Мәрҗәннәр

Беренче мәрҗән. ОЧРАШУ
I
Язгы таңның матурлыгына мавыгып әтәчләр үзләренең тавышлары белән бөтен авылны күтәргәннәр. Авыл читендәге күпер башында Сөләйман, аның анасы Мәхмүдә түти һәм Актырнак кына тавыш-тынсыз торалар. Мәхмүдә түти күпер баганасына сөялеп елап тора. Сөләйман, күпер ярыгыннан балыкларны күзләгән төсле, башын аска салган. Актырнак, ияләренең кайгыларын белергә теләгән шикелле, койрыгын уйнатып, күзләрен хуҗаларына текәгән. Ләкин бу күңелсез күренеш Актырнакка ошамады булса кирәк. Ул ияләрен күпер башында калдырып, сырт сукмак буйлап, койрыгын салындырып, авылга таба менеп китте. Әтәчләр һаман кычкыралар. Мәхмүдә түти, башын күтәреп, каты кулы белән улының ияген сыйпый-сыйпый:
— Хәлебезне үзең беләсең. Заманалар елдан-ел авырая бара. Барлык таянычыбыз синдә генә. Акча җибәреп тор. Кеше күзендә оятка калдырма! — дип, яулык чите белән күз яшьләрен сөртә-сөртә, улын зур шәһәргә, бәхет эзләргә озатып, күпер баганасына сөялеп елап калды.
Сөләйман, тау башына менеп җиткәч, борылып аска карады. Анасы аны озатып, тау уртасына хәтле менеп, улының борылып караганын күрүгә туктап, кулы белән изәп, нәрсәдер кычкырды. Ләкин хәлсез ананың көчсез тавышын әтәч тавышлары каплады.
Сөләйманның күз яше тамагына килеп тыгылган төсле булды. Ул һичбер сүзсез, анасына хәрәкәт белән дә һичбер төрле җавап бирмичә, тагын алга китте. Ярты чакрым чамасы җир үткәннән соң борылып, соңгы тапкыр туган-үскән авылының өстенә күз төшерде. Авыл каберлек төсле тын иде. Тик Гомәр байгураның яшел түбәле йорты гына, ояда утырган тавык төсле, авыл өстендә канатларын җәеп, кәпрәеп утыра иде. Даладагы ялгыз агач төсле тау башында берүзе генә басып торган анасының шәүләсен күрүгә, Сөләйманның йөрәге кысылды. Җилкәсендәге капчык кинәт авыраеп киткән төсле тоелды аңа. Ул, күз яшен чыгармаска тырышып, тешләрен кысып, тагы алга атлады.
Менә аларның тар гына тасма төсле булып сузылган, урак тамгалы иманалары. Сөләйманга ул да кызганыч тоелды. Ул, кабер алдына тезләнгән төсле, имана башына чүгәләде.
— Хуш, имана, әгәр дә син киңрәк тә, озынрак та булсаң, сине ташлап китәргә дә туры килмәс иде бәлки, — диде.

II
Матур язның кояшлы иртәсе. Сөләйман зур шәһәрдә.
Печән базары өстендә болыт-болыт булып торган тузан авыл һавасына өйрәнгән үпкәләргә килешмәде. Бу һава Сөләйманның сулышын кыскан төсле булды. Урамнар, өйләр, таш пулатлар, кибетләр, хәтта зур шәһәрнең кешеләре дә аңар ят һәм кызык булып күренделәр.
Печән базарындагы һәрбер кибет алдында, карлыгач оялары төсле стеналарга беркетеп, тактадан эшләнгән лареклар базарга аерым бер төс биреп торалар. Бу ларекларның һәрберсендә диярлек кәләпүш, бүрекләр тезелеп тора. Эт оясы зурлыгында гына булган бу кечкенә ларекларга ни өчендер икешәр кеше куелган. Бу кешеләрнең берсе сакаллы, икенчесенең мыегы да юк. Аларның берсе ларек эчендә, икенчесе ларек тышында тора. Ларек тышындагысы, узып барган һәрбер кешенең юлына аркылы төшеп, туктатып, җиңеннән тарта-тарта, бүрек я кәләпүш сатып алырга өнди. Тимерле сандыклар, комганнар, мәчет айлары, гатырша майлары сатыла торган зуррак кибет алларында ак алъяпкыч япкан кешеләрнең дә узып баручыларның җиңнәреннән, чабуларыннан тарта-тарта кибетләргә өстерәүләре Сөләйманга бигрәк тә кызык һәм күңелле тоелды.
Төрле төстәге кәләпүшләрне, берсе өстенә берсен манара-манара итеп өеп, баш түбәләре өстендә күтәреп йөргән, шәл бөркәнгән яшь кызлар, чапан бөркәнгән хатыннар, карчыклар урам уртасыннан үтеп торалар. Озын колгаларга тезеп, яңа читекләрне көянтәләп җилкәләренә күтәреп, күгәргән йөзле кешеләр чайкала-чайкала каядыр ашыгалар.
Кәнител, ука аралаш таш энҗеләр белән чигелгән эреле-ваклы калфаклар, кәттәҗиләр күтәргән, күзләренә савап өчен сөрмә тарткан, тешләрен карага буяган, чапаннарын беләкләренә аскан сагыз чәйнәүче хатыннар; түбәләренә тагарак күтәреп: «Бәлешләрнең кайнары, агып тора майлары», — дип кычкыра-кычкыра вак бәлешләр сатып йөрүче ак сакаллы сатучылар мәш киләләр. Урам почмакларында, яр читенә кунаклаган үрдәкләр төсле, җиргә утырып, лимон, йомырка, суган, борыч, чебен сурәтләре төшерелгән сары кәгазь — мухоморлар, йозаклар, ачкычлар, эскәкләр, кубызлар, төймәләр, инәләр, авыз гармоньнары сатып утыручы «сәүдәгәрләр» узгынчыларның чабуларыннан тартып туктаталар.
Мәйдан уртасында башларына зур-зур каракүл бүрекләр кигән юан, нечкә, озын, карсак кешеләр авыл агай-энеләреннән тире-яры сатулыйлар; малахай я кырпу бүрек кигәннәре иске чалбарлар, күлмәкләр, казакилар, бишмәтләр саталар. Чалмалы, чалмасыз, са­каллы, сакалсыз, күзле, сукыр, аяклы, аяксыз хәерчеләр мәчет бусагасында утырып мөнәҗәт әйтә-әйтә сәдака сорыйлар. Сатучы хуҗалар үзләренең ит кибетләре алдыннан этләрне, он капчыклары яныннан кәҗәләрне куалар, шау киләләр. Биредә алалар, саталар, алдыйлар, алданалар — мәш киләләр. Урамның нәкъ уртасына баскан, читек-кәвеш кигән, кара сакаллы мөселман городовой сыбызгы сызгырта.
Сөләйман, зур шәһәрнең хәлләренә, байлыгына карап, хәйран калды. Җаның ни тели, барысы да бар. Күгәрчен сөте белән елан мөгезе генә булмаса булмастыр. Тик зур шәһәргә бәхет эзләп килгән Сөләйманга эш кенә юк. Ике атна буенча эш эзләп йөрсә дә, аны бер җиргә дә хезмәткә алмадылар. Кунган өчен түләргә акчасы юкка күрә, аны постоялый двордан да куып чыгардылар.
Сөләйман, капчыгын җилкәсенә асып, шәһәр буенча хезмәт эзләп йөри-йөри арыгач, «обжорный рәттә»1 (1 Иттән, үпкә-бавырдан арзанлы аш пешереп сата торган урын.) тук таган бер ломовой арбасына килеп сөялде. Бераз каранып торды да, иясе күренмәгәч, капчыгын баш астына салып, арбага менеп ятты. Тук кеше бер арыса, ач кеше ун арый дигәндәй, Сөләйман йокыга китүен сизми дә калды. Аны пәһлеван кыяфәтле, кара сакаллы кеше уятып башта ачуланды. Хәтта чыбыркы сабы белән кизәнеп тә алды. Аңлаша торгач, ломовой ямщик йомшады. Егетнең ачлыгын күргәч, обжорныйга алып кереп, өч тиенгә үпкә шулпасы да ашатты. Садыйк байның кибетенә малайлар кирәк дип, кибеткә хәтле Сөләйманны арбасына утыртып та барды.
Сөләйман кибеткә кергәч, алларына ак алъяпкычлар япкан кешеләр аны урап алдылар да:
— Ни бирик, нәрсә кирәк? — дип, аны кибетнең прилавкасына таба өстери башладылар. Сөләйман хезмәт эзләп Садыйк байга килгәнлеген әйткәч, әлеге алъяпкычлы кешеләр аны дорфа рәвештә кибеттән чыгарып җибәрделәр. Байның кибеткә төшкәнен кибет алдында, урамда көтәргә куштылар. Егет капчыгын янына куйды да, кибет алдындагы эскәмиягә утырып, байның кибеткә төшкәнен көтә башлады. Яшел чапан кигән, зур яшел чалмалы, кибән хәтле олы гәүдәле бер ак сакал алдына килеп туктауга, Сөләйман аягүрә басып сәлам бирде. Яшел чалмалы бу кешене Сөләйман шәһәрнең зур мулласыдыр дип каушап калды. Ләкин бу кеше, бер сүз дә эндәшмичә, Сөләйманга «гарәпчә» догалык китабы биреп, үзе бик озак итеп дога кылырга кереште. Авыл егете әүлия кыяфәтле бу кеше алдында аптырап, шаккатып калды. Чалмалы кеше догасын бетергәч тә, урыныннан кузгалмыйча, авыз эченнән әллә нәрсәләр укынып торды. Соңыннан:
— Кадәри хәл! — дип, Сөләйманга кулын сузды. Авыл егете каушаудан ни эшләргә дә белмәде.
— Биш тиен, — диде чалмалы карт.
— Өч тиен, — диде.
— Ике тиен, — диде.
— Минем, хәзрәт, бер тиен дә акчам юк, — дигәч, чалмалы кеше Сөләйманны атасы-анасы белән сүгеп, догалыкны аның кулыннан тартып алды да кибеткә кереп китте. Егет «хәзрәт»нең сүгенүенә аптырап торганда, чапан бөркәнгән бер карчык кулын сузып хәер сорады. Бик күп хәерчеләр Сөләйманнан хәер сорап үткәннән соң, өстендәге сәләмә казакиеның чабуын башына каплаган, кара сакаллы, ыштансыз берәү Сөләйманның каршысына туктады. «Самавармы, самавармы, самавармы!» — дип, бер сүзне кабатлый торган бу кешедән куркып, Сөләйман урыныннан торып, урам уртасына таба китте. Кара сакаллы кеше кибеткә кереп китте. Кибетчеләр, котырган этне куган төсле, шау килеп, кычкырып, сызгырып, кара сакалны кибеттән куып чыгардылар.
Пыялачы, пычак кайраучы, күмер сатучы, тагы әллә нәрсәләр сатучылар урамны яңгыратып кычкырып уздылар. Бу күренешләрнең барысы да Сөләйманга бик сәер тоелды. Шул арада ишек башына бик зур хәрефләр белән «Җамалетдин харчевнясе» дип язылган почмакта җәнҗал купты. Җәнҗал чыккан почмакка таба халык йөгерә башлагач, бу тамаша Сөләйманны да кызыксындырды. Ләкин ул җәнҗалның хикмәтен бик озакка хәтле аңлый алмады. Халык тарала башлагач кына, бер яшүсмер малайның җирдә канга батып һичбер хәрәкәтсез ятканын күргәч кенә, эшне аңлады. Малайның өсте-башы сәләмә. Аяклары, авыл малайлары аяклары төсле, чеби чыгарганнар. Читек-кәвешле мөселман городовое извозчик тарантасына малайның үле гәүдәсен он капчыгы төсле аркылы салып каядыр алып китте.
Шул чагында калфак өстеннән бик килештереп шәл бөркәнгән, битенә кара челтәр япкан, сары зонтик тоткан яшь хатын күренүгә, базардагы сакаллы кешеләр хатын артыннан төрле оятсыз сүзләр кычкырып калдылар. Мондый хәлләр авыл җирләрендә булмаганлыктан, Сөләйманның күңеленә курку төште. Теге малайны канга батырып, үтергәнче кыйнаган төсле, аны да изеп ташласалар, ни эшләрсең? Кая барырсың? Кемгә зарланырсың? — дип, исән-сау чакта, кибет янына кире кайтып, эскәмиягә утырды да байның кибеткә төшкәнен көтә башлады.
Берничә сәгать көткәннән соң, кояш яктысында җылык-җылык итеп торган чем-кара аргамак җигүле әйбәт чыбык тарантас кибет алдына килеп туктады. Өстенә постау җилән, башына чиләк хәтле зур каракүл бүрек кигән, кыска чалбарлы, ак сакаллы мәһабәт кеше тарантастан төшүгә, Сөләйман урыныннан торып сәлам бирде. Җиләнле кеше Сөләйманның сәламенә каршы авыз эченнән нәрсәдер мыгырдап, американ кәвешләрнең табаннарын таш тротуарга бәрә-бәрә, кибеткә кереп китте.
Кучер катына барып, җиләнле кешенең кем икәнен сорашканда көмешле сбруйлар авыл егетенең күз явын алдылар. Сөләйман, атның матурлыгына, тарантасның ныклыгына шаккатып карап торганнан соң, кибеткә керде. Кара сакаллы бер кибетче аңа байның бүлмәсен күрсәтте. Сөләйман, капчыгын ишек төбендә калдырып, бүлмәгә кереп тагы бер кат сәлам бирде. Хәзер инде ак сакаллы кеше өстендә бадиан төсендәге кызыл төймәле казаки иде. Түш кесәсеннән кызыл төймәләргә хәтле сузылган озын сәгать чылбыры күкрәгендә ялтырап тора. Башында энҗе белән чигүле яшел кәләпүш.
Бүлмәнең бер почмагында шактый зур тимер сандык, бер өстәл, ике урындык. Берсенә бай үзе утырган, икенчесенә җиләнен салып куйган. Бай үткен күзләре белән Сөләйманны баштанаяк карап чыкты.
— Ни йомыш, мөселман? — диде.
Сөләйман, хезмәткә керергә эзләп килүе турында берничә сүз әйтүгә, каушаудан телдән калды.
