Эзләү








 

 


 

 

Сәламәтлек

RSS Поиск:

 

Марат хәзрәт Сәйфетдинов. Ана сөте
«Без кешегә ата-анасына изгелек кылырга әмер иттек. Аның анасы аны авырлык өстенә авырлык белән күтәреп йөрде һәм баласын ике елсыз күкрәгеннән аермады. Шулай булгач, Миңа һәм ата-анаңа шөкерле бул. Синең бит Минем яныма кайтасың бардыр». (Локман сүрәсе: 14).

Кеше. Сәламәтлек. Ислам дине
Адәм баласының иң кадерле, иң затлы һәм иң кыйммәтле бердәнбер нәрсәсе – аның саулыгы. Ул шуны саклау өчен теше-тырнагы белән тырыша. Табибларга мөрәҗәгать итә, экстрасенсларга бара. Ләкин байтак очракта мондый эзләнүләр уңыш китерми, чөнки гамәлдә авыруның сәбәбен бетерү түгел, аның нәтиҗәсен дәвалау гына киң урын алган.
Нишләргә? Сәламәт һәм озын-озак яшәү юлын каян табарга? Ислам дине кушканча, мөселманлык гадәт-йолаларын төгәл үтәп яшәүдән!
Ислам дине – кеше сәламәтлегенә бик игътибарлы дин. Коръәни-Кәримдә һәм хәдисләрдә аерым шәхес һәм җәмгыять саулыгы турында кайгырту хокукый нормалар, таләпләр төсен алган.

Эч кибү (Табиб киңәше)

Безнең эчәклегебез бүгенге көндә тәнебездә иң күп эш башкаручы әгъзадыр, мөгаен. Эчәклектә аша ган ризыкны үзләштерү тәмамлана. Аның эшчәнлеге дөрес булса, канга тән өчен кирәк булган бар нәрсә дә эләгә. Ләкин бик еш бу эшчәнлек дөрес булмый. Эчәклек эшчәнлеге бозулының иң киң таралган формасы — эч кибү. Статистика күрсәткәнчә, эч кибү белән 80% халык интегә. Һәм бу проблема бүген генә тумаган. Мисал өчен, әби патша эч кибүнең бик авыр хроник формасы белән интеккән. Интегеп кенә калмаган, ә авырдан тышка чыгу сәбәпле, каты итеп көчәнү вакытында, йөрәге яры лып дөнья куюы да эч кибү сәбәпле булган.

Кан басымын җиңәргә
Артериаль басым — зур кан тамырлары тышчасындагы кан баганасы бамымы ул. Аның зурлыгы төп ике факторга бәйләнгән. Беренчедән, йөрәкнең кыскару көченә һәм тамырларда агучы кан микъдарына; икенчедән, кан тамырлары тышчасындагы басымга. Кан басымы терекөмеш баганасында билгеләнгән миллиметрларда үлчәнә һәм ике сан белән билгеләнә. Мәсәлән, 120/80. Монда 120 — йөрәк кыскарганда билгеләнгән югарыгы басым, 80 — йөрәк тынычланганда билгеләнгән аскы басым.

Сәламәтлек — Аллаһы тәгаләдән бәндәләренә бирелгән бер бүләк

Аллаһы тәгаләнең кешеләргә булган рәхимлеге чиксез. Галәм буйлап Раббыбызның нигъмәтләрен санап китсәк, аларны без санап бетерә алмыйбыз. Галәмдә кеше исемен йөртүче зат бик кечкенә булуга карамастан, Аллаһы тәгалә аңа зур игътибар биргән.

Балаларга
 «Стеноз гортан» нәрсә ул? Ул ни өчен балаларда ешрак була?

Бугаз шешеп сулыш юллары кысылу урысча «Стеноз гортани» диелә. Сүзгә-сүз тәрҗемә иткәндә, бу — «бугаз тараю». Моның турында белү бар кешегә дә кирәк, чөнки бу чирлеләр тиз ярдәм алуга мохтаҗ. Бугаз тарайганнан тын кысылып, тән күтәрә башлаганда ярдәм күрсәтүче медикларга да җиңел түгел. Баштан сизеп, дөрес ярдәм белән тәэмин иткәндә, чирлене буылудан саклап калып була.

Йөклелек билгеләре
Яшьләре, белем һәм акыл дәрәҗәләре төрле булган хатын-кызлар белән көндәлек аралашканда шунысына игътибар иткәнем бар: үзләренең сәламәтлекләренә, тазалыкларына битараф караучылар бик күп. Әлеге битарафлык көннән-көн көчәя баручы чирләргә, яман шешләргә һәм зур күңелсезлекләргә сәбәп була. Хатын-кызларда еш күзәтелә торган тагын бер шаукым турында әйтмичә кала алмыйм. Инде корсактагы яралгы селкенә башлаганчы йөргән хатыннар соңгы чиктә баланың тууын теләмиләр һәм аннан котылу юлларын эзли башлыйлар. Мондый очракларның ешаюы әлеге язмама сәбәпче булды да инде

«Үз тәҗрибәмнән»

Чуаннар, сызлавыклар

(чирей, болячка)

Яңа җыелган карама (ясень) яфрагы тубылгы (таволга) үләнен ваклап пластырь рәвешендә фурункул, чуанга кую бернинди авырлыксыз дәваланырга ярдәм итәчәк.

Шулай ук киптерелгән тубылгы яфраклары да файдалы: 1 стакан суда 2—3 аш ашыгы үләнне 5 минут кайнатырга, кайнатманы бәйләвеч итеп куярга.

АЧ ТОРУ ФАЙДАЛЫМЫ СОҢ?

Кешенең бик борынгы бабаларының үсү-камилләшү процессында шактый озак ач торуга түзү сәләте булдырылган һәм генетик яктан ныгытылган, бу исә яшәү өчен башка хайваннар белән көрәштә аларга һичшиксез өстенлекләр биргән. Кешегә ул сәләт борынгы бабаларынна күчкән, югыйсә безнең заманда аның инде кирәге калмаган.


Новости 1 - 9 из 9
Начало | Пред. | 1 | След. | Конец | Все