"Сердәш" газетасы

RSS лента

Инде ничәнче тапкыр бер үк төрле сәер төш кереп сискәндерә Ләйләне. Менә бүген дә йөрәкне шомландыра торган шушы төштән сискәнеп уянды ул. Торып утырды да, күзләрен тәрәзәгә төбәп, уйга калды. Кояшның алтынсу нурлары, төн пәрдәсен үтәли тишеп, Ләйлә төбәлгән тәрәзә пыяласын яктыртып елмаялар иде. Җиһанда кояш чыгып килә... Кызның иң яраткан вакыты.  

Су басу тукталганнан соң һәм Нух үзенең кешеләре белән көймәсеннән чыккач, әлеге мөэминнәр гаилә тормышы корып, балалар үстерә башлыйлар. Кешеләр саны күбәя, Җирне үзләренә яраклаштыралар, басуларда ашлыклар өлгерә, җанварлар һәм кошлар үрчи, әкренләп тормыш су басканга кадәрге кебеккә әверелә.  

Җил өрә тәрәзәдән,
Иркәли йөзләремне, 
«Син бар нәрсәдән азат», дип,
Урлый ул хисләремне.  

Адәм белән Хәүва, бернинди арыганлык һәм курку белмичә, оҗмахта бәхетле яшәп яталар иде. әмма алар Аллаһы сүзен тыңламадылар, шуның өчен Ул аларны җиргә төшерде. Алар җирне зур агачлар һәм үләннәр белән капланган хәлдә күрделәр. Алар шулай ук җирдә яшәүче арсланнарны, юлбарыс, фил, сыртлан һәм башка җанварларны күрделәр. Ерткыч җанварлар үзләрен ашарлар дип, Адәм белән Хәүва бик курыктылар һәм бик югарыдагы мәгарәгә кереп урнаштылар. Ачыктылар, әмма яннарында оҗмахтагыдай ашамлыкларны күрмәделәр. Адәмгә азык-төлекне урманнардан һәм әрәмәлекләрдән эзләргә туры килде.  

Миләүшә авылда урта мәктәпне тәмамлап шәһәргә килде дә заводка эшкә урнашты. Егетләре авылда калса да үкенмәде. Бәхетем булса, очрар әле дигән фикер белән яшәде. Тулай торакта яшәве аңа ошады. Заводта сигез сәгать эшләп кайтасың да дүрт ягың кыйбла. ә авылда колхоз эшеннән башка үз хуҗалыгыңда да эш муеннан.  

Биредә сүз Сабира ханымның тормышы турында барачак.

Аның яшьлек еллары җиңелдән булмый. 11 ел гомере төзелештә үтә. Аннары хаклы ялга чыкканчы нефть җиһазларын эшләү заводында бил бөгә.
 

← Артка