Эзләү








 

 


 

 

Бакча

RSS

Поиск:
 

ТӘМЛЕ БУЛСЫН
 КИШЕР САЛАТЫ

Чи кишерне шакмаклап яисә вак кына токмачлап турыйлар, эре тишекле угычтан уарга да мөмкин. Аннары сайрак савытка салып шикәр комы яисә бал, җиләк-җимеш: башта салкын су белән, аннан соң кайнар су белән яхшылап юылган йөзем, вак кына тураган күрәгә, янә төшсез кара җимеш, кабыгы әрчелгән алма кушалар. Боларның барысын яхшылап болгаталар да салат савытына салалар, өстенә каймак сибеп, яшел тәмләткечләр белән бизәп бирәләр. Салатка каймак урынына катык салырга мөмкин.

Умартачыга киңәшләр

Яз салкын килгән һәм озакка сузылган елларда март календаренда язылган эшләрне апрель башларында үткәрәләр. Умарталар өчен урын әзерлиләр, аларны кышлау өеннән алып чыгалар, кышлау өеннән чыгарылган һәм иректә кышлаган умарта кортларының тирәләп очуларын күзәтәләр, умарталарын өстән-өстән генә булса да карап-тикшереп чыгалар. Сәламәтләндерү һәм профилактика эшләрен башкаралар.

ҖИЛӘК КУЛЬТУРАЛАРЫ

БАКЧА ҖИЛӘГЕ

Биологик үзенчәлекләре. Бакча җиләге роза чәчәклеләр семьялыгына, җир җиләкләре ыругына керә. Бу ыругта чама белән 45 төр исәпләнә. Кыргый хәлдә каен җиләге һәм клубника аеруча таралган. Бакча җиләгенең килеп чыгышында аларның бернинди катнашы юк. Урман җир җиләге кыргый хәлдә пэркайда таралган. Чәчәкләре ике җенесле. Җиләкләре бик вак, кызыл, вак кына орлыклары җиләкләре өстендә урнашкан, хуш исле.

Алмагачның нинди сортларын үстерергә?

Җәйге сортлар.

*Мелба. Канадада Мекинтош сорты чәчкеннәреннән чыгарылган. Бу сортның агачлары барлык районнарда да кышны яхшы кичерә; алмасын иртә бирә башлый. Уңышы югары, алмалары бик тәмле.

Алмалары уртача зурлыкта, йомры-конуссыман яки йомры, җиңелчә генә сырлы, ачык әфлисун төсле-кызыл буйбуй алсу яшькелт-ак төстә. Йомшагы ак, әчкелтем-төчкелтем, тәмле. Алмалары августның икенче яртысында өлгерә һәм ай буе саклана, ташыганда бозылмый.

«12 ай яшелчә бакчасында»
Гыйнвар-февраль

Гыйнвар-февраль айларын гадәттә, бакчачылар өчен тыныч вакыт дип саныйлар. Ләкин моның белән кайберәүләрнең бер дә килешәселәре килми. Хәтта кайберәүләр бу вакытта яшелчәләрне утыртуны бүлмәдә түгел, ә менә бакчаның нәкъ үзендә башламакчылар. Ә ничек итеп соң?


Новости 1 - 5 из 5
Начало | Пред. | 1 | След. | Конец | Все