Гәрәй Рәхим. Ай белән Кояш кавышты

 

Ай күрдем айман1 белән,

Авызым тулы иман белән.

Шушайларда2 үләр булсам.

Каберем тулсын иман белән.

Халык авыз иҗатыннан

Ай күрдем айман белән —

Зәп-зәңгәр Күк гөмбәзендә

Ай белән Кояш кавышты —

Мин шуны гына беләм!..

 

Мин шуны гына беләм —

Без дә бит Синең белән

Бу дөньяның күз алдында

Ай белән Кояштай идек...

Күк йөзе — зәңгәр келәм...

 

Күк йөзе — зәңгәр келәм...

Келәмгә ятып ант иттек:

«Син минем өчен үләсең,

Мин синең өчен үләм!..»

 

Айман көннәр бик сирәк шул,

Аеры көннәр бихисап.

Картаябыз...

Әй гомеркәй,

Изгелеккә бул хисап!

 

Айман көнне көтеп алып

Иманнар әйтәбез без.

Кояш белән Ай шикелле

Яктылар, әйбәтбез без.

 

Кояш белән Ай шикелле

Яшибез без һаман да —

Кояш бата, Ай да калка

Бүгенге заманда да.

 

Тик Син баткач Мин калкамын,

Син калыккач Мин батам —

Айман көнне көтә-көтә

Озак яшик ичмасам...

 

…Ай күрдек айман белән,

Авыз тулы иман белән...

(1 Айман — Күк йөзендә ай да, кояш та берьюлы торган көн. Керәшеннәр аны бүген дә «айман көн» дип йөртәләр. Айман көнне иман әйтсәң оҗмахка (оҗтомакка, җомакка) керәсең, ди…)

(2 Шушайларда — шушы айларда. Халык авыз иҗатында шигъри ритм өчен кыскартылмыш.)

 

Комментарии (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад