Мин сине уйламаган көн —
Кысмыр көн булыр иде.
Син төшемә кермәгән төн
Кысыр төн булыр иде.
Көннәрем дә, төннәрем дә
Синең белән уртак үтә,
Уртак үтә күптәннән...
Ә бит без күрешмәгәнгә
Ярты гасыр, аннан артык
Гомеркәйләр үткәннәр.
Нигә кайтам соң ул чакка
Еллар, киртәләр үтеп? —
Гел син чакыргандай тоям
Шул киртәләрне сүтеп!
Шул киртәләрне сүтеп без
Ашкынышып яшибез.
Бу халәткә килгәнбез бит
Унсигездә, яшьли без!..
Менә инде җитмеш яшьлек
Гомер җебен сүтәбез.
Бирсен Ходай — сиксәнгә дә,
Туксанга да җитәрбез.
Тик мин һаман... һаман... һаман..
Сине уйламаган көнне:
«Кысмыр көн бу» — диярмен.
Син төшкә кермәгән төнне:
«Кысыр төн бу» — диярмен.