Шәрифулла Сөмбел - Бер җылы сүз җитә.

28 августа 2012 - Администратор

Нәрсә ул дуслык? Бүгенге көндә дуслык бармы? Булса нинди?
Бу темага университетта кышкы сессия вакытында курсташлар белән бәхәс алып барган идек. Уртак фикер итеп, бүгенге көндә чын дуслык юк дигән нәтиҗәгә килдек. Мәдрәсәдә дә бу темага еш кагылып торабыз. Бигрәк тә тулай торакта яшәгән кеше дуслык бармы, юкмы икәнен белә торгандыр.
Дуслык. Дуслар…
Югары әхлакый сыйфатлар юкка чыгып барган заманда, күпләребез дуслыкның ни икәнен дә оныттык. Дуслыгыбыз да үзебезнең материаль ихтыяҗларыбызны канәгатьләндерү өчен генә калды. Дуслашабыз икән, кешенең җәмгыятьтә тоткан урынына, күпме акча эшләве,кеше арсында сүзе үтүенә карыйбыз. Бу әлбәттә безнең җәмгыятебездә хөкем сөргән караш.
Ә ислам дине бу темага ничек карый соң?
Исламда ислам кардәшлеге дигән төшенчә яшәп килә. Аллаһ Тәгалә Коръәдә әйтә: « Мөэминнәрнең барысы да кардәшләр». (49: 10). Ә бик күпләребез моны аңларга да теләми. Толай торакта яшәгәннәр дип башлаган идем сүземне. Без менә мәдрәсәдә нинди генә милләт вәкилләреннән булмаган кызлар белән бергә торабыз. ( Татар, башкорт, чечен, тажик, үзбәк һ.б ). Төрле җирдән, төрле милләттән булуыбызга карамастан, бер- беребезне берләштетүче булып ислам тора. Күпләрнең якыннары, әти – әниләре аңламаганда, монда бер- беребезне аңлыйбыз. Берәр нәрсә кирәк булды исә, ярдәм кулын сузабыз.Ягъни кайгылар, сөенечләр дә уртак. (Әлбәттә бөтен кеше дә бер чыбыктан дигән сүз түгел әле бу.)
Дуслык турында аятьләр генә түгел, хәдисләр дә бик күп: « Бер мөэмин икенче мөэмингә цементланган биналарның ташалры нык берегергә тиеш ». « Бер мөэмингә икенче бер мөэмин белән 3 көннән артык сөйләшмичә, үпкәләп торырга ярамый».
« Тәхкыйк, кеше золым итүче».( Коръән, 14: 34).
Бик күпләребез үзебезне мөселман дисәк тә, гади генә кагыйдәләрне дә үтәмибез. Минем юлым, минем фикерем генә хак. Бүтән юллар хак түгел дияргә яратабыз. Бер- беребезне көфергә чыгарырга да күп сорап тормыйбыз.
Кайвакыт кешенең кәефен күтәрергә, яисә кәефен төшерергә күп тә кирәк түгел. Бары тик бер елмаю, бер сүз дә җитә. Юкка гына хәдистә: « Дустыңа елмаеп карау да- бүләк(сәдака)» диелмәгән.
Мөселманнарга шуны онытмаска кирәк. Безнең барчабызны да Яратучыбыз бер, тәрбия итүчебез бер, ризыгыбызны бирүче Зат бер. Бер, бер…меңгә хәтле бер, бер.
Пәйгамбәребез бер, динебез бер, кыйблабыз( Кәгъбә) бер, китабыбыз - Коръән бер.
Шулкадәр «бер», «бер»ләр бергәлекнең, дуслыкның, мәхәббәтнең кирәклеген күрсәтә.Бу бергәлеклә галәмнәрне бер- берсенә бәйләүче зур чылбырлар хөкемендәдер. Шуңа күрә, бер- беербезнең үрмәкүч өе шикелле зәгыйфь булган кимчелекләренә, хаталарына карап, дошманлык күрсәтү Аллаһка хөрмәтсезлек күрсәтү була. Әгәр дошманлык күрсәтергә теләсәң, күңелеңдәге дошманлык хисенә дошман бул дип юкка гына әйтмәгәннәр.
Тирә ягыбызда дуслык юк ул диючеләргә, без мөселманнар буларак моның киресен күрсәтергә тиешбез.
Сөмбел Шәрифулла. КФУ студенты.
 

 

Комментарии (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад