"Хәтер көне"ндә уйлану

Кабат көзләр...
Казан урамнарын
Матәм көе били елга бер.
Диварларда салкын яшьләр сылап
Оран сала моңсу октябрь.
Кабат пар чыгара, төкрек чәчеп,
“Ирек мәйданы”нда “батырлар”.
Кемнәрнеңдер елга бер булса да
Сүз әйтерлек әле хакы бар.
Ә күпләрнең инде ансы да юк,
Хокуксызлар үрчи елдан-ел.
Кул күтәреп дога кылырга да
Куркабызмы инде?
Караул!
Ватан гына түгел, вөҗданны да
Урлаганнар бездән ләбаса?!
“Татар” дигән исем язык безгә!
Тешен койган юаш алаша
Бездән кыюырак сыман миңа.
Башсыз җайдак безнең өлешме?
Кара канга баткан Кабан күлем!
Юк...
Мин бу хәл белән килешмим!
Авызларга канлы сулар җыеп,
Коерык болгап үтә гасырлар.
Йөрәкләрдә курку:
“Теш кайрасаң,
Имеш, сине дарга асырлар!
Дулап китсәк – рәхмәт әйтмәс беркем!
Онытырга барсын, дәшмәскә!
Өр яңадан бу Казанны яулап
Чукындырыр юкса бу Мәскәү!”
...Сафка басып, күккә йодрык чөеп
Оран сала әле кемнәрдер.
Кыш туңмасак, язга чыгу – шиксез!
Йөрәк кенә кыса...Нигәдер?! 

Фикер (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Артка