Ак сакаллы бай, суярга бозау сайлаган төсле, күзләрен авыл егете өстендә йөртеп:
— Дәлләтчең бармы? — диде
Сөләйман беренче тапкыр ишеткән бу сүзнең мәгънәсен аңламады.
— Мин бик тырышып хезмәт итәр идем, бай абзый.
— Дәлләтчең бармы дим мин сиңа, мокыт! — дип, егет өстенә җикеренде бай.
— Нәрсә соң ул, пашпуртмы?
— Чын-чыннан күн тәпи икәнсең, мокыт. Сине миңа кем җибәрде? Сине шәһәрдә кем белә?
— Шәһәрдә минем танышларым юк. Обжорныйда бер ямщик агай сезгә малайлар кирәк дигәч, килгән идем, — диюгә, бай йөзенә зәһәр чыгарып, алдындагы зур счетны шалтыратып, икенче урынга куйды.
— Ә мин сине жулик дисәм?
— Ничек жулик?..
— Ягъни мәсәлән, угры, карак дисәм, ни әйтерсең, я хуш?
Бай авызыннан чыккан бу шомлы сүзләр базар почмагында кыйналып ташланган малайның канлы гәүдәсен күз алдына китергәнлектән, Сөләйман калтыранып кесәсен карый-карый:
— Минем пашпуртым бар, — диде.
Бай симез, юан кыяфәтенә бер дә килешмәгән нечкә тавыш белән:
— Син аны бәлки кеше үтереп алгансыңдыр, мин аны каян белим.
— Бай абзый, син мөселман булсаң, мин дә мөселман, дин-кардәшкә алай яла ябалармыни, — диде Сөләйман.
— Мөселман жуликлар азмыни, дин-кардәш дип, бәлки синең минем кибетемә пайга керергә дә ниятең булыр, урамнан кешеләр җыярга минем кибетем обжорный рәт түгел. Минем кибетем — магазин, Алла боерса, магазин. Бар, бар, юлыңда бул, — дип, счет төймәләрен шалт-шолт китереп, исәпләргә кереште.
Сөләйман, хәер бирелмәгән теләнче төсле, башын бөгеп кибеттән чыгып китте.
Күңелен юатыр өчен, камытлар, йөгәннәр сатыла торган бер кибетнең зур тәрәзәсе алдына килеп басты. Чынлап та, бу кибеттә нинди генә камытлар, йөгәннәр, иярләр, ыңгырчаклар юк. Ул инде яртылаш каеш, яртылаш ефәктән үрелеп эшләнгән дилбегәләр, көзге төсле ялтырап торган көмешле камытлар, матур кызларның кыйгач кашлары төсле киез ыңгырчаклар Сөләйманның исен дә, акылын да алдылар. Бу кибетләрнең берсе, зур ишеклесе, аңа бигрәк тә ошады. Ул бу кибетләрнең яңагына сөялеп, матур сбруйларга шаккатып карап торганда, аны арттан берәү иңсәсеннән эләктереп алды да:
— Син, малай актыгы, ни дип монда кыршыласың? Моннан болай күземә күренәсе булсаң, градовойга тотып бирәчәкмен, һе, кара син аны! Анасының итәгеннән төшәргә өлгермәгән, жулик та булып алган, күн тәпи! — дип, тезе белән Сөләйманның йомшак җиренә бәреп, егетне, солы көлтәсен ыргыткан төсле, читкә бәреп җибәрде.
Шул чагында базар уртасында кыйналган малай Сөләйманның тагы бер кат күз алдына килеп басты. Сөләйман өстендәге тузаннарын кагып маташмады, тиз генә сикереп торды да обжорныйга таба йөгерде. Аның артыннан кибетчеләр, эт куган төсле, һаулап, сызгырып, көлешеп калдылар.
Обжорныйда шәкертләрнең багажларын Устьега төяп илтер өчен ломовой извозчик яллап торган сәләмә җиләнле шәкерт янына басып, ярдәм сорагандай, аның күзләренә туп-туры карады. Шәкерт бу хәлне аңлап, Сөләйманның кем икәнлеген, шәһәргә ни өчен килгәнлеген сораштыра башлады. Шәкерт, Сөләйманны кызганып, мәдрәсәдә кунып чыгарга мөмкинлекне аңлатты.

III
Вакыт — унтугыз йөз тулып, егерменче йөзгә күчкән чор.
Кояшлы, җылы, матур көн. Матур да, җылы да, кояшлы да булгач — яз көне буладыр инде ул.
Менә шул язгы җылы кояшның яктысына йөзен юнәлдереп, тәбәнәк тәрәзә төбенә, идәнгә тезләнеп, берәү утырган.
Аның кулында тутыккан зур кайчы. Каршысында зур көзгедән кителеп төшкән көзге китеге. Күзләрен шул көзге китегенә текәп, уң кулының өч бармагын кайчының колакларына киертеп, сул кул бармаклары белән төкләр сайлый-сайлый берәү сакал кыркып утыра.
Якты кояшның шаян нурлары белән күз кысышып уйнаучы тәрәзә данлы шәһәрнең данлы мәдрәсәсенең тәрәзәсе иде. Аның төбендә тезләнеп сакалын кыркып утыручы берәү мәдрәсәнең назире, ачыграк әйткәндә, дворник — әсир Мөхәммәт иде.
Әсир Мөхәммәт егет чагында Кавказда атаклы Шамил гаскәрендә яшь гаскәр-сугышчы булган. Патша Николай I гаскәрләренә каршы сугышып, Шамил белән берлектә әсир алынган гайрәтле, намуслы чиркәс. Бик күп еллар эчке Россиянең төрле җирләрендә, төрмәлә­рендә сәргәрдан1 (1 Сәргәрдан — каңгырып.) булып йөргән, үз иленә кайту хокукыннан мәхрүм ителгән тоткын.
Үткән хәлләрне, башыннан кичергән вакыйгаларны сөйләргә ул бер дә яратмый. Күп вакытларда һичбер кемгә бер сүз дәшмичә йөрсә дә, тамагы туеп, кәефе яхшырган чакларда аның йөзе ачылып, шәкертләр белән сөйләшүдән дә кире тормый. Ләкин болыт каплап киткән төсле, аның йөзендә ризасызлык күләгәләре пәйда була:
— Мин гаскәр, җиңелгән гаскәрнең дөрес сүзе дә хата була. Үткәннәрне искә төшерү хурлыкның җәрәхәтләрен генә тирәнәйтә, — дип, утырган җиреннән торып китә торган иде.
Коллыкка дучар ителгән бу бичараны дәмелла жалованьесез, сәдака исәбенә үз йортында дворник итеп, мәдрәсәсендә назир исеме астында эшләтеп, аңа «ярдәм күрсәткән» була. Әсир Мөхәммәт сәдакалар белән генә тамагы туя алмаганны белдереп, бер кешегә ике җирдә эшләве авырлыгын аңлаткан чакларда, дәмелла аңа мәдрәсәнең капкасын күрсәтеп кенә җавап бирә.
Тоткын чиркәс, җәрәхәтләнгән киек төсле, тешләрен генә шыкырдатып, барына да риза булып, тагын искечә кала. Әгәр дә ул мәдрәсәдән куыла икән, аңа бер генә юл: төрмә, шәһәрдән-шәһәргә ятап белән йөрү, тагын да катырак ачлык.
