Рифат Сәлах. НИГЕЗ

(диптих)
1
Ерак китмик, дисең, монда яшик,
Бул һәрвакыт янымда гына.
Аңла, иркәм, кеше чәчәк ата
Үзе туган ягында гына.

Ерак китмик, дисең...
Язмыш шулай,
Сорамый ул киттең, дип, кая?
Син гафу ит, минем күңелем дә
Оча туган ягыма таба.

Ир кешеләр үз ягында яши,
Үз илендә, кырда, диңгездә.
Ирләр нык булсынга нигез кирәк
Ирләр кирәк туган нигезгә!

Ир-егетләр үз ягында яши,
Үз җирендә эшли ул үзе.
Нигез нык булсынга ирләр кирәк,
Ир — нык булсын өчен нигезе!

2
Сез сүгәсез аны: җебегән, дип,
Һәр эшендә көчсез, җиңелгән.
Ирләр көчле була алмый икән,
Аерылса туган җиреннән.

Ирләр күчмә кошлар кебек яшәп
Канатларын гына каера.
Бер ир дога кыла: «Йа Раббым! — ди,
Нигеземнән генә аерма!»

Нигезсез ир кемгә кирәк инде?
Язмыш җиле кинәт аудара.
Соңгы өмет — шөкер, ышанабыз,
Ышанабыз әле Аллага.

Нигез кирәк җирдә яшәү өчен,
Кайту кирәк туган нигезгә.
...Мөһаҗиргә туган җире кирәк,
Иман кирәк, иман динсезгә!

Фикер (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад