Гәрәй Рәхим. Бәхетле... бәхетсез...

 

Онытылмый беренче саф мәхәббәт

                        Әхмәт Рәшитов

Замана да, чор да түгел —

Гаепледер үзебез:

Мәңге бергә булалмаган

Мәңгелек мәхәббәт без!..

 

Җитмеш яшьлек сабый затлар

Саф бит, ак бит йөзебез.

Мәңге бергә булмасак та,

Мәңгелек гашыйклар без!..

 

Кайгырырга, үкенергә

Безгә сәбәпләр юк һич —

Тәннәр бергә булмаса да,

Җаннар мәңге бергә ич!..

 

Без җирдә иң гөнаһсызлар

Юк, без мескен түгелләр!..

...Тик чиксез сагынулардан

Сыкрап үтә күп көннәр...

Өзгәләнә күңелләр...

 

Күрәмсең безнең гомерләр

Бәхетсез дә түгелләр...

Бәхетле дә түгелләр...

 

Комментарии (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад