Фикер (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад