Шәрифулла Сөмбел - Казах исе килә.

Беренче адымнар.
Һәрвакыт урамга чыгар алдыннан ул көзге каршына килә.Әлбәттә бизәнер өчен түгел...Ул үзенең Аллаһ Тәгалә биргән матурлыгын башкалар алдында модага куярга теләми.
Кемнәрдер хидҗабны шунда ук кия башлый.Ә кемгәдер кияр өчен күпмедер вакыт, әзерлек кирәк. Эчке дөньябызда сугыш башлана: кеше сүзенә карап кимәскә, яисә Аллаһ каршысында булган бурычыбызны үтәргә.
Мәркәзебез Казанда мөслимә туташларны еш очратырга була.Намаз вакыты килеп җиткәч, үзәк урамнарда үзеңне ислам дәүләтендә кебек хис итәсең.Бер-берсенә якында гына урнашкан матур мәчетләребез моңлы азан тавышы белән үзләренә чакыралар.
Бу дөньяда һәр кешенең язмышы төрлечә үрелә. Шуның кебек безнең мөслимәләребезнең дә яулык яба башлаулары, хидҗаб кию тарихлары төрлечә.
Мин сораштыру үткәргән кызлар бөтенесе дә Мөхәммәдия шәкертләре.
Әссәләмүгаләйкүм кызлар! Мин сезне кешеләр еш борчый торган сорау белән “ борчып” алам.Кайчан исламның фарызларын үти башладыгыз? Ничек һәм нинди ситуациядән соң яулык яптыгыз?

Казахстан, Юлия. 24яшь:
-Ассалямуалейкум! Миңа 22 яшь иде. Элек муеныма урап йөргән яулыгымны башыма яптым, ӘлхәмдүлиЛләх! Әмма ислам дине күп еллар буе йөрәгемне дулкынлатты. Мәселман кызларына карап соклана идем. Менә хәзер үзем дә алардан ким түгел дип саныйм. Исламны аңлап, төшенеп, күп дини китаплар укып, динебезнең төп арканнарын үти башладым...Менә шул.
Кояшлы Зилә, Киров областе, Кильмиз районы.16яшь:
Мин яулыкыны 5 класста яптым...Һәтердә әле дә. Беренче сентябрь...Әйе,курку булды.Күрерләр, күргәч көләрләр...башкалар кебек булмау җиңел түгел.Һәзер уйлыйм-ни өчен? Нәрсәгә нигезләнгән булган бу курку? Әйе, бигрәк бала идем бит әле ул чакта. Бик күпне аңламый идем. Класс минем бердәнбер җылы урыным иде, мине анда аңлыйлар иде. Укучылар яхшы мөнәсәбәттә булдылар. Безне һөрмәт иттеләр. Минем арттан ук иң якын дустым да яулык япты.Еллар үтә барды...Укытучылар безне үрнәк итеп куйдылар.Әлхәмдүлилләх. бүгенге көндә Мөхәммәдиядә укыйм. Монда укып мин элеккеге яулык япкан өчен оялу хисеннән арындым. Һәзер мин үземне шушы яплыклы кызлар арасында яшәп бик бәхетле тоям, әлхәмдүлилләх.Мөхәммәдиядә мин үземне шәхес буларак та ачтым.
Аллаһның рәхмәте булсын әби белән бабайга, алар миңа шундый гүзәл ислам тәрбиясе бирделәр. Әни мине яратырга, ә әти иркен уйларга өйрәтте. Шундый якын кешеләр бүләк иткән Аллаһка чиксез рәхмәтләр булсын !

Тахмина, Үзбәкстан:
Минем гаиләм миңа 4 яшь булганда исламга килде.Шушы вакыттан алып әти белән әни миңа Коръән сүрәләре һәм гарәп әлифбасы өйрәтә башладылар. Шушы вакытларга инде мин 18 сүрә белә идем. 6 яшемдә мәктәпкә укырга кердем. Уку мине үземнең динемне өйрәнүдән аерып торды. Шулай итеп мин мәктәп предметларына кереп баттым. Якынча 5 класста урамда яулык ябып йөри башладым, әмма мәктәптә сала идем. Ул вакытта ояла идем, менә хәзер уйлыйм:” Нәрсә ояты бар? Ни өчен оялырга?” Бу елларда мин мәктәптә шулай йөрүемне дәвам иттем, шәригать буенча инде миңа гаурәт җирләремне каплап йөрергә кирәк булса да.
Уку елы башы.8 класс.Октябрь аенда минем әтием аваряигә очрады. Шулай бер ай комада булды. Ноябрь аеда без бердән-бер гаиләне туендыручыны югалттык. Әтинең үлеменнән соң инде яулык яптым. Миңа моның өчен бик тә оят. Нишләп иртәрәк кимәдем. Ә хәзер генә! Әтинең боларны күрмәве миңа бик тә кызганыч. Әлбәттә мәктәптә бөтеенсе дә шок хәлендә иделәр. Әмма дә ләкин бөтенесе дә моның траур вакыты, яулыгын салыр дип уйладылар.Бер ай дәвамында укытучыларның бернинди тавыш- тыны чыкмады, кисәтү дә ясамадылар. Шуннан соң мәктәп директоры үзенә чакыртып, мәктәпкә болай йөрергә ярамый дип лекцияләр укый башлады. Укытучылар дәрестә еш кына кисәтүләр ясый башладылар.Мәктәптә күпләр көлде миннән. Ә минем классташларым һәрвакыт мине яклый килделәр.Тора –бара директор мәктәптән куу белән янады. Мин шуннан соң яулыкны чөеп кенә яба башладым.Шулай итеп мин мәктәпне тәмамладым. Кая укырга керергә микән дип баш ваттым.Интернетта “ Мәдрәсә” дип җыйдым. Анда дөньядагы бөтен мәдрәсәләр дә чыктылар. Беренчеләрдән булып Казан мәдрәсәләре тора иде. Мин Мөхәммәдия сайтына кердем.Берничә сорау биреп, шуларга җавап алдым. Һәм шунда керергә дип карар кылдым.Экзаменнарга әзерләнә башладым. Июль ахырларында Казанга очып килдем. Августта экзаменнар булырга тиеш иде. Бик нык борчылдым. Әмма дә ләкин, әлхәмдүлилләһ. Экзаменнарны биреп укырга кердем. Бүгенге көндә Мөхәммәдия шәкертемен. Мин бик шатмын, шул көннәрдә укытучылар басымына бирелмәгәнем өчен. Әлхәмдүлилләх мин мөселманмын һәм моның белән бик тә горурланам.
Арча районы, Луиза, 18 яшь:
-Намазны мин 4-5 классларда укый башладым. Иң беренче дингә әтиебез кереп китте.Арчадагы мәчеткә йөри башлады( аны анда җизни чакырды).Безгә дә кызык булып китте, аңа ияреп йөри башладык. Мин ул елларда районга музыкальная школага йөри идем.Шунда әтигә утырып барам инде.Иң беренче укытучыларым Ильяс остаз һәм Сания апа булдылар. Мөгаллим сәнидән хәрефләр өйрәнә башладым. Китапның уңнан ачылып, гарәп телендә сүзләрнең уңнан укылуына аптырадым инде.
Шулай бергәләп өйдә әти янына басып. Намаз укый башладык.Соңрак әни дә безгә кушылды.
Ә яулыкны мин 10 класста яптым. Моңа кадәр мәчеткә барганда гына ябарга кирәк дип уйлый идем, фарызлыгын белмәдем. Менә хәзер Мөхәммәдиядә көндезге бүлектә, РИУ да читтән торып укыйм, ӘлхәмдүлиЛләх.

Оренбург, Динара:
Үземнең хикәятемне мин замандашыбыз җәмәгать эшлеклесе, галим Фәтхулла Гюленның сүзләре белән башлыйм: “ Бүгенге замана кешесе үзенең Яратучысын эзли һәм үзенең бу җиргә нинди максат белән китерелүен белергә тели”. Чынлап та, кешедә тумыштан гыйбәдәт кылырга ихтыяҗ салынган. Ләкин никызганыч, күпләр хаклыкны тапмыйлар.
Мин үскән гаиләдә Корбан бәйрәме үткәрү һәм Рамазанда авыз ачтырудан ерак китми иде.Шулай итеп бәләкәй чактан динебез турында аңлашылмаучанлык яшәп килде. Өстәл янында җыелып, кулларын күтәреп, ниндидер безнең телдә булмаган сүзләр укыйлар. Дөресен генә әйткәндә, христианнардан көнләшеп карый идем. Телевизордан еш кына аларның ничек дога кылалар,бәйрәмнәрен үткәрәләр. чукынганнарын күрә идем.
Хәтеремдә, бала вакытымда үзем генә калып мине туры юлга күндерүче, ак белән караны аерырга өйрәтүче кеше булуы турында хыяллана идем, яисә шундый инструкция табарга хыялландым.
Шулай вакыт уза торды. Мәктәптәге, институттагы дөньяви фәннәрне өйрәнеп, тагын да ныграк инандым, бездән бик күпкә акыллырак һәм көчлерәк Көч бар. Менә хәзер генә аңлыйм, бөтен белем -фәннәр - Аллаһның аятләре.Ул атом, молекулаларның төзелешен генә ал. Кем шулай итеп ясый ала?
4 курс студенты булганда, мин шулай итеп үземнең дин буенча булган бушлыгымны тутытрырга булдым. Ял көннәрендә мәдрәсәгә йөри башладым. Төп максатым булып- ислам динен тагын нәрсәләргә өйрәтә икән әле: ураза тоту һәм корбан китерүдән башка? Мәдрәсәгә мин башкаларга караганда ярты елга соңгарак калып йөри башладым. Укучылар инде гарәп хәрефләре белән яза иделәр. Миндә шушы язуга кызыксыну туды. Гакыйда һәм әхләк дәресләреннән алган тәэсирләрдән соң мин шушы ял көннәрен зур кызыксыну белән көтеп ала башладым.Институттан соң йоклауларны да оныттым. Бу дәресләр гади чынбарлык һәм ислам законнары турында иделәр. Бу чынбарлыклар минем күз алдына китергән дөрес тормыш белән тәңгәл килделәр. Мин бәләкәйдән үк эзләгән “инструкцияне” таптым. Шунда мин белдем. Бу “инструкцияне” Аллаһ үзе язган! Мин үзләренең сорауларына җавап эзләгән психолг, филосовларны “оныттым”. Бөтен Коръәндә кушылганнарны үтисем килде. Намаз укырга өйрәндем, ләкин укырга басырга әзрәк куркытты. Апа белән чираттагы аның дөнядан зарлануларын тыңлаганнан соң шуңа тагын бер кат инандым, ничек шул хәтле шөкерсез булып була? Шунда ук җавап та табылды, намаз уку гына да безне күпме гөнаһлардан саклый.
Алга таба мин хатын-кызларның гәүрәт җирләрен каплап йөрергә тиеш икәнен белдем. Мәчеткә шулай яулык киеп йөреп, үземдә ниндидер рәхәтлек, саклану чарасы тойдым. Көннәр үткән саен джинсы киеп йөрү һәм яланбаш булу шундый уңайсыз була барды. Беркөнне өйдән яулыксыз чыкмыйм дип карар кылдым. Әле миңа чын мөселман кызының тышкы кыяфәтенә керү бик ерак иде, шуңа да карамастан бу минем зур җиңүем булды. Иң зур сынау әле әти- әниләр белән көтеп тора иде. Алар миннән еракта яшиләр. Минем шәһәрдә нәрсә майтарып ятканымны әле белмиләр иде. Әнинең күз яшьләрен, әтинең түбәнсетүләрен күтәрү минем өчен зур сынау булды. Шушы минутларда хидҗаб өчен хокукларымны яклаганда үземне ислам өчен көрәшүче сәхәбә итеп хис иттем. Күпмедер вакыттан соң алар минем җитдилегемне күреп, тынычландылар.
Иң зур җиңүем булып, әлбәттә яулык ябу табу түгел, ә үземнең ничек алга таба үзгәрүем, үсүем тора. Әйберләрне ислам күзлеге аша карау, уйлау. Гомереңне ислам рельесы аша үткәрү. Үзебезнең начар гадәтләребезне бетереп.камил тәртип булдырып, Аллаһ ризалыгына омтылып яшәү –бар максатым. ИншәАллах хак юлдан барырга, яшәршгә насыйп булсын.Әмин.
Казан, Айгөл: Тел, милләт турында еш сөйләшәләр. Ничек телне, милләтне саклап калырга? Моның өстендә кем эшләргә тиеш? Балалар бакчасы, әллә инде мәктәпме?
Әмма дә ләкин күп әйбер үзебездән торганын онытып җибәрәбез.Телне саклап калуда зур урынны , ким дигәндә сөйләм телен гаилә алып тора.
Юлия- татар кызы.Казахстаннан.Татарның мәркәзендә туып үскәннәр авыз тутырып бер җөмлә әйтә алмаганда, безнең белән иркен итеп татар телендә аралаша.Хәтта безнең сөйләшүебездән төшеп калган, әби- бабайларыбыздан да сирәк ишетергә туры килгән сүзләрне куллана.( Без аңламыйча торсак, и шуны да белмисез мени татар балалары дип шаярта.)
Әйбернең кадерен ул югалгач кына беләсең бит.Районга баргач авылыңны, калага баргач районыңны, чит илгә киткәч туган авыл, район гына түгел калаңны да сагынасың. Шуның кебек чит илләрдә яшәүче татар халкы, туган теленең кадерен белеп яши.
Бу үзе үткен, үзе чая кыз белән мин экзаменнар биреп йөргәндә таныштым.Йөзенә карауга татар дип әйтеп тә булмый.Казах далалары җиле үз өлешен кертми калмаган. Русчалатып исемен сорадым.Юлия ди. Нинди халык вәкиле? Татарочка,- ди .Мин әйтәм, разве Юлия татарская имя. Да, никогда не слышали что ли, ди.Менә шулай танышып киткән идек өлкән абый телендә. Без танышканга инде ике ел да узган. Шушы гомер эчендә чын туганнарга әйләнеп беттек.
-Менә син Татарстаннан күп чакрымнар ерактан туып үсеп тә, татар телендә иркен аралашасың.Ничек, кайдан татар телен өйрәндең, кемнәр сәбәпче булды?
Юлия: Туган телемне үз гаиләм эчендэ өйрәндем. Әби- бабайларым минем белән гел татарча сөйләштеләр. Ә әнием татар мәктәбен бетергән.Туган телгә мәхәббәт миңа гаиләмнән күчте. Бәләкәй чактан ук казах халкын татар шигырьләре белән таныштырдым.Татар халык биюләрен биедем, концертлар куйганда сәламләрне татар телендә дә җиткердем.
-Үзең белән якыннанрак таныштырып китсәң иде.
Юлия: Казахстан, Чингирлауда тудым.Шунда 21 ел яшәдем.( 24 яшь хәзер).Кечкенәдән бию түгәрәкләрендә катнаштым, гел сәхнәдә булдым. Ягъни мәдәният дөньясында кайнадым. Мәктәпне тәмамлагач мәдәният- сәнгать университетына кердем (ЗКГУ Западный Казахстанский Государственный Университет).Анда татар мәдәни мәркәзендәге кичәләрдә еш катнаштым. Үзем сценарийлар төзедем, сабантуйларда катнаштым.Университетта төрле милләтләрнең асамблеясы эшләп килә. Шунда татар бүлегенең тәкъдим итүчесе булдым. Шушы төрле халыкларның дуслык бәйрәмнәре үткәрелде.
-Ни хәлләрдә яшәп ята Казахстан татарлары?Ниләр белән шөгыльләнәләр?
Юлия:Казахстан татарлары үзләренең гореф- гадәтләре, телләре, дине өчен нык торалар. Төрле мәдәни кичәләрдә еш катнашалар, йөриләр.Бер-берсенә һәрвакыт ярдәмләшеп торалар. Якшәмбе мәктәпләре эшли.Анда бөтен татар шагыйрьләрен өйрәнәбез, шигырьләрен укыйбыз.
-Шагырьләр дигәннән иң яраткан шагыйрең?
Юлия: Әлбәттә Габтулла Тукай. Иң беренче аның шигырьләре белән таныштым, Шүрәлеләрдән башладым.
-Казахстанда яшьләр нинди телдә сөйләшәләр?
Юлия:Нигездә казахча һәм русча сөйләшәләр.Әмма хәзер казахлар үз телен үстерүдә бик зур эшлиләр.Ике илне чагыштырсак,Казахстан белән Татарстанны, казахлар үз телен һәр казах баласы сөйләшсен өчен тырыша.Бөтен мәктәпләрдә дә дәресләр казах телендә.Алар үзләрен саклап калу өстендә нык торалар.Мәктәпләр, документлар, даруханәдәге дару кәгазьләре казах телендә. Мәдәни- сәнгати яктан бик нык үсеш алганнар.
- Татарстанга килгәнче татарлар турында фикерең нинди иде? Ике ел Казанда уку дәверендә шул ук фикердә калдыңмы?
Юлия: Казан инде ерактагы татарлар күнелендә татарның каймагы булып тора.Килгәч тә бер атна татарча белдерүләр, әбиләрнең татарча сөйләшүен ишеткәч, күргән саен сөендем. Тора бара аңладым, мин боларны бары тик шул кадәр ишетергә, күрергә теләгәнгә генә шулай тоелган. Бактың исә татарлар йоклый, актив түгелләр, үзләрененең татарлыгын танымыйлар. Бик аяныч татар илендә булып мин монда татарлыкны сизмим. Казахлар арасында яшәп мин казах исен сиздем. Әгәр дә алар белән русча сөйләшсәң, нигә казахча сөйләшмисең дип ачуланалар иде.
-Татарстанда гаилә корып,яшәп калу теләге бармы?
Юлия: Әйе, татар егетенә кияүгә чыгып, чын татар балалары үстерәсе , үземне татар итеп чын дәрәҗәдә тоясы, гореф- гадәтләрне саклап каласы килә. Мине шунысы куркыта, әгәр дә мин Татарстанда калып, вәзгыять һаман да шулай баруын дәвам итсә, балаларым татар мәктәпләрендә укып, татарча сөйләшерләрме?
- Әйтәсе килгән теләкләрең.
Юлия:Мин яратам казахларны, чөнки алар бик киң күңелле халык.Алар үз телен, илен яраталар. Илләрен, гореф- гадәтләрен саклап калу өчен барысын да эшлиләр. Мин татарларның да шундый булуларын телим. Һәм шулай ук динебезгә ныклап тотынсак иде. Әгәр дә кешенең дине юк икән, аның милләт дигән төшенчәне аңлавы да түбән булачак.
- Зур рәхмәт .Теләкләрең чынга ашсын!
Сөмбел Шәрифуллина.КФУ студенты.

- Мин хидҗабны Аллаһ ризалыгы өчен кидем. Чөнки мөселман хатын-кызы балиглык яшенә җиткәч, үзенең гаурәт җирләрен каплап йөрергә тиеш. Гаурәт җирләрне каплап, яулык ябу фарыз икәлеген законыбыз булган Көръән Кәримнең “Нур” сүрәсе 31нче аятеннән укып белә алабыз, һәм хәдисләрдә дә бу турыда әйтелә. Хидҗаб кигәннән соң мин үземне шундый уңайлы хис итәм, җаным да тыныч. Үземне бәләкәй чагымдагы кебек,җил- яңгырдан саклаучы әниемнең кочагында тоям.Бөтен кеше дә шушы бәхетне аңласа, ничек шәп булыр иде.
Мөслимәләр! Аллаһ барчаларыбызга да авырлыкларга каршы торырга көч бирсен, ике дөнья бәхете насыйп итсен.Ә инде кем әле яулык япмаган аларга туры юл, кыюлык һәм алга.
Сөмбел Шәрифуллина.КФУ студенты.

Комментарии (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад