Кама елгасы буенда

Кама елгасының үзәге булган ике чакрым кадәр җирне үтеп без тугайлык ягына чыктык. Тугайлыкны су баскан булса да, кечкенә утраулар күренеп тора. Хәтта бәгъзе утрауларда бүре вә төлке дә була дип безгә сөйләгәннәр иде. Ләкин андыйны без күрмәдек. Без утрауларга чыгып куян куып йөрдек. Бер заман үзебезнең бик озак йөргәнне сизеп, тизрәк кайтырга җыена башладык. Ләкин ул арада көн батып килә, ә без Чистайдан ун чакрым кадәр ерак идек. Көймәләргә утырып кайтырга булган идек. Менә көнбатыш ягыннан агымга каршы җил күтәрелде.
Без күп тә китмәгән идек, җил безне бер утрауның читенә кагып ташлады. Көн караңгылана, Чистай ерак, җил һаман көчәя, без шәһәргә кайтып җитүебездән өмид өзеп бер утрауга төштек, вә бер җиргә җыйналып уйлаша башладык. Җил салкыная, безнең өсләрдә җиләннәр генә, шырпы һичберемездә юк. Инде ни эшләргә? Төн буенча шул утрауда утырганда безнең салкынга чыдавымыз бик шөбһәле, бәс бер исәп кирәк, ләкин ни исәп?
Байтак аптырашып торгач, арамыздан берәү: «Бу тирәдә бер тегермән буласы иде», — диде. Без көймәләремезне корыга тартып чыгарып, үземез утрау буенча эчкә таба киттек. Киемнәремез белән гүя билемезгә, гүя муенымызга җиткән сулардан үтә-үтә тәмам күз алды караңгылангач, тегермәнне таптык.
Тегермәннең амбары да, башка биналары да су астында калган. Тегермәнче хатыны самавыр куйды вә бик аз гына итеп төче камырдан җәймә пешереп бирде. Ләкин җәймә безгә аз гына тиде, һәрнә исә чәй эчеп бераз елындык. Ләкин җил һаман көчәя. Без кергән бинаның төрле җиреннән җил үтеп эчкә керә, тегермәнченең артык киеме юк. Без бар кебек киемнәремезне ябынып, җыенымыз бергә укмашып йокларга яттык. Тегермәнче өендә ятканда, төн буенча җил улап, икенче яктан ачлык вә эч пошу борчып, безгә тыныч йокларга булмады. Ничек тә булса төнне үткәреп, иртә торгач, тышка чыксак җил кыямәтләр кубара! Иделнең дулкыннары, бер-беренә бәрелеп, шулардан сулар чәчрәп, күз ачмаслык су бураны ясаган. Көн ачык булганда, күз төбендә торачак шәһәр, чиркәүнең гөмбәзләре дә күренми. Шулай без ятамыз, утырамыз, җил көн буенча котырды. Тегермәнче дә чыга алмады.
Шулай басылып кына ач карын, нечкә күңел белән тегермәнче куышында икенче кичне дә үткәрдек. Өченче көндә иртә торсак җил шулай ук котыра, инде ачлык безнең белән шаярмый, бәлки безне куркыта башлады. Өченче көндә шаярып куган куяннарымызны бу көн чынлап куа башладык. Ашарга итләре кирәк. Ләкин шәп чабалар, тоттырмыйлар, бер утраудан бер утрауга сикерәләр, ә без сикерә алмыйбыз. Ничек булса да арык куяннарның берничәсен тотып вә тегермәнченең мунчасында ята-ята тишелеп ташланган бер чуен табып, аның тишеген чүпрәк белән төрелгән чыбык башы белән тыгып, бер утрауның уртасында куян ите пешердек. Өч көн ачыккан булсак та, куян ите тәмле түгел дә, ни эшлисең? Ашамый хәл юк, ашадык. Шул өченче көндә кичкә каршы җил бераз басылгандай булды. Без дә ашыгып тегермәнче белән исәнләштек вә аның көймәсенә менеп үз көймәләремез янына чыктык. Бер көймәбез без куйган урында утыра, икенчесен тулкын алып китеп, икенче утрауга кагып чыгарган, тизрәк көймәләремезне бергә китереп, җыенымыз берсенә утырдык, икенчесенә артык ишкәкләремезне, көймәләремезне куйдык та артымызга тактык. Үземез утырган көймә ишкәксез, кул машинасы берлә йөридер иде. Шул рәвешчә, ике-өч чакрым да китмәгән идек, баягы көнбатыш җиле янәдән күтәрелде, безгә исә түбән таба агарга иде. Озак та бармадык, бәйләгән бауны өзеп, артыбыздагы көймәбезне җил алып китте. Җилдә көймә койрыгын тоту бик читен, чөнки җилгә каршы тотканда көймә тулкын астына кереп китәргә ихтимал. Әгәр көймә җилгә яны белән килсә, аны тулкын аударып каплый. Безнең өчебезгә койрык тота белүче бары ике кеше бар иде: мин дә Баймөхәммәд. «Без, йа Алла, ни була инде», дип барадыр идек. Әллә ни көймәнең машинасы эшләми башлады. Инде безнең кулыбызда ялгыз бер көймә койрыгы гына калды. Көймә койрыгын никадәр оста тотсак та безнең бер читкә чыгу ихтималыбыз беткән иде. Аның өстенә көчле җил белән җиңешә-җиңешә без хәлдән тайдык. Күз бәйләнде, җилнең котыруы хәттин ашып бара, көймәнең койрыгын тотарга артык тәкатебез калмады, бәз җыенымыз кямал дәһшәт илә актык сулуымызны сулыймыз дигән икътикадка килдек, вә аз гына яшемезне чыгарып карасак та, инде күз яшенең кадерен белеп булмаганын күңелгә китереп, күзләремезне тиз үк сөртеп алдык вә бер-беремез белән бәхилләшеп, чын күңелдән иманнарымызны укып, Газраилгә ирек куйдык. Су бураннары белән, һавадагы болытлар бергә кушылып, аҗдаһа диңгезе кеби өерелеп ишелә-ишелә кара суны баскан җирдә вә шул куркынычларның эчендә калган без бичаралар кемгә егълыймыз була инде? Инде без шәһәр тугрысына җитеп киләмез, ләкин су читендәге кешенең безне күрүе, безнең кычкырышуларымызны асла ишетү ихтималы юк. Берәү ишетсә дә, күрә торып үләргә керү ихтималы юк. Без шул хәлдә берничә минуттан көймә белән капланып, кара суның салкын тулкыннары арасында җан бирергә әзерләнеп килгәндә, беремез бер утрауның ышыгына кереп туктаган бер буксир пароходның утларын күрде. Без, актык өмид уларак, барымыз бергә кушылып, тәкбир әйтә башладык. Көймә пароходка якынлашты, ләкин инде пароход узып бара. Йәнә берничә минуттан тәкбир авазы ишетелмәслек җиргә китәчәк. Әҗәлнең анда чикләнмәвенә каршы пароход безне шәйләде. Пароход өстендә утлар, фонарьлар чуала башлады. Без күрәмез ки, пароход без 

Фикер (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Артка