Аксак каз бәбкәсе

Көннәр язга авышып, карлар эреп бетәр алдыннан Лилияләрнең ана казлары йомыркалары җыйналган ояга менеп утырды да бүтән төшеп тормады. «Ул бәбкәләр чыгарырга утырды, тиздән бәбкәләре чыгар, без синең белән казларга аларны үстерешергә булышырбыз», — диде әнисе Лилиягә. Йортта үзенә дә эш чыгачагына Лилия бик шатланды. Әнә бит апалары гел нәрсәдер эшлиләр, аннан әтиләре аларны булдыргансыз, дип мактый. Лилия дә зур бит инде, беренче сыйныфта укый. Апалары булгангамы аңа эш бик эләкми иде. Ә нәрсәдер эшләп әтисеннән үзен бик тә мактатасы килә иде аның, шуңа да каз бәбкәләре чыкканын түземсезлек белән көтте ул. Лилия кебек үк каз бәбкәсе чыгуын көтүче тагын бер җан иясе бар иде әле. Ана каз барында каң-каң килеп йөргән ата каз боекты, ишек алдында тавыш-тынсыз гына көтеп утыра башлады.
Ниһаять, каз бәбкәләре чыкты. Әнисе аларны кәрҗингә салып алып чыкты һәм хәтфәдәй яшел чирәмгә таратты. Ата каз белән ана казның шатлыклы каңгылдашуы бөтен урамга таралды. Бу вакытка Лилиянең дә мәктәптә укуы бетеп,бөтен шөгыле бәбкә саклауга кайтып калды. Иртән торышка әнисе әзерләгән ризыкны алып бәбкәләр янына ашыкты. Әле моңарчы аның үзенә генә эш тапшырганнары юк иде. Шуңа да Лилия бу эшкә бик җаваплы карады.
Ата каз да бик тырышты, бәбкәләргә тилгән, карга ише кошлар ташланмасын дип күктән бер дә күзен алмады. Тырышлыклары бушка китмәде, каз бәбкәләре бик тиз күтәрелделәр. Бәбкәләрне әйбәт караган өчен әтисе мактаганда Лилия үзен зур кыз итеп тойды, шатлыгы эченә сыймады. Каз бәбкәләренең үсүен тойган ата каз, озак көттермичә, бәбкәләрне су буена алып китте. Шулай итеп бәбкәләрне саклау ата казның үзенә генә калды. Лилия хәзер аларны су буеннан кайткач ашатып, кичен ябып кына куя иде. Ә беркөнне каз бәбкәләренең берсе аксап кайтты. Дарулы май да сөртеп карадылар, бәбкәнең аягы тазармады. Шуңа күрә аны башкаларыннан аерып алып кала башладылар. Хәзер бәбкә иптәшләреннән аерылып бер үзе бакчада кала иде. Баштарак моңсу итеп кычкырса да соңыннан ялгызлыкка ияләште, агач, куаклар төбендә шыпырт кына утыра башлады. Кичен Лилия аны тотып башкалары янына яба иде.
Беркөнне Лилия уенга бирелеп каз бәбкәсе турында бөтенләй онытты. Өйгә дә ул караңгы төшкәч кенә кайтты. Бәбкәне ябасы исенә төшеп Лилия бакчага керде. Һәрбер куак төбен диярлек карап чыкты, би-би-би, дип эндәшеп тә карады, ләкин каз бәбкәсе җавап бирмәде. Инде Лилиянең сабырлыгы бетте, үзенең чакыруына җавап бирмәгән каз бәбкәсенә тәмам ачуы чыкты. Ачу аның акылын томалады. Ул кеше ярдәмен көтеп торучы каз бәбкәсен аңларлык хәлдә түгел иде. Бүген үзен күтәреп иптәшләре янына алып баручы булмагач каз бәбкәсе түшендә шуышып килеп бакчадан чыга алмагач, ишек баганасына елышкан иде. Лилия дә керешли аны күрмәде, бары чыгып барганда гына ак түмгәкне шәйләп алды.
«Эх, сине!» — диде ул ачуыннан ярсып: «Кайчаннан бирле эзлим бит!» Ике атлауда каз абзарына барып җитте һәм бәбкәне атты. Бәбкәнең каты килеп төшүдән авыртуга түзә алмыйча чыккан зәгыйфь тавышын, бәбкәләренең үз янында булуына шатланган ана каз белән ата казның тавышы күмеп китте.
Икенче көнне Лилияне әбисе Казан шәһәренә кунакка алып китте. Казанда Лилия казлар турында бөтенләй онытты. Ул кайтып төшкәндә инде казлар зур үскәннәр иде, аксак каз бәбкәсенең дә аягы төзәлгән, гәүдәгә бераз кечкенәрәк булса да, иптәшләреннән калышмыйча аларга ияреп йөри иде. Инде авыл кырыендагы басудан ашлыкларны да җыеп, саламыннан матур-матур эскертләр ясап куйганнар. Лилияләрнең өеннән чыгып, тыкырыктан гына күтәреләсең, рәт-рәт тезелгән эскертләр тора. Алардан таралган тәмле ис тә: «Әйдә, кереп чум саламга», — дип чыкыра сыман. Әй яраталар да инде Лилияләр иптәш кызлары белән шул салам эскертләрендә уйнарга. Менәләр, шуып төшәләр. Шуа торгач саламы таралып эскертнең бер кырые текәләнебрәк киткән, ахырысы, Лилия аска шуып түгел, очып төште. Бераз ятканнан соң басмакчы булган иде, аягына баса алмады.
Больницада сеңгере тартылган диделәр. Башкалар мәктәпкә киткәндә Лилия мәктәпкә дә бара алмады. Озак йөри алмый ятканда ул аксак каз бәбкәсен искә төшерде. Мин аны рәнҗеткәнмен икән, дип уйлады кыз. Авырган аяк белән бик җайсыз икән, хәзер булса мин бәбкәне атмас идем, ә бәлки җайлап кына куяр идем. Аның сүзләрен раслагандай, ишек алдында казларның каңгылдавы ишетелде. 

Фикер (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Артка