Эзләү








 

 


 

 

әд-Дин вәл-әдәп журналы

RSS

Поиск:
 

Милләт, дин һәм азу...
Милләт Ислам динендә бик мөһим институт булып тора. Әмма Исламда милләт юк дип, сөйләүчеләр дә бар. Ләкин бу сүзләр дөрес түгел, чөнки алар Аллаһы тәгаләнең Кәлам шәрифенә каршы киләләр.
Аллаһы тәгалә «Хүҗүрат» сүрәсендә безгә боера: 13. «Ий кешеләр, Без сезләрне ир вә хатын итеп халык кылдык, вә сездән тармаклар (милләтләр) вә кабиләләр кылдык, бер-берегезне өйрәнеп танымак¬лыгыгыз өчен, тәхкыйк, сезнең Аллаһ хозурында хөрмәтлерәгегез Аллаһудан куркып гөнаһлардан сакланучырагыздыр, Аллаһ белүче вә һәр эшегездән хәбәрдар».

(Нет голосов)

Өч НӘСЫЙХӘТ

Локман хәким үзенең углына нәсыйхәт итте:

- И углым! Яхшылар нәсыйхәтеннән баш тарта күрмә, һәрни нәсыйхәт әйтсәләр дә, кабул итүче бул.

Көннәрдән бер көнне Локманның углы берничә яраны белән сәфәргә чыгып барганда, бер юл аермасында бер кеше әйтте:

- Кем дә булса миңа мең тәңкә бирсә, ул кешегә бер нәсыйхәт өйрәтермен, - диде.

Локман хәкимнең яраннарыннан берсе әйтте:

- Әйдә, өйрәт! - диде.

(Голосов: 3, Рейтинг: 3.48)

Исламлашу, болгарлашу. Мәдәни күтәреллек

Идел буе татарларының теле төрки телләр төркеменә керә. Бу төрки телдә сөйләүче халык кимендә, һуннар (сөннәр) кабиләләренең Европага хәрәкәте (Атилла) заманнарыннан, бу төбәктә төпләнеп, борынгы дәүләтчелек рәвешендәге сәяси берләшмәгә оешып яшиләр. Ул халыкның исеме, теленең фонетикасы (яңгырашы) морфлогиясе-грамматик үзенчәлеге аларның хәзерге татар теле аваз системасында сөйләшүче халык булганын күрсәтә: Яңгырашы, сүз төзелеше генә түгел, аталмаларның мәгънәсе дә хәзерге татар телендәге мәгънәсендә: «Эскэл» — Искил «иске ил», «чигил» («чик ил») (халык яшәешенең чигендәге ил Патшалары Атилла җитәкчелегендә (434–435 еллар) Көнбатыш Европага киткәннәрендә, һәрнинди очраклы казалардан илнең, нигезнең саклану ноктасы, маясы, алгы сызыктан читтә, илнең ерак тылдагы чиге рәвешендә, административ берәмлек итеп, чик ил («чигил»), «иске ил» (искил) оештырып калдырылганга охшый.

(Голосов: 1, Рейтинг: 3.3)

Диннәр вә фәннәр

Татарстан мөселманнарының IV корылтае делегатлары игътибарына

Заманында, моннан 65 ел әүвәл, вәхши кяфер фашистны да "түңтәрергә" чара тапкан газиз Ватан, бүген бер мәсьәләдә бичара. Берләшкән милләтләр оешмасының 2009 ел ахыры мәгълүматларына баксаң: Россия дөньякүләм халыклар арасында, матди яктан әкрен генә булса да алгарыш тапканда, рухи хәле буенча, әйтерсең лә, кире арифметик прогрессия кебек артка тәгәри. Ел саен Россия халкы 900 мең кешегә кими. Типсә тимер өзәрдәй марҗалар белән бергә, сау-сәламәт татар, калмык, яһүд, якут, удмурт, чуаш хатыннары, "тормыш авыр" дигән булып, карында бала үтерү ниятендә абортка чаба. Россиядә бер елга 6 миллион аборт ясала. Ягъни карында бала үтерелә.

(Нет голосов)

Болгар-татар культура үзәге регионы

Төрки мәдәниятлар арасында болгар-татар мәдәнияты, аеруча мәгариф һәм матур әдәбият өлкәсендә яңа заманга кадәр алдынгы урыннарның берсен алып килә. Бу мәдәниятны бай тарихлы болгар-татар халкы мәйданга китерә һәм югары дәрәҗәдәге алдынгылык камиллегенә күтәрә. Әдәбиятлары һәм тарихлары, документлары тулысынча диярлек юкка чыгарылган Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы, Россия коллыгындагы беренче йөз еллар - XVI гасырның икенче яртысы, XVII гасырлардан аермалы буларак, бу мәдәниятның формалашкан, аякка калыккан еллары турында ышанычлы, документаль диярлек хәбәрләр безнең көннәргә кадәр килеп җитә.

(Голосов: 2, Рейтинг: 3.02)

"Хөсәения" мәдрәсәсе
Оренбург губернасында унсигезенче гасырдан ук халкыбыз мәдәниятын һәм мәгърифәтен үстерүгә зур өлеш керткән Каргалы авылы (Сәет бистәсе) һәм Эстәрлебаш авылы мәдрәсәләре булган. Каргалыда, мәсәлән, татар, башкорт халыклары тарихында тирән эз калдырган хәрби җитәкче һәм шагыйрь Салават Юлаев (1752- 1800), күренекле имам һәм шагыйрьләр Габдерәхим Утыз-Имәни (1754-1834), Әбелманих Каргалый (1782-1826), Һибәтулла Са-лиховлар (1794-1867) белем алып чыкканнар. Эстәрлебаш мәдрәсәсендә шулай ук танылган шагыйрьләр һәм җәмәгать Хадимнәре Шәмсетдин Зәки (1825-1865), Гали Чокрый (1826- 1889), Мифтахетдин Акмуллалар (1831-1895) укыганнар.

(Голосов: 2, Рейтинг: 3.19)

Ләбибә Һади кызы Хөсәенова
Маһруй ханым Исхак кызы Галиева - Баруди Галимҗан Баруди хәзрәтләренә иргә чыгып 5-6 ел яшәгәннән соң, 1889 елда үз өйләрендә, күрше-тирәдән кыз балалар җыеп, мәктәп ачкандай итә - кыз балаларны укыта башлый. Икенче елда "Сәватхан (әлифба) кебек җәдитчә укыту дәреслеге чыккач, иренең мәдрәсәсе "Мөхәммәдия"дә башлангыч сыйныф укучыларын җәдитчә укытытуга күчкәннәрен да, Маһруй ханым да үзенең "кызлар мәктәбен" дә җәдит методы белән укытырга керешә. Бу елда инде, аякка баскан диярлек (җәдит) кызлар мәктәбенә Казанның бай сәүдәгәрләре, бу яңалыктан хабәрдар күрше - тирә авыл муллалары да үз кызларын укырга китерәләр.

(Голосов: 1, Рейтинг: 3.3)


әд-Дин вәл-әдәп журналы 1 - 7 из 7
Начало | Пред. | 1 | След. | Конец | Все