Шәрифулла Сөмбел -

Минем танышым- Айгөл Шәрифуллина гомумән киңкырлы кеше. Аның җитешмәгән җире юк. Тегесенә дә,монысына да өлгерә. КДУның татар филология һәм әдәбияты факуль тетының көндезге бүлеген тамамлады.Бүгенге көндә Мөхәммәдия мәдрәсәсенең 3 курсында укый. Шул ук вакытта өлкән курс шәкертләренә инглиз телен укыта һ.б.
-Әссәләмүгәләйкүм Айгөл!
Син менә икенче ел рәттән чит илгә чыгасың. Узган елны Сириягә барган булсаң,бу ел нишләп Марокканы сайладың?

Айгөл:
- Мин ТДПГУның "Әл Хәдара" үзәге оештырган программасы буенча бардым, моңа кадәр студентлар 11 ел дәвамында Сүриягә барганнар иде. Быел Сүриядә чуалышлар булу сәбәпле, Марокко белән килешү төзелде.
-Төрле кеше чит илләргә төрле максат бн бара.Кемдер дөнья күреп кайтыйм әле ди, кемдер ял итәргә. Синең чит илгә баруыңның максаты нидә?

Айгөл:
- Былтыр да, быел да чит илгә чыгуымның максатты гыйлем алу иде. Без университетта көненә3 сәгат гарәп телен укыдык. Ләкин шул ук вакытта Марокконың төп шәһәрләренә сәяхәт кылдык, җирле халык мәдәнияте белән таныштык, бик күп гыйбрәт алдык, ә бу инде дөнья да күрдек, ял да иттек дигәнне аңлата! :)
-Кемнәр белән бардың?
Айгөл:
-. КФУ студентларыннан тыш, 1 кыз Мәскәүдән һәм бер кыз Санкт Петербургтан иде.

-Чит илгә чыккач аның халкына, яшәү рәвешенә ихтибар итәсең бит инде.Безенң халыктан Марокка халкы ни бн аерылып тора, нинди охшаш яклары бар?тормыш рәвеше ничек?
-

Айгөл:

-Марокко халкында европалашу сизелә, мәсәлән, яшьләр белем алырга омтыла, магистратура, хәтта докторантураны тәмамлаучылар бар. Беренче карашка алар йомыграк, ләкин сөйләшеп китсәң, ачылалар, бик ярдәмчелләр. Гарәпләр, гомумән алганда, туганлык җепләрен бик саклыйлар, бер-берсенә кунакка еш йөриләр. Тагын марокколылар шаулы халык, сәбәп килеп чыктымы, демонстрасиягә чыгалар, кызу канлылар.

-Иң истә калган вакыйгаң?
Айгөл:
Беренче тапкыр Атлантик океанны күрү!!! Искиткеч манзара иде! Чиксезлек! Гаҗәеп зур дулкыннар!

-Чит илләргә барырга теләүчеләргә киңәшләрең?
Айгөл:
- Чит илдә булып кайту - зур гыйбрәт алу дигән сүз. Аллаһ Тәгалә яраткан дөньяның никадәр матур, никадәр кызыклы булуын аңлыйсың. Шуны искәртеп үтәсем килә, чит илгә барыр алдыннан аның турында мөмкин кадәр күбрәк белеп барырга кирәк. Моны исәпкә алсаң, сине күбрәк ихтирам итәчәкләр.
Тормышта девизың?

Айгөл:
- Девизым -" һәрвакыт үсешкә омтылырга кирәк!", бу, әлбәттә, рухи яктан үсү, гыйлем алудан гыйбарәт.
- Гарәп теленнән башка тагын ниләр бн кызыксынасың( гомумән)?
Айгөл:
- Гарәп теленә кадәр мин инглиз телен өйрәнгән идем. Гомумән, мин телләргә гашыйк кешемен. Гарәп телен үзләштерсәм, көнбатыш телләрдән испан һәм француз, ә көнчыгыш телләрдән төрек һәм фарсы телләрен өйрәнергә теләгем бар. Телләрдән кала, мин тагын күп нәрсәләр белән кызыксынам, кеше мөмкин булганча төрле өлкәләргә кагылышлы нәрсәләр турында хәбәрдар булырга тиеш дип саныйм.

-Максатыңа ирешер өчен ниләр эшләргә кирәк?


Айгөл:
- Максатка ирешер өчен кешегә иң элек аны куярга кирәк! :) Ә аннары инде, Аллаһ Тәгаләгә тәвәкәлләп, шул максатка ирешер өчен бар көчеңне куярга кирәк. Ләкин аңа ирешү юлының хәләл булырга тиешлеген онытырга ярамый!

-Алданы көннәрдә нинди илгә барырга планнаштырасың?
Айгөл:
- Киләсе сәфәрем Төркиягә булыр дип ниятләп торам, ин шә Аллаһ! Станбул мәчетләре дөньяда иң матурлары дип санала, моннан тыш анда мөселман мәдәнияте һәм тарихы белән бәйле булган башка бик күп әйберләрне күрү теләге зур.
- Уңышлар сиңа. Хәерле юллар юлдаш булсын!

Сөмбел Шәрифуллина.КФУ студенты.

Комментарии (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад