"Иман нуры" журналы

RSS лента

Аллаһ безне Коръәндә: "Ий, иман китергәннәр. Иман китерегез!" (4-136) дип өнди. Бу нәрсәне аңлата? Ислам потларга табынуны рөхсәт итми, чөнки аларга гыйбадәт кылу иман белән берничек тә сыеша алмый. Өстәвенә, хәзер — XXI гасырда сүз таш яки тимер потлар хакында бармый, Казанда, мәсәлән, беркем дә Габдулла Тукай сыннарына табынмый бит.  

  Ризаетдин Фәхретдиннең мөфти буларак эшләгән чоры тарихчылар тарафыннан шактый өйрәнелгән. Шуларга таянып әлеге докладны әзерләдем.

Сезне мөбәрәк Рамазан аена ирешүегез белән тәбрик итәм. Аллаһы Раббүль Гыйззә хәерле гамәлләр кылып, шушы айны үткәрүләребезне насыйп әйләсә иде.  

Әйе, беренче авазлары белән, яшәү хокукы даулап дөньяга яңа кеше туа. Бала тудыру газабыннан талчыккан ана йөзендә күк капугысы ачылгандай шатлыклы елмаю. Ул ана булды, аның нәсел дәвамчысы дөньяга килде. Чиста ак кәгазь битенә ана кеше нәрсә яза алыр? Милләтебезгә, динебезгә лаек итеп, намуслы, әхлаклы шәхес тәрбияли алырмы ана? Мең төрле сорау-борчулар. Шушы бәләкәй төргәк эчендәге җан иясе бит киләчәктә милләтебез, динебез, телебез сагында торучы шәхес булып үсәргә тиеш.  

Күренекле татар галиме Ризаэддин Фәхреддинның эшчәнлеге нигездә 3 шәһәр белән бәйле: Казан, Уфа һәм Оренбург. Танылган татар сәнәгатьчеләре бертуган Шакир һәм Закир Рәмиевләрнең Оренбургка чакыруларын кабул иткәнче, Ризаэддин хәзрәт Уфа Диния Нәзарәтендә казый вазифаларын башкара. Шушы чама белән 15 ел вакыт эчендә Р. Фәхреддин шөһрәт казанган дин әһеле, талантлы мөгаллим һәм атаклы мәгърифәтче дәрәҗәсенә җитлегә. Соңрак исә ул үзен талантлы журналист буларак та җәмәгатьчелеккә таныта.  

← Артка