Картайгач

Кичә мин зиратка бардым. Үләннәр корыган, яфраклар саргайган, җил ыжгыра. Әллә ни хәтле адәм балаларының җир өстеннән бөтенләйгә югалып, кара туфрак астына күмелеп калуларын сәер итеп торган берничә төп карт имән агачлары да җил белән бергә әллә нинди күңелсез тавышлар чыгара, ыңгыраша, шаулыйлар, һәммәсе дә бер өмидсезлек вә хәсрәт көйли… Мин карчыгымның кабере янына утырып бик озак егъладым. Үземнең ялгызлыгымнан зарландым. Гүя ул мине тыңлый, кызгана иде.
Мин өйгә кайтканда, кояш иңгән иде инде. Бик арыган, ватылган хәлдә үз урыныма җиттем. Минем урыным кухня ягалый начар бер бүлмә, тугрысы бер почмак. Урыныма җиткәч тә чишенмичә генә сузылып яттым, чөнки бик хәлем беткән иде. Күпмедер вакыт ярым уйкуда, ярым уяу хәлдә тәмам изелеп яттым. Бервакыт хезмәтче килеп:
— Бабай, чәй китеримме? — диде.
— Кирәкми, — дидем.
Хезмәтче хатын тагын бер сүз дә дәшмичә эшенә китте. Ул киткәч тә, бик көчлек белән урынымнан торып чишенә башладым. Минем аяк-кул вә бөтен әгъзаларым тәмам ватылган төсле авырта иделәр. Бер читегемне салганчы янә хәлем бетеп, тәкрар урыныма яттым. Залдан сөйләшкән, көлешкән тавышлар ишетелә иде ки, угылым үзенең хатың вә балалары белән кайнашып, чукырдашып чәй эчеп утыралар иде.
Менә әллә кайчаннан бирле угылым миңа сүз кушканы юк. Мин һәркөн, хосуса иртә вә кич, чәй вакытларында аның килеп берәр сүз әйтүен көтәм, ләкин ул килми, аның урынына йә кечкенә бер баласы, яисә хезмәтче хатын килеп минем чәй эчеп, эчмәвемне сорыйлар. Мин эчәсем килсә дә, эчәсем килми дим, угылым үзе килеп чакырыр, диеп өмид итәм. Ләкин ул килми, шулай даду күчереп бала-чагасы белән утыра… Мин ашханәгә барам да кисмәктән чүмереп зур чүмеч белән йөткереп-йөткереп салкын су эчәм. Ашыйсым килсә дә, шулай ук ашханәдәге икмәк катыларын суга җебетәм дә шулар белән тамагымны туйдырам. Мин, әлбәттә, угылымнан хәтерем калганлыктан шулай итәм. Ул буны сизми, яисә сизмәгәнгә салыша.
Мин бик яшьли үксез калып, ундүрт яшемә кадәр мәрхүм абзыем өендә тәрбияләнгәч, ун еллар ялчы булып байга хезмәт иттем. Егерме биш яшьләремдә фәкыйрь генә бер кешенең кызына өйләнеп, үз алдыбызга дөнья көтә башладык. Урта гомеремездә бер яхшы гына дәүләт иясе булдык. Ике кыз, бер угылдан гыйбарәт өч баламыз да үсә иде. Мигалим кече баламыз, ир бала булганга күрәдер, безгә апаларыннан да сөекле иде. Без аны гүя бер мөкатдәс нәрсә итеп, назлап, кадерләп тәрбия кылдык. Шул күңелсез дөньяның барлык җәфа вә михнәтләрен аңа карап җиңел генә үткәрә идек.
Бервакыт без аны өйләндердек. Ул гаилә сахибе (хуҗа, башлык) булды. Менә шул вакыттан игътибарә безнең тормышыбызда бер төрле үзгәрү сизелә башлады. Һәрнә кадәр безнең күңелемез аңар әүвәлге кебек якын булса да, без аны әүвәлге кебек сөйсәк тә, ул безгә әллә ничек салкын карый башлады. Хосуса әнкәсе еш-еш кына аның илтифатсызлык вә каты мөгаләмәсеннән зарлана иде. «Өйләнгәч тә балалар һаман шулай булалармы икәнни? — дип, миннән сорый торган иде. Мин аңа:
— Юк, бу вакытлы гына бер ахмаклык булырга кирәк, — ди идем. Ләкин мин ялгыша идем. Аның безгә мөнәсәбәте киресенчә начарлана бара иде. Алай да карчыгым бар чагында без бер җәһәттән аның каты хәтер калдыргыч мөгамәләләренә өйрәнеп, икенче җәһәттән үземезнең моң вә зарымызны бер-беремезгә сөйләп күңелемезне бушата вә шуның белән тормышымызны бөтенләй зәһәрләгән бу үзәк өзгеч уңайсызлыкка да артык изелмичә генә чыдап килә идек. Алты-җиде ел элек, ягъни карчыгым бар чагында без әле дә яхшы гына тора идек, дип әйтергә ярый. Карчыгым үлгәч, минем тормыш үз алдына бик начарланып китте. Элек мин намаздан кайтканда, бүлмәмә керсәм, карчык мине көтеп тора, сөйләшә, сораша торган иде. Мин бер дә иренмичә сөйлим, аңлатам, шуның блән күңелем ачыла, җанга җиңел булып китә иде. Шулай итеп, тормыштан бернәрсә дә югалтмаган төсле генә торып тора идек. Әмма ул үлгәч, алай булмады. Минем тереклегемнең тәмам яртысы югалып китте. Сөйләшер, хәл сорашыр кешем калмады. Хәзер мин намаздан кайтып бүлмәмә керәм, бер кеше дә юк. Кайда ул мөләем вә сөйкемле карчык? Хәзер аның ләтыйф (сөйкемле, ягымлы) хыялы гына бүлмә эчендә почмактан-почмакка күчеп йөри. Ул үзе әллә кайларда бер дә аңлашылмаган югары галәмнәргә киткән. Һаман оча, һаман бара…
Күп вакытта бүлмәгә кереп утыргач, ниһаять дәрәҗәдә эчем поша, күңелем әрни, үксеп-үксеп елыйм. Ләкин минем елаганымны бер кеше дә күрми.
Карчыгым үлгәнгә бер ел үткән иде. Бервакыт угылым миңа:
— Әткәй, ялгыз кешегә кайда да ярый, бу бүлмә балалар өчен бик уңайлы, әнә синең өчен тегендә бик җайлы урын бар, — диде. Ничә еллар карчыгым белән торган бүлмәдән ашханә ягалы бер почмакка күчү, әлбәттә, миңа күңелле түгел иде. Ләкин алай да угылымның хәтере калмасын, дидем дә карышмадым һәм дә шулвакыттан гыйбарә үземнең дөньяда артык вә кирәксез икәнлегемне ачык кына хис итә башладым. Ул вакытларда ашау-эчүемез бергә булса да, мин читтән килгән бер хәерче төсле, сөйләшми-нитми утыра идем, чөнки бер сүз арасына катышсам, угылым, яисә киленем:
— Картлар кайсыбер сүзгә катнашмасалар да ярый, — дип, кыска гына итеп, сүземне кисеп куя иделәр. Бервакыт өстәл янында утырганда мин ничектер азрак йөткердем, угылым миңа:
— Йә инде, аш янында гырылдарга тотынма! — дип ачуланып кычкырды, шуннан минем хәтерем калып, ашка чыкмый башладым. Берәр көннән соң  

Фикер (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Артка