Ятим бала

Көз көне, салкын һава, бер туктамый яңгыр ява,
Кайда бассаң анда балчык, пычрак аяк тая,
Бер-бер артлы күкне тау-тау зур болытлар каплыйлар,
Һәм урам буш, йөрмиләр кешеләр, урамга чыкмыйлар.
Шул вакыт юлның читендә бер бала, тик бер бала
Абынадыр да торадыр, кайдадыр бармак була,
Өсте ертык, юк аягында, калтырый һәр төше,
Күзгә яшь тулган, йөзе күк, шак-шак итәдер теше,
Чөнки ул мискин, ятим ул, ятыр урын тапмый ул. 

Фикер (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Артка