Эзләү








 

 


 

 

Сердәш

ИРАМ ЗАТ ӘЛ-ИМАТ

Су басу тукталганнан соң һәм Нух үзенең кешеләре белән көймәсеннән чыккач, әлеге мөэминнәр гаилә тормышы корып, балалар үстерә башлыйлар. Кешеләр саны күбәя, Җирне үзлә­ренә яраклаштыралар, басуларда ашлыклар өлгерә, җанварлар һәм кошлар үрчи, әкренләп тормыш су басканга кадәрге кебеккә әверелә.

Кешеләр күбәйгәч, алар Җирнең төрле почмакларына тара­лалар, һәм һәр кабилә үз җирендә үзенчә яши башлый.

(Нет голосов)

Өмет күпере
Инде ничәнче тапкыр бер үк төрле сәер төш кереп сискәндерә Ләйләне. Менә бүген дә йөрәкне шомландыра торган шушы төштән сискәнеп уянды ул. Торып утырды да, күзләрен тәрәзәгә төбәп, уйга калды. Кояшның алтынсу нурлары, төн пәрдәсен үтәли тишеп, Ләйлә төбәлгән тәрәзә пыяласын яктыртып елмаялар иде. Җиһанда кояш чыгып килә... Кызның иң яраткан вакыты.
Татлы йокыларын бүлеп, нигә керде икән инде аңа бу төш? Көтеп алынган якшәмбе, укырга барасы юк, туйганчы йоклыйсы да йоклыйсы иде бит. Бөтен күргән төш тә чынга ашып бетми дип әйтергә ярата аның әнисе. Шулай булсын иде дә, тик...

(Нет голосов)

Кабил белән Һабил (Пәйгамбәрләр тарихыннан)

Адәм белән Хәүва, бернинди арыганлык һәм курку белмичә, оҗмахта бәхетле яшәп яталар иде. әмма алар Аллаһы сүзен тыңламадылар, шуның өчен Ул аларны җиргә төшерде. Алар җирне зур агачлар һәм үләннәр белән капланган хәлдә күрделәр. Алар шулай ук җирдә яшәүче арсланнарны, юлбарыс, фил, сыртлан һәм башка җанварларны күрделәр. Ерткыч җанварлар үзләрен ашарлар дип, Адәм белән Хәүва бик курыктылар һәм бик югарыдагы мәгарәгә кереп урнаштылар. Ачыктылар, әмма яннарында оҗмахтагыдай ашамлыкларны күрмәделәр. Адәмгә азык-төлекне урманнардан һәм әрәмәлекләрдән эзләргә туры килде.

(Голосов: 2, Рейтинг: 3.44)

Рүзәл Әхмәдиев. ТДПУ, юрфак

Җил өрә тәрәзәдән,

Иркәли йөзләремне,

«Син бар нәрсәдән азат», дип,

Урлый ул хисләремне.

Урлый да, кире кайтармый,

«Сиңа кирәкми алар»,

Тәрәзәдән чакырымнар,

Елга сыман агалар.

(Голосов: 1, Рейтинг: 3.3)

Ана күңеле

Биредә сүз Сабира ханымның тормышы турында барачак.

Аның яшьлек еллары җиңелдән булмый. 11 ел гомере төзелештә үтә. Аннары хаклы ялга чыкканчы нефть җиһазларын эшләү заводында бил бөгә.

(Нет голосов)

Урланган бӘхет беркемгӘ дӘ бӘхет китерми

Миләүшә авылда урта мәктәпне тәмамлап шәһәргә килде дә заводка эшкә урнашты. Егетләре авылда калса да үкенмәде. Бәхетем булса, очрар әле дигән фикер белән яшәде. Тулай торакта яшәве аңа ошады. Заводта сигез сәгать эшләп кайтасың да дүрт ягың кыйбла. ә авылда колхоз эшеннән башка үз хуҗалыгыңда да эш муеннан.

(Голосов: 1, Рейтинг: 3.3)


Новости 1 - 6 из 6
Начало | Пред. | 1 | След. | Конец | Все