Элгәреге мәдрәсә тормышы турында

Революциягә кадәр шаулап торган татар мәдрәсәләре, анда укучы шәкертләрнең тормышы бүгенге көндә күпләрне кызыксындыра, чөнки 1989 елдан башлап татар мәдрәсәсе янәдән феномен буларак торгызыла. Хәзер инде тотрыклы мәдрәсәләр челтәре хасил булды. Кызганыч, элгәре эшләгән мәдрәсәләр турында чагыштырмача аз мәгълүмат сакланган. Бу җәһәттән талантлы драматург Кәрим Тинчуринның «Мәрҗәннәр» дигән хикәяләр җыентыгы игътибарга лаек, чөнки шушы чәчмә әсәр 1935–37 нче елларда язылса да, анда революциягә кадәрге «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе тормышы, Печән базары, Хөсәеновлар фабрикасы, Мәкәрҗә ярминкәсе сурәтләнгән.
Монда безнең өчен Кәрим Тинчуринның үзенең мәдрәсә шәкерте булганы мөһим. Ул шәкерт тормышын яшәгән һәм шушы тормышны художество әсәре буларак тасвирлый. Ләкин биредә уйдырма гына түгел, шактый тәфсилле итеп мәдрәсә көнкүреше чынбарлык рәвешендә күз алдыбызга килеп баса. Моның белән бүгенге әдәбият белгечләре дә килешә: «Башкалар кебек, К. Тинчурин да мәдрәсә тормышын, нигездә, тискәре яклары, кимчелекләре белән сурәтли. Авторның алты ел Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем алып, демократия җилләре исә башлагач, шәкертләр хәрәкәтенә кушылып, әлеге уку йортын ташлап чыгуын истә тотсак, биредә автобиографик моментлар, реаль яшәеш тасвирлануына шик тумый кебек».
«Язганнарның күбесен Тинчурин үзе күргән, ишетеп белгән, шуларның тере шаһиты булган. Әсәр кысаларында Г. Камал, Х. Ямашев, Й. Акчура һәм баш тарихи шәхесләрнең исемнәре аталуы да «Мәрҗәннәр»нең реаль җирлеккә корылуын дәлилли»1. (1 Сабиров А. Р. Кәрим Тинчуринның — проза остасы («Мәрҗәннәр» әсәрендә шәхес һәм чор) // Кәрим Тинчурин һәм татар сәнгате: Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция материалы. — К., 2007. — 336 б. — 128–132.)
Билгеле булганча, К. Тинчурин хәзерге Пенза өлкәсе Беднодемьянск районының Белозерка авылында 1887 елның 15 сентябрендә туа. Әтисе Гали, әнисе мулла кызы Мәхмүдә аны башта 13 яшькә кадәр күрше Татар Шылдавычы авылында укыталар. Аннары ул Казанның мәшһүр «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укырга китә, анда 1900–06 елларда укый.
Халыкта К. Тинчурин күбрәк драматург буларак билгеле, ләкин ул чәчмә әсәрләр дә язган. Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев аның турында шулай яза: «Кәрим Тинчурин күпкырлы талант иясе булуы белән замандашларыннан аерылып тора. Ул — актер, режиссер, драматург буларак татар театрын ныгыткан сәнгатькәр, әмма шулар өстенә Кәрим Тинчурин проза остасы да, ул «Мәрҗәннәр» романы белән әдәбиятыбызның олы классигы булып тарихта калган зат…».
К. Тинчурин барыбер Ислам диненә якынлыгын сизә, гәрчә тышкы яктан мөселман тормышын ташласа да. Мәсәлән, 1919 елда Зәһидә Әхмәровага өйләнгәндә, ул акчасы булмауга карамастан, никах укытуны кирәк дип саный.1 (1 Кәрим Тинчурин: истәлекләр, шигырьләр. — К., 2003. — с. 45.)
«Мәрҗәннәр»нең сакланып калуы — ул аның тол хатынының баһадирлыгы, чөнки ул аны репрессияләр вакытында саклап торган, реабилитациядән соң ул әсәр Риза Ишморат эшкәртүендә совет чорында ике тапкыр басылды.
Шушы әсәрне кабат бастыру вакытында без гомуми бер мәсьәлә алдында уйланырга тиешбез. Мөселманнарның «совет» татар әдәбиятына нинди карашы булырга тиеш? Моңа хәтле ул мәсьәлә ничектер читтә кала иде. Шулай да татар әдәбияты алай ук чиксез түгел, аңардан тулаем бер гасырлык диярлек «дәһри» әдәбиятны чыгарып ташлап булмый. Шуның өчен без шушы К. Тинчуринның «Мәрҗән»нәрен нәшер итүдә үзенә күрә бер методик караш-ысул тәкъдим дә итәбез. Ул әдәбиятта ике өлешне күрергә кирәк — дәһри дәүләт таккан өлешне һәм татарлык дәирәсенә тартым өлешне. К. Тинчуринның шушы әсәрен әзерләгәндә без совет дәһрилеге белән сөремләнгән өлешен төшереп кенә калдырдык, ә мәдрәсә тормышын тасвирлаучы, Ислам диненә хас өлешен калдырдык. Киләчәктә шундый методика буенча совет татар әдәбиятының сәламәт өлеше янәдән диндар укучысына әйләнеп кайта алыр дип уйлыйбыз. Һәм мөселман нәшриятлары да ул әдәбиятны бастыра алырлар иде. Бай әдәбиятыбыз мөһим өлешен югалтмас иде.
Кәрим Тинчурин үз әсәрен бик кыен вакытта, идеологик фикер кыры тарайган чорда яза. Шуңа да карамастан, гади татар авылыннан Казанга килергә мәҗбүр ителгән фәкыйрь егетнең язмышын сурәтләгәндә автор XX гасыр башындагы Казанны күрсәтә. Әйтергә кирәк, ул вакыттагы Казанның шәһәр тормышы тәфсилле рәвештә, оста күрсәтелә. Безнең өчен шул заманда мөселманнарның гадәтләре читләп үтелмәве мөһим. Әсәрнең башында ук мулла кыяфәтендәге берәүнең урамда егет янында туктап озак дога кылып акча соравы тасвирлана. Бүген дә исламлашу шәһәребезгә кире кайтканда, андый күренешләр янә гамәлгә керүе бар.
К. Тинчурин атаклы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыган. Ирексездән, ошбу әсәрдә күп кенә мәдрәсә тормышына кагылышлы күренешләр теркәлгән. Мәсәлән, мәдрәсәдә дворник булып Кавказ сугышында әсирлеккә алынган әсир Мөхәммәднең хезмәт итүе. Аны ярдәм йөзеннән шундый урынга дамелла Галимҗан хәзрәтләре Баруди алган. Шул эпизодтан да без мөселманнар арасындагы бердәмлекне күрәбез. Чиркәс милләтеннән булган шул Мөхәммәд, автор язганча, «бик күп еллар эчке Россиянең төрле җирләрендә, төрмәләрендә каңгырап йөргән, үз иленә кайту хокукыннан мәхрүм ителгән тоткын».
Менә шул бичара чиркәсне Галимҗан хәзрәт мәдрәсәсендә сыендыра, шәкертләр өстеннән «назир» итеп куя. Әлбәттә, моннан да Г. Барудиның нинди ярдәмчел, чын мөселманлык сыйфатларына ия кеше икәнен ачык күрә алабыз, чөнки мәдрәсәдә булмаса, ул әсиргә К. Тинчурин сүзләре белән әйткәндә: «аңа бер генә юл: төрмә, шәһәрдән-шәһәргә ятап белән йөрү». Дамелла хәзрәтләре ул бәндәне төрмәдән төрмәгә этап белән йөрүдән йолып калган, димәк.
Әсәрдә тарихи яктан мөһим детальләр дә яктыртыла. Мәсәлән, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә парадный ишеге барлыгы, аңа таш баскыч булганлыгы әйтелгәннән соң шундый мәгълүмат бирелә: ул парадный ишек «зур тантана вакытларда, Зәйнулла ишан килгән чакларда гына ачыла», диелә. Күрәбез ки, «Мәрҗәннәр» әдәби әсәр булса да, ул тарихи нигезгә таянып язылган, автобиографик повесть рәвешендә, чөнки биредә күп кенә тарихи шәхесләр искә алына. Г. Баруди — Зәйнулла ишанның мөриде булган, шуның өчен, табигый ки, ишанның килүе зур тантана булган, алай икән, ишекләр түрдән ачылган да инде.
Гомумән, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе турында мәгыйшәви яктан күп мәгълүмат әсәр эчендә сибелгән. Мәсәлән, уку йортында масхус повар булган, ул элеккеге шәкертләрдән мәдрәсәдә укып, эшкә калган кеше. Повар хезмәтен тасвирлаганда шундый саннар китерелә: ул «биш йөз шәкерткә кубларда су кайната. Ике йөз шәкерткә аш хәзерли. Калган өч йөз илле шәкертнең җылы аш ашарлык көчләре булмаса да…» Шулардан без мәдрәсәдә укучы шәкертләрнең санын гына белеп калмыйча, аларның матди хәлен дә күзгә китерә алабыз. Поварга жалование күләме дә әйтелә. 7 сум һәм ул зур сумма икәнлеге искәртелә.
Инде мәдрәсәгә К. Тинчурин болай характеристика бирә: «Биш йөздән артык шәкерт мәдрәсәдә торып укый, ике йөздән артыгы шәһәрдә торып үз өйләреннән килеп укый торган татар дөньясындагы иң зур мәдрәсә…» Бүгенге көндә дә ошбу «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе иң эресе булып кала бирә. Бердәнбер аерма — хәзер ул өч катлы итеп файдаланыла, чөнки аскы цоколь этажы җир күтәрелү сәбәпле подвалга әйләнгән — анда инде хәзер уку оештыру санитар нормаларга сыймый, ә йөз ел элек, К. Тинчурин язганча, мәдрәсә 4 катлы иде.
Әсәрдә шәех Шамил улы генерал Шәфи Шамилнең туе сурәтләнә. Генерал Шәфи Шамил унсигез яшьлек Мәрьям Бурнаевага өйләнә, никахны мөфти Солтанов укый. Мәгълүм ки, хәзер генерал Шамил йортында Тукай музее урнашкан.
Печән базарында К. Тинчурин кадимче һәм җәдитчеләр арасында ачык бәхәсләр булуын телгә ала: «Баганага асылган күсе тирәсендә кадимче белән җәдитче байлар арасында бик озак сүз көрәше барганнан соң… бу җыелышта өстенлек кадимчеләргә калды». Димәк, андый теологик бүленеш хәтта базар эчендә сәүдәгәрләр арасында да булган икән.
Кадим-җәдит мәсьәләсенә берникадәр игътибар бирелә: «Элек «җәдит», «кадим» мәдрәсәләрнең шәкертләре этле-мәчетле торалар иде. Очрашкан чакларда исәнләшү түгел, бер-берсенең йөзләренә дә күтәрелеп карамыйлар иде. Моназарага барган чакларда, кадимнәр җәдитләрне, җәдитләр кадимнәрне дөмбәсләп, күз төпләренә фонарьләр утыртып озатулар гадәткә кергән иде. Ә инде учительская школа шәкертләренә җәдитләр дә, кадимнәр дә бертөрле үк дошманнар иде». Идеологик аерымлану шундый сизелерлек булган һәм кешеара мөнәсәбәтләргә дә тәэсир ясаган.
К. Тинчурин үзе мәдрәсәдә укыганы сәбәпле шәкертләрнең эчке тормышларын яхшы белә. Малайлар коллективында була торган хәлләрне ул бик оста күрсәтә ала. Авылдан яңа гына укырга килгән егет-малайларны шәкертлеккә «багышлау» йолаларын да язарга онытмый.
Әсәрдә бүгенге мәдрәсә җитәкчелеге өчен дә файдалы кисәтүләр дә юк түгел. Мәсәлән, ул вакыттагы мәдрәсәдә 20 кранлы тәһарәтханәдә берьюлы 500 шәкерт тәһарәт алуга өлгерә алмаган, ә өлгермәгәннәрне намазга соңга калу өчен җәза биргәннәр. Шуның өчен кайберәүләре җәза алмау өчен тәһарәтсез дә намаз укуга ияләшкәннәр. Әлбәттә, шәкертләр тормышын оештырганда андый вак күренгән нәрсәләргә дә игътибарлы булырга кирәк. Шартлар тудырылса, хәләл тормышка гадәтләнүе дә җиңелрәк узачак.
Шәкертләрнең уку тәртибе белән дә танышып була: «Иртәнге сигез сәгатьтән унике сәгатькә хәтле сыйныфларда дәресләр бара. Уникедә өйлә намазы, өйлә чәе… Акчасы күбрәк булган шәкертләр тулай ашханәгә төшеп кайнар аш ашыйлар. Дүрт тиенгә ат итеннән бер тәлинкә шулпа. Сигез тиенгә сарык итеннән бер тәлинкә шулпа… Сәгать икедә икенде намазына хәтле сыйныфларда тагы дәресләр башлана. Пишкадәмнәргә өйләдән соңгы дәресләр булмый. Икенде белән ахшам арасында шәкертләрнең өч чирек сәгать чамасы буш вакытлары була».
