Миңнуллин Роберт. Бәхетле булыгыз!

17 февраля 2012 - Администратор

Сез ир-егет икән әгәр,
Эш тотсын кулыгыз.
Кулыгыздан килгән кадәр
Игелек кылыгыз.
Бәхетле булыгыз!

Онытмасын әнкәйләрне
Кечегез,
Олыгыз.
Озын гомер кичерегез,
Чәчегез,
Урыгыз.
Бәхетле булыгыз!

Сезгә дигән теләгем бер:
Бәхетле булыгыз.
Һәммәгез дә минем шушы
Теләктән уныгыз!
Бәхетле булыгыз!
Бәхетле булыгыз!

Фикер (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад