Әниемә

Әнием минем — иң кадерле кешем,
Ул һәрвакыт йөрәк түремдә.
Минем һәрбер кышым, һәрбер көзем
Әнкәй назы белән төренә.

Әнкәй күңеле — иң-иң нечкә күңел,
Яралана гади сүздән дә.
Күңеле сыкрый аның, күрсә әгәр
Яшь бөртеге безнең күзләрдә...

Балачакта көйсезләнсәк тә без,
Михнәт сөрлектерсә дә аны,
Ул егылмый... Берни ега алмый
Ана кадәр булган Ананы!

Мин бәхетле — «әни» дип әйталам...
Ходай шуннан мәхрүм итмәсен!
Шатлык, бәхет сафландырсын иде
Әниемнең һәрбер иртәсен.
 

Фикер (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Артка