Шәкертләрнең көнкүрешенә килгәндә: җитмеш-сиксән метр зурлыгындагы бүлмәдә бер сыйныф — илле биш шәкерт яшәгән.
«Сәгать унда бөтен мәдрәсә йокларга җыена башлый». Сәгать унбердә капкалар бикләнә.
«Җомга көннәре дәрес булмый. Бу көнне аерым рөхсәт белән мунчага һәм базарга чыгарга ике сәгать мөмкинлек бирелә».
Күренә ки, бүгенгә мәдрәсәләрдә тәртип бик либеральләшкән, иске мәдрәсәләрдәге кырыс тәртип инде юк. Ашату да бушлай.
Элгәре ярлы шәкертләр мәдрәсәдә укырлык акча табу өчен аларны җәй вакытында Әхмәт бай Хөсәенов фабрикасында эшләргә алганнар. Алар яз көне пароход белән Сембер губернасына барып көз көне кире пароход белән мәдрәсәгә кайтканнар. Димәк, Әхмәт бай «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә уку биналарын салу кебек кенә ярдәм белән чикләнмичә, мохтаҗ шәкертләргә укуга мөмкинлек тә тудырган.
Андый шәкертләрне эшкә җәлеп итү җитештерү циклы ихтыяҗыннан да туган, чөнки кыш көне фабрикада күбрәк күрше авыллардан хатын-кызлар эшләгән, алар кыр эшләре башлану белән авылларына таралган. Менә аларның урнына шәкертләр эшкә килгән дә инде.
Фабрикада шәкертләрнең биш вакыт намаз укуларын кайгырталар, шунда ук мәчете дә бар, җомгалар да фабрикада ук укылган икән.
Әхмәт бай мәдрәсә эшендә турыдан-туры катнашкан, мәсәлән, аның чыгарылыш мәҗлесендә катнашуы әсәрдә сөйләнелә. Әхмәт байны тантаналы төстә каршы алганнар. Шул тантанада драматург Галиәсгар Камал да диплом алучы буларак телгә алына. Шунысы игътибарга лаек: чыгарылучылар диплом кәгазен алгач дамелла Галимҗан хәзрәтнең һәм Әхмәт байның кулларын үпкән булганнар.
Әхмәт бай тыйнак кеше буларак сурәтләнә, ул миллионер кебек үзен бер дә тотмый.
Бишенче мәрҗән мәкәрҗә ярминкәсенә багышланган, андагы мәчет эшчәнлеге, мәчетнең мулла-мәзине оста бизнесменнар икәнлеге телгә алына.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, әсәрдә мөселман руханиларын тәнкыйть күзлегеннән күрсәтү тенденциясе сизелсә дә, автор үз остазы булган Галимҗан хәзрәт Баруди шәхесенә килгәндә бик саклык белән эш итә. Гомумән алганда, мәдрәсә җитәкчесе тискәре рәвештә күрсәтелми — күбрәк нейтраль позициядән тасвирлана. Дамелла турында язганда К. Тинчуринның аңа карата сакланган хөрмәтен, хәтта беркадәр соклануын да сиземләргә була.
Чөнки башка дин әһелләрен күрсәткәндә кара буяулар мул итеп кулланыла, алар мәгәр сатирик тонда әшәке итеп кенә сурәтләнәләр, ә дамелла хәзрәтләре алай түгел, объектив калыпта күз алдыбызга килеп баса.
«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә фатир өчен шәкертләрдән түләтмәгәннәр, укыган өчен дә акча сорамаганнар. Шул нәрсә шәкертләр өчен иң зур ярдәм булган булса кирәк.
Япония белән башланган сугыш хәбәре уңаеннан мөселманнарның реакциясе биредә теркәлеп калган: «Намаз (өйлә) укылганнан соң патша, аның гаскәрләренә, Алладан носрат сорап, ике рикәгать нәфел намазы укылды. Тәкбир әйтелде. Шәһәрнең ахуны Йосыф хәзрәт мөфти фәтвасын укыды, ура кычкырылды».
Соңыннан исә шундый штрих та күрсәтелә: «Мәчетләрдә намаз арты саен патша гаскәре җиңүен теләп догалар кылганда, шәкертләр кулларының сыртлары белән дога кыла башладылар».
Күп урында шәкертләрнең урысча аңламаганнары телгә алына. Күрәбез ки, рус һәм татар халыклары параллель тормыш алып барганнар, тормыш алып бару өчен рус теленә ихтыяҗ бер дә тумаган.
Әсәрдә япон сугышы вакытында килеп чыккан фетнәләр дә яхшы күрсәтелгән. Шәкертләр русча белмәү сәбәпле, алар арасында котырту эшләрен учительская школа укучылары оештыруы ачык итеп языла. Юк-бар сәбәп белән мәдрәсәдә конфликт тудырыла. Автор күрсәткәнчә фетнә зурга китүдә мәдрәсәнең мөгаллимнәре гаепле — алар вакытында игътибарсызлык күрсәтеп ярала башлаган фетнәне сүндермәделәр һәм кайбер шәкертләрдә урынсыз хыяллар уяттылар. Нәтиҗәдә 12 шәкерт мәдрәсә программасына риза булмыйча уку йортыннан чыгарыла. Алар арасында К. Тинчурин да була.
Тарихи шәхесләр арасында беренче рус революциясе көннәрендә Йосыф Акчура телгә алына. Ул вакытта аны пристав итеп куйганнар икән. Бу табигый да, чөнки ул Төркиядә үскән вакытта ук Төркия армиясендә офицер дәрәҗәсен алган кеше буларак билгеле.
Шәкертләр арасында революциянең файдасы турында сүз чыккач шулай аңлаталар: «…миссионерлар бетәчәк, мөселманнарны көчләп чукындырулар булмас…», ягъни шушы дин тигезлеге ул вакытта татар җәмәгатьчелегендә иң актуаль мәсьәлә булып торган.
К. Тинчурин шәкертләрне кем революцион фетнәгә тартканлыгын ачык итеп күрсәтә: «Хөсәен Ямашев һәм учительская школа шәкертләреннән берникадәр кеше килеп, шәкертләр белән подвалда яшерен җыелышлар үткәреп, Мәскәү хәлләре белән шәкертләрне якыннан таныштырып киттеләр». Димәк, миссионерлар оештырган ул мәктәп ахыр чиктә үз миссиясен үтәде булып чыга.
Шәкертләр тормышыннан тагы бер штрих: «Мәдрәсәнең дүртенче катындагы иң ерак һәм тыныч бүлмәне шәкертләр «Сахалин» дип йөртәләр иде». Үзара мөгамәләдә шәкертләр «брадәр» дип дәшәләр, монысы да симптоматик күренеш. Дамелла тәфсир дәресләрен мәчеттә укытуы искәртелә.
К. Тинчурин һәм аның иптәшләре рус студентлары белән аралаша башлый, яшерен листовкалар укый һәм нәтиҗәдә бу мәдрәсәдә тәртипне бозуга китерә, хәлфәләрне кыйнау, тәрәзә вату, стенадагы зур сәгатьне «баскыч буйлап аска тәгәрәтү», «ашханәдә пешеп торган ашларны чүплеккә түгү». Әлбәттә, андый хулиганлык эзсез калмый, мәдрәсәдән 86 шәкерт куыла. Шунысы кызык, ул куылган шәкертләрне татарлар үзләренә кертми, алар «шәһәрнең руслар тора торган урамнарында рус студентлары торган йортларга урнаштылар». Моннан яхшы күренә ки, кемнең мәдрәсәләрне эчтән җимерергә тырышканлыгы.
К. Тинчурин үзе язганча: «Тамбов губернасына урман сакларга» китә.
Кызганыч ки, инде шулай урыслар белән катнашу тәэсирендә үз мәдәниятенә кимчелекле дигән караш сеңүе авторны урыс гадәтләренә күчүне дә тәэмин итә. Соңгы мәрҗәндә инде әсәр герое эчкечегә әйләнә дияргә була.
Әсәрдә кызык күзәтүләр бар, мәсәлән, Печән базарын автор татар җәмәгатьчелеге парламенты дип атый, шулай ук «шәрык фашизм» дигән гыйбарәне дә куллана.
Ышанабыз ки, Республикабызның 90-еллыгына багышлап нәшер ителгән ошбу әсәр бүгенге укучыларда кызыксыну уятыр, гасыр элек мәдрәсә хәлләрен күз алдына китерергә ярдәм итәр.
Вәлиулла хәзрәт Якупов 

Комментарии (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад