Күбәләкләр

Күбәләкләр бары бер көн яши - үтермәгез,
Шундый матур серле канатларын сез өзмәгез.
Алар ашкына күккә таба очалар биеккә,
Күбәләкнеке сыман минем күңелем дә.
Күбәләкләр ничек сөйләшә - беләсем килә,
Аларның яратуларын күрәсем килә.
Матурлык кына алып киләләр бу дөньяга,
Күбәләкнеке сыман безнең тормышыбыз да.
Безнең гомер барыбер үтә дә китә,
Сәгать телләре минутларны киметә.
Туктатыр идем барсын да, көчем генә җитми
Караңгы бүлмәдә якты йөзләр күренми.
Вакыт кадерен белмәсәң чабучыдан сора
Һәр секундның кирәклеген ул аңлата ала.
Сагына белмәсәң әгәр, бар дингезче янына
Еллар буе гаилә күрми ничек ул түзеп тора?
Чүлдә булып кайтмыйча аңламассың сусауны,
Комнар арасында комнар өзәләр хыялны.
Очар идем кошлар булып очар идем күкләргә
Карар идем өстән аска атлап йөрүчеләргә.

Кушымта(2 тапкыр):
Күзләремне йомып очар идем күккә
Күбәләкләр генә йөрер якты хыяллар корып
Безнең тормыш зебра сыман: ак сызык, кара сызык.

Әле күпме эш эшләнмәгән - ашыгырга кирәк.
Иртән үләнгә төшкән чыкны ярата йөрәк,
Мин яратам аның янымда йокыга китүен.
Ниһаять таптым бугай ул минем бәхетем.
Күп кеше солдат булмас өчен укырга керә,
Бары акчага кызыгып кияүгә китә.
Телефон белән югалды якын дип уйлаган дуслар,
Хәзер инде алар бары хәтердә калдылар.
Әйт әле күбәләк, серләшик бергәләп,
Нигә ятим бала урамда тора әрнеп?
Кемдер ял итәргә китә теплоходта йөзә,
Кинәт кенә чыкканда ул ничә гомерне өзә.
Мин ышанам Алламга, ышанам калдырмас,
Ул бит күрә барысын фалшька бутамас.
Һәм туа алсам яңадан бу каралган дөньяга
Очар идем, яшәр идем күбәләк булып кына.

Кушымта.
 

Фикер (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Артка