Анам каберендә

Каберләр арасыннан акрын гына йөреп, анамның кабере янына барып чыктым. Бу көндә җир кочагында ята торган анамның кочагында тәрбияләнгән, «бу балам бер мулла булыр әле» дигән уй белән мине сөйгән вакытлары күз алдыма килде. Аның кабер бер хәрәбә хәленә әйләнгән, җир белән тигезләнү дәрәҗәсенә җиткән, кабер өстендә үскән үләннәр корып, саргая башлаган, көннәрчә дәвам иткән яңгырлар белән кабер өсте шәрәләнгән иде. Үземне кабер әһелләреннән кеби хис иткәнем хәлдә, анамның кабере янына барып утырдым, хәлсезләндем, тыным бетте, калтырый башладым, күзем яшьләнде, дүрт-биш минут туфрак өстенә карап, хәлсез бер хәлдә тик утырдым. Калтыраган бер тавыш белән аятьләрне өзә-өзә «Сүрәи табәрәк»не (Коръәндәге сүрә. Үлек өстендә укый торган дога, Аллаһы тәгаләнең чиксез кодрәт иясе булуына багышланган) укып, анам рухына багышладым. Ничә ел читтә йөреп кайткач, газиз анама алып кайткан һәдия (бүләк) вә бүләгем шул мөбарәк сүрә булды. Өстемә лязем булган зур бер бурычны үтәгән, анама хезмәт күрсәтеп, анамның рәхмәтен ишеткән кеби булдым. Бөтен мәкърәбә (каберлек) өстендә тынлык, фәкать бер бүз тургай моңланып сайрый, бөтен кабер әһелләре исеменнән илһам белән миңа җавап бирә, минем хәсрәтемә, күз яшемә иштиракъ иткән (катнашкан) төсле була иде. Кабер яныннан кузгаласым килми иде. Чөнки анам: «Кайда китәсең, балам, минем каберем янында шулкадәр генә торасыңмени? Бераз утыр, күргән кеби булыйм, өйгә кайтсаң да, анда инде борынгы төсле ямь юк, анда ачык йөз белән каршы алучы булмас», — дигән кеби була иде. Аһ газиз анам! Бәнем хәсрәтем өйгә кайтып кергәч, синең юклыгың булачак. Әгәр син булсаң иде… Мин болай хәсрәтле, көенгән сурәттә өйгә кайтып кермәс, бәлки шатлык белән кайтып керәчәк идем.
Ана мәхәббәте ничаклы көчле бу… Хәлбуки, төсене, сурәтене буйлә оныта язганмын. Анам вафат булган вакытта мин бер бала идем. Күз карашларыны, йөзене, төсене, чәчләрене шул хәятындагы кеби күңелемдә калдыра алмаганмын. Анамның сурәте томан аркылы күренгән бер хыял вә шәүлә төсле генә хәтердә тора.
Бераз фикерли вә уйланганнан соң гына сурәтне хәтерли алганмын. Хыялым бу вакытта каберләр арасында йөри. Очудан канатлары талган бер кош яки ут тирәсендә йөри торгач, утка төшкән бер күбәләк төсле гаҗиз булып кабергә төшә.
Ике күзем, кара бәхетем кеби, бу кара туфракларга текәлгән, даимә яшь түгү белән мәшгүль, кем белә? Инде сине һәркем оныткандыр, ихтимал, кабереңне килеп күрүче, бер катрә яшь түгүче дә юктыр. Үземне үзем онытып, һаман кабер янында утырачак идем, фәкать кучерның:
— Әйдә инде, шәкерт, тизрәк! — дигән тавышына уянып киттем. Анамның кабере белән саубуллашып, акрын гына торып киттем. Кучер атларны бик нык куалып, кыңгырауларны шалтаратып, авылга кереп китте.
(Азрак кыскартылды) 

Фикер (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Артка