Башыннан кичергән кыенлыкларга, алтмыштан өстен гомеренә карамастан, аның сыны матур, кыяфәте батыр. Керпе сырты төсле тырпаеп торган сакалын бервакытта да әлиф озынлыгыннан кыскартмый да, озайтмый да. Яңа гына урган җир өстендәге салам камыллары төсле исәпсез-хисапсыз ак, чал, кара төстәге әлифләр утыртылган чандыр йөзе күп вакытларда ачулы, уйга чумган була. Кабиләсендә тоткан урыны, батырлыгы, Шәйхи Шамилнең мөрите булу ягыннан сакалын ике тотам озынлыгында йөртергә хакы бар аның. Ләкин, үзенең әсир, тоткын бәндә икәнлеген белдерер өчен, сакал төкләрен бер вакытта да әлиф озынлыгыннан артык үстерми. Әледән-әле кыркып, кыскартып тора. Туган җиреннән аерып, кол иткән патша хөкүмәтенә һәм хезмәтеннән бушлай файдаланучыларга каршы протестын, нәфрәтен, ачуын үзенең чал сакалын әлиф белән үлчәп белдерә.
Тутыккан кайчыны киез астына тыгып, көзге китегенә карап, сакал төкләрен тагын бер кат тикшереп чыкты да, көзгене тәрәзә төбенә куйды һәм үзе төсле үк картайган кәрзине каршысына тезләнеп, аны актарырга кереште. Әле яшь чагында Кавказдан алып килгән, бик зур бәйрәм һәм тантаналарда гына киелә торган, заман һәм көяләр тарафыннан җәберләнгән чиркәс киемнәрен киеп алды. Тар камәр белән билен буып нечкәртте. Сөяк саплы хәнҗәрен асты. Мылтык, кылыч тагу әсирләргә рөхсәт ителмәсә дә, ялтыравыклы асылташлар белән бизәлгән буш кабурын да биленә такты. Уңып, кызыл төстән бадиан төсенә әверелгән, үзе белән кордаш башлыгын купшылап җилкәсенә салды. Киенеп-ясанып, купшыланып мәдрәсәнең ишек алдына чыгып басты.
Ул яткан бүлмәнең стеналарыннан сулар агып торса да, урамнарда, ишек алларында җир кипкән. Тәһарәтханәгә, ашханәгә, Баһави кибетенә сузылган такта сукмаклар алынган.
Язларын, көзләрен үтә алмаслык сазлык, пычрак, җәйләрен тузан, чүп-чарга тулган мәдрәсәнең ишек алды бүген бигрәк тә тырышып себерелгән, чистартылган. Җилкәләренә купшылап кызыл башлы сөлгеләр аскан, кулларына җиз, калай, чуен комганнар тоткан са­каллы хәлфәләр, мыеклы пишкадәмнәр кибет, ашханә, тәһарәтханә арасында аеруча көязләнеп, вәкарьлек күрсәтеп йөреп торалар.
Бүген, хәлфәләр һәм пишкадәмнәрдән башка, шәкертләрне чиста ишек алдына чыгармадылар. Тәһарәтханәгә дә бер генә сукмактан йөрергә рөхсәт ителде.
Җәмәгать сәкеләрендәге агач башмакларны, тузган кәвешләрне мәхзәннәргә1 (1 Мәхзән — төрле нәрсәләр салып куяр өчен хезмәт итә торган стена шкафы.) бикләп куярга кичә үк фәрман бирелгән иде.
Мәдрәсә ишек алдындагы бу хәл, бу тәртип, язгы җылы, кояшлы һава әсир Мөхәммәткә бик ошады. Каракош күзләре төсле үткен күзләре бүген башка көннәрдәгечә ачулы түгел. Уң кулына водопровод трубасыннан үзе эшләгән озын тимер таягын тотып, сул кулын­дагы бер көлтә ачкычлар бәйләмен шалтыратып, кияү алырга килгән җигүле ат төсле, ишек алды буйлап шалтырап китте.
Башка вакытларда, дүрт катлы мәдрәсәнең түбәсенә бер башы белән беркетелгән зур баскычка менгән өчен, яшь-җилбәзәк шәкертләрне таягы белән янап, камчысын һавада айкап, аякларына су төшкән карт алаша төсле әлпән-тилпән килеп, чайкалып, сарылы-яшелле тавыш белән дөньяны күтәреп:
— Бәдбәхетләр, шарлатаннар, — дип, әче тавыш белән сүгенгән чакларда, күрше йортларда барлык этләр уянып, аның тавышына кушылалар иде. Шундый чакларда күгәрченнәр түгел, әрсез чәүкәләр дә мәдрәсә турысыннан очып үтәргә батырчылык итә алмыйлар иде. Бүген ул-бу юк. Бүген ул, тилгән күзләгән әтәч төсле, башын бер якка кыйшайтып, бер күзе белән генә баскычны астан өскә таба сөзеп үтте. Әсир Мөхәммәт тәртипсез мәдрәсәнең ишек алдындагы тәртибен саклау өчен газиз җанын корбан итәргә дә хәзер. Бүген тәртип бозучылар юк. Барысы да үз урынында, барысы да ул теләгәнчә. Бүген ул үзен туган иленең таулары арасында төсле хис итеп, биек таш стеналар белән чикләнгән ишек алдында горурланып, купшыланып йөреп тора.
Көтелгән тантананың зурлыгы мәдрәсәнең һәрбер почмагында сизелә. Бу чисталыкның иң зур өлеше Камали кизү өлешенә төшкәнлектән, ул тәмам арып, әлсерәп, эштән чыгып, кулындагы швабра себеркеләрен, щеткаларны әсирнең аяк астына ташлады да:
— Назир әфәнде, артык булмый. Кулларымның швабра тотарлык та көчләре калмады. Өч көннән бирле бит шушы хәл. Гомердә булмаган әкәмәт чыкты лабаса, — диде.
Әсир, елмаеп, Камали кизүнең җилкәсеннән сөйде.
— Тәхсин1, (1 Тәхсин — гүзәл, яхшы мәгънәсендә.) Камалетдин, тәхсин!..
Камали кизү башын кәкрәйтеп, сыңар күзен әсиргә терәп:
— Ниемә дип болай чистарынабыз?.. Мәдрәсәгә патша-мазар килмидер бит? — дип сорады.
— Бөек адәмнәр тәшриф боерачаклар2.( 2 Тәшриф боерачаклар — киләчәкләр мәгънәсендә.)
— Әллә полицеймейстер киләме?
— Бөек адәмнәр, бөек адәмнәр. Мәдрәсә пакь улсын. һәр җирдә нәзафәт3(3 Нәзафәт — чисталык.), тәртип улсын.
Камали кизү, җирдән швабраларын күтәреп, бердәнбер күзен чынаяк чокыры хәтле акайтты:
— Назир әфәнде, ихлас, кемне каршы алырга болай хәзерләнәсез соң?
Әсир, як-ягына каранып, зур тантана вакытларында, Зәйнулла ишан килгән чакларда гына ачыла торган парадный ишегенең таш баскычына утырып, Камали кизүнең колагына сузылып, серне әйтәм дигәндә генә, сакалына хәтле пычракка буялган Гали кизү килеп:
— Назир әфәнде, бу эш түгел. Мин сиңа әйтим, көзге төсле чистартылган тәһарәтханәнең тәрәзәсенә шәкертләр хәдәс сылап куйганнар, — диюгә, әсир Мөхәммәт сикереп торып:
— Ай шарлатанский, вай шарлатанский! — дип әтәч төсле кагына башлады.
Шул вакытта җилкәсенә себерке күтәргән кочегар Ситдыйк килеп мәҗлескә кушылды.
Кочегар Ситдыйк кыш көне көндезләрен кочегаркадан чыкмыйча паровой казан тирәсендә эшли, төннәрен кичке тугыз сәгатьтә йозакка бикләнгән капка төбендә сакта тора, җәй көннәрен дворниклык бурычын үтәүче, аз сөйләп, бик күп эшли торган, тәбәнәк буйлы, киң җилкәле кеше. Шәкертләр аны бик яраталар. Төннәрдә, каян булса да кайтып, капка аркылы сикереп төшкән чакларда, ул шәкертләрне күрмәмешкә салына. Кайчакларда җилән чабулары капка өстендәге үткен сөңгеләргә эләгеп, һавада асылынып калган чакларда, шәкертләргә беренче ярдәмне дә ул күрсәтә. Анда-санда кочегаркасында шәкертләргә тәмәке дә тарттыра. Шәкертләр белән аның арасында дуслык бик зур. Камали кизү белән дә шәкертләрнең аралары начар түгел. Әмма Галиулла кизүне шәкертләр бер дә генә дә яратмыйлар. Чөнки ул үзе ялкау, үзе әләкче, атлаган саен шәкертләрне казыйга, я әсир Мөхәммәткә әләкләп кенә торган кеше. Шуның өчен аңа бер эшне икешәр, өчәр кат эшләргә туры килә.
Шәрәфи кибетеннән суган алып кайтучы Нәби дә компаниягә кушылды. Нәби, мәдрәсәдә унбиш ел укыса да, тамак туйдырырлык хезмәт таба алмыйча, ахырында мәдрәсәнең повары булып калып, дөньясын төгәлләде. Теле дә үткен, йодрыгы да йөгерек булганлыктан, шәкертләр аны санлыйлар иде. Дөресрәге, ул үзен шәкертләрдән санлата белә иде. Ашханәдә бер ялгызы биш йөз шәкерткә кубларда су кайната. Ике йөз шәкерткә аш хәзерли. Калган өч йөз илле шәкертнең җылы аш ашарлык көчләре булмаса да, Нәбине санларга бары­бер мәҗбүрләр иде. Нәби ашка-суга оста. Ул ярлы шәкертләргә ат итеннән шулпа хәзерли. Хәлфәләр бүлмәсендә торучы бай малайларына сарык итеннән шулпа, пылау, котлет, жаркойларны да Җамали харчевнясеннән ким хәзерләми. Шуның өстенә һәр көн аз дигәндә ике-өч йөз пәрәмәч пешерә. Барысына да бер ялгызы өлгерә. Шәкертләр, аңа җеннәр булышалар, ди торганнар иде. Хәер, жалованиене ул күп ала. Айга төгәл җиде сум.
— Җәй көннәре дә жалованиесе килеп торса, сирәк-мирәк кабуы да булмаса, Нәби абзаң черегән бай буласы икән, — дип, аның хәленә кызыгучы шәкертләр күп иде. Ләкин җәй көннәре аңа жалование түләмиләр.
Биш йөздән артык шәкерт мәдрәсәдә торып укый, ике йөздән артыгы шәһәрдә торып үз өйләреннән килеп укый торган татар дөньясындагы иң зур мәдрәсәдә техник эшчеләр барлыгы әнә шул дүрт кеше иде. Әсир Мөхәммәт кул астындагы шушы эшчеләрдән чисталык турында хәл-әхвәл сорашып бетергәч, урыныннан калкып, капкага борылды.
Камали кизү аны туктатып:
— Назир әфәнде, кемне каршы алырга болай хәзерләнәсез соң? — диюгә, Нәби повар, суган бауларын җилкәсенә күтәрә-күтәрә:
— Дәрвакыйг1, (1 Дәрвакыйг — һәрхәлдә.) кем килә?.. Мәдрәсәгә губернатор төшә дигән сүз дөресме?
Әсир, кул астындагы эшчеләргә бик зур сер ачарга җыенган төсле, тагын бер кат як-ягына карап:
— Инсани пәкидур (инспектор) кәлиер.
Нәби повар үзенең кизүләрдән өстен, галимрәк икәнлеген күрсәтергә теләп:
— Анысын беләбез аның. Валлаһи әгълам, аның өчен генә бу маҗара булмастыр. Башка бер сер бардыр. Дәрвакыйг, шулайдыр.
— Вар һәм башкасы вар!.. — дип, әсир тирә-ягына тагын каранып алды.
Эшчеләр, кызыксынып, барысы бергә:
— Я, я, башкасы нәрсә, кем соң, кемнәр киләсе? — дип, әсирне төрле яктан сораулар белән күмделәр. Әсир эштән алҗыган бу кешеләрнең сорауларын җавапсыз калдырырга уңайсызланып, тимер таягына таянып:
— Хәзрәт Әхмәт бай әфәнде тәшриф боерачак... — дип, имән бармагын папахасына хәтле күтәреп, иреннәрен кысып, акаеп карап катты.
Камали кизү аның бу сүзләреннән, хәрәкәтләреннән артык нәрсә аңламаса да, аңлаган булып:
— Алай икән!.. Бераз капкалап алмый булмас, — дип, мәдрәсәнең юеш подвалына, үз бүлмәсенә төшеп китте. Кочегар Ситдыйк себеркесен тәрәзәдән кочегаркасына ыргытты.
— Һе, хикмәт икән, дәрвакыйг, хикмәт икән! — дип сөйләнә-сөйләнә Нәби повар ашханәгә борылды.
Әсирнең сүзләренә иң гаҗәпләнгән кеше Галиулла кизү булды.
— Харап икән, хәтәр икән!.. Эттән туган шәкертләр башны Себер җибәрмәсәләр ярар иде, — дип, агач башмакларын шап-шоп итеп каты җиргә бәрә-бәрә, камыт аяклары белән тәһарәтханәгә таба юнәлгән җиреннән кире кайтып:
— Назир әфәнде, бу ничек була соң?.. Әй, аты коргыры, нәрсә әйтмәкче идем соң... Кара инде, кара, харап икән, хәтәр икән, эттән туган икән, чистый истән чыккан бит, — дип сөйләнеп, үз юлына юнәлде.
Әсир үзенә «назир әфәнде» дип эндәшкәнне бик ярата. Ул сүзне ишеткән чакларда йөзләре ачылып китә. Тормышында шуннан артык куаныч та, юаныч та юк аңа. Аның бу йомшак ягын шәкертләр сизеп алып, шаярып, аның кулына эләккән чакларында:
— Назир әфәнде, мәрхәмәт кылыгыз, сез бит безнең назир әфәнде, сез генә назир әфәнде, — дип ялваралар..
Ул аларны бары тик колакларыннан тарту белән генә канәгатьләнеп кала торган иде. Мәдрәсәдә дәрәҗәсенең бик кечкенә, бик түбән икәнлеген төшенсә дә, «назир әфәнде» дип эндәшкәндә, чын-чыннан кәефе килеп, шул тәэсир белән үзен шәкертләр арасында мөмкин кадәр мәһабәтлерәк күрсәтергә тырыша иде.

IV
Әсир Мөхәммәт таш баскычта уйланып утырганда, җирдән үскән төсле, аның каршысында кылычлы, мылтыклы городовой пәйда булды. Әсирнең гәүдәсе бөреште, күзләре янып, йөзләре агарды. Иреннәре күгәреп, көзән җыерган вакыттагы төсле, пуля тишеп үткән җилкәсе кәкрәеп, городовой алдында шаккатып аптырап калды. Городовойның сүзләре, эт өргән төсле, аңа мәгънәсез авазлар гына булып ишетелделәр. Бояр алашасы төсле симез, тырпайган җирән мыеклы городовой әсирнең курыкканлыгын сизеп алып, тагы да ныграк куркыту уе белән кызыл муенының бармак юанлыгы тамырларын бурттерә-бүрттерә, аның өстенә акыра башлады.
Аның тавышына ияреп, каршы йортта, башын капка астыннан чыгарып, буыла-буыла ләнкә эт өрергә ябышты.
— Иске-москыларны алабыз, яңаларын сатабыз. Сатканга бәрәкәт, алганга хәрәкәт. Әй, агай-эне, җиңги-абыстай, бирсен Ходай. Мин барында баеп кал, иске малны сатып кал! —дип, шурым-бурымчы тавышы ишетелде. Еракта шарманка уйнап җибәрде. Мәдрәсә стена­сына терәлеп торган ат абзарында айгыр кешнәде. «Мисвәк, бадиан, сөрмә бар!» — дип, кырык тартмачы кычкырып үтте. Манаралардан азанчылар буыла-буыла азан әйттеләр, ак мәчет алдында хәерчеләр көйләп мөнәҗәтләр әйтә-әйтә хәер сорадылар. Әтәч кычкырды, кәҗә акырды. Данлы Казанның тузанлы урамнары шау килде.
Городовой, керпегә очраган сунарчы эте төсле, тырпая-тырпая кычкырып та рәт чыгара алмагач, әсирнең борын төбендә йодрыклары белән чебеннәр куарга кереште. Әсирнең миенә кан йөгерде. Үзе дә сизмәстән билендәге кабурын йомарлады. Ул буш булып чыкты. Хәнҗәренә тотынды, аның да сөяк сабы гына эшкә ярарлык иде. Бу хәлләр әсирне яңадан аңына кайтардылар. Ул буранга очраган күркә төсле бөрешеп, корышып, городовойның кизәнүләреннән чигенә-чигенә челтәрле тимер капканың таш баганасына сөялде.
Шул арада әсир белән городовой арасында русча сөйләшә белүе белән танылган пишкадәм Гәрәй пәйда булып:
— Чава тибә, ваш благородный! — дип елмаеп, городовойга карады.
Городовой «ваш благородный» сүзен ишетүгә тавышын йомшартып:
— Кто у вас там, попучитель штоли, или ешшо кто, чорт его знает, давай сюда, живо!
Пишкадәм, городовой алдында бөгелеп-сыгылып, казый ята торган ишекне күрсәтеп:
— Давай судый, давай судый... Әнә перәмә пайдуш, пайдуш та, дбир найдуш. Дбир найдуш та направом зайдуш, там ешшо один дбир пайдуш та, казый найдуш!.. — дип сөйләнә-сөйләнә городовойны алып китте.
Бу хәлне күреп торган шәкертләр Гәрәйнең русча осталыгына шаккаттылар. Әсир, җәрәхәтләнгән арслан җәрәхәтен ялаган төсле, сынык хәнҗәренең сөяк сабын сыйпап калды. Тешләре коелган, тырнаклары кителгән карт юлбарыс төсле ыңгырашып, көрсенеп куйды.
Городовойның күзенә күренмәс өчен, тәһарәтле булмаса да, капкадан чыгып ул Ак мәчеткә таба китте.
Тузаннар туздырып мәйданнан бу якка таба килгән фаэтон күренде. Аргамакның нечкә озын аяклары җиргә дә тими. Әгәр дә көчле тояклары, тимерченең чүкече төсле, ташлардан утлар чәчеп тавыш чыгармасалар, аны һавада оча икән дип уйларлык иде. Кучерның эшләпәсенә кыстырылган тутый кош канатлары кояш нурларында җем-җем килеп җилфердиләр. Фаэтонда, көмеш камәр белән билен буган юан кучерның артына карап, чал мыеклы генерал белән бик матур яшь хатын утырганнар. Генералның мыеклары фикстуар белән кабартылган. Сакалы, фаэтон күне төсле, шома итеп кырылган.
Әсир Мөхәммәт чал мыеклы генералның йөзен күрүгә, үзе дә сизмәстән, фаэтонга таба омтылып, йотлыгып карап, катып калды. Бу хәлне күргән фаэтондагы яшь, матур хатын зонтик башы белән кучерның купец хатыннарыныкы төсле кабарынган артына төртә-төртә:
— Сөбханалла, генерал, ул кавказис сезгә бакар. — Чал мыеклы генерал, уң кулы белән яшь хатынның зонтигын сыйпап, сул кулы белән кучерга аргамакны тагын да куа төшәргә ишарә ясап:
— Ни беспакойтесь, сөеклем, у бәнем сакалыма бакар. — Яшен тизлеге белән әсир каршыннан үтеп киткән бу фаэтон аның күңелендә тарихның зур битләрен ачып салды.
Зиннәтле фаэтонда утырган генерал белән мәдрәсәдә тамак ялына хезмәт итүче әсир чиркәс арасында һичбер төрле якынлыкның да, бәйләнешнең дә була алмавын әсир бик яхшы аңлый иде. Ләкин шуңа карамастан, ул бу чал мыеклы генералның дворецына берничә тапкыр барып өлгергән иде инде. Әсир генералдан акча сорамады, икмәк сорамады, кием сорамады. Генералның үзенә генә, күзгә күз карашып, барлыгы берничә сүз генә әйтергә теләде. Ләкин генерал аны кабул итмәде.
— Моннан соң килеп йөрсә, полициягә хәбәр итәчәкмен! — дип лакей аркылы белдереп куйды.
Шуннан соң инде ул генералның каршысына бер тапкыр да бара алмады.
Бу чал мыеклы генерал Санкт Петербургтан каенаталары — Бурнаевларга кунакка кайткан, Шәйхи Шамилнең улы Шәфи Шамил иде.
Шәфи, атасы белән берлектә әсир алынганда, яшүсмер егет иде. Петербург аристократиясе аны тәмам ләнкә көчеккә әйләндерде. Ул аристократлар алдында экзотик уенчык булып, мундир киеп, кылыч асып, итекләренә шпорлар куеп, дрессировать ителгән цирк эте төсле телләрен чыгара-чыгара биеп, карт көнендә генерал булып отставкага чыкты.
Генерал да булгач, мыекларга да чал кергәч, Палкин гостиницасында еллык алты мең сум пенсиягә генә торып булмый. Ул бай кәләш эзләргә кереште. Нева, Мәскәү суларында рәт чыкмагач, ул кармакны Казанның Кабан күленә салды. Мөселман янарал киявенең кармагына берьюлы берничә җүләр балык ташланды. Петербургта шомарган генерал, зур приданнары, матурлыгы белән бөтен шәһәргә даны чыккан унсигез яшьлек Мәрьям Бурнаева дигән симез чуртанны тартып чыгарды.
Бу туйда никахны мөфти Солтанов үзе укып, ислам диненең ныгаеп китүе белән бөтен Печән базары сәүдәгәрләрен бик шатландырды.
Зур приданлы, матур Мәрьям туташ бикәч булгач, генералның электәге хатыннарын чын хатыннар түгел, җарияләр генә дип күрсәтеп һәм шуңа патша судын ышандырып, ул хатыннардан туган балаларны мирастан мәхрүм итте. Генерал Шәфи Шамилнең үзенә һәм бөтен дәүләтенә Казан сәүдәгәре кызы Мәрьям бикә баш булып калды. Генерал Шәфи Шамил бөтен гомерен патша түрәләренә яхшы атлы булырга тырышып үткәрә. Яхшы атлар асрап, матур яшь хатынын киендереп мәҗлестән мәҗлескә, балдан балга өстерәлеп йөрүне үзенә кәсеп итеп ала.
Генерал фаэтоны артыннан болыт булып күтәрелгән тузан фонарь баганасына сөялгән әсир Мөхәммәтне каплап алды. Иркенләп тын алырга уңайсызлаган шул тузан эчендә фаэтон белән городовойның җирән мыеклары алмаш-тилмәш әйләнә башладылар. Шәйхи Ша­милнең генерал улы белән җирән мыеклы городовой арасында ниндидер якынлык, элемтә бар төсле тоелды аңа. Бу чуалчык йомгакның очын ул таба алмады. Алай уйлады, болай уйлады, әмма бу кара уйлар карала, чуала гына бардылар. Шул кара уйлардан качар өчен, үзенең тар бүлмәсенә кереп бикләнергә уйлады. Ләкин аның карт аяклары мәдрәсәнең челтәрле капкасыннан кереп, таш баскычның төбендә хәлсезләнеп калдылар. Ул баскыч басмасына утырып, талган аякларын, хурланган рухын ял иттерергә уйлады.
Ләкин фаэтонда матур хатын белән янәшә утырып үткән генерал һәм җирән мыеклы городовойның ямьсез күренешләре күз алдыннан китмәделәр.
Карт чиркәс, ут булып янган кызу башын баскычның салкын ташына куеп, җәрәхәтле карт арслан төсле, сыкранып ыңгырашты. Баскычның басмалары аның күз яшьләрен сеңдерә алмаганлыктан, алар тамчы-тамчы булып салкын таш өстендә ялтыраштылар.
Городовой мундирының арткы кесәсенә өч сумлык кәгазь акчаны яшерә-яшерә мәдрәсә капкасыннан чыкканда, мәдрәсә күршесендәге Шәрәфи кибетеннән бер төркем халык чыгып, иләмсез авазлар чыгарып, сызгыра-сызгыра урам буйлап йөгерә башладылар. Бу тама­шаны күреп, җирән мыеклы городовой, наганын чыгарып, җен туе төсле кайнап торган халык төркеме артыннан йөгерде.
Кая барырга белмичә мәдрәсә капкасы алдында басып торган Сөләйман да күсе куучы халык төркеменә иярде.
Шәрәфи кибетеннән качкан күсе почмактан борылып Печән базарына таба юл тотканлыктан, күсе куучы халык та, алар артыннан сыбызгы сызгыртып йөгерүче городовой да — барысы бергә өрмәкләшеп Печән базарының үзәгенә таба йөгерделәр. Печән базарындагы төрле вакыйгалар һәм кызыкларга хирес әһли ислам мәсьәләнең үзәген бик тиз аңлап алып, таяк, таш, сыңар кәвеш шикелле нәрсәләр белән бик тиз арада коралланып алып, күсегә каршы чыктылар. Шау-шу, ыгы-зыгы, кычкыру, сызгырулар тагын да көчәйде. Бу халык артыннан читек-кәвешле, кара сакаллы бутышник та сыбызгысы белән бергә иярде. Күсене урам уртасында тотып, плен алып, койрыгыннан күтәреп, зур тантана белән мәчет алдына, Мөхәммәтҗан Хафизның ларегы алдындагы фонарь баганасына башы белән аска таба асып куйдылар.
Намаздан чыккан байларга, картларга, эре һәм вак сәүдәгәрләргә, алып-сатарларга бу тамаша бик ошады. Телләр шартлатылды. Үткен сүзләргә, мәзәкләргә мәйдан ачылды. Кадимчеләр белән җәдитчеләр үз араларындагы көрәшне башы белән түбән асылган күсе тирә­сенә тупладылар. Кадимчеләр күсегә аяк башлары белән төртә-төртә:
— Бу хайван күселәрнең җәдите икән. Теге дөньяда Аллаһы тәгалә җәдитләрне дә шулай баганага асып җәзалаячак, Алла боерса! — диделәр.
Җәдитчеләр дә җавапсыз калмадылар:
— Юк, бу күсе кадимче булмаса, Шәрәфи кибетенә дә барып кермәс иде. Әнә карагыз, койрыгы да кадимче икәнлеген ачык күрсәтә, — диделәр.
Баганага асылган күсе тирәсендә кадимче белән җәдитче байлар арасында бик озак сүз көрәше барганнан соң, Мөхәммәтҗан Хафизның үткен сүзләренә каршы торырлык җаваплар булмау сәбәпле, бу җыелышта өстенлек кадимчеләрдә калды. Шул куанычтан чәйче Габдрахман бай асылган күсегә хәйран булып карап торган кара сакаллы мөселман бутышникка илле тиен сәдака, җирән мыеклы городовойга утыз тиен чәйлек биреп, җәдит күсенең иртәгә хәтле базар уртасындагы баганада асылып торуын сорады.
Мәчеттән чыккан байлар кибетләренә тарала башладылар.
Зур шәһәрнең зур кешеләре, аксакаллары тарафыннан эшләнгән бу эшләргә карап, Сөләйман хәйран калды. Шул күсегә карап шаккатып торганда, берничә генә сәгать элек шушы мәйданда үтергәнче кыйналган малайның канлы гәүдәсе аның күз алдыннан китмәде. Уйланып торган Сөләйманның янына каракүл бүрекле ир урталарындагы бер кеше килеп, аңа бераз карап торганнан соң:
— Карагыз әле, кара, егетнең авызыннан үпкәсе күренә ләбаса! — диюгә, башкалар шаркылдашып көлештеләр.
Баягынак обжорныйда үпкә шулпасы ашаганда, үпкә кисәге битенә ябышып калган дип, Сөләйман авызын, битен сөртергә кереште.
Икенче берсе аның янына килеп:
— Юк ла, булмаганны сөйлисең. Нишләп үпкәсе күренсен. Аның авызы ябык ич, — дип, Сөләйманны яклаган булды.
Камыт аяклы, каракүл бүрекле кеше:
— Күрмәгәнне ялганлап сөйләргә син мине кем дип беләсең? — дип, сүзендә бик нык торды.
— Бер төрле дә үпкә күренми, Алла боерса. Син безнең якташка тел тидерәсе булма, — дип, Сөләйманның җилкәсеннән кагып алды.
— Бәрәңге булды микән?
— Бәрәңге дә күренми, шулай бит, якташ, күренми бит? — диюгә, Сөләйман үзен яклаган сакаллы кешенең сүзен баш иеп раслады.
Теге каракүл бүрекле кеше тә-тә-тә килеп сүзеннән туктамады.
— Әнә ич, әнә, әнә авызыннан бәрәңгесе күренеп тора, — дип, бармагы белән Сөләйманның борынына шактый авыртырлык итеп чиертеп алды.
Яклаучы сакаллы кеше ачуланган булып:
— Нигә кешенең борынына чиертәсең, нигә чиертәсең, — дип, каракүл бүрекле кешене төртеп җибәргән булды. Сөләйманны тирә-яктан урап алган татарларның барысы беравыздан:
— Әнә, әнә авызыннан үпкәсе күренеп тора ич! — дип, Сөләйманга бармаклары белән төртеп күрсәткәч, Сөләйманны яклаучы кеше аларга ачуланган булып:
— Сакаллы башларыгыз белән юкны сөйлисез, агай-эне. Авызыннан үпкәсе күренгән кеше авызын ача алмый ич. Ә минем якташ авызын рәхәтләнеп ача ала. Шулай бит, якташ! —дип Сөләйманга карады. Сөләйман, аның сүзен раслап, яңадан башын иде. Теге кеше Сөләйманны яклаган булып:
— Авызыңны ачып күрсәт шуларга, якташ. Зуррак ач, зуррак... Менә шулай, менә шулай, — диюгә, Сөләйман аңа ышанып авызын ачты, шуны гына көткән әлеге кеше аның авызына төкерде. Карап торучы сакаллы сәүдәгәрләр, базарны күтәреп, бот чаба-чаба көлештеләр. Сөләйман алдануына җиргә керерлек булып хурланды. Авызына төкерүче кешегә таба кырын-кырын карап:
— Безнең авылда булсаң, мин бу эшең өчен синең авызыңа шундый төкергән булыр идем, азау тешләрең борыныңнан атылып чыгарлар иде, — диюгә, базар кешеләре тагын көлештеләр.
Шуннан, мыекларын җеп шикелле генә калдырып кырган, тәбәнәк буйлы, чатан аяклы берсе Сөләйманның янына ук килеп бармагы белән күсегә төртеп күрсәтеп:
— Менә шушы күсенең колагын тешләп өзсәң, ун тиен көмеш бирәм, — диде.
Башкалар Сөләйманны күсе колагын тешләп өзәргә котырттылар.
— Ихлас, күсе колагын тешләп өзсәң, менә шушы көмеш тәңкә сиңа! — дип, чатан аяклы татар ун тиенлек көмеш тәңкәне учында сикертә башлады.
Бу кешенең үзен мыскыл итүенә Сөләйман тагын хурланды. Аның ачуы бугазына килеп терәлде.
— Я, тешләп өзәсеңме, тешләп өзсәң, ун тиен көмеш сиңа! — диюгә, Сөләйман ачудан онытылды:
— Миндә бернәрсә бар. Әгәр дә син аны тешләп өзә алсаң, мин сиңа егерме тиен бирермен, — диюгә, базар халкы башта чатан татардан көлделәр. Соңыннан Сөләйманны тирә-яктан урап алып:
— Кая ул нәрсәң, кая, карыйк! —дип, Сөләйман өстенә ташланып, кайсы капчыгыннан, кайсы чабуыннан, кайсы ыштаныннан тарткалап, җилкәсен йодрыклар белән төя башлагач, Сөләйман үзен урап алган халык арасыннан ычкынып, базар урамы буйлап бөтен көче белән мәдрәсәгә таба йөгерә башлады. Базар халкы кычкырып, сызгырып аны озатып калды.
Әсир Мөхәммәт, суыктан бөрешкән күркә кыяфәтендә таш баскычта утырган җиреннән башын күтәреп, җилкәсенә капчык аскан егетне күрүгә:
— Алла рази булсын! — дип, кулы белән капканы күрсәтте. Егет урыныннан кузгалмады. Тагы бер кат кычкырыбрак сәлам бирде. Карт чиркәс башын күтәреп егеткә дикъкать белән карады.
— Мин хәерче түгел, — диде Сөләйман. Чиркәс урыныннан тормыйча гына:
— Ни йомыш? —диде.
— Мин ерактан, авылдан шәһәргә хезмәт эзләп килгән идем. Хезмәт табылмады. Фатирга түләргә акчам, кунарга урыным юк. Мәдрәсәдә кунып чыгарга рөхсәт итмәссезме? — диде.
— Рөхсәт юк, — диде карт чиркәс.
Сөләйман, башын бөгеп, баскан җирендә берсүзсез катып калды.
Әсир әфәнде Сөләйманның йөзенә бик озак карап торганнан соң:
— Фәкыйрь адәмнәр куна торган двор бар. Шунда барып кунарга кирәк, — диде.
— Мин анда булдым инде, анда да акчасыз кундырмыйлар. Урамда йоклаган өчен төрмәгә ябалар. Мине сезгә бер шәкерт җибәргән иде. Әсир чиркәс сезгә ярдәм итәр дигән иде.
Әсир урыныннан торып, тагы бер кат Сөләйманны баштанаяк карап чыгып:
— Мәдрәсәдә кунарга рөхсәт юк, — диюгә, Сөләйман, башын бөгеп, капкага таба китте. Карт чиркәс аны туктатты:
— Мәдрәсәдә кунарга рөхсәт юк. Әсир Мөхәммәт хөҗрәсендә фәкыйрь мөсафирга бер төн кунып чыгарга урын табылыр, — дип, Сөләйманны тар баскычтан алып менеп китте.
Иске тимер-томырлар, көрәкләр, себеркеләр, пыяла ящиклары саклана торган, тимер ишекле, кабер төсле бүлмәгә кереп, Сөләйман бер почмакка капчыгын урнаштырды. Карт чиркәс җиделе лампаны яндырып, Сөләйманга түрдә, киез өстендә урын күрсәтте. Гомеренең актык көннәрен тоткында үткәргән карт чиркәс белән зур шәһәргә бәхет эзләп килгән крестьян егете үз хәлләре турында төн буенча сөйләшеп чыктылар. Иртә белән Сөләйманга чәй эчереп, озатып калганда, әсир ишек төбендә болай диде:
— Синең байлыгың миндә булса иде, мин нишләргә белер идем хәзер. Синең байлыгың — синең яшьлегең ул. Мин тормышның капкасыннан чыгып барам. Ә син тормыш капкасыннан килеп кенә кердең әле. Мин паспортсыз әсир. Ә син паспортлы әсир. Димәк, ул яктан без кардәшләр. Батыр, азат адәм булырга тырышырга кирәк. Азатлык, батырлык, яшьлек — адәм өчен иң зур байлык, иң зур бәхет. Йөрәгең батыр, үзең азат булсаң, һичбер дошман намусыңа кул сала алмас, — дип, тимер ишекне ачып, Сөләйманны урамга чыгарды. Сөләйман, капчыгын җилкәсенә асып, карт чиркәскә кул биреп, зур шәһәргә тагын бәхет эзләргә чыгып китте. 

Комментарии (1)
Сафина зухра # 14 ноября 2011 в 15:50 0
яхшы әсәр

← Назад