Матурым

RSS лента

Вакыт үтә… Инде менә репрессия корбаны, күренекле язучы, татарның «Белинские» Гомәр Галинең вафатына да 55 ел булды. «Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел! — дип бик дөрес әйтәләр. Әмма Г. Галинең кабере күптән инде диңгез астында калды, чәчәк тә куеп булмый. Менә быел аның тууына — 110 ел.  

Автобуска бер сәрхүш керә. Шофер билет алырга кирәклеген белдергәч, акчасы юклыгын әйтә.

— Эчәргә тапкансың ич!

— Дустым сыйлады.

— Ә нигә юлга бирмәде?

— Ничек бирмәсен, бирде — дип куеныннан шешә чыгарып күрсәтә.  

Апам Әлфия, сеңлем Тәзкирә Ижау шәһәрендә яшәгәч, миңа анда бик еш булырга туры килә. Әле берсенең улы өйләнә, әле икенчесенең кызы кияүгә чыга. Йә булмаса туганнарымның берсенең туган көне түгәрәкләнә. Барган саен Ижауда яшәүче 70 мең милләттәшем тормышында булган күңелгә ятышлы, халкым өчен горурланырлык бер яңалык белән танышып кайтам.  

← Артка