Эзләү








 

 


 

 

Ялт-йолт

RSS

Рәсим Абдул

СӘРБИ ӘБИ ЯЗМЫШЫ

Бердәнбер кызы Сараны

Кияүгә бирде әби.

Кияү әйтте: «Ташламабыз...

Булырсың безнең, әни».

Нури Арсланов

САЛАТ ФАҖИГАСЕ

Куйсаң турап, яргалап:

Яшел кыяр да — салат,

Торма-кишер дә — салат,

Помидоры да — салат...

Кәбестәсе дә — салат...

Чын салатның исе дә юк, —

Салатның эше харап!..

Шәүкәт Шәрәпов

КАЙТТЫЛАР

— Бәрәңге алыр чак җитте,

Кайтыгыз, — дип, — ярдәмгә, —

Хәсби әби хат җибәрде

Улларына шәһәргә.

Көннәр буе, төннәр буе

Көтте карчык тилмереп...

Нурихан Фәттах

СҮНГӘН МӘХӘББӘТ

Шалт та шолт чут төймәләре тартып утыра идем. Бухгалтериягә шыгырдап торган өр-яңа унлык кебек яшь кенә бер кыз килеп керде. Үзем дә сизмәстән мин кинәт чут салудан туктап калдым. Башымны калкыттым да, исем китеп карап торам моңа. Шундый чибәр! Пәри кызымыни!

Зәки Нури

Ә ҖАВАП ЮК...

Үзен-үзе югалтканга күрә,

Үксеп-үксеп елый бер нәни:

«Мин кемнән соң! Мин кемнеке булам —

Аңлат миңа, әйтеп бир, әни.

Барлас Камалов. РЕВИЗОР
 Эшнең бисмилласы итеп, үзем белән таныштырыйм да, җәмәгать, аһ-зарымны сөйлим әле.

Мулла кушкан исемем Миңнегали минем, фамилиям — Сөбханкулов.

Эшләгән җирем — торгта. Торгта толк дигән булып, кыймылдап яткан булабыз. Мактанып әйтүем түгел — һәрнәрсәнең җебен җепкә, җеген җеккә китереп, гадел эшләргә яратам.

Габдулла Шамуков. МӘЕТ КҮМҮ (мәсәл)

Бик борынгы заман була

Мисырда бер шундый йола:

Кемне булса берәресен

Күмәргә теләсәләр бик олылап,

Урам буйлап

Үкереп елап

Мәет белән каберлеккә бару өчен,

Елаучылар чакыралар икән яллап.

Беркөн шулар,

Шул ялланып елаучылар,

 


Новости 1 - 7 из 7
Начало | Пред. | 1 | След. | Конец | Все