Галиева Райлә

RSS лента

ТР, Әтнә районы Түбән Шашы авылы. Миңа 28 яшь. e-mail: [email protected]

Кызыксындыру бүләгенә ия булды.

Дөньяны, тормышны яктылык аша гына күргәнгә, һәрбер табигать мизгеленә мөкиббән китеп караганга, мин бәләкәй чактан ук үзем чыгарган шигырь юлларымны сөйләп йөрергә, җырларга ярата идем. Мәктәптә укыганда, «Сабантуй», «Ялкын», шулай ук үзебезнең район газетасы — «Саба таңнары»нда язмаларым, әкиятләрем дөнья күрде. Мәктәпне тәмамлагач, үземне сынап карау өчен, районыбызда яңа гына оеша башлаган Саба телерадиокампаниясенә эшкә кердем. Беренче айларда радиотапшыруларның вакыты аз булуга карамастан, район җирлегендә булган һәр яңалыкны халыкка җиткерә тордык. Эфир вакыты арттырылгач, аерым радиотапшырулар әзерли башладык. Мәсәлән, балалар өчен «Ике икең — биш» тапшыруын әзерләдем. Бу тапшыруда район, республика хәбәрләре, яңа әсәрләр белән таныштыру һәм башка сәхифәләр бар иде. Шулай ук балалар өчен «Бу кызык» сәхифәсен дә алып бардым. Армия тормышын яктырткан «Бөркеткәй» тапшыруын да эфирга әзерләүдә катнаштым. Солдат хатларын анализлап эфирга чыгару минем өскә йөкләнгән иде. «Бөркеткәй» тапшыруы армия сафларында хезмәт итүче егетләр белән даими рәвештә хат алышып торды. Шулай ук хезмәт иткән җирләрен барып күрү бәхетенә дә ирештек. «Саба дулкыннары» телевидениесе эшли башлагач, мин анда спорт яңалыклары белән таныштыра идем. Беренчеләрдән булып, эфирга районыбызның гына түгел, ә республикабызның алдынгы тракторчысы Вәсилә апа Шәмсетдинова турында тапшыру әзерли башладым. Мин аны «Адымнарың булсын хәерле» исеме белән эфирга чыгардым.
2001 елда мин Казан педагогия көллиятенә укырга кердем һәм 2004 елда аны кызыл дипломга тәмамладым. Шушы вакыт эчендә «Мәгърифәт», «Шәһри Казан» газеталарында язмаларым басылды. 2004 елның октябрь аенда мин, «Иделем акчарлагы» конкурсында катнашып, йомгаклау бәйрәменә чакырылдым. Без монда үзебезнең иҗат җимешләребезне аксакал язучыларыбызга тәкъдим иттек, бергәләп анализладык. Рабит Батулла үткәргән иң мәгънәле сорау бирүче призына лаек булдым. Райондашыбыз Мәгъсүм Хуҗин тарафыннан җылы сүзләр ишетү дә үзе бер бәхет иде. «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесе әдәби җыентык чыгарды. Анда минем «Татар юрганы» дигән шигырем басылды. Кияүгә чыгып, Әтнә районы Түбән Шашы авылында яши башлагач, шушы районда басылып килүче «Әтнә таңы» газетасы белән даими аралаша башладым. Беренче вакытларда алар тәкъдим иткән темаларга яздым. Әтнә ягы, аның халкы белән якынрак танышканнан соң, районның булдыклы кешеләре, көндәлек проблемалар һәм башка темаларны яктырткан язмаларым дөнья күрде. Ә 2007 ел минем өчен зур борылыш елы дип әйтү ялгыш булмастыр. Мин, методист-оештыручы булып, Әтнә районы мәдәният йортында хезмәт юлымны дәвам иттем. Кичәләр, бәйрәмнәр оештыручы буларак, иҗатым яңа юнәлеш алды. Булачак чараларга сценарийлар язу төп бурычым булса, журналист буларак, язган сценарийлар аша халыкның культурасын үстерү, җәмгыятьтәге җитди проблемаларны күтәреп чыгу, аларның чишелү юлларын табу төп максатым булып тора. Шул вакыт эчендә «Әтнә таңы» газетасында районның мәдәни торышын да, район сәхнәсендә чыгыш ясаучы артистларның тормышын да яктыртып барырга тырышам. Әлбәттә, «Әтнә таңы» газетасында төрледән — төрле проблемалар күтәрелгән мәкаләләрем дә басыла тора.
2010 елда мин Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамладым. Ә иҗатымда яңа юнәлеш таптым: мин сәхнә өчен әсәрләр яза башладым. Алга таба да үземне борчыган темаларга язмалар язуымны дәвам итәрмен дип уйлыйм һәм ышанып калам.
Барчагызга тирән ихтирам белән өч номинациядә дә катнашу очен иҗат җимешләремне сезгә тәкъдим итәм.
 

← Назад