Гәрәй Рәхим. ҮЛГӘННӘН СОҢ

 

Мин үлгәннән соң да яшәрмен, дим...

Озак түгел — бары өч-дүрт көн —

Мине юу, киендерү, кершән сылап

Экспонат итеп, залга кую,

Табутымда яту кеше көлдереп,

Гәҗитләргә кара кайма белән

Рәсемемне куяр өчен дә,

Некрологта мине, шәп иде, дип

Ак төсләргә буяр өчен дә,

Урын алу өчен бер зиратта,

Каберемне казыр өчен дә

Бер өч-дүрт көн кирәк булыр әле —

Гәрәй калыр, дим, үз көчендә...

Ә аннары — бетте!.. Г. Рәхим дә,

Гөргөри дә, Родионов та

Гел булмаган кебек кенә булыр

Дөнья дигән бу зур клубта...

..Анда тагын зур концертлар булыр,

Музыкадан шашар тыңлаучы —

Монда булмас сыңар бер адәм дә

Гәрәй Рәхимнәрне уйлаучы...

Җирдәшләргә, илгә, балаларга

Бернием дә юк бит бүләсе...

Тыныч күңел белән китеп була —

Тик үләсе килми... үләсе...

Мин үлгәннән соң да яшәрмен, дим...

Комментарии (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад