Эзләү








 

 


 

 

"Иман" газетасы

RSS

Мәүлед бәйрәмен үткәрү гөнаһмы?
Бөтен галәмне юктан бар кылып тәрбия кылучы Аллаһу тарафыннан бәндәләргә ирештерелә торган хөкемнәрне гади генә булган һәрбер кеше саен ирештерү лаек та түгел һәм һәр кешенең бу хөкемнәрне кабул итәргә кабулияте дә мөмкинлеге дә юк, чөнки ул Бөек затның хөкемнәрен ирештерүче фәрештә белән очрашырга, аның сүзләрен аңларга лаек булган зат кына бу кебек вазыйфага лаеклы булачагы да һәр акыл иясенә мәгълүм булса кирәк.

(Нет голосов)

Корбан гаете мөбарәк булсын!
Быел Корбан гаете 16 ноябрьдә булачак. Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. И Ходайны бар вә бер диеп, Мөхәммәтне (с.) хак пәйгамбәр диеп иман китереп инанган мөэмин-мөселманнар! Белегез һәм аң булыгыз ки, бүген – бәйрәм көне, газиз һәм хөрмәтле, мөбарәк корбан гаете көнедер! Бу көнне гөнаһ кылу белән бозмагыз! Бүген кылынган гыйбадәтнең әҗер-савабы исә гаять зурдыр, шулай ук гөнаһ өчен дә газап зур булачак. Шуңа күрә тагать-гыйбадәтләр игелекле эшләр генә кылырга ашкыныйк. Бүген гыйбадәтләр арасында кылыныр өчен иң хәерлесе исә – корбан чалудыр.

(Нет голосов)

Югалмас кыйммәтләр алга дәшә...
Куркытмасын сине замана.

Фикерең кыйммәт булса һич югалмас,

Әйт кардәшем булса әгәр сүзең,

Чал хәтерле тарих булганда.

Кызык бу тормыш... Көнне-төнне белми киләчәккә ашкынган вакыт эчендә кешелек нинди генә хәлләргә тап булмый да, нинди генә үзгәрешләр кичерми.

(Нет голосов)

РАМАЗАН ШӘРИФ МӨБАРӘК БУЛСЫН!
И мөселман кардәшләрем! Белегез һәм агяһ булыгыз! Галимнәр сүзләрән, китап сүзләрен ихлас күңел белән тыңлап, ул вәгазь-нәсыйхәтләрне йөрәкләрегезгә беркетегез һәм көчегез җиткәнчә ул сүзләр белән эш итәргә тырышыгыз! Аллаһы тәбарәкә вә тәгалә Көръәни Кәримдә «И Минем берлегемә ышанган бәндәләр! Белегез ки, сезгә ураза тоту фарызыланды – сездән алда булып киткән кавемнәргә фарыз кылынган кебек...»

(Нет голосов)

Бидгать
Бидгать — охшашы булмаган нәрсәне уйлап табу, ягъни булдыру димәктер. Менә шушы мәгънәдән чыгып бидгать сүзе термин буларак шәргый булмаган гамәлне кулланышка кертүгә әйтелә. Гайшә (р.)дан риваять кылынган хәдистә Рәсүлүллаһ (с.)нән «Кем безнең бу динебезгә анда булмаган яңа нәрсәне кертсә, ул инкарь кылыначак» дигән сүзләрне китерә.

(Голосов: 1, Рейтинг: 2.93)

Шәригатьтә мәҗүси гадәтләрнең кулланышы хакында
Мәгълүм булганча, Исламдагы гыйбадәтләрнең рәвешләре җаһилияттәге гарәпләрдә дә кулланышта булган. Мәсәлән, хаҗ кылу йолаларының бөтенесе мәҗүси гарәпләрдә дә үтәлгәннәр. Алар Исламда куллана башланганда мәгънәләре үзгәртелгән, гәрчә процедура-шәкел ягыннан үзгәрмәсәләр дә. Шул ук нәрсә, мисал өчен, уразага, сәҗдәгә һәм башкаларга да кагыла.

(Голосов: 1, Рейтинг: 3.3)

Имам Әгъзам Әбү Хәнифә
Әбү Хәнифә Ногъман ибн Сабит ибн Зутый һиҗрәтнең 80 елда туган һәм 150 елда Багъдад шәһәрендә вафат иткән. Ул фикъһене Хәммәд ибн Әбү Сөләйманнан өйрәнгән. Аңа дүрт сәхабә белән күрешү бәхете насыйп булган: Әнәс ибн Мәлик, Габдулла ибн Әбү Гәүф, Сәһл ибн Сәгъд һәм Әбү Туфайя разый Аллаһу ганһумнәр. Әбү Хәнифә Куфәдә яшәгән һәм аны Әбү Мансур Багъдадка күчергән.

(Голосов: 1, Рейтинг: 3.11)


"Иман" газетасы 1 - 7 из 7
Начало | Пред. | 1 | След. | Конец | Все