Балалар газетасы «Сәлам»

RSS лента

Март ае җитә башлау белән, борчуга төшә Марат. Нәрсәгә, нәрсәгә, ә менә кыз туганнарына бик бай егет ул. Әле бүген дә, февральнең егермеләре генә үтүгә карамастан, мәктәптән кайтышлый ук кибетләрне урап чыгарга ниятләде. Күз кызыктырырлык, туганнарын сөендерерлек бүләкләр күп-күбен... Тик бәяләре!.. Әйе, унынчы сыйныф укучысының гына акчасы җитәрлек түгел монда.  

Портрет

— Мә! — диде миңа йөгереп,

Кәгазен сузды сеңлем. —

Синең сурәтең буенча

Портретыңны төзедем.  

Матур көн, ягымлы кояш, аяз күк, ак болыт, ямьле табигать, саф җил, чиста һава, күркәм җир, сихри тавыш, якты уйлар, иксез-чисез хыяллар, төпле өмет, күңелле кичерешләр, бәхетле киләчәк, мәңгелек истәлекләр… Болар барысы да нәрсәне аңлата дисезме? Яз … ямьле яз! Яз янында мин башка сүзне күз алдына да китерә алмыйм, чөнки яз нәкъ менә ямьле ул, яз — ул ягымлы!  

Өстәл артына утырып, ак икмәккә үрелүем була, күз алдыма Ренатаның кара күзләре килеп баса.

— Апа, бер генә телем икмәк бирегез әле.

Калтыранып кына чыккан шушы нечкә тавыш, яшь тулы күзләр, җан әрнеткеч хәтирәләр бөтен күңелемне биләп ала да, инде ничәнче тапкыр йөрәгендә давыл булып, студент елларына алып кайта.  

← Артка