Эзләү








 

 


 

 

"Иман нуры" журналы

RSS

Хәнәфи бул!

Аллаһ безне Коръәндә: "Ий, иман китергәннәр. Иман китерегез!" (4-136) дип өнди. Бу нәрсәне аңлата? Ислам потларга табынуны рөхсәт итми, чөнки аларга гыйбадәт кылу иман белән берничек тә сыеша алмый. Өстәвенә, хәзер — XXI гасырда сүз таш яки тимер потлар хакында бармый, Казанда, мәсәлән, беркем дә  Габдулла Тукай сыннарына табынмый бит. Монда безнең уйдагы потлар, күпләр илаһиландырган кешеләр турында сүз бара. Ваһһабилар бик күп корылмаларны, төрбәләрне җимергән, коеларны күмгән, ләкин үз күңелләрендә потлар торгызган. Алар үз "изгеләрен" — Ибн Таймияне, Мөхәммәд ибн Габдел-Ваһһабны һ.б. алиһә итеп алды.

Рамазан ае — тәүбә һәм уяулыклар ае

Мөхтәрәм мөселман кардәшләрем!

Сезне мөбәрәк Рамазан аена ирешүегез белән тәбрик итәм. Аллаһы Раббүль Гыйззә хәерле гамәлләр кылып, шушы айны үткәрүләребезне насыйп әйләсә иде.

РИЗАЕТДИН ФӘХРЕТДИННЕҢ МӨФТИ БУЛАРАК ЭШЧӘНЛЕГЕ
Ризаетдин Фәхретдиннең мөфти буларак эшләгән чоры тарихчылар тарафыннан шактый өйрәнелгән. Шуларга таянып әлеге докладны әзерләдем.
1921 елның 6 декаберендә җиденче мөфти Галимҗан Баруди хәзрәтләре вафат булгач, Диния Нәзарәтен (ЦДУМ) вакытлыча мөфти вазыйфаларын казый Ризаетдин Фәхретдин җитәкләп кала. Яңа мөфти сайлау буенча мөселман дин әһелләре съездын җыю илдә барган киеренкелек аркасында озакка сузыла. Ниһаять 1923 елның 10 июненнән 21 июньгә чаклы Уфада II нче Бөтенроссия Мөселман Дин әһелләре Съезды үткәрелә. Анда 285ләп делегат катнаша. Кунаклар белән 300 якын кеше җыела. Коканд, Ташкент, Кырым мөфтиләре дә була. Корылтайда күп кенә дини мәсьәләләр каралганнан соң күпчелек тавыш белән Диния Нәзарәтенең сигезенче мөфтие итеп казый Ризаетдин Фәхретдин сайлана.

РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН - ЖУРНАЛИСТ
Күренекле татар галиме Ризаэддин Фәхреддинның эшчәнлеге нигездә 3 шәһәр белән бәйле: Казан, Уфа һәм Оренбург. Танылган татар сәнәгатьчеләре бертуган Шакир һәм Закир Рәмиевләрнең Оренбургка чакыруларын кабул иткәнче, Ризаэддин хәзрәт Уфа Диния Нәзарәтендә казый вазифаларын башкара. Шушы чама белән 15 ел вакыт эчендә Р. Фәхреддин шөһрәт казанган дин әһеле, талантлы мөгаллим һәм атаклы мәгърифәтче дәрәҗәсенә җитлегә. Соңрак исә ул үзен талантлы журналист буларак та җәмәгатьчелеккә таныта.

ДИНИ УКУ ЙОРТЛАРЫНДА ӘДӘБИЯТ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ РИЗАЭТДИН ФӘХРЕТДИН МИРАСЫННАН ФАЙДАЛАНУ
Саф әле күңелең синең,
Һичбер бозык уй кермәгән,
Пакь телең дә һич яраусыз
Сүзләр әйтеп күрмәгән.
Пакь җаның һәм пакь тәнең -
Барлык вөҗүдең пакь синең;
Син фәрештә валчыгысың,
Йөзләрең ап-ак синең!
Әйе, беренче авазлары белән, яшәү хокукы даулап дөньяга яңа кеше туа. Бала тудыру газабыннан талчыккан ана йөзендә күк капугысы ачылгандай шатлыклы елмаю. Ул ана булды, аның нәсел дәвамчысы дөньяга килде. Чиста ак кәгазь битенә ана кеше нәрсә яза алыр? Милләтебезгә, динебезгә лаек итеп, намуслы, әхлаклы шәхес тәрбияли алырмы ана? Мең төрле сорау-борчулар. Шушы бәләкәй төргәк эчендәге җан иясе бит киләчәктә милләтебез, динебез, телебез сагында торучы шәхес булып үсәргә тиеш.


Новости 1 - 5 из 5
Начало | Пред. | 1 | След. | Конец